Мәдәни җомга

Ленар Җамалетдинов: Афәрин, сабакташ!

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керү имтиханнарын тапшырып йөргәндә, урта буйлы, җитди йөзле бер абитуриент егет игътибарны җәлеп итте.

Имтиханнары гел бишле белән бәяләнеп бара. Егетнең исеме Рүзәл икән. Бу исемне беренче мәртәбә ишетүем. Безнең Буа якларында андый исемне ишеткәнем булмады. Шуңа күрә мин аңардан исемен дөрес әйтү-әйтмәвем турында сорадым. Ул да яңарак кына армиядән кайткан булып чыкты. Хезмәткә киткәнче, кооперация техникумын тәмамлап, ике ел эшләп алырга да өлгергән. Ә хәрби хезмәте Урта Азиядә узган. Шулай без үзара якынаеп киттек.


Чыгышы белән Рүзәл Юсупов Казан артындагы Кышкар авылыннан икән. Ләкин без әле ул вакытта бу авылның данлы мәдрәсәсен дә, анда укып чыккан мәшһүр шәхесләрне дә белми идек. Элег­рәк бу турыда белгәннәреңне сөйләү дә җинаятькә тиң гамәл саналган. Әле соңрак чорда да галим һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиевне Бубый мәдрәсәсе турында мәкалә бастырганы өчен күпме эзәрлекләделәр.

Кышкар мәдрәсәсе һәм аның атаклы шәкертләре турында без беренче тапкыр кемнән ишеткәнбездер – хәтеремдә калмаган. Бәлки, аларны сүз арасында гына университетның ул вакыттагы хөр фикерле укытучылары Якуб Агишев яки Җәвад Алмаз телгә алгандыр, яисә бу турыда әдип һәм галим Нәкый Исәнбәт сөйләгән булгандыр...

Шулай итеп, без тиздән студентларга әверелдек. Укуда алдынгы шәкерт булып чыкты безнең Рүзәл дигән егетебез. Аның активлыгы бигрәк тә семинарларда күренә иде. Ул теге яисә бу предмет буенча тиешле әдәбиятны гына түгел, өстәмә чыганакларны да тирәннән үзләштерә һәм үзенең җаваплары белән укытучыны гына канәгатьләндереп калмый, безне – сабакташларын да сок­ландыра иде.

Рүзәл яшьтән үк «егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән кагыйдә белән аңлы рәвештә яшәгәндер, мөгаен.  Узган гасыр­ның 60 нчы елларында шәхси машиналар бик аз иде әле. Машиналы булу уе ул чакта безнең кебекләрнең төшенә дә керә алмый иде. Әмма заман – техника заманы. Рүзәлебез алга карап эш иткән булып чыкты. Мин аның: «Хәзерге вакытта техникадан хәбәрдар булмасаң, әйтик, машина да йөртә белмәсәң, нинди ир буласың инде», – дигәнен хәтерлим, һәм беркөнне ул, үзе белән берничә студентны ияртеп, автотүгәрәккә алып китте. Арабызда хәтта кызлар да бар иде. Нәтиҗәдә, 1 май бәйрәмен без права алып каршыладык. Бу 1962 ел иде. Алгарак китеп әйтеп узыйм: соңрак Рүзәлнең, чыннан да, шәхси машинасы булды һәм ул аны бик тәвәккәл йөртте. 

Инициативалы кеше күзгә бик тиз ташлана бит ул. Уку елы башланып күп тә үтмәде, Рүзәл факультет комсомол оешмасы секретаренең урынбасары, берникадәр вакыттан аның секретаре итеп сайланды. Әлеге вазифалардан тыш, аның тагын байтак җәмәгать эшләре булды һәм бу йөктән Рүзәл Юсупов студент елларында бер көн дә арынып тормады бугай.

Тагын бернәрсә истә калган. Рус филологиясе бүлегендә укучы шәһәр кызларының кулларында сәнгать өлкәсенә караган төрле әсбаплар, рәссамнарның зур форматтагы альбомнары күренгәли иде. Алар үзара кызып-кызып сәнгать мәсьәләләре турында әңгәмә кора, бәхәсләшә.  Рүзәл аларга сүзсез генә сынап карап йөри дә бервакыт әйтеп куя: «Без нигә әле алардан ким булырга тиеш, алар белгәнне без дә белә алмыйбызмыни?» Шуннан соң фәнни китапханәнең уку залында семинарларга әзерләнеп утырганда, аның өстәлендә сәнгать өлкәсенә нисбәтле шундый ук әсбаплар күренә башлады. Шөгыльләнә торган төп эшеннән беразга аерылып, башны ял иттергән арада, ул әлеге альбомнарны, буклетларны актара торган булды. Бу «чир» башкаларга да йокты. Мин дә, абонемент алып, Татарстанның  дәүләт музеенда уза торган бер сәнгать чарасына йөри башладым, ягъни Культура университетының чит телләр сәнгате курсы буенча ак­тив тыңлаучысы булып киттем. Анда белгечләр антик заманнардан алып бүгенге көнгә чаклы вакыт эчендә яшәп иҗат иткән атаклы рәссамнар һәм сынчылар: Леонардо да Винчи, Микеланджело, Тициан, Рубенс, Рембрандт, Веласкез, Бидструп һәм башкалар турында лекция укыйлар, әсәрләренең репродукцияләрен күрсәтәләр, әлеге бөек шәхесләрнең тормышыннан кызыклы факт­лар китерәләр... Безнең тулай торактагы тумбочкабыз сәнгать брошюралары, төрле открытка җыелмалары белән тулды. Рәссамнарның күргәзмәләрен дә карамый калмыйбыз. Нәтиҗәдә без – авыл балалары да үзебезне бу өлкәдән хәбәрдар итеп сизә башладык. Шулай итеп, бу мәсьәләдә дә Рүзәл инициатор булды.

Беренче курсны тәмамлагач, без, 25 студент, фольклор экспедициясенә,  ә икенче курсны тәмамлагач, диалекто­логик экспедициягә чыгып киттек. Татарстан районнарында йөргәндә, безнең төркем эш мәнфәгатьләрендә еш кына ике отрядка бүленә. Беренчесендә җитәкче укытучыбыз үзе булса, икенче отрядка башлык итеп, әлбәттә инде, Рүзәл Юсупов билгеләнә  иде.

Фольклор буенча экспедиция җитәкчебез доцент Зәет Мәҗитов булды. Ул үзенең шәкертләрен туган ягына – Актаныш районына алып китте, ә диалектология буенча практикабыз доцент Әнвәр Ахунҗанов җитәкчелегендә Казан артында узды.

Авылларда без халыкка мәдәни хезмәт тә күрсәтеп йөрдек: төрле темаларга лекцияләр сөйләдек, концертлар куйдык. Авыл халкы бигрәк тә халыкара хәлләр турында тыңларга ярата иде. Бу инде Рүзәл темасы. Ул бик тырышып материал җыя, үзәк матбугат басмаларын күздән кичерә,  аның лекцияләре һәркем өчен кызыклы һәм файдалы була иде. Лекциядән соң концерт куябыз. Концертны үзебезнең шагыйрьләребез Шамил Маннапов яисә Фарсель Зыятдинов башлап җибәрә. Интермедияләр күрсәтү һәм концертны алып бару миңа йөкләнгән иде. Сатирик һәм юмористик шигырьләрдән соң, берәр скетч күрсәтәбез һәм кичәбезне аерым музыкаль чыгышлар белән дәвам иттерәбез. Лениза Галиева матур итеп җырлый, ә гармунчыбыз – әлеге дә баягы Рүзәл Юсупов. Дәртләнеп, ул еш кына, сәхнәгә ялгызы гына чыгып, хромкасын да сайратып ала. Ә менә егетләрдән биючебез юк иде. Биючесез концерт чәчәксез гөл кебек бит инде ул. Бер биюче егет мотлак кирәк иде, һәм ул табылды да. Биючебез шул ук Рүзәл булды.

Безнең сәхнә тамашабыз дәрәҗәбезне шактый күтәрде: бер авылда колхоз рәисе хәтта филармониянең концерт бригадасын кабул итмәгән, дип ишеттерделәр, ул, янәсе: «Бездә артистлар бар инде», – дип, тегеләрне кире борган.

Рүзәл бүгенге көн белән генә яши торган кеше түгел, ул – киләчәкне күздә тотып гамәл кыла торган зат. Мәсәлән, студент елларында ук үзенең торак мәсьәләсен хәл итеп куйды. Аларның ишле гаиләсе Казан каласының Северный бистәсендә үз йортында яши иде. Әмма егет кеше гомер буе әти-әнисе янында яшәмәс бит инде, аның үз куышы булырга тиеш, киләчәктә үз гаиләсе дә булыр... Һәм Рүзәл, Наил исемле абыйсы белән бергә җир кишәрлеге алып, туганнары ярдәме белән кирпечтән менә дигән йорт салып керде. Соңрак шушы йортка кәләшен дә алып кайтты.

Без, берничә студент, өч ел укыгач, шул дәвердә кертелгән яңалык буенча индивидуаль план белән белем алдык. Нәтиҗәдә, 4 нче курста барлык имтиханнарны да тапшырып бетердек, 5 нче елга диплом яклау эше генә калды. Шунлыктан, 4 нче курсны тәмамлагач, барыбыз да эшкә кердек. Рүзәл белән мин Татарстан радиосына урнаштык. Безгә кадәр шул ук радиода төркемдәшебез Фарсель Зыятдинов төпләнеп өлгергән иде инде. Шулай итеп, без, укытучы булырга әзерләнсәк тә, журналистлар булып киттек. Ә 1965 елның язында, диплом эшләрен яклап, кулга «диплом» дип аталган документ алдык. Әмма шунда бер үзенчәлек күзгә ташланды: безнең дипломнар зәңгәр төстә булса, Рүзәл Юсуповныкы кызыл.  

Рүзәл радиода тәрҗемәче булып эшләде. Өлгерлеге һәркемне сокландыра иде, кыска гына вакыт эчендә бер китапны, татарчага тәрҗемә итеп, бастырып та чыгарды. Әмма биредә ул озак тормады, аны телевидениегә редактор итеп күчерделәр.

Радио-телевидениедә эш кайный, кызык, әмма фән күңелдән чыкмый. Әнә төркемдәшебез Шәрифҗан Асылгәрәев шул ук елны аспирантурага кереп калды, фән кыясын кыю гына штурмлый да башлады. Безнең хыялда да бар иде ул аспирантура.

Менә беркөнне, җәйге яллардан соң вузларда укулар башлангач, Рүзәл шалтырата: «Әйдә, кандидатлык имтиханнарын аспирантурага кергәнче үк тапшырып куйыйк. Быел пед­институтка чит тел дәресләренә йөрергә була, киләсе елда – философия дәресләренә. Аспирантлар белән укырга рөхсәт тә бар», – ди.

Хәл иттек. Дәресләргә йөри башладык. Шул уку елында чит телдән, икенче елны философиядән кандидатлык имтиханнарын тапшырдык.

Рүзәл Юсупов – бөтен барлыгы, асылы белән фән кешесе. Алга таба ул аспирантурада укыды, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклады, профессор, атказанган фән эшлек­лесе булды, Татарстан Фәннәр академиясенең академигы, янә дә Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, бик күп җәмәгать эшләре алып барды. Әмма ул һәрвакыт үзе булып калды, үзгәрмәде, кешеләргә өстән карамады, кирәксә, ярдәм кулын сузды, акыллы киңәшләрен бирде. Шуңа күрә бу игелекле кешене сабакташлары һәм дуслары аеруча нык ихтирам итә.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: