Мәдәни җомга

Күләгәдә калган канун 

Узган гасырның 90 нчы еллары башында, Татарстан автономия кысасыннан чыгып, союздаш респуб­лика дәрәҗәсенә күтәрелеп алды. Мөстәкыйльлек ирегенә күпмедер күләмдә ирешеп, җөмһүриятебез Татарстан Совет Социалистик Республикасы исеме белән йөртелде. Рәсми хатларга шулай язылгач, хыял­дагы илнең вәкаләт чикләре киңәеп киткән кебек тоелды.

Шул заманны 1937 елда Тәтеш районының Олы Тархан авылында дөньяга килгән, техник фәннәр докторы диссертациясен яклаган, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында профессор булган Әнәс Җомагылов сагынып искә төшерә. Галим, бүгенге көндә мәктәпләрдә туган телдә белем алуны күпсенгән Мәскәү түрәләрен гыйбрәтләндерергә теләп, югары уку йортында студентларны үзебезчә укыткан чакны горурланып хәтерендә яңарта.


– Кайбер маңкортларның институт, университет, академияләрдә фәннәрне татарча укытып булмау турында белдерүләре сафсата! – ди Әнәс Хафиз улы. – Әле күптән түгел генә Казан авыл хуҗалыгы институтында дәресләр рус һәм татар төркемнәрендә ике телдә барды. Укытучыларга, студентларга “Хезмәт иминлеге”, “Механикалаштыру технологиясе” китаплары, методик кулланмалар, техник фәннәргә кагылышлы сүзлекләр кирәк кадәр күләмдә тәкъдим ителде. Уку йорты җитәкчелеге тарафыннан катгый таләп куелгач, белем алу өлкәсендәге милли сәясәт югары дәрәҗәдә тормышка ашырылды.

Институт галимнәренең, техник иҗатны үстерергә теләп, татарча “Патент турындагы канун” проектын әзерләүдә катнашулары да мәгълүм. Ихтыяҗ булгач, зыялылар мондый теләкне бик теләп, бер дә кыенсынмыйча гамәлгә ашыра. Иң әүвәл, 1991 елның 22 ноябрендә бу уңайдан Татарстан Югары Советына, Премьер-министр Мөхәммәт Сабировка хат языла. КДАХИ  укытучылары – ТССРның атказанган уйлап табучысы Әнәс Җомагылов, ТССРның атказанган фән эшлеклесе Хәзип Гайнанов, дистәләгән уйлап табу авторы Ринат Нуруллин халык депутатларына һәм хөкүмәт рәисенә мондый тәкъдимне җиткерә: “Хәзерге вакытта теләсә кайсы дәүләттә милли табыш алуның өч чыганагы мәгълүм. 1. Файдалы казылмалар. 2. Хайваннар һәм үсемлекләр байлыгы. 3. Рухи һәм акыл көчләре куәте. 

СССРда күп министрлык­ларның һәм ведомстволарның яшәүдән туктавын искә алып һәм РСФСРның аерым мөстәкыйль дәүләтләргә бүленәчәген күздә тотып, милли табышның уйлап табу һәм ачыш чыганагын юкка чыгармас өчен,  кичектергесез чара күрергә чакырабыз. Эш шунда, 1991 елның 31 маенда “СССРда уйлап табулар турында” закон кабул ителде, ул уйлап табуларны патентлаштыруны нигез итеп алды. СССР Югары Советының моңа кагылышлы карары буенча, 1992 елның 1 июленнән уйлап табуларның төп өлеше автомат рәвештә инде юкка чыккан СССРның дәүләт уйлап табулары фондына тапшырылачак, ягъни илдә килеп туган вәзгыять буенча Россия милке булып саналачак.

Әлеге хәлдән чыгып, Татарстанда уйлап табу кебек байлыкны саклау өчен, рес­публика уйлап табучылары катнашында кичекмәстән Патент ведомствосы булдыру, уйлап табу патентлары банкын барлыкка китерү сорала. Татарстан Патент ведомствосы уйлап табуга кагылышлы гаризалар кабул итү һәм уйлап табуларны яклау эшен җайга салырга тиеш”.

Шул ук авторлар шул ук көнне Мәскәүгә дә хат юллый. СССР дәүләт патенты оешмасының дәүләт реестрлар бүлеге башлыгына болай языла: “Мәгълүмат чаралары союз структураларының, министрлыкларының, ведомстволарының юкка чыгуын һәм эшләүдән туктавын хәбәр итә. Советлар Союзы җимерелгәч, аның төрле органнары тарафыннан кабул ителгән актлары да үзенең көчен югалта. Сездән мондый шартларда “СССРда уйлап табулар турында”гы законның гамәлдә булу-булмавына аңлатма бирүне сорыйбыз. Авторлык таныклыгын патентка алыштыру законлымы? Патент хокукын гамәлгә ашыруны кайсы дәүләт башкара?”

Татарстан парламенты, хөкүмәте, янәшәдә генә булса да, патентлаштыру мәсьәләсен көн тәртибенә куйган галимнәргә җавап юлларга ашык­мый. Ә ерактагы Мәскәү дәүләт төзелешенә караган мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмый.  СССР дәүләт патенты ведомствосының сәнәгать милке хокук идарәсе башлыгы И.Песоцкий РСФСР Югары Советында, 1991 елның 12 декабрендә “Бәйсез Дәүләтләр Берлеге булдыру турындагы килешүнең ратификацияләнүе” турында карар кабул ителүне белдерә. Шуның нигезендә элекке СССРда кабул ителгән закон актлары, яңалары кабул ителгәнче, РСФСРда гамәлдә кала. Бу уйлап табуларга да кагыла. Әмма СССР дәүләт патенты оешмасы юкка чыгарылу сәбәпле, авторлык таныклык­ларын патентка алмаштыру да туктатыла.

Мондый аңлаешсыз, буталчык шартларда галимнәр,  “Татарстан Республикасының патент законы” ашыгыч рәвештә кабул ителүгә өметләнә. Тик Милли университет ачарга кодрәт җитмәгән кебек, депутатлар бу өлкәдә дә тизлек мәсьәләсендә сүлпәнлек күрсәтә. Югыйсә,  ул чактагы техник фәннәр кандидаты Әнәс Җомагылов, инженер Ринат Нуруллин, ТР патент законнын төзү һәм карау комиссиясе рәисе Мөхәммәт Әюпов, элекке СССР,  РСФСР, Казахстан Республикасы Патент законнарына нигезләнеп, 34 битлек документның проектын әзерли. Аны тикшерәсе, төзәтмәләр белән тулыландырасы, тавышка куеп гамәлгә кертәсе һәм Татарстан Президенты имзасы белән ныгытасы гына кала. Әмма эш сузыла, булган мөмкинлек кулдан ычкындырыла, патент законы бүгенгәчә кабул ителми.

Шулай да, уйлап табу­чы милкен Татарстанда рәс­миләштерү омтылышның булуы хак. Тик республика мөстәкыйльлеге кәгазьдә генә шәрехләнгәч, күңел көткән азатлык алынмагач, техник иҗатны бәяләүгә кагылышлы документ проекты да күләгә булып кына кала шул. Моны тормышка ашыру өчен Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрк­мәнстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан... кебек ирекле республикалар вәкаләте кирәк.

“Советлар Союзы таркала башлагач, беренчеләрдән булып, империя камытын Балтыйк буе дәүләтләре салып ташлады, – дигән нәтиҗә чыгара Ә.Җомагылов. – Алар үзләрендәге байлыкның юкка чыгуын теләмәде. Россия исә Татарстанны үз кулыннан ычкындырырга теләмәде. Демократия уены күрсәтеп, талау­га өйрәнгән дәүләт түбәнрәк дәрәҗәдә калдырылган халыклар байлыгын үз милкенә әйләндерде.

Элекке СССРның патент фонды да Россия Федерациясенә күчте. Ә нишләп Украинага, Казахстанга, Татарстанга, Башкортстанга... түгел? Уйлап табулар китергән байлыкта аларның һәм башкаларның да өлеше бар бит. Тик союздаш, автоном республикалар, өлкәләр бер дәүләт тарафыннан кычкыртып таланды. РФнең ачышлар турындагы яңа законы да уйлап табучылар мәнфәгатен кайгыртмый. Техник иҗат өчен үзең бүләкләнүгә өметләнгәндә, кесәңнән пошлина түләргә туры килә. Моннан соң: “Уйлап табу шөгыле ул шәхси эшме, әллә дәүләтнекеме?” – димичә булмый. Әмма Татарстан хөкүмәте бу сорауны җавапсыз калдырды. Булдыксыз парламент та оештыру эшчәнлеген күрсәтә алмады. Нәтиҗәдә уйлап табучылар хәлен җиңеләйтү турындагы вәгъдәләр үтәлмәде. Димәк, республикада 25 ел элек башланган патент идарәсе булдыру турындагы көрәшне дәвам итү сорала. Бу өлкәдәге максат бер генә: һәр ачыш Татарстанга байлык китерсен. Шулай ук читтә яшәүче милләттәшләребезгә дә үз маяларын тарихи ватанга җибәрергә юл ачылсын.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: