Мәдәни җомга

Милли музыка маягы

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында күренекле композитор Мирсәет Яруллинны искә алуга багышланган концерт узган иде. Концерт Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика” оркестры тарафыннан композиторның “Туган ил” маршын башкару белән башланды һәм тамашачы игътибарына аның байтак әсәрләре тәкъдим ителде. 

Эльс Гаделев сүзләренә язылган “Казан утлары” җырын Айгөл Хәйри белән Ришат Әхмәдуллин, Әхмәт Ерикәй сүзләренә иҗат ителгән “Син керәсең йөрәгемә” җырын Сөмбел Ситдикова, Илдар Юзеевның “Янар чәчәк” спектакленнән Фәүзия җырын Диләрә Төхфәтуллина, флейта белән кларнет өчен язылган сонатаны Ләйсән Айнатуллова (флейта) белән Евгений Афанасьев (кларнет) сокланырлык осталык белән башкарды.

Композитор иҗатында жанр  буларак, татар  музыка тарихында беренче буларак язылган “Кеше” ораториясе (1970) аерым бер зур һәм мактаулы урын алып тора.  Ренат Харис либреттосына язылган һәм җиде кисәктән торган бу зур күләмле әсәрне берничә танылган музыкаль коллектив: “Татарика” оркестры, Әлфия Җаббарова җитәкчелегендә консерваториянең опера студиясе, Дина Венедиктова җитәкчелегендә И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжының катнаш хоры, Дмитрий Железнов җитәкчелегендә 20 нче балалар музыка мәктәбенең малайлар  хор капелласы, Гүзәл Ахунова җитәкчелегендә 1нче балалар музыка мәктәбенең “Сөембикә” татар ансамбле, солистлар Сөмбел Ситдикова, Илгиз Мөхетдинов, Руслан Закиров зур осталык белән башкарды, текстны Ришат Әхмәдуллин сәнгатьле итеп укыды, программаны Идел Кыямов алып барды.  

Композитор Мирсәет Ярулинның нәтиҗәле музыкаль, педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге консерватория профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, шагыйрь Ренат Харис, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова һ.б. чыгышларында, Татарстан Республикасы җитәкчеләренең рәсми хатларында югары бәяләнде.   

Күренекле композитор, педагог, Татарстанның, Россиянең, Каракалпакстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Заһидулла улы Яруллинның күпкырлы иҗаты һәм нәтиҗәле эшчәнлеге яшь буынның, халкыбызның музыкаль культурасын үстерүгә багышланган. Аның “Татарстаным минем” (Р.Харис), “Казан утлары” (Э.Гаделев), “Яшьлек дустыма”,  “Серле чәчәк”, “Урманнарга килдем”, “Лира җыры” (И.Юзеев), “Бөрлегән” (М.Җәлил), “Бәхет белән тулган көн” (Р.Вәлиев),  “Яшьлегем” (К.Латыйп),  “Акчарлаклар  сине  сагына” (Р. Корбанов),  “Урман кырлары” (Ә.Ибраһимов), “Урман җырлый” (С.Рафиков) һ.б. дистәләгән җырлары кабатланмас милли аһәңе, халыкчанлыгы, югары профессиональ зәвык­лылыгы, заманча яңгырашы, дәртле хис-тойгыларга, тирән кичерешләргә гаять бай булуы белән күңел, йөрәк түренә үтеп керә. 

Мирсәет Яруллинның профессиональ музыкага килүе бик табигый: аның балачак күңелендә музыкага карата мәхәббәт ялкынын әтисе – халык арасында киң танылган музыкант һәм композитор, атаклы “Тукай маршы” белән бөек шагыйрь иҗатын халыкка якынайтуда яңа күпер сузган Заһидулла Яруллин кабыза.

Мамадыш районының гүзәл табигатьле Кече Сөн авылында туып-үскән Мирсәет, абыйсы – данлыклы “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллин кебек, биш яшендә гармунда уйнарга өйрәнә, ә башлангыч мәктәптә укыганда ук – тугыз яшеннән җырлар, вальслар яза башлый.

Иҗат дәрте кабынган егет башта Казан музыка училищесында, аннан соң  Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык факультетында тирән белем ала һәм  студент елларында ук ул катлаулы, җитди музыкаль әсәрләр иҗат итүгә керешә. Шундыйлардан: оркестр белән скрипка өчен концерт, Муса Җәлил сүзләренә язылган  “Сандугач һәм чишмә” вокаль-симфоник поэмасы Мирсәет Яруллинны талантлы яшь композитор итеп таныта.

Музыкаль-теоретик белемен ул консерватория каршындагы аспирантурада  укып тагын да баета, анда күренекле композиторлар  А.Леман, Г.Литинский, Н.Җиһанов һ.б. иҗат мәктәбен тирәнтен үзләштерә.

Композитор аеруча җыр жанрында, сәхнә әсәрләренә музыка язуда, музыкаль уен коралларыннан скрипка, флейта, кларнет, симфоник оркестр өчен иҗат иткән әсәрләре белән зур уңыш казана, иң мөһиме – алар озын гомерле булып чыга. Аның сәхнә әсәрләре өчен язылган музыкасында тарихыбызны, милли мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны, туган телебезне бөтен нечкәлеге белән белүе бик ачык чагыла, аерым алганда, “Кеше” ораториясе яңалыгы, үзенчәлеге белән милли музыкабызның зур казанышына әйләнә.

Аның Туфан Миңнуллинның  “Азат” (1962), “Канкай улы Бәхтияр” (1974), Илдар Юзеевның “Янар чәчәк” (1961), “Соңгы төн” (1981), “Хәтерлим мин гүзәл мизгелне” (1982) пьесаларына язган җырлары сәхнәдән тыш мөстәкыйль җырлар булып халык арасында киң таныла. Беренче тапкыр  1969 елда яңгыраган, симфоник оркестр өчен язылган “Балалар сюитасы” шулай ук зур уңыш казана һәм ул иң еш башкарыла торган әсәрләрнең берсенә әйләнә.      

Композиторның киң колачлы музыкаль иҗаты иҗтимагый-педагогик эшчәнлек белән дә бик тыгыз үрелгән. Ул 1977-1989 елларда  – Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе, 1995 елдан Идел буе һәм Урал төбәге Композиторлар берлеге рәисе вазифасын башкара. 

Казан дәүләт консерваториясендә 1989 елда татар музыкасы кафедрасы ачылу, 1992 елда традицион башкару кафедрасы нигезендә оешкан һәм зур популярлык казанган татар музыкасы оркестры барлыкка килү, 1995 елда тарихта бердәнбер татар музыка сәнгате  факультеты ачылу, аның деканы итеп М. Яруллин билгеләнү милли рухлы, югары дәрәҗәдәге профессиональ музыкантлар тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булды.

Хәнәфи БӘДИГЫЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: