Мәдәни җомга

Милли рухлы галим

Татар халкының үткәннәрен, тарихка кагылышлы мирасын барлауга, гореф-гадәтләрен-йолаларын кайтаруга гомерләрен багышлаган тарихчыларыбыз, галимнәребез хәтсез. Шуларның берсе – Татарстанның баш архив идарәсе һәм Россия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан бүлеге басмасы – “Гасыр­лар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналының баш редакторы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе, танылган журналист, спортчы, академик, хәзер инде мәрхүм Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов. Аның арабыздан китеп баруына да биш ел була инде. Әмма аның милләтебезне күтәрү юнәлешендә башкарган эшләре онытылмый. 

Шушы көннәрдә Татарстан Фәннәр академиясендә Дамир Шәрәфетдинов истәлегенә түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда Архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резидә Шәйхетдинова,  Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Фәннәр академиясе академиклары Индус Таһиров, Радик Салихов, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Яков Гришин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Чуашстан Дәүләт архивы директоры, тарих фәннәре кандидаты Галина Ертмакова, тарих фәннәре кандидаты Данил Ибраһимов, Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге фәнни хезмәткәре Римма Садыйкова һ.б. катнашты.

КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор һәм партия архивы мөдире вазифаларын башкарган ир-егетнең, әлбәттә, шул дәрәҗәдә милли рухлы булуын күз алдына китерүе дә кыен. Илдә коммунистлар партиясе системасы җимерелү күп кенә оешмаларның, предприятиеләрнең юкка чыгуына китерде.  Билгеле ки, эшнең уңышлы яки уңышсыз башкарылуы аның башында торган җитәкчегә нык бәйле. Архив хезмәтен дә үзгәртү сорала иде. Чөнки 1991 елда  КГБ һәм партия архивларын дәүләт архивлары системасына бирү турында Б.Ельцин фәрманы булды. Бу елларда Татарстанның баш архив идарәсе җитәкчесе булган Дамир Шәрәфетдинов шуның нигезендә дәүләт архивларын барлау, оештыру эшен башлап җибәрә. Берише Яңа тарихны өйрәнү үзәге, партия, сәяси документлар архивы, кайберләре архивлар дип кенә аталган оешмаларны бер итәргә, документларны түкми-чәчми урнаштырырга, барысын да өр-яңадан башларга кирәк була. Эшне җиренә җиткереп, тәртип белән үтәп чыгарга күнеккән тарихчы-галим һәр гамәлне уйлап башкара. Шулай итеп Милли архив барлыкка килә. Моннан тыш фоно, аудио, видео, киноматериалларның да теләсә кайда сакланган чагы. Аларны бер урынга туплау сорала. Җитәкче тырышлыгы белән барысы да уңышлы башкарыла, аларның үзәкләшкән архивы булдырыла. Бу эш алга таба да дәвам итә. Радио-телевидениенең озак еллар дәвамында тупланып килгән 40 меңгә якын аудио-видео материалдан гыйбарәт алтын фонды булуын күпләребез хәтерли. Берәр куркыныч хәл булып, алар юкка чыгарга мөмкин иде. Бу вәзгыять күпләрне борчыды. “2006-2007 елларда архив аларны цифрлаштырып  радиоте­лекомпанияләргә дә бирде, үзендә дә сакларга калдырды. Хәзер инде аларның  юкка чыгу куркынычы юк, – ди Данил Ибраһимов. – Алай гына да түгел, Дамир Шәрәфетдинов, Татарстан Милли архивын халыкара мәйданга чыгара, башка илләрнең архивлары белән тоташтыра алды. Алар белән аралашып яшәү бу мәмләкәтләрдән татар халкы тарихына багышланган дистәләгән, йөзләгән документлар кайтуына китерә”. 

Дамир Шәрәфетдиновның тагын бер зур хезмәте  – “Гасырлар авазы” журналының эшен җайга салып җибәрү. Басманың беренче саны 1995 елның май аенда дөнья күрә. Ул шуннан соң 23 ел дәвамында чыгып килә. Хәзер аның 92нче саны әзерләнә. Бу журналның концепциясен дә Дамир әфәнде әзерли. Чөнки күп архивларны бер оешмага җыйгач, “Секретно”, “Особая папка”, “Совершенно секретно” дигән грифлар астында күп материаллар туплана. Дамир Шәрәфетдинов алардан “тыелган”, серле тамгасын  бетертә, бу исә халыкка, галимнәргә, язучыларга өйрәнү мөмкинлеге тудыра. Җитәкче бигрәк тә журналда татар халкы, республика тарихына багышланган документларны бастырып, моның белән тарихтагы ак тапларның кимүенә юл ача. Хәзер “Гасырлар авазы” – ВАК тарафыннан танылган популяр басмаларның берсе.  

Тарихчы галим иң тәүге урынга татар халкы язмышын алга куя. Архив документлары аша совет тоталитар режимы чорында хаксызга репрессияләнгән яки онытуга дучар ителгән тарихи шәхесләрнең абруйлы исемнәрен халыкка кайтару мәсьәләләре дә күтәрелә. Ихтимал, моңа аны Казанда юрист, адвокат булып танылган әнисенең үзе яклаган кешеләр белән бергә хөкем ителүе, әтисенең Бөек Ватан сугышы тәмамланырга ике ай калгач, Калининград тирәсендә барган каты сугышларда ятып калуы кебек фаҗигаләр дә этәргәндер. 

Индус Таһиров бу уңайдан, Дамир Шәрәфетдиновның зур хезмәтләренең берсе, заманында халык дошманы итеп игълан ителгән, халыкара милли азатлык хәрәкәтенең теоретигы Мирсәет Солтангалиевнең язмышы белән бәйле булуын искәртте. Д. Шәрәфетдинов, беренче­ләр­дән булып, Солтангалиевне аклау­га юл ачкан кешеләрнең берсе. Галим шушы мәсьәләгә кагылган документларны туплый, аның кемнәр белән яшәвен, туганнары кайда булуын – барысын да эзли, барлый. “Без аның белән берничә мәртәбә талпынып, Солтангалиевнең туганнарын эзләп таптык. Аның берсе Башкортстанда, икенчесе Ташкентта гомер итә иде. Яннарына бардык, – дип искә төшерде Индус Таһиров. – Барысын да барлап чыгучы Дамир булды”. Д.Шәрәфетдинов – М.Солтангалиевнең тормышы һәм иҗтимагый иҗат эшчәнлеге турында документаль материалларны туплаган өч җыентыкның фәнни редакторы. “Мирсәет Солтангалиев. Сайланма әсәрләр” китабы исә аның турыдан-туры катнашында һәм фәнни җитәкчелегендә басмага әзерләнә. 

Бик күпләр Д.Шәрәфетдиновны татар көрәшенең энциклопедиячесе дип атый. Ул милли спорт төребез – татарча көрәшне өйрәнгән. Үзен үстергән Габделкадыйр бабасыннан алган күнегүләр дә, нәселдән килгән көрәшү сәләте дә үзенекен иткәндер, аны Сабан туйларында, төрле көч сынашу  мәйданнарында бил алышкан ир-егет буларак та беләләр. Татар көрәше буенча рәсми бил алышулар уздырыла башлау да Дамир әфәнде исеме белән бәйле. Алай гына да түгел, Д. Шәрәфетдиновның тырышлыгы нәтиҗәсендә татарча көрәш буенча беренче федерация оештырыла. Ул 1968-1971 елларда федерациянең иң беренче җитәкчесе була. Көрәшче дигәннән, Искәндәр Гыйләҗев халык теленә кереп калган бер вакыйганы искә төшерде.  КПССның Татар өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеев Дамир Шәрәфетдиновны пропаганда һәм агитация бүлегенә инструктор итеп эшкә алганда, документларын карый һәм аның элекке көрәшче икәнлеген күреп ала. Беренче секретарь олы гәүдәсе белән өстәлгә ята да, “Әйдә, Дамир, көрәшеп карыйбыз,” – ди.   Әмма булачак инструктор югалып калмый. “Юк, безнең үлчәү категорияләре төрлечә”, – ди. Билгеле Д.Шәрәфетдиновның хәлдән чыга белүе Ф.Табеевның күңеленә хуш килә. 

Д.Шәрәфетдинов эшчәнлегенең бер өлеше татар халкының гореф-гадәтләрен, шул исәптән милли бәйрәмебез Сабантуйны  саклауга һәм танытуга багышланган. Аның бу темага язылган очерклары, фәнни-публицистик мәкаләләре “Татарстанда халык бәйрәмнәренең барлыкка килүе һәм үсеше”, “Тормыш тудырган традицияләр”, “Сабан туе — хезмәт бәйрәме” китапларында, “Сабан туе — Сабантуй” дигән кандидатлык диссертациясендә, “Татар барда — Сабан туе бар” монографиясендә дөнья күрә. 

Тарихчы һәм архивчы галимнең татар чыгышлы Польша-Литва гаскәр башлыкларының тормышын өйрәнүдә дә саллы  өлеше бар. Казан федераль университеты профессоры Яков Гришин Варшавада стажировка узган вакытта Дзедулевичның “Польшада татар нәселләре герблары китабы” белән танышкач, анда тамырлары татар булган 400 кешене ачыклый. Аларның бер өлеше гаскәр башлыгы була. Шуннан ул Польша-Литва татарларыннан булган Россия хәрби җитәкчеләре язмышы белән кызыксына башлый. Бу хакта Польша хәрби архивларында мәгълүмат табылмый. Яков Гришин Мәскәү архивларында шәхси эшләрне һәм материалларны табуда ярдәм сорап, Дамир Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать итә. Кайбер танылган гас­кәр башлыклары турында мәгълүматлар, шулай ук Кырым һәм Әзәрбайҗан сәяси эшлеклесе һәм хәрби Сөләйман Сулькевич һ.б. турында белешмә Россия Кораллы көчләре Генераль штабы Хәрби академиясе материалларында табылган. Соңрак бу материаллар “На службе Родины” дигән китап булып дөнья күргән.

Республиканың архив эшчәнлеге өлкәләр һәм республикалар өчен өлге булып әверелә. Татарстанга тәҗрибә уртаклашу өчен килүчеләр күбәя. Чуашстан Дәүләт архивы директоры Галина Ертмакова делегация белән Татарстан архивы эшчәнлеге белән танышыр өчен 30 еллар элек килүләре турында сөйләде. Алар Татарстан архивының лабораториясе эшен өйрәнәләр, нәтиҗәдә үзләрендә дә шундый лаборатория булдырыла. Татарстан архивчыларыннан үрнәк алып, “Исторический вестник” дигән журнал нәшер итә башлаганнар. Бу эштә дә аларга Дамир Шәрәфетдинов ярдәм иткән. 

Сөембикә КАШАПОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: