Мәдәни җомга

ГАЛИЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНДӘГЕ ГАДИЛЕК

СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның сәхнә иҗаты театр галәмендә иң мактаулы, иң дәрәҗәле урыннарның берсен биләде. Ул үзе исән чагында ук инде легендага әверелгән шәхес иде. Шәүкәт ага - күренекле артистларыбызның да иң күренеклесе. Андыйлар, театр тарихы сәхифәләрен актарып карасак та, аз булыр. Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Мохтар Мутин, Фатыйма...

СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның сәхнә иҗаты театр галәмендә иң мактаулы, иң дәрәҗәле урыннарның берсен биләде. Ул үзе исән чагында ук инде легендага әверелгән шәхес иде.

Шәүкәт ага - күренекле артистларыбызның да иң күренеклесе. Андыйлар, театр тарихы сәхифәләрен актарып карасак та, аз булыр. Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Мохтар Мутин, Фатыйма Ильская, Зәйни Солтанов, Шакир Шамильский, Хәлил Әбҗәлилов һәм, әлбәттә, Шәүкәт Биктимеров... Алар вакытка буйсынмый, алар - һәркайсы безнең җанлы тарихыбыз. Бу артистлар талантлы башкаручылар гына булып калмады, алар үз чорында җәмгыятьтә барган тирән үзгәрешләрнең хәбәрчеләре дә иде. Алар белән бергә тамаша залыннан сәхнәгә тормыш үзе тудырган, мәңге яшәреп, яңарып торган яңа социаль-психологик катлау кешеләре менде. Шәүкәт Биктимеров тарафыннан иҗат ителгән 100дән артык образның һәркайсында шушы тормышыбызның рухи чагылышы, үз дәверебезнең мәгънәви асылын ача алган кешеләр язмышы чагыла.

Шәүкәт Биктимеров - Казан артының татлы һавасын сулап үскән, аның шигъри моңын үзенә сеңдергән татарның бер газиз баласы. Ул үзе тумышы белән Саба районының Мәңгәр авылыннан. Әтисе зыялылар нәселеннән, мөгаллим кеше, гомере буе балалар укыткан. Шәүкәт абый үзе дә горурланып: «Минем әти - орденлы укытучы!» - дия торган иде. Ул заманында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән булган.

Шәүкәт бала чактан ук артист булырга хыяллана. Каян килгән бу гап-гади авыл малаенда мондый теләк? Баксаң, аның туганнан-туган өч апасы да Казанда театр тирәсендә эшли, ә шуларның берсе Галимә Ибраһимова исә татар сәхнәсенең якты йолдызы булып калкырга да өлгергән. Сәхнә дигән шушы хыялый дөнья Шәүкәтне сугыш бетүгә, 1945 елда Казан театр техникумына алып килә. Режиссер Ш.Сарымсаков классында белем алганнан соң, ул Г.Камал театрында кала. Тик әле ул аннан соң 4 ел армиядә хезмәт итә, бары 1953 елда гына И.Абдуллин әсәре буенча куелган «Баҗалар» комедиясендә Гадел ролендә беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк баса.

Аны режиссерлар бик тә хуплап каршы ала, рольләрне бер-бер артлы яудырып кына тора. Аңардагы ихласлык, үз-үзен тотышындагы табигыйлык, шуклык-шаянлык сәхнә хуҗаларын шундук үзенә җәлеп итә. Ни сәбәптәндер, иҗатының башлангыч чорында ул үзе сәхнәдә гәүдәләндергән образлары арасында Хәй Вахит әсәре буенча куелган «Беренче мәхәббәт» драмасындагы Тәлгат образын якын күрә, еш кына аны сагынып искә төшерә. Мөгаен, әлеге образ аның үз табигатенә туры килгәндер: аңа, гади авыл егетенә, беренче тапкыр сәхнәдә үзе кебек чиста күңелле, самими бер егетнең рухи дөньясы, олы кичерешләре белән очрашырга, беренче мәхәббәт хисен татырга туры килә. Хисле роль! Шул ягы белән ул Шәүкәтнең йөрәген җилкеткән һәм җылыткандыр да. Ул елларда «Беренче мәхәббәт»нең популярлыгын берни белән дә тиңләп булмый. Тамашачы болыт булып театрга ябырыла. Иң мөһиме, театрны яшь тамашачы-студентлар яулап ала башлый, Н.Гәрәева белән Ш.Биктимеров исә иң танылган артистларга әверелә. Тышкы кыяфәте белән әлләни кычкырып тормаса да, көләч йөзле, шук холыклы, ачык чырайлы, оялчан, үз сүзеннән дә кызарып китүчән, гайбәт, усаллык, явызлыкның нәрсә икәнлеген дә белмәгән Шәүкәт һәркемгә үз булып китә.

Хәер, яшь чагында нинди булса, бөек актерга әверелгәч тә, ул бер тамчы да үзгәрмәде. Шундый ук көр күңелле, миһербанлы, мәрхәмәтле, беркатлы, шаян Шәүкәт ага Биктимеров булып яши бирде.

Шулай да аңа чын танылу 1966 елда Ч.Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә Байтимер образын иҗат иткәннән соң килде, артист бу роле өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Асылда Ш.Биктимеров баштук театрда уңай социаль герой, типаж кысаларына кертеп утыртылган артист иде. Байтимер исә үзенең эчтәлеге белән нык «уңай герой» булса да, аны җанландыру, рухи хасиятен ача алу җәһәтеннән, моңарчы уйналган образлардан үзгә буларак, артисттан аерым бер психологик тирәнлекне тоемлауны таләп итте. Шул рәвешле күнегелгән алымнардан баш тартырга туры килде. Артист олы яшьтәге гади бер юл мастерын гаять игелекле кеше итеп сурәтләде. Мәхәббәттә көчле кала алган кешегә таянырга да була. Кеше рухының бөтен нечкәлекләрен тойган актер буларак, ул бу образның хисси тирәнлеген ачып, тамашачының күңелен биләде, эмоциональ яктан Шекспир образына тиң, Чехов әсәрләрендәге нюанс байлыкларын күрсәтердәй Байтимерне иҗат итте.

Шәүкәт Биктимеров сәхнә тоткан дәвердә театр режиссерлары Марсель Сәлимҗанов һәм Празат Исәнбәт тә еш кына пьесаларны аның иҗат амплуасын күздә тотып сайлады. Шунлыктандыр, тамашачылар ул уйнаган спектакльләргә нәкъ менә аны күрер өчен килә, аның уеныннан эстетик ләззәт ала иде.

Урысның күренекле режиссеры В.Немирович-Данченко болай дигән: «Артист сәнгате бик катлаулы ул. Тамашачыны җәлеп итү ысуллары да күп төрле. Монда мавыктыру сәләте, интуиция дөреслеге, дикция, матур сөйләм, хәрәкәтләрдәге пластика, гәүдә тотышы, ым-ишарә, характерлылык, хезмәт сөючәнлек, үз эшеңә мәхәббәт, аңардан тәм табу һәм башка, һәм башка бик күп нәрсәләр бар». Ш.Биктимеровта бу сыйфатларның һәркайсы чиктән ашкан иде. Ләкин болар белән генә дә бүгенге тамашачыны, бәлки, шаккатырып та булмас иде. Ә Шәүкәт абыйга тормыштагыча уйнау сәләте белән бергә «фикерне уйната алу сәләте» дә бирелгән иде, ә бу исә аның талантының төп сере.

Шәүкәт Биктимеров сәхнәдә уйнаган көнне спектакльнең бераз озаккарак сузыласын көт тә тор инде. Артист халкы да: «Юк, бүген Шәүкәт абый уйный, спектакль тиз генә бетми», дия торган иде. Әмма тамашачы моны сизми, киресенчә, актерның җиренә җиткереп уйнавыннан тәм, ләззәт таба. Шәүкәт абыйның күңелләрне үзенә тарту көче әллә ничә артистка җитәрлек иде. Ул катнашкан репетицияләр шулай ук үзенә күрә мавыктыргыч бер иҗади процесска әверелә иде. Марсель Сәлимҗанов әйткәнчә, ул икенче репетициядә үк уйный башлый, һәр көнне яңача эшли, үзен кабатламый, нык эзләнә, сайлый, таба, һәрвакыт партнерларга ярдәмгә килергә әзер тора. Аның болай мавыгып эшләве режиссерга да, башка артистларга да рәхәтлек бирә, үзенә күрә ниндидер комарлык алып килә. Ул үзенең шәкерт булуыннан һич тә туймый, һәрдаим спектакль алдыннан нык дулкынлана, сәхнәдә җанын ачып уйный. Шуңадыр, ул үзенең үлемсез Әлмәндәре сыман яшь чырайлы, көр күңелле. Ул сәхнәдә уйнаганда, нәкъ тормыштагыча, табигый халәттә кала, һәркемгә гаять таныш һәм якын булып күренә. Ул бернәсәне дә күпертми, артык ассызыкламый да, гади генә үз көенә яши сыман, тик нилектәндер, образларның характеры мәгънәле, масштаблы рәвеш ала башлый. Актерның уенында күбрәк ярым тоннар өстенлек итә, ләкин аның озын паузалары психологик тирәнлеккә ия кичерешләр белән бизәлгән. Артистның эчке тормыш халәте белән яшәү логикасы күзгә ташланмый. Чынлыкта ул татар сәхнәсендә хакимлек иткән яхшы традицияләрне үзенә сыйдыра алган шәхес.

Үзенең бер язмасында Ш.Биктимеров: «Артистлык иҗаты иҗатның теләсә кайсы төре кебек үк җанлы тормышка таяна. Драматург язганнардан чыгып, күңелеңдә конкрет образны гәүдәләндерергә керешәсең. Үзең башкарачак геройның фикерләү рәвешен ачыкларга телисең, аның ничек йөрүен, ничек сөйләшүен, көлүен аңлыйсың. Кием-салымын күз алдыңа китерәсең. Вакыт үтү белән артист драма әсәрендәге геройларга әверелеп яши башлый. Уңышка ирешү-ирешмәвеңне тормышны белү дәрәҗәң, белемең, хыяллану сәләтең хәл итә», - дип, М.Сәлимҗановның фикерен куәтли.

Шәүкәт абый иҗат иткән рольләрнең иң-иң дигәннәрен генә атап әйтсәк тә, артистның иҗат диапазонын күзаллау кыен булмас. Алар арасында «Әни килде»дә - Ислам, «Зәңгәр шәл»дә - Ишан, «Баһадирлар»да - Ленин, «Бер төн»дә - Кривохатский, «Ташкыннар»да - Биктимер карт, «Канкай углы Бәхтияр»дә - төп герой үзе, «Миркәй-Айсылу»да - Дәүли, «Моңлы бер җыр»да - Җәллад, «Идегәй»дә Туктамыш карт һәм башка бик күп образлар бар. Шулай да боларның таҗы Т.Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясендәге Әлмәндәр карттыр. 91 ел гомер кичергән бу карт яшәү дәрте белән сугарылган, ул ничек итсә-итә, үз артыннан килгән Әҗәлне тәки алдап йөртә һәм аны төп башына утырта, якты дөнья белән саубуллашканда да үзенең үлемсез рухын башкаларга сеңдереп калдыра. Ни хикмәт, Әлмәндәр белән артистның тормыштагы образы тәңгәл килә бит!

Шәүкәт абый бу рольдә беренче тапкыр 1976 елда чыгыш ясады. Һәм шул көннән алып бик озак еллар буе тамашачыга җан азыгы бирде, көлдерде дә, елатты да. Шәүкәт Биктимеров үзе дә Әлмәндәр карт сыман халкыбызның рухын үзенә җыя алган, тормыш чынлыгыннан сәнгать хакыйкатенә күтәрелә алган олпат артистыбыз иде. Ул халыкның хәзинәсен түкми-чәчми аның үзенә кайтара алган шәхес, һәм шуңа күрә аның йөрәк тибешен һәрдаим тоеп торабыз, ишетәбез сыман.

Дания ГЫЙМРАНОВА,
театр белгече.

.Рәссам Эрот Зарипов эше.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: