Мәдәни җомга

Ирек сөяр Мәсгудә 

Аның “Әни кирәк” дигән җырын һәр татар баласы диярлек җырлап үсә. “Гомерләр узып бара”, “Китмә, сөю” кебек җырлары да халык бәгыреннән ургылып чыккан кебек газиз, якын. 80 нче еллар ахырында, татарның милли үзаңы уянып килгәндә, нәкъ менә аның “Мәһди”, “Кыйссаи Сөембикә”, “Корбан бәйрәм” кебек сәхнәви әсәрләре мәйданнарга меңләгән халыкны җыйды.

Соңрак, 2000 еллар башында Америка кыйтгасына китеп баргач та, милли музыка хәзинәбезне баетудан туктамады: “Чыңгызхан” симфониясен, “Җир уллары трагедиясе” ораториясен һ.б. әсәрләрен язды. Кол Шәриф мәчете аның музыкасы белән ачылды. Шушы көннәрдә аның үзе - атаклы композитор Мәсгудә ханым ШӘМСЕТДИНОВА белән әңгәмә кору бәхетенә ирештек. Сиэтл шәһәрендә яшәүче композитор Казанга курчак театрында куелачак “Йолдыз тапкан кыз” (Ф.Яруллин әсәре буенча Р.Зәйдулла инсценировкасы) спектакленә музыка язарга кайткан иде. Дөньяны аркылы-торкылы гизеп, чит илдә яшәп тә, чын татар булып калган Мәсгудә ханымның фикерләре сезгә дә кызыклы булыр.


Урал итәгеннән юл

Мин Башкортстанның иң чигендәге татар авылында, Кышлау-Елгада туганмын. Бу авыл кешеләре бик сабыр холыклы түгел, кызу канлырак, тәвәккәлрәк халык иде. Әтиләрнең күршесендә элек Мәсгудә исемле әби яшәгән. Бик көчле дәвачы, динле, әүлия кебек карчык булган. Ул әдәп-әхлак ягыннан бөтен авылга үрнәк, авылның йөз аклыгы саналган. Әти­әни, гаиләдә өченче бала булып мин тугач, аның исемен куйган. Мин ул әби турында балачактан ишетеп үстем. Үз әнием Рәфыйга да нәкъ шундый итагатьле зат, Тукай, Такташ әсәрләрен яттан белә иде. Әтием Ислам үзе дә көчле табиб иде. Заманында ул Бөредә медучилище тәмамлаган. Ку­лыннан тотып карап, кешенең чирен ачыклый алган. Әти турында: “Фәрештәләр өйрәтә аны”, - дип сөйлиләр иде. Тик үзе тумыштан йөрәк чирле булып, 38 яшьтә китеп барды. Әтидән мин 6 яшьтә калдым. Ул үләсе төнне дә кичтән яткан килеш авырулар кабул иткән әле...

Мин гаиләдәге дүрт баланың өченчесе идем. Казан дип табынып үстек без. 11 яшьтә мин бары 2 урыс сүзе белә идем. Аннары урысчаны да өйрәндем, мәктәптә иң яхшы математик булдым. Музыка белән шөгыльләнә башладым, хыялымдагы Казанга килеп консерваториядә укыдым, танылдым, үстем. 50 яшемдә чит илгә китеп, инглиз теле өйрәнә башладым. Мин үземә салынган көчне дөрес юнәлештә саклыйм, дөрес сарыф итәм, дип уйлыйм. 

Америка – минем мәгарәм ул

30 ел буе көне-төне музыка яздым. Җырлар, ораторияләр, симфоник әсәрләр... Галуш киеп, татар авылларының язгы-көзге пычрагын ерып, фольклор җыйдым. Йөрәгем гел татар дип типте, гел эштә булдым. Курчак театрында, телевидениедә, консерваториядә эшләдем. Петербург университетында “Урта Идел буе мөселманнарында Мәүлид бәйрәме” дигән темага диссертация яклап, фәлсәфә фәннәре  кандидаты булдым.

Дөресен әйткәндә, ике улым үскәндә алар өчен вакытым бөтенләй җитмәде диярлек. Ләкин бер мизгел җитте:  мин моңа хәтле яшәгән дөньямны әйләндереп салдым.  Мин балалар янәшәсендә Әни булуны сайладым. Улларым Надир белән Салихка 19 һәм 21 яшь иде, Америкага укырга китү мөмкинлеге ачылды. Алар: “Мөмкинлек булганда укыйк, ә сиңа музыканы кайда язсаң да ярый”, - диделәр. Чит кыйтгада үз милләттәшләребез каршы алды.

Колледжда инглиз телен өйрәндем, шунда ук ислам дине һәм музыка турында лекцияләр укырга чакырдылар. Әлбәттә, үз халкыбыз җирлегендә, бик күп тарихи материаллар өйрәнеп әзерләдем мин ул курсларны. Инглиз телен өйрәнеп, тәрҗемәче сертификаты алдым.

Улларым - компьютер, аэронавтика өлкәсендә белгечләр. Олы улым бүген докторлык хезмәте яза. Аларга һаман янәшәләрендә әни булу кирәк. Ә туган авылымда кабер урыным алып куелган, мәңгелек нигезем шунда булыр. Улларым миңа иҗат итәр өчен барлык шартларны тудырды. Монда иркенләп эшлим, беркем комачауламый. Кемнеңдер 70 еллык юбилеена барырга яки көне буе ниндидер конкурсның жюриенда утырырга кирәкми.  Үз мәгарәмдә утырам. Минем мәгарәм – Америка. 30 ел буе авылдан-авылга йөреп җыйган барлык фольклор үрнәкләре сайтыма куелган, сандыкка бикләп яткырмыйм, алар электрон вариантка күчерелгән. Ул әсәрләрне файдаланып, фәнни хезмәтләр язучылар да бар. Хәзерге заманда музыкаңны танытасың, дөнья­га ирештерәсең килсә, ул электрон версиядә булырга тиеш. Үземнең барлык әсәрләрем электрон китапханәгә тупланган, һәркем сайтыма кереп карый ала. 

...Дөньяның күп илләрен гиздем: Мексика, Баһамалар, Англия, Франция, Испания һ.б.. Тик хәзер бик йөрисе килми. Күлгә карап утырасы, кырмысканың “бүрәнә” күтәреп барганын күзәтәсе килә... 

Телләр белсәң, дөнья ачыла

Мин татар балаларының ирекле булуын телим. Моның өчен телләр өйрәнү бик кирәк. Шул чакта эш җиңеләя. Тел белгән кешегә бөтен дөнья ачыла. Яшьләрнең чит илләргә китүеннән куркырга кирәкми. Ләкин аларның кыйбласы булырга тиеш. Кечкенә чакларында улларым кич саен яңа әкият сөйләтә иде. Бер әкиятне кабатлап сөйләсәң, моны сөйләдең инде, дип туктаталар иде.  Кыйбла менә шундый бөртекләрдән – әкиятләрдән, бишек җырларыннан хасил була. Бөтен дөньядан бишек көйләре җыям мин. Эквадор, Эфиопия, Украина, Бангладеш, Тунис, Сомали, Вьетнам, Һиндстан, Палестина көйләре... “Дөнья халыкларының бишек җырлары” туп­лап диск та чыгардым. Хәзер бөтен дөньяда халыкларның фольклор музыкасы зур кызыксыну уята.

Кызганыч, яшьләр еш кына үз халкыбызның дәрәҗәсе беркемнән дә ким түгеллеген аңламый. Татар - ул бик яшәүчән халык. Америкада татарлар күп. Килеп төшүгә, бик тиз генә телне дә өйрәнәләр, эш тә табалар. Безнең халыкның потенциалы бик зур, аңа күп көч салынган, тик рухны күтәрергә кирәк.

Туган якларыма кайткач,  күрдем: бик авырлык белән интегеп, югары уку йортларында укучы татар балалары бар. Бигрәк тә авыл балаларына зур шәһәрләргә китеп белем алу авыр. Әти-әниләре  акчалы кешеләр түгел бит... Менә шул мохтаҗлыкта яшәү­че укучы яшьләрне бер урынга, әйтик, шул конгресска җыеп, чәй эчереп булса да җибәрергә, аларга төрле фондлардан ярдәм оештырырга кирәк.  Бу рухи ярдәм дә булыр иде. Бер-беребезгә мәрхәмәт дигән сүз һәр татарның йөрәгенә зур хәреф белән язылырга тиеш. Сиэтлга татар студентлары килеп төшсә, мин аларны  чакыртып чәй эчереп, аркаларыннан булса да сөяргә тырышам. 

Татар исән һәм көчле ул

Әйе, мин гомерем буе иҗат иткән музыка бүген сирәк башкарыла. Ләкин бит әле татар үлмәгән, ул исән. Минем иҗатымның да аңа кирәге чыгар әле. 

Милли хәрәкәттә катнашып йөргән чорларда арабызда телебезне яхшы белмәгән кешеләр дә бар иде. Тик аларны “Сез татарча да белмисез”, - дип гел читкә этәрделәр,  гаеп иттеләр. Шулай итеп, без аларны куркыттык... Тел белмәүче бик күп галимнәребез, сәясәтчеләребез бар, алар чит илләрдә, элекке Совет республикаларында яши. Аларны милләт үзеннән өзде.

Бүген татар бетте, бетеп барабыз, дигән сүз булыр­га тиеш түгел. Татар бик сыгылмалы халык ул, аның даһилыгы чәчрәп чыгачак әле. Бетәбез, дип кычкырып ятканчы, һәркем бер тамчы эш эшләсен.  Ә халык кемнең нәрсә эшләгәнен барыбер чамалый ул...

Эльмира СИРАҖИ. 
    

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: