Мәдәни җомга

МӘШҺҮР ЭЛГӘРЛӘР ДӘВАМЧЫСЫ

Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә 50 яшь тулды. Хәтта күңел ышанмый! Әле кайчан гына Казан театр училищесында, аннан Мәскәүдә, А.Луначарский исемендәге ГИТИСның режиссерлык факультетында укып йөри иде ул. Фәрит үзенә диплом эше итеп яшь...

Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә 50 яшь тулды. Хәтта күңел ышанмый! Әле кайчан гына Казан театр училищесында, аннан Мәскәүдә, А.Луначарский исемендәге ГИТИСның режиссерлык факультетында укып йөри иде ул.

Фәрит үзенә диплом эше итеп яшь драматург М.Гыйләҗевнең «Бичура» пьесасын сайлый. Автор үзе аның жанрын притча дип билгели. Катлаулы жанрдагы дидактик-аллегорик характердагы гыйбрәтле сатирик эчтәлекле бу әсәрнең сәхнәдә төгәл чишелешен табуда режиссер һәм артистлардан аерым осталык, төгәллек сорала. Режиссерның мондый жанрдагы әсәрне аерым нәфислек, төгәллек белән тоеп, сәхнәдә шул чор өчен бик мөһим булган теманы ачарга омтылуы, шул заман (80 нче еллар) өчен бик гамьле тормыш проблемасын күтәреп чыгуы белән кызыклы. Авыллар акрынлап өшәнә, юкка чыга бара, яшьләр ул авылдан китү ягын карый, картлар исә үз хаталарын, гөнаһларын таныган хәлдә, тормышларының фаҗигале ахырына якынлашуын аңлый башлаган чор бу. Әлеге спектакль бүгенге заман темасына багышланган булуына карамастан, куелышы ягыннан Чехов әсәрләре өчен генә хас уен стилистикасын хәтерләтте. Бу куелыш үзенең хәл-халәте ягыннан шигъри поэмага тартым һәм, әйтерсең лә, сәхнә артында симфоник оркестр катлаулы әсәр башкара сыман иде. Гомумән, спектакльдә кулланылган итальян композиторы Перголези музыкасы һәм Бичура башкара торган гаять тә гади-беркатлы татар көе мелодикасының үзара бәйләнеше, ә инде финалда мөнәҗәт башкарылуы үзе үк гимн рәвешен алып, безнең әти-бабаларыбызның васыятьнамәсе булып яңгырады. Өстәвенә яшь һәм өлкән буын артистларының бер сулышта уйнавы аерым бер магнетизмга, тарту көченә ия иде.

Бу спектакльдән соң режиссерга 50дән артык әсәрне сәхнәләштерергә туры килде, аларның һәркайсы куелу рәвеше ягыннан бер-берсен кабатламады, югары зәвекъле спектакльләр буларак кабул ителде. Әйтик, Т.Гыйззәтнең «Акбаш вакыйгасы», В.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сы, А.Рахманколовның «Боз астында дулкын»ы, А.Чеховның «Акчарлаг»ы, «Өч сеңел»е, Т.Миңнуллинның «Хушыгыз!»ы (сүз уңаеннан әйтик, бу спектакль өчен Ф.Бикчәнтәев Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды), «Җанкисәккәем»е (бу әсәр 1995 елда куелып, бүгенге көнгә кадәр сәхнәдән төшми), Н.Исәнбәтнең «Җирән чичән белән Карачәч сылу»ы, Г.Исхакыйның «Курчак туе» һ.б. үзләре генә дә ни тора.

Миңа үз гомеремдә ничәмә-ничә режиссерыбыз куйган спектакльләрне карарга туры килде. Аларның үзләре белән танышу, эш методларын күрү үзе үк бик мавыктыргыч һәм кызыклы иде. Ш.Сарымсаков, Х.Уразиков, Г.Йосыпов, Ә.Тумашев, П.Исәнбәт, М.Сәлимҗанов, Д.Сираҗиев, Р.Хаҗиәхмәтов... Ә менә М.Сәлимҗановның «патшалык итүе» минем күз алдында булды. Ул исә Фәритне, ни хикмәт, нык үз итте, яратты һәм аңа тулысынча ышана иде. Фәритнең балачагы да минем күз алдында узды. Шулай туры килде, без аның әнисе, актриса Наилә Гәрәева белән ахирәтләр булдык. Фәрит әле мәктәптә укыганда ук, без бер йортта яшәдек. Аның әтисе Рәфкат Бикчәнтәй ул вакытта ук инде танылган артист һәм режиссер иде. Һәм Фәрит режиссерлык эше белән шөгыльләнә башлагач, үзенең сәхнә почеркы белән нык кына әтисен хәтерләтте!

Ә Рәфкат Бикчәнтәйне мин татар театры сәхнәсенең шагыйре, дияр идем. Чөнки ул үзенең артистлык һәм режиссерлык иҗатында сәхнәне аерым бер нечкәлек һәм нәфислек белән тоемлап, аңлап, аның киңлеген һәм тирәнлеген шигъри формага төреп, кеше йөрәгенең тирбәлешен чагылдыра алды.

60 нчы елларда, СССР беркадәр дәрәҗәдә иркен сулыш алган чорда, илнең рухи дөньясы да үзгәрә башлады, ниндидер эчке көчләр хәрәкәткә килде. Бу бигрәк тә әдәбият, сәнгать өлкәсендә үзен нык сиздерде. Менә шул яңарыш шаукымы гаҗәеп тере табигатьле, хәрәкәтчән, һәрнәрсәгә рәссам күзлеге аша караучы Рәфкат Бикчәнтәй иҗатында ачык чагылыш тапты. Аның спектакльләрендә гадәти тормыш югары шигърият белән өретелсә, көнкүрештәге вак-төякләр мәзәк аша чагылдырыла иде.

Белүебезчә, Р.Бикчәнтәйнең сәхнә иҗатында бер-берсенә капма-каршы төсмерләр (әйткәнемчә, аңа шуклык белән моңсулыкны берләштерү берни тормый), каршылыклы төшенчәләр - күңел күтәренкелеге һәм төшенкелеге, югары романтика, илаһи хыялыйлык һәм тормышның ачы чынбарлыгы, сәхнәдә электән килгән, инде күнегелгән традицион уен алымнары һәм 60 нчы елларда гына барлыкка килгән үзенчәлекле яңалыклар бергә кушылып, үрелеп бирелә иде. Нәтиҗәдә, театр диварлары киңәеп киткәндәй булды.

Хакыйкатьне аңлыйм, дисәң, еракка китеп кара, диләр бит. Һәм менә күп еллар узгач, без Рәфкат Бикчәнтәйнең талант колачының ниндилеген аңлый башладык сыман. Ә бит аның өлешенә тигән көмеш иң кыйммәтлеләрдән иде: бу шәхес ул вакытта беркадәр канунлашкан, бераз катып калырга өлгергән сәхнә алымнарын үзгәртү ниятеннән, аларны берникадәр чыгырыннан чыгарып, какшатып, драматург һәм артистларның нәфис фикерләү куәтенә таянып, аларны кузгатып, дөрләтеп, кабындырып җибәрүчеләрнең берсе булды. Бикчәнтәй җан кушуы буенча менә шушы изге эшкә алынды һәм киләчәктә театрда бу юнәлеш тагын да көчәеп китте. Бигрәк тә Фәрит театрда эшли башлагач, ул тагын да ачыграк төс алды. Театрга лаеклы рәвештә әтисе юлын дәвам иттерүче Фәрит Бикчәнтәев килгәч, ул нәкъ менә әтиседәй, сәхнә серләрен нык аңлап, аның телен зирәк сизгерләп, артистларның иҗат мөмкинлекләрен, сәхнә пространствосының эчке музыкаль яңгырашын ишетеп, берсе артыннан берсе кызыклы спектакльләр куя башлады. Әтисе сыман ул да халыкка җиткерелергә тиешле фикерен артык кабартмыйча, зыялы итеп, чын шагыйрьләрчә лирик-моңсу моңнарга төреп, нәфис төсләр кулланып ирештерә.

Соңгы елларда аның театр репертуарын баеткан спектакльләре арасында тәэсирле, чын сәнгать әсәре буларак кабул ителгән һәр төрле театр фестивальләрендә беренче урыннарны яулаган, мактаулы исемнәр алырга ярдәм иткәннәре шактый күп. Әйтик, В.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта», Лопе де Веганың «Биюче», А.Чеховның «Акчарлак», «Өч сеңел» кебек әсәрләре бүгенге көндә татар сәхнәсенең яшьлеген яңарткандай кабул ителде. М.Фәйзинең «Асылъяр», «Ак калфак» (Әлмәт драма театры), Г.Исхакыйның «Көз» (Уфадагы «Нур» драма театры), А.Рахманколовның «Боз астында дулкын», Н.Исәнбәтнең «Җирән чичән белән Карачәч сылу», Г.Исхакыйның «Курчак туе», Г.Хугаевның «Кара чикмән», Т.Миңнуллинның «Хушыгыз!», «Җанкисәккәем», «Шулай булды шул...», 3.Хәкимнең «Телсез күке»се һ.б. әсәрләр театрыбызның бүгенге көндә дөньякүләм яңгыраш ала баруы турында сөйли. Аларда туганлык, бердәй омтылышлар, сәхнә дөньясында үз урыныңны табу, билгесезлеккә омтылу, таныш булмаган дөньяны кочарга җыену - барысы да ярылып ята. Фәрит бүген режиссер-рәссам буларак, Русия сәнгате дөньясының үзәгендә яши һәм күп еллар дәвамында берсеннән-берсе кызыклы, мәгънәле, илебез театрлары тарихында аерым әһәмияткә ия әсәрләрне сәхнәләштерә. Ул һәр пьесаны музыкаль яктан ишетә, тоя белә, аларны нотага салып ачыклый, шифрлый сыман. Сәхнәдә һәр хәрәкәтнең, һәр тавышның үз вазифасы, үз урыны бар. Шулар аша спектакльнең генә түгел, ә бәлки һәр образның җаны табыла һәм ачыла. Мисалга, 2002 елларда Ф.Бикчәнтәев тарафыннан куелган «Кара чикмән» драмасын искә төшерик. Һәр яхшы әсәрнең үз эстетик энергиясе була, аның дулкыннары сине үзенә җәлеп итә һәм алар ургыла-ургыла тышка бәреп чыга. Бу очракта да нәкъ менә шулай булды. Әсәрнең инде 10 ел дәвамында татар сәхнәсендә уйналып килүе шуны аңлатадыр. Мин аны спектакль-симфония дип билгеләр идем.

Әйе, һәр сәнгать әсәренең үз җаны бар. «Кара чикмән» спектакленең җаны нидән гыйбарәт соң? Пьеса 70-80 нче елларда ук язылган булуына карамастан(ул вакытта вазгыять бөтенләй үзгә иде бит), төп геройлар шартлы иллюстратив вазифага буйсындырылып, кыргый җанварлар халәтендә сурәтләнә. Монда поэтик-психологик параллель ярылып ята һәм, шагыйрь Һ.Такташ теле белән әйтсәк, спектакль җан ияләренең «халәт рухиясенең музыкасын табарга» омтылуы белән аеруча кызыклы. Әсәрдә һәр җан иясенең үз характеры бар. Шуны истә тотып, режиссер аларны кешеләрнең яшәү рәвешенә яраклаштырып, ниндидер символик алымнар аша бүгенге тормыш чынбарлыгына якынайтырга тырыша, шуны затлы итеп гәүдәләндерә. Спектакльнең җаны әнә шуннан гыйбарәт, минемчә.

Режиссер бу иллюстратив әсәргә поэтик эчтәлек өстәргә омтыла. Спектакльнең музыкаль драма дип билгеләнүе дә шул турыда сөйли. Соңгы елларда күп кенә драма театрлары музыкаль әсәрләргә, эстрадага хас мюзикл жанрына, рок-операларга йөз белән борылды. Спектакль-тамаша (шоу) репертуарларда төпле урын били башлады. Табигый ки, татар театры да мондый тамашалардан читтә калмады. «Кара чикмән» нигезендә Ф.Бикчәнтәев тамашачының таләп һәм зәвеген истә тотып, эчтәлеге ягыннан катлаулы, тышкы бизәкләре белән оригиналь һәм затлы спектакль иҗат итү бурычын куйган. Сәхнә әсәренең музыкаль яңгырашын табу, эчке аһәңен ишетү аны коры сюжет артыннан барып, эчтәлек сөйләп чыгудан азат иткән, режиссер композицион яктан төгәлләнгән, югары сәнгать әсәре тудырган. Пьесада төп персонажлар -җәнлек-җанварлар һәм алар аша кешеләр тормышына бәйле гыйбрәтле хәлләр тасвирлана, тамашачыны кызыксындырган идея күтәрелә.

Композитор М.Шәмсетдинова тарафыннан язылган музыка, аның мелодик яңгырашы, фикер һәм хис ягыннан сәхнәдәге вакыйгаларга тәңгәл килеп кенә калмый, ә сәхнәне һәр яклап баетып, мөстәкыйль яңгыраш ала. Бигрәк тә бу интонацион хәрәкәт спектакльнең мәхәббәт темасына багышланган өлешләрендә киң кулланыла. Режиссер төп игътибарын әсәргә эскиз рәвешендә генә салынган мәхәббәт, ерткычлык, рухи коллык темаларына юнәлткән. Алар һәркайсы, мөстәкыйль мотив буларак, аерым үсештә карала һәм фәлсәфи яссылыкта хәл ителә. Әйтик, мәхәббәт темасы тулысынча сөйләмгә-диалогка түгел, ә балет принцибына - биюгә корылган. Түзәр (Искәндәр Хәйруллин) һәм Чибәрнең (Люция Хәмитова) поэтик дуэтын мин мәкер һәм мәхәббәт дуэты, дияр идем. Бу үзенә күрә танго ритмына корылган музыкаль фантазия. Газаплы, дәртле, татлы хис-тойгыларны, бер-береңә тартылу халәтен танго биюе аша бирү иң отышлы, кулай алым, чөнки бу биюдә музыкаль тоннар хәрәкәте төрлечә үзгәреп, тирбәлеп тора. Бер кавемнән булган ике җан иясенең - яшь эт белән чибәр бүре кызының очрашуын, бер-берсенә «гашыйк булуын», табигатьнең сәер чакыру авазын тоемлауларын, җаннар тартылуын һәм ахырда бер-берсен кабул итә алмыйча читләшүләрен бары тик шул дәртле танго биюе генә тулысынча ача ала да инде. Бу очракта сүзләр артык һәм кирәксез. Артистларның тән пластикасы образлы һәм үтемле.

Соңгы чорда Камал театрына «бәхет» елмайды: ул байтак чит илләрдә гастрольдә булды, Төркия, Финляндия, Германия, Колумбия, Англиягә сәфәр кылып, зур уңыш казанып, андагы тамашачыларның алкышларын яулап кайтты. Хәзерге көндә театрыбыз Кытайга сәфәр кылырга җыена. Кая гына бармасыннар, аларны халык үз итеп, яратып кабул кыла. Ә бит һәр халыкның аерым энергетикасы бар, әмма алар да безнекеләрне яхшы ишетә, тыңлый, күрә һәм нечкә итеп аңлый. Әйтик, гастрольләрдә зур уңыш казанган «Телсез күке» әсәре (З.Хәким) үзе генә ни тора! Бу әсәр тирән мәгънәгә ия - ул үзеннән-үзе туган халкың, туган илең турында уйландыра, тамашачы күңелендә тирән яшерелгән серләрне актарып, моңсу хис-тойгыларны өскә калкыта. Совет-фин сугышында капма-каршы якта сугышучы ике татар солдатының очраклы очрашуы нәтиҗәсендә килеп туган халәт халыкны тетрәндерә, уйландыра, үзенең «телсез күке»гә әйләнлеген танырга мәҗбүр итә. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, бу әсәрен автор 2003 елда «Яңа татар пьесасы» бәйгесенә китергән иде. Һәм ул анда гран-при алды. Дөрес, үзенең күләме ягыннан (200 биттән артык иде) ул бераз шөбһә тудырды. Аны сәхнәгә куйганда, бер биткә иң кимендә 5 минут кирәк. Ә 200 битне 5кә тапкырласак, ул 1000 минут, дигән сүз. Димәк, спектакль 2-3 сәгать урынына 15-16 сәгатькә сузылачак. Тема күңелләргә бик хуш килсә дә, режиссерга текстны нык кыскартырга туры килде. Өстәвенә, Фәрит Бикчәнтәев үзе дә нюанслар белән эш итәргә яратучы зәвекъле режиссер. Бу спектакль чын мәгънәсендә һәм автордан, һәм режиссер вә артистлардан аерым бер җыйнаклык һәм хис-тойгыларны эмоциональ яктан камилләштерүне таләп итте. Һәм ул үз морадына иреште.

Сүз уңаеннан шуны әйтик, Камал театры һәм Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган «Яна татар пьесасы» бәйгесе үткәрелә башлауга тиздән 10 ел тула. Бу чара татар драматургиясе өчен яңа сәхифә ачты һәм театрның язучы, драматурглар белән якыннан аралашуы ике як өчен дә бик файдалы булды.

Күреп торабыз, Г.Камал театры нык яшәрде, нигездә бүген ул - яшьләр театры. Бу процесста да Ф.Бикчәнтәевнең роле гаять зур. 1995 елда бирегә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, бер төркем яшь артистлар эшкә килде. Аларның курс җитәкчеләре М.Сәлимҗанов һәм Ф.Бикчәнтәев иде. Фәритнең беренче чыгарылышы булгангамы, ул алар белән көн-төн янып-көеп эшләде. Бүген Р.Бариев, Р.Вәҗиев, И.Хәйруллин, М.Габдуллин, Ф.Җиһаншин, И.Мөхәммәтгалиев, М.Шәйхетдинова кебек артистларны театрның терәге дияргә була, алар иң җаваплы, иң кызыклы рольләрдә чыгыш ясап, инде дан-шөһрәт тә казанып өлгерде. Нәкъ менә алар төркеме бүген щепкинчыларга алмашка килгән буын буларак кабул ителә. Фәритебез Актерлар йортында «Нур» балалар театры студиясе оештырып та, бик тә игелекле эш башкарып килә.

Дания ГЫЙМРАНОВА,
театр белгече.

.Фәрит Бикчәнтәев әнисе, күренекле актриса Наилә Гәрәева белән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: