Мәдәни җомга

ГАЛИМ ИҖАТЫНА ЮГАРЫ БӘЯ

(Академик Василий Радловның тууына 175 ел) 2012 елның 17 гыйнварында барлык төрки дөньясы өчен мөһим бер вакыйга булып узды: мәшһүр галим В.Радловның (1837-1918) тууына 175 ел тулды. Шул уңайдан Филология һәм сәнгать институтының татар теле тарихы һәм төрки тел белеме кафедрасында галим истәлегенә багышланган фәнни конференция үткәрелде. Конференция эшендә танылган...

Икеләнмичә әйтергә мөмкин, В.Радлов төрки телләр белгече, Русиядә чагыштырма-тарихи тел белеменә нигез салган галим буларак, илебездә генә түгел, бөтен дөньяга мәгълүм. Галим эшчәнлегенең Казан чорын (1871-1884), беренче чиратта, Казан округына кергән татар, башкорт, кыргыз (казах) мәктәпләренең инспекторы вазифасында башкарылган хезмәтләр билгели. 1871-1884 елларда, В.Радлов инициативасы белән, татар мәктәп-мәдрәсәләрендә урыс сыйныфлары булдырыла, дөньяви фәннәр укытылган яңа татар мәктәпләре ачыла, татар хатын-кызлары өчен беренче мәктәп оештырыла.

Инспектор буларак, В.Радлов татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү мәсьәләсенә дә зур игътибар биргән: 1876 елда Казанда ачылган Татар укытучылар мәктәбен оештыруга үзеннән зур өлеш керткән. В.Радлов мәктәпнең уку-укыту бүлеген җитәкләгән, педагогика, дидактика, тарих фәннәрен укыткан. 1876-1917 елларда бу уку йорты барлыгы 389 укытучы әзерләп чыгарган. Алар арасында Г. Исхакый, Г. Коләхмәтов, М. Корбангалиев, Х. Ямашев һ.б. бик күп күренекле шәхесләр бар.

Мәгълүм булганча, В.Радлов Казан университеты каршында оештырылган Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте утырышларында да актив катнашкан. Галим бу җәмгыятьнең күренекле вәкиле Шиһабетдин Мәрҗанинең "Болгар һәм Казан ханлыклары тарихы" хезмәтен татар теленнән урыс теленә тәрҗемә иткән һәм бу тәрҗемәне 1877 елда Казанда уздырылган IV Бөтенрусия археологик корылтаенда укыган.

Шул рәвешле, В.Радлов эшчәнлегенең казан чоры киңкырлы булуы белән үзенчәлекле. 1871-1884 елларда Казанда яшәү дәверендә галим татар мәгарифе, милли телебезне үстерү өлкәсендә күп көч куйган, Казан тюркологик лингвистика мәктәбе үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән.

Галимнең юбилее уңаеннан уздырылган конференциядә яңгыраган чыгышлар галимнең шәхесен төрле яктан яктыртты. Тюркологның тормышы һәм киңкырлы эшчәнлегенә тулы, системалы күзәтү танылган тел галиме, профессор Ф.Юсупов докладында бирелде. Ул галим эшчәнлегенең Алтай, Казан, Петербург чорларын җентекле тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, бу шәхеснең тюркологиядә тулы бер этап булып торуын, фәнгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертүен ассызыклады. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Ф.Юсупов тарафыннан В.Радловның Себер татарларының халык авыз иҗатына багышланган IV томы, кереш сүз һәм библиографик белешмә белән тулыландырылып, нәшрияткә тапшырылды.

Татар теле тарихы һәм төрки тел белеме кафедрасы мөдире, профессор Ф.Нуриева В.Радловның рун язулы истәлекләрне тикшерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында чыгыш ясады, хәзерге көндә рунология фәненең торышы һәм Идел буенда табылган рун язулы истәлекләрне өйрәнү хакында мәгълүмат бирде.

Хәзерге татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры Ф.Хисамованың чыгышы татар телендә өрелмәле тартыкларның тарихы хакында иде. Татар телендәге авазларның тарихи үзгәрешләрен яктыртканда, галимә В.Радловның фикерләренә таянуын искәртте.

Доцент Ә.Исхакова галимнең 50 елга якын фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәсе булган "Төрки телләр сүзлек тәҗрибәсе" лексикографик хезмәтенең (1893-1911) язылу тарихы, эчтәлеге, төп үзенчәлекләре белән таныштырды, фән өчен әһәмиятен билгеләде.

Республикада традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, филология һәм сәнгать институтының ХХ-ХХI гасыр татар әдәбияте һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты Ф.Җәүһәрова, фәнни хезмәткәрләр Л.Дәүләтшина, И.Хөснуллина В.Радловның замандашлары: П.Небольсин, И.Березин, Н.Ашмарин, И.Износков кебек галимнәрнең эшчәнлекләрен татар фольклоры белән бәйләнештә тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклаштылар.

Фикер алышулар В.Радлов хезмәтләренең актуаль булуын күрсәтте. Хәзерге вакытта алар галимнәребезнең фәнни тикшеренүләрендә кулланыла, яңа эзләнүләр өчен нигез булып тора.

Шунысын да белдереп үтик, 21 мартта В.Радловның тууына 175 ел тулуга багышланган Халыкара виртуаль интернет-конференция уздыру планлаштырыла.

Лилия ЗАКИРОВА,
Филология һәм сәнгать институтының
татар теле тарихы һәм төрки тел белеме кафедрасы ассистенты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: