Мәдәни җомга

Нургали ага ядкәре

Олы шәхесләр турында язганда яки сөйләгәндә «Аны фәлән елдан бирле беләм», яисә «Танышуыбыз болайрак булды», дип башлап китү гадәте бар. Без дә шул традициягә тугры калыйк әле. 1967 елның кышы. Лесхозда ниндидер зур вакыйга булды. Безне Шәмәрдәннән (минем промкомбинат клубы мөдире чагым) концерт белән чакырдылар. Ул вакытта Лесхоздагы клуб та,...

Олы шәхесләр турында язганда яки сөйләгәндә «Аны фәлән елдан бирле беләм», яисә «Танышуыбыз болайрак булды», дип башлап китү гадәте бар. Без дә шул традициягә тугры калыйк әле.

1967 елның кышы. Лесхозда ниндидер зур вакыйга булды. Безне Шәмәрдәннән (минем промкомбинат клубы мөдире чагым) концерт белән чакырдылар. Ул вакытта Лесхоздагы клуб та, ашханә дә агачтан салынган, торак корылмаларының байтагы барак иде. Тантана тәмамланганнан соң чәйләп алгач, юлга чыктык. Күз ачкысыз буран. Ни Сабага, ни Шәмәрдәнгә, ни Иштуганга (аннан поезд белән китеп була) юл юк. 2-3 көн котырды буран. Ә безгә бәхет елмайды. Рәхәтләнеп кунак булдык. Шунда Нургали Миңнехан улының искиткеч киң күңелле, гади җитәкче булуын күреп сокландык. Аннары да хезмәт юллары гел очраштырып торды безне. Армиядән кайтып, 6-7 ел район партия комитетында инструктор булып эшләгәннән сон, 1981 елда район гәзите редакторы итеп билгеләндем. Партиянең иң дәрәҗәле вакытында КПСС райкомы бюросы әгъзасы итеп тә сайладылар. Нургали Миңнеханов белән бюро өстәле кырыендагы урындыклар да янәшәдән иде, президиумнарда да рәттән утырдык. Миңа, хезмәт вазифам буенча, Лесхоздагы шул елларда бик күп тантаналарның, корылтайларның, семинар-киңәшмәләрнең, слетларның шаһите булырга туры килде. Коллективка Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп чыккан өчен КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының күчмә Кызыл Байрагы тапшырылу турында 6 тапкыр репортаж язылды.

Шулай да Нургали Миңнехан улына иң олы бәя 1989 елның 2 августында - хуҗалык итүне комплекслы алып бару, предприятие һәм урман бистәләрен социаль үстерү буенча Саба леспромхозы тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган Бөтенсоюз фәнни-гамәли конференциясе вакытында бирелгәндер, мөгаен. Анда Татарстан, Русиядән генә түгел, хәтта Балтыйк буе, Урта Азия республикаларыннан да килделәр. Агач үстерү, аны эшкәртү, гомумән, җитештерү һәм социаль-мәдәният объектларын күреп, хәйран калдылар.

...Моннан 30 ел элек ташландык хәлдәге урман бистәсе була Лесхоз (авыл исеме дә шулай дип атала). Урамны аркылы чыга алмый җәфалана биредә яшәүчеләр. Сазлы урман пычрагы аякланырга ирек бирми. Яңгырлы җәйләрдә күн итек, озын кунычлы бутый аяктан төшми. Кискән агачны урман эченнән тимер юл стансасына чыгара алмый азапланалар, тәмам аптырагач, калын итеп борыслар ярып, такта юл салалар.

Мөхтәрәм җитәкченең Сабага килүен аның элекке хезмәттәше, соңыннан үзе дә озак еллар Кайбыч урман хуҗалыгын җитәкләгән Васил ага Хуҗин болайрак искә ала: «Менә шул вакытта, инде сулып барган гөлләргә кинәт кенә шифалы яңгыр тамчылары бөркелгән шикелле, леспромхозда Нургали Миңнехан улы пәйда булды. Бу - 1962 елның 26 гыйнвары иде».

Эшли башлавының беренче көннәреннән үк, Тын океан флотында хезмәт иткән нык ихтыярлы матрос, энергияле, тәвәккәл, әйткән сүзендә торучан яшь җитәкче производствога тамырдан үзгәрешләр кертү белән беррәттән, кешеләр турында кайгырта башлый. Эшчеләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшырта. 1963 елдан башлап алар өчен ел саен 10-15 йорт салдыра. Ә 1976 елда Лесхозда - урман эчендәге авылда-районда иң беренчеләрдән булып табигый газдан файдалана башлыйлар. Бер-бер артлы мәктәп (бассейнлы), балалар бакчасы, мәдәният сарае, мәчет кебек социаль объектлар файдалануга тапшырыла. Шундый ук биналар Ленин, Сабабаш, Курса, Шәмәрдән урманчылыклары торак пунктларында да торгызыла.

Җитештерү күләме арта. Нургали Миңнехан улы каршылыкларны җиңә-җиңә, күпсанлы урман продукциясе җитештерү цехлары булдыра. Алар хәзер халык өчен тотрыклы эш урыннары булып хезмәт итә. Биредә эшләнгән затлы, үзенчәлекле сувенирлар дөньяның барлык кыйтгаларына таралды.

Урманның серләре бик күп аның. «Урман - колак, кыр - күз», дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Нургали Миңнехан улы эшләгән елларда агачны ничек кисү, яшь үсентеләрне саклау турында кызу бәхәсләр була. Бездәге делянкаларда агачларның өлгереп җиткәннәре генә сайлап киселә, алар урынына яңа үсентеләр утыртыла. Болай иткәндә табигый юл белән тишелгән яшь агачлар да исән кала. Бу алымга делянкаларны тулаем кисеп бетереп, яңа үсенте утыртучылар да, кайбер җитәкчеләр дә, хәтта галимнәр дә каршы чыга. Әмма тормыш легендар урманчының хаклы икәнен раслады. «Миңнеханов ысулы» бөтен Русиягә таралды. Алай гына да түгел, Саба тәҗрибәсен Германия, Швеция, Финляндия кебек илләрдән дә килеп өйрәнделәр. Ә инде 2003 елда Нургали Миңнехановка (вафатыннан соң), бертөркем хезмәттәшләре белән бергә, «Урман кисүдә ресурсларны саклый торган алдынгы ысулларны эшләү һәм киң рәвештә куллану, йомшак кәүсәле һәм нәзек агачларны тирәнтен эшкәртүне оештыру», «Саба урман хуҗалыгында чыршылы урман кишәрлекләрен тизләтелгән рәвештә торгызу» дигән хезмәтләре өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт бүләге бирелде. Бу премиягә лаек булучылар арасында бөтен гомерен урман белән бәйләгән тагын бер күренекле шәхес - Татарстанның һәм Русиянең атказанган урманчысы, фәннәр докторы, профессор, Халыкара югары мәктәпләр академиясе академигы Әхмәдулла Газизуллин да бар. Ул Нургали дусты белән Лубян урман техникумында укыганда ук таныша һәм аның белән гомерлек фикердәш булып кала. Алай гына да түгел, Кукмара районы Югары Өскебаш авылының бертуган кызлары Васига белән Флюрага өйләнеп, алар баҗайлар була, туганлаша. Нургали Миңнехан улы урман эшендә практик булса, бик күп китаплар, монографияләр авторы Әхмәдулла ага аның фәнни киңәшчесенә әйләнә. Саба урман хуҗалыгында, Русиядә иң беренчеләрдән буларак, агачларны сирәкләп кисү алымнарын һәм тәҗрибәсен бөтен илгә тарату өчен тәкъдимнамәне дә ул эшли.

Урман юлы... Сезнең аңа игътибар иткәнегез бармы? Бормалы-бормалы ул. Урыны белән күлләвекле, чокырлы, сазлы... Кая илтә бу юл? Үткәнгә-яшьлеккәме, хыялга-киләчәккәме, әллә бәхетле картлыккамы? Нургали Миңнехан улы, пенсия яшенә җитүгә, үз урынын төпчек улы Рәискә -ышанычлы кулга калдырып, лаеклы ялга китте. Әмма ул өйдә кул кушырып утырырга теләмәде. Мишә авыл советын оештыру артыннан йөрде. Югары Совет тиешле карар кабул иткәч, бертавыштан рәис итеп сайланды һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр халыкның яшәешен, торак пунктларның экологиясен, төзеклеген яхшырту буенча шөгыльләнде. Яшьләрнең остазына, киңәшчесенә әйләнде, гомумән, ул үз гомерендә бик күп эшче кадрлар әзерләде. Аның мәктәбен үткән җитәкчеләр министрлар, хакимият башлыклары, хуҗалык, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хәтта банкир да булды.

«Әгәр үзең дөньядан киткәч тә, сине искә алсыннар, дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр», - дигән борынгы бер акыл иясе. Саба урманнары турында китап та язылды. Атаклы шәхескә һәйкәл дә куелды, Русиядә беренчеләрдән буларак, урманчыларга багышланган музей да ачылды.

Бу юлларның авторына «Керик әле Саба урманнарына» дигән китапны эшләгәндә Нургали Миңнеханов белән кат-кат очрашырга туры килде. Автордашым Мөнир ага Абдуллин урман тарихы белән Казан архивларында шөгыльләнсә, җирле материалларны мин тупладым. Нургали аганың принципиальлеген яхшы белгәнгә күрә, һәр бүлекне аңа укытып, ризалыгын ала бардым. Китап затлы кәгазьдә, күпләгән төсле фоторәсемнәр белән дөнья күрде. Аны без, Нургали Миңнеханов, Саба урман хуҗалыгының хәзерге директоры Васил Гыйззәтулин белән өчәүләп, ветеран яшь вакытында эшләгән Кызыл Йолдыз, шулай ук Кама һәм Мамадыш урман хуҗалыкларына барып, андагы танышларына бүләк итәргә дә өлгердек. Ни кызганыч, китап чыгып, өч ай үткәч, аксакалыбыз кинәт кенә бакыйлыкка күчте. Әмма ул «Керик әле Саба урманнарына» китабын күреп һәм канәгать булып, үзенең төсе итеп калдырып китте. Әлеге җыентык урыс теленә тәрҗемә ителеп, Русия урманчыларына да барып җитте.

Югарыда телгә алынган акыл иясенең игелекле нәсел калдыру турындагы фикере дә бик мәгънәле. Күпләргә мәгълүм булганча, үтә дә тыйнак, һәр сүзен уйлап бетергәч кенә әйтә торган Васига апа белән бер урында 28 ел директор булып эшләгән Нургали ага өч асыл егет тәрбияләп үстерде. Олы уллары Рифкат республиканың юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясен җитәкли, Рөстәм 1998 елдан Татарстан Премьер-министры булып эшләде, бүгенге көндә Татарстан Президенты вазифасын башкара, Рәис исә - 10 елдан артык инде Саба районы башлыгы.

Хәтерлим, Нургали Миңнехан улына 70 яшь тулар алдыннан әңгәмә кору өчен Төркиядән килгән бер журналист мондыйрак сорау биргән иде.

- Улларыгыз барысы зур нәчәлникләр. Сез аларга тегеләй итегез, болай итегез, дип акыл өйрәтәсезме?

- Юк, акыл да өйрәтмим, киңәш тә бирмим, - дип сүзен башлады ул. - Үз акыллары үзләре белән. Үзләренекен үзләре белә. Шунысы ачык - алар берсе дә кирәкмәгәнне эшли торган җегетләр түгел. Акыл белән эш итәләр, кирәк нәрсәне аек баш белән үзләре хәл кылалар. Мин аларга әти булсам да, указ түгел.

Бу сүзләргә аңлатма кирәк түгелдер, мөгаен. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе итеп билгеләнер алдыннан булган кыска гына әңгәмәбез дә күңелдә уелып калды.

- Минтимер Шәрипович узышлый кереп чыкты әле, - дигән иде Нургали ага. - Сөйләшеп утырдык. «Рөстәм финанс министры булып әйбәт эшләде. Премьер-министр итеп куйсак, тарта алырмы?» - дип сорады Президент. Мин ике сүз белән генә: «Эшли алачак»,- дидем.

Ул вакытта Нургали аганың шундый катгый, ышанычлы итеп әйтә алуына сокланып та куйган идем. Вакыт атаның хаклы икәнен раслады. Рөстәм Нургали улы атасының ышанычын аклады дип һәркем әйтә ала хәзер.

Еллар үтә тора. Игелекле нәсел ишәя бара. Бүгенге көндә Васига апа белән Нургали аганың алты оныкчыгы бар. Алар - барысы да ир балалар. 2010 елның март аенда бабасының 80 еллык юбилеена дәү әтисе Рифкат белән оныкчыгы Шамил дә кайткан иде Лесхозга. Сабый сәхнәгә күтәрелеп, «Мин бабайны күрмәсәм дә, күргән кебек тоела», -дигәч, зал көчле алкышларга күмелде.

Тормыш дәвам итә.

Тәлгат НӘҖМИЕВ,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

. Нургали Миңнеханов (сулда) баҗасы Әхмәдулла Газизуллин белән. 1996 ел.

. ургали Миңнеханов һәйкәле эргәсендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: