Мәдәни җомга

Миңа бит хәзер мең яшь

Татарстан Милли музеенда үтә торган әдәби салон утырышының нәүбәттәгесе Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фәнис Яруллинның 75 еллык юбилеена багышланган иде. Әле кайчан гына, моннан 2 ел элек туган көне уңаеннан үткәрелгән әдәби салон утырышында Фәнис абый үзе дә катнашкан иде. Аның моңсу күз карашы, бераз күбрәк...

Татарстан Милли музеенда үтә торган әдәби салон утырышының нәүбәттәгесе Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фәнис Яруллинның 75 еллык юбилеена багышланган иде.

Әле кайчан гына, моннан 2 ел элек туган көне уңаеннан үткәрелгән әдәби салон утырышында Фәнис абый үзе дә катнашкан иде. Аның моңсу күз карашы, бераз күбрәк сөйләп җибәрсә дә, арып китүе, шуңа да карамастан, әллә каян гына шаян сүзләр табып, тамашачыны көлдерүе әле кичә генә булган кебек күз алдында тора.

Бу юлы кичәгә җыелган халык тагын да күбрәк иде. Кунаклар арасында шагыйрьнең хатыны Нурсөя ханым, Язучылар берлеге рәисе урынбасары В.Нуриев, шагыйрьләр М.Мирза, Н.Сафина, Г.Морат, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе З.Гыймаев, Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры К.Хәмидуллина, профессор, музыкант М.Әхмәтов, доцент С.Хәкимова, җырчылар Р.Миндияр һәм Г.Тимерҗанова, әдипнең якташлары шагыйрь турында истәлекләре белән уртаклашты.

Сәвия Хәкимова үзенең кандидатлык диссертациясен Фәнис Яруллин иҗатына багышлаган. Ул озак еллар Фәнис абый белән Нурсөя апа гаиләсендә яшәгән кыз. 1995 елны аны, Мари Илендә туып-үскән милли җанлы кызны Яруллиннар гаиләсе 10 нчы сыйныфка Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиягә укырга чакыра. Сәвия туташ бу гаиләгә бик рәхмәтле булуы турында сөйләде. "Фәнис абыйның һәрбер әсәренең 3-4 варианты була торган иде, - диде ул. - Ул һәрбер әсәрен кат-кат эшли, энә күзеннән үткәрә". Шагыйрь бөтен архивын С.Хәкимовага тапшырган.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, "Чын Мирас" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) Ф.Яруллинның әле беркайда да басылмаган 7 томлык әсәре калганы турында әйтте. Белгәнебезчә, шагыйрьнең 8 томлык әсәрләре дөнья күргән иде. Язмыш тарафыннан кыерсытылса да, каһарман шагыйрь безгә 15 томлык әдәби мирас калдырган. "Фәнис Яруллин белән Туфан Миңнуллин - халыкка иң якын торган әдипләр, - диде Илфак әфәнде. - Һәрбер язучы үз укучысын тапса гына чын язучы була. Фәнис абый иҗаты белән танышканда без тәүбә итәр дәрәҗәдә гыйбрәтләнәбез. Гәрчә тышкы дөнья белән элемтәсе бик чикле булса да, ул бөтенесен нәкъ чынбарлыктагыча тасвирлый иде. Бервакыт мин аның үзенә дә бу сорауны бирдем. "Мин көзгедән барысын да күреп, күзәтеп торам", - диде ул, бүлмәсендәге тәрәзәгә каршы стенага эленгән зур көзгегә ишарәләп. Баксаң, ул урамнан үткән-сүткән һәр кешене күңел күзе аша үткәреп озатып кала торган булган. Фәнис абый үз иҗатында гомерлек юлдашы Нурсөя ханымга да һәйкәл куйды. Нурсөя апаның үз тормышы да чын каһарманлык үрнәге".

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова да шагыйрь белән иҗади дуслыкта яшәгән. Аның Ф.Яруллин шигырьләренә язылган дистәләгән җыры халык арасында популярлык казанган. Гөлнара ханым шагыйрьнең юмор хисенә бай булуын, аның белән сөйләшеп утыру үзе бер тормыш дәресе булуын, җыр сүзләренең язылу тарихларын искә алды.

Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр дә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар башкарды. Шагыйрь Газинур Морат исә: "Фәнис абый беркайчан да зарланмады, - диде. - Югыйсә, аның бер минутлык гомере бәлки, елга торгандыр. "Миңа бит хәзер мең яшь", - дип язган иде ул үзе дә бер шигырендә".

Очрашуда Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе, 103 нче урыс-татар мәктәбе укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. 103 нче мәктәптә Ф.Яруллинның музее да оештырылган.

Татарстан Милли музеенда да Ф.Яруллинның бик тә истәлекле ядкәрләре саклана. Узган ел "Бүләк итү көннәре"ндә Нурсөя ханым музейга 50 елдан артык кадерләп саклаган туй күлмәген, шагыйрьнең китапларын, телефонын һ.б. бүләк иткән. Кичәне әдәби салонның хуҗабикәсе, Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Флүрә Дәминова алып барды.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Очрашудан күренешләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: