Мәдәни җомга

ИСЕМДӘ КАЛГАН ХАТИРӘЛӘР

Күренекле нәфис сүз остасы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Айрат Арслановның тууына 85 ел тулды. Шул уңайдан Казанның "Ихлас" нәшриятендә "Тормыш дулкыннары" дигән истәлекләр китабы дөнья күрде. Бу сәхифәдә без әлеге мәҗмугадан кайбер истәлекләрне укучыларыбыз дикъкатенә дә тәкъдим итәбез. ... Казан театр училищесы минем өчен...

Күренекле нәфис сүз остасы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Айрат Арслановның тууына 85 ел тулды. Шул уңайдан Казанның "Ихлас" нәшриятендә "Тормыш дулкыннары" дигән истәлекләр китабы дөнья күрде. Бу сәхифәдә без әлеге мәҗмугадан кайбер истәлекләрне укучыларыбыз дикъкатенә дә тәкъдим итәбез.


... Казан театр училищесы минем өчен бик якын йортка әверелгән иде инде. Җәйге каникулны әни янында үткәргәннән соң, август азагында яңадан Казанга киттем. Иң беренче Михаил Миронович Пейсаховны очраттым. Бу яшь егет безне физкультура дәресеннән укыта иде. Соңыннан, профессор булып, университетта эшләде. Мине күрү белән ул яңа хәбәр җиткерде: «Марьям, приняли хорошего парня, школу окончил на золотую медаль, высокий, красивый, мы его приняли сразу на 2-ой курс, вот тебе партнер по этюдам», - диде.
Актерлык дәресенә Михаил Миронович әйткән теге егет - Айрат Арсланов та керде. Кыюсыз гына исәнләшеп, буш урынга барып утырды, аның бөтен кыяфәтендә эчке культура, оялчанлык, тәртиплелек, инсафлылык сизелә иде.

Без 3 ел бергә укып, бергә рольләр уйнасак та, бер-беребезгә зур симпатия белән карасак та, мәхәббәт турында бер сүз дә кузгатмадык. Ул, ниндидер сәбәп табып, минем фатирга кергәли иде. Дәрес барганда да мине күзәтә сыман тоела иде. Чыгарылыш спектакльләрендә без бергә уйнадык. «Ташкыннар»да мин -Айсылу, ул - Мирвәли. «Яшьлек белән очрашуда» (Арбузов әсәре) мин кыз булып, ул егет ролен уйнады. Бу спектакльләрне без Мәскәүдә дә күрсәттек. ЦДРИда (Центральный дом работников искусства) безнең уйнауны яхшы бәяләделәр. Драматург Арбузов үзе дә килгән иде. Мине аеруча мактап, «Бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр» китабына да язганнар иде.

Училищены тәмамлаганнан соң, безне - берничә кешене -Татар дәүләт академия театрына эшкә билгеләделәр. Режиссер Йосыпов безнең белән әңгәмә үткәрде дә: «Квартира сезгә бирелмәячәк, өмет итмәгез!» - дип, кырт кисте. Айрат, торыр җире булмагач, радиога китте, анда аңа Михаил Филиппович Долгов бер бүлмә бирергә вәгъдә иткән икән. Суфия апасы Казанга килгәч, Айрат белән икесе минем квартирага килеп керделәр. Аннан соң абыйсы Әхнәф килде, ул мине аның белән дә таныштырды. Әнисе пешереп җибәргән прәннекләр белән мине дә сыйладылар...

Сугыш елларында ябылып торганнан соң, 1945 елда театр мәктәбе янә эшли башлады. Без сугыштан соңгы беренче чыгарылыш артистлар булдык. Жуковский урамында урнашкан музыка мәктәбенең 3 нче катында, 3-4 бүлмәдән генә торган театр мәктәбенә көн саен сәгать 8гә зыялы-абруйлы шәхесләр, укытучыларыбыз белән очрашырга дәртләнеп-шатланып килә торган идек. Укытучыларыбыз исә сәнгатькә бөтенләе белән гашыйк, театр тарихына алтын хәрефләр белән язылган мөхтәрәм затлар иде.

Сәет Булатов, Ширияздан Сарымсаков, Кәшифә Тумашева, Федор Витт, Луиза Салиәскәрова, Нина Кайбицкая, Павел Якушев, Нәҗип Гайнуллин, Латыйп Җәләй... Алар безне Станиславский методларына, актерлык осталыкларына укыту белән бергә, тормыш кагыйдәләренә дә ныклап төшендерде. Үз-үзләрен тотышлары, тормышка аек-фәлсәфи карашлары белән укучыларында да кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләде.

Ә инде училищебыз директоры Булатов абый турында аерым әйтмичә булдыра алмыйм. Сәет Садриевич - кешедә була торган бөтен сыйфатларны туплаган гаять үзенчәлекле шәхес иде. Аны кайберәүләр «усал, кырыс иде» дип тасвирласа да, күпләр аны «яхшы күңелле, гадел һәм җитди, юморга бай, культуралы, укымышлы кеше» буларак кабул итә иде. Ул - искиткеч олы шәхес, бер могҗиза иде. Гаҗәеп нечкә күңелле, хисчән, һич юктан да күз яшьләре белән елап җибәрергә әзер торучы кеше иде Сәет абый. Ясалмалылыкны, гаделсезлекне һич кенә дә кабул итмәде, тормыш байлыкларына исе китмәде. Бөтен гомерен сәнгатькә багышлап, шәкертләренең уңышларына шатланып, алар өчен борчылып яшәде. Ул безгә кешелеклелек сыйфатларын, тормыш кагыйдәләрен, намуслылык дәресләрен дә бирде. Тормышның ачысын-төчесен күп күргән, зур укымышлы остазыбыз ифрат дәрәҗәдә зыялы зат иде. Сәет абыйда, әүвәлге культуралы кешеләрдә генә була торган нәзакәтлелек белән, хәзерге заман кешеләренә хас сыйфатлар бергә кушылып, бер гармония тудыра торган характер иде. Әтиләребез шикелле кайгыртучан, ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер торучан бик игелекле, олпат кеше иде ул...

Безнең чыгарылыш курсында 5-6 пар гаилә корды. Алар тормышларын тигезлек белән яшәп, балалар үстереп, оныкларын тәрбияли. Менә алар: Хәмидуллиннар, Сакаевлар, Биктимеровлар, Максудовлар, Арслановлар...

1949 елны училищены «отлично»га тәмамлап, театрга эшкә алынгач, миңа, артистлар белән якыннан танышып, бергә эшләргә насыйп булды. Камал III, Фатыйма Ильская, Мәрзия Миңлебаева, Галимә Ибраһимова, Рәшидә Җиһаншина, Нәҗип Гайнуллин, Касыйм Шамил, Галия Булатовалар - гаҗәеп дәрәҗәдә сокландыргыч шәхесләр иде. Хәтердә бер күренеш истә калган. 4 нче курста укыганда, бармагым шешеп, хирургка килгән идем. Коридорда артистларны күреп, куркып басып торганда, Камал абый III, Асия апа Масаутова, мине җайлап, врачка кертеп җибәрде дә, чыкканымны көтеп торды. Елап чыкканымны күргәч, юатып, озатып калдылар. Театрда эшләгән елларда мин Гөлсем апа Камская, Рәшидә Җиһаншина, Зифа Басыйровалар белән дуслашып беткән идем...

Безнең чор балалары дөнья авырлыкларының ачысын үз җилкәсендә нык татыды. 37 нче елларда әтиләрне бер гаепсезгә кулга алулар, «халык дошманы» балалары булып кимсенеп яшәүләр... Сугыш башлангач, әтиләрнең кайсысы яу кырында ятып калды, кайсысы хәбәрсез югалды. И, ул вакытта әтине сагынулар, әтинең киңәшенә мохтаҗ булулар, тилмерүләр. Әти! Нинди кадерле сүз бу! Шул изге сүзне авыз тутырып әйтеп, үзеңнең иң кадерле кешең саналган затка дәшәсе, сөйләшәсе иде...

Әтинең сугыштан язган хатлары гына калды. Алар инде таушалып беткән. Мин аларны һаман укыйм, алар миңа көч бирә. Әтием белән аралашкан кешеләрнең хәзер берсе дә исән түгел. 1940 елларда әтием, төрмәдән чыккач, сугыш башланганчы, партия өлкә комитетының агитация һәм пропаганда бүлегендә эшли. Аның 1941 елда Мәскәүдә үтәчәк Әдәбият һәм сәнгать декадасын әзерләүдә дәртләнеп эшләве турында Хәким абый Сәлимҗанов тәфсилләп сөйләгән иде. Хәким абый әтине гел зур җылылык белән искә төшерә иде. Аңарчы әтием, 1937 елга кадәр, Татарстан Язучылар союзында партия оешмасы секретаре вазифасын да башкарган. Өлкән язучыларыбыз Афзал ага Шамов, Риза ага Ишморатлар аны яхшы хәтерли иде.

Әтинең квартирасы Ленин (хәзерге Кремль) урамында, 27 нче йортта иде. Казан дәүләт университеты яныннан узганда, ул һаман: «Минем балаларым Ленин укыган шушы югары уку йортында белем алыр әле!» - дия торган иде. Ә инде хәзер аның оныклары, университетлар тәмамлап, үзләре шунда укыта. Гөлнар - доцент, чит телләрдән укыта. Аны иптәшләре, аспирантлар, студентлар бик ярата. Алсу - тарих фәннәре кандидаты, зур мактауларга лаек булды. Хәтта Иран Президенты, әлеге кызыбызның эшенә зур бәя биреп, аңа махсус бүләк тә тапшырды. Мин кызларыбызның уңышларына сөенәм, аларга ныклы исәнлек-саулык, бәхетле гомеркәйләр телим!..

* * *
...1949 елның җәендә мин театрдан кайтып килгәндә, Ленин бакчасында Усман Әлмиевне очраттым. Алар Разия апа белән Мәскәүдән кайтып, концерт биргән иде. Концертка бик күп халык җыелып, ул триумф белән узган иде.

Без очрашкач, Усман абый, мине туктатып, безнең чыгарылыштагы «Ташкыннар» спектаклен караганын белдереп, миңа мактау сүзләре әйткән иде. Ә без ул вакытта таныш түгел идек әле. Гомумән, Усман абый соңыннан безнең тормышта гаҗәеп зур роль уйнады. Ул мине үзе белән гастрольгә чыгарга - алып баручы ролен башкарырга тәкъдим итте. Концерт киемем булмагач, мин ризалашмадым. Соңыннан Усман абый Айратны үзе белән концертларына алып китте. Гастрольдән кайткач, Айрат, чираттагы ялын алып, мине дә үзләренә кунакка чакырды. Ә мин ул вакытта әнием янына кайтырга планлаштырган идем.

Без бер атнага гына Башкортстанга кунакка кайтырга, аннан соң Сарсазга - әнием янына китәргә килештек. Янаулга килеп төшкәч, безне Айратның абыйсы Әхнәф каршы алып, үзе эшли торган авылга алып китте. Ул анда мәктәп директоры иде. Без, өч-дүрт көн кунак булганнан соң, Айратның әти-әнисе яшәгән Балтач дигән авылга киттек. Анда безне зурлап каршы алып, икенче көнне, мулла чакырып, никах укытырга теләделәр. Айрат та, мин дә, каршы килеп, үзебезнең комсомол икәнебезне, кунакка гына кайтуыбызны белдерергә теләсәк тә, алар иртүк никах укытырга булды. Шулай итеп, безне Балтачта өйләндереп, туй ясадылар. Аннары без, бер атна-ун көн ял иткәннән соң, Сарсазга кайтып киттек. Әни инде яңа йорт өлгерткән, үзе тазарып, яшәреп киткән сыман. Абзар тулы мал-туар, кош-корт. Туган-тумача, безне бик хөрмәтләп каршы алып, кунак итте. Атна-ун көн кунак булганнан соң, ниһаять, без Казанга кайтып киттек. Без инде хәзер, ир белән хатын булып, бер гаилә тәшкил итеп яши башладык.

Бу - 1952 ел иде. Әтинең фатирында яшәгәндә, кызыбыз Гөлнар туды. Аңа бер яшь чамасы булганда, безгә бер кечкенә генә бүлмә бирделәр. Икенче кызыбыз Алсу исә шунда туды. Шул 13 квадрат метрлы бүлмәдә яшәгәндә без чиксез бәхетле идек! Бездән кунаклар өзелмәде: Рәшидә апа белән Сәет абый Булатовлар, Разия апа белән Усман Әлмиевләр, Диләрә һәм Равил Тумашевлар, Нияз абый Даутов, Мостафа Ногман, Рөстәм Яхин якын дусларыбыз булды. Алар килүгә без чиксез шатлана идек.

Без, Аллага шөкер, барына риза булып, икебез бергә булуга куанып, тормыштан ямь-тәм табып яшәдек.

...Мин Айраттан, бергә яшәгән чорыбызда, һичкайчан авыр сүз ишетмәдем. 60 елга якын, бербөтен булып, үзара аңлашып-санлашып яшәүгә ышанасы да килми хәтта. Бөтен тормыш авырлыкларын, шатлык-куанычларын бергә кичереп, еллар үткәнен сизми дә калганбыз. Мин Айратыма гомерем буена чиксез рәхмәтле булып яшим, аны бер мизгелгә дә онытмыйм. Казанның Яңа Бистә зиратындагы изге кабере янында да кызларым, якыннарым белән еш булам, хәер-догамнан калдырмыйм... Ул - минем өчен мәңге исән, мәңге тере!..

Мәрьям АРСЛАНОВА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз радиосы һәм телевидениесе отличнигы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: