Мәдәни җомга

МӘҢГЕЛЕКНЕҢ БЕР ТӨРЕ

Мәшһүр композитор Рөстәм Яхин иҗаты халкыбызның музыкаль-эс-тетик зәвеген тәрбияләүдә, аның лирик-романтик, милли-патриотик, фәлсәфи-музыкаль фикерләвен үстерүдә гаять зур әһәмияткә ия. Аһәңсазның ана телебезне, сүз сәнгатебезне, шигъриятебезне зур осталык белән бербөтен итеп үргән җыр-моңнары, романслары яшьлекнең соклангыч романтик дөньясын ачып, аны моңсулык, сагышлы уйчанлык, гыйсъянчылык, дәртлелек белән баетып, бизәп җибәрә. Икенчедән, Мәскәү...

Мәшһүр композитор Рөстәм Яхин иҗаты халкыбызның музыкаль-эс-тетик зәвеген тәрбияләүдә, аның лирик-романтик, милли-патриотик, фәлсәфи-музыкаль фикерләвен үстерүдә гаять зур әһәмияткә ия.

Аһәңсазның ана телебезне, сүз сәнгатебезне, шигъриятебезне зур осталык белән бербөтен итеп үргән җыр-моңнары, романслары яшьлекнең соклангыч романтик дөньясын ачып, аны моңсулык, сагышлы уйчанлык, гыйсъянчылык, дәртлелек белән баетып, бизәп җибәрә. Икенчедән, Мәскәү пианистлар мәктәбенең иң яхшы традицияләрен үзләштергән Рөстәм Яхин әсәрләрендә татар фортепиано музыкасы Аурупа традицияләре дәрәҗәсенә күтәрелә.

Р.Яхин композитор һәм пианист буларак, уңай шартларда формалаша.Ул Казанда туып-үсә. Биредә музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң, талантлы яшүсмер укытучыларының тәкъдиме белән башта Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесының фортепиано классын, аннары консерваториянең фортепиано һәм композиторлык классын тәмамлый. Аның диплом эше - фортепиано һәм оркестр өчен язган Концерты һәм белгечләр, һәм тыңлаучылар тарафыннан югары бәяләнә һәм ул тиз арада композитор буларак таныла.

Шул ук елны Р.Яхин Казанга кайта һәм әлеге Концертның икенче һәм өченче кисәкләрен иҗат итә. Шуннан соң аның бер-бер артлы язылган җырлары, романслары, инструменталь миниатюралары тиз арада тыңлаучыларның мәхәббәтен казана һәм ул халкыбызның яраткан композиторларыннан берсенә әверелә.

Композиторның күпчелек әсәрләре ангемитон пентатоникага нигезләнеп языла, шуның белән бергә ул диатоник авазлар тезмәсеннән дә файдалана,терцияле, кварталы, квинталы пентаккордларны, секвенцияләрне, перифраз һәм кабатлауларны киң куллана. Бу җәһәттән шунысын да әйтик, пентатоника, ягъни тулы баскычлы бишаваз тезмәсе иң борынгы булып санала. Ул төрки халыкларда гына түгел, борынгы урыс җырларында да, мари, чуаш, Төньяк Африка, Һиндстан, Латин Америкасы, Кытай, Корея, Япония, Шотландия, Ирландия халыкларында да кулланыла. Әмма безнең татар пентатоникасы алардан үзенең көр тавышлы булуы белән аерылып тора.

Үзенең иҗат дәверендә Рөстәм Яхин 400дән артык музыкаль әсәр иҗат итә. Аларның күпчелеге - җыр-романслар. Шул ук вакытта ул оркестр белән фортепиано өчен концертлар, оркестр белән хор өчен кантаталар, фортепиано, скрипка, виолончель өчен әсәрләр яза һәм халык җырларын эшкәртүгә дә зур өлеш кертә.

Шуның белән бергә аһәңсазыбыз Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Венера Шәрипова, Зөләйха Хисмәтуллина, Азат Аббасов, Эмиль Җәләлетдинов кебек күренекле җырчыларга фортепиано партиясен башкара, Казан, Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Алма-Ата, Свердловски, Сарытау, Ульяновски, Куйбышев, Киев кебек зур шәһәрләрдә пианист һәм концертмейстер буларак концертлар биреп, тыңлаучыларның мәхәббәтен казана.

Композитор Рөстәм Яхинның 1967 елда Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган «Туган ягым» дигән күтәренке патетик рухтагы җыры 1993 елда Татарстан Республикасының Дәүләт гимны буларак кабул ителде.

Татар профессиональ музыкасының аһәңен, аның стиль-өслүбен, мелодик тибын формалаштырып үстерү, иң беренче чиратта, Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин исемнәре белән бәйле. Салих Сәйдәшев үзенең үлемсез әсәрләрендә аеруча халык җырларының көй-моң өлгеләрен заманча эшкәртеп, аларны якты-дәртле, киң-иркен сулыш белән баетып кулланса, Рөстәм Яхин шул гүзәл башлангычны дәвам итеп, үзенең җыр-романсларын П.Чайковский, С.Рахманинов, С.Прокофьев, Ф.Шуберт, Р.Шуман, Ф.Шопен, Э.Григ кебек бөек композитор һәм пианистларның романтик стилен, романтик аурасын Көнчыгыш мәдәнияте, һәм, билгеле, милли традицияләр белән үреп иҗат итә.

Нәкъ менә романтизм композиторга көчле һәм кайнар хисләрне, аерым шәхеснең эчке дөньясын һәм рухи халәтен, хыялый уйчанлыгын, якты, оптимистик теләк-омтылышларын аеруча калку итеп, лирик-романтик, лирик-патриотик хисләргә төреп тасвирлауга киң мөмкинлекләр ача.

Композитор иҗатының романтизм белән өретелүе әсәрләрнең жанр төрлелеген дә киңәйтә. Алар арасында җыр-романслар гына түгел, прелюдия, ноктюрн, интермеццо, скерцо, музыкаль мизгел, юморескалар һ.б. бар.

Композиторның «Синең өчен», «Кил, чибәрем» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Серле күзләр», «Ялгыз агач» (Ә.Саттар), «Йөгерә чәчәкләр офыкка» (С.Хәким), «Ак җилкән» (М.Ногман), кебек дулкынсыман фактуралы һәм «Җырланмаган әле безнең җыр» (Ә.Ерикәй), «Күңелем синдә минем» (М.Ногман), «Килен төшә»(Р.Миңнуллин) һ.б. аккордлы фактуралы романслары нәкъ менә романтик рухта булулары белән үтә дә тәэсирле.

Бу уңайдан шунысын да әйтик, гадәттә, композиторлар киң танылган, популяр шагыйрьләрнең типиклаштырылган, гомум-абстракт характердагы шигырьләренә көй иҗат итүне кулай күрә. Киң танылмаган, шәхси кичерешләргә нигезләнгән шигырьләр игътибардан читтәрәк кала. Бу хәл элегрәк совет идеологиясенең пропаганда максатларына да туры килә иде. Әмма Рөстәм Яхин заманча идеологиягә яраклашып иҗат итүчеләрдән булмады. Аның нәкъ менә аз танылган, шәхси кичерешләргә бай булган «Серле күзләр» лирик романсы (Ә.Саттар сүзләре) аерата популяр, дулкынландыргыч әсәрләренең берсе булып танылды. Шунысы да гыйбрәтле, үз вакытында кайбер тәнкыйтьчеләр әлеге әсәрне югары оптимизм белән сугарылмаган, мондый әсәрләр безнең идеологиягә туры килми, дип, тәнкыйтьләп тә чыкты.

Р.Яхин иҗат дәверендә 50дән артык татар, берничә башкорт, бер дистә чамасы урыс шагыйрьләренең шигырьләренә җыр-романслар яза. Халкыбызның классик шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре аның игътибарын аеруча җәлеп итә. Г.Тукайның «Күңел йолдызы», «Кем белер кадереңне», «Шагыйрь», «Читен хәл» шигырьләренә дулкынсыман вариантлы рәвештә язылган җыр-романслары шагыйрьнең гуманистик, демократик, милли-патриотик һәм лирик-фәлсәфи уй-кичерешләрен музыкаль телдә бөтен тулылыгы белән гаять тәэсирле итеп тасвирлап бирә.

Композитор камера-вокал иҗатында лирик-романтик, лирик-фәлсәфи мотивлар белән генә чикләнеп калмый, ул лирик-драматик, лирик- трагик һәм лирик-патриотик хис-тойгылырны да зур осталык белән яңгырата. Бу аның патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләренә язган вокал шәлкемендә аеруча калку гәүдәләнә.Муса Җәлил әсәрләренә Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, тагын 20дән артык композиторның көй язуы мәгълүм. Рөстәм Яхинның әлеге циклы исә татар камера-вокал музыкасында бердәнбер булуы белән генә түгел, аның Муса Җәлил шигырьләренә беренчеләрдән музыка язарга алынуы белән дә әһәмиятле. Биш кисәкле бу цикл шагыйрьнең «Җырларым», «Тик булса иде ирек», «Үткәндә кичергән», «Соңгы җыр», «Катыйльгә» шигырьләреннән тора һәм ул композиторның зур иҗади уңышы булып санала. Анда герой-шагыйрьнең лирик-трагик һәм лирик-патриотик кичерешләре тагын да дулкынландыргыч итеп тасвирлана.

Композитор әлеге ике бөек шагыйрьнең шигырьләренең эчтәлеген тагын да тирәнрәк итеп, аларның шигырь төзелешендәге үзенчәлекләрен дә зур осталык белән ачып бирә алган.

Аһәңсазның шагыйрь Мостафа Ногман белән иҗади дуслыгы да соклангыч. Ул аның 35 шигыренә җыр һәм романслар яза. Композиторны шагыйрьнең лирик-романтик рухта язылган шигырьләре аерата җәлеп итә һәм алар зур популярлык казана. «Татбригада сугышчылары җыры», «Оныта алмыйм», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Кайда соң, минем мәхәббәтем» кебек әсәрләр - әнә шундыйлардан.

Музыка белән поэзиянең бербөтен булып үрелүенә дөньякүләм танылган байтак шагыйрьләр һәм композиторлар да зур игътибар биргән. Мәсәлән, Һете, әгәр укучы шигырьне үзалдына гына булса да көйләп - рифмалаштырып укыса,ул аны тагын да яхшырак итеп аңлар иде, дигән. Халык бәет-мөнәҗәтләрне, изге китапларны, дога-вәгазьләрне элек-электән юкка гына көйләп укымаган, димәк.

Дөрес, шагыйрьләр һәм композиторлар бу бердәмлеккә карата төрлечәрәк фикер дә әйтә. Мәсәлән, атаклы алман композиторы Иоһаннес Брамс: «Һете шигырьләре шулкадәр камил ки, аларга бернинди музыка язуның да хаҗәте юк, чөнки музыка аның шигырьләренә барыбер бернинди матурлык та, бизәк тә өсти алмый», - дигән. Үзе исә шигырь текстларын көйгә салуга бик тә таләпчән булган, теге яки бу шигырьгә көй язарга ярыймы-юкмы икәнлеген беренче юлларыннан ук чамалап алган. Хәер, Рөстәм Яхин да шигырьнең беренче юлыннан, хәтта беренче сүзеннән үк нинди көй язылырга тиешлеген төгәл билгели алган һәм шул мотивны (моң-аһәңне) шигырьнең эчтәлегенә туры китереп, буйдан-буйга бик камил итеп үргән. И.Брамс шәхси кичерешле шигырьләргә сирәк игътибар иткән, чөнки ул типиклаштырылган шигырьләрдә дә шагыйрьнең уй-хисләрен белдереп, аның эчтәлегенә аңлатма биреп кенә калмыйча, аларны үзенең кичерешләре белән дә тулыландырган. Мондый үзенчәлек Р.Яхин иҗатында да нык чагыла.

Һетегә килсәк, ул үзе дә поэзияне сәнгатьнең иң югары казанышы дип санаган һәм музыканы шигырьгә аңлатма бирә торган өстәмә чара дип кенә караган, шигырьнең аһәңе, музыкаль яңгырашы үзенә җиткән, дип исәпләгән.

Ә менә Һетенең 70ләп шигыренә музыка язган бөек Австрия композиторы Франц Шуберт музыка шигырьдән өстенрәк дип санаган. Мәсәлән, Һетенең «Кыргый роза» исемле атаклы шигыре, беренче карашка, беркатлырак, үгет-нәсихәт бирүгә корылганрак булып тоела. Ә менә Шуберт музыкага салгач, ул гаҗәеп дәрәҗәдә матурлык, самимилек, ярлыкаулык хисләре белән сугарылган яңа поэтик образ буларак, тагын да калкурак итеп ачылган.

Бу яктан караганда, Р.Яхинның да күп кенә җыр һәм романслары шигырьләргә аңлатма биреп кенә калмый, аларны бизәп, эчтәлеген тагын да баетып яңгырата.

Поэзиянең асылы үгет-нәсихәт, аңлатма, мәгълүмат бирү, акыл сатудан бигрәк, укучыда тирән хис-тойгылар, тирән кичерешләр уяту һәм тәрбияләүдән гыйбарәт. Музыка исә сәнгатьнең тагын да серлерәк, дулкынландыргычрак чарасы һәм ул, Шеллинг әйткәнчә, мәңгелекнең бер төре. Әмма поэзия музыканың характерын билгели, аңа дөньяны бөтен тулылыгы белән тасвирлап бирү өчен иң камил, универсаль таяныч, җирлек булып тора.

Мәшһүр композитор Рөстәм Яхин иҗатында музыка белән поэзиянең гаҗәеп дәрәҗәдә бербөтен булып үрелүе бар тулылыгы, матурлыгы белән ачыла. Татар шагыйрьләренең шигырьләре аһәңсаз иҗатын үстерүгә камил җирлек булса, ул, үз чиратында, татар поэзиясен, татар шагыйрьләренең әсәрләрен мәңгеләштереп яңгырата.

Хәнәфи БӘДИГЫЙ,
Казан дәүләт консерваториясе доценты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: