Мәдәни җомга

Габдрахман Әпсәләмовның тууына 100 ел ВАКЫТЛАР АША УЗЫП...

Күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Габдрахман Әпсәләмов XX йөз урталары татар әдәбиятендә популяр булган, үз замандашларының тормышын югары романтик пафос белән яктырткан, әмма соңгы елларның иҗтимагый-сәяси, эстетик үзгәрешләренә мөнәсәбәттә күләгәдәрәк калып, берьяклырак бәяләнә килгән каләм әһеле. Без бүген XX гасыр татар әдәбиятендә соцреализм традицияләренә тугрылыклы иҗат иткән, шуның белән бергә...

Күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Габдрахман Әпсәләмов XX йөз урталары татар әдәбиятендә популяр булган, үз замандашларының тормышын югары романтик пафос белән яктырткан, әмма соңгы елларның иҗтимагый-сәяси, эстетик үзгәрешләренә мөнәсәбәттә күләгәдәрәк калып, берьяклырак бәяләнә килгән каләм әһеле. Без бүген XX гасыр татар әдәбиятендә соцреализм традицияләренә тугрылыклы иҗат иткән, шуның белән бергә 1960-70 елларда романтик алымнар ярдәмендә эстетик идеал эзләү, кешене үткән һәм киләчәкне тоташтыручы күпер итеп карау, әдәби фикерләүдә милли сурәтне алга чыгарырга омтылган Габдрахман Әпсәләмов прозасын яңача бәяләргә омтылабыз. Язучының иҗади мирасына кабаттан әйләнеп кайтып, җентекләп күзәтеп чыгу XX гасыр татар әдәбиятенә бәя, карашны тулыландыру мөмкинлеге бирә, бүген инде «совет» әдибе буларак бәяләнгән Г.Әпсәләмов иҗатының чор идеологиясеннән өстенлеген, совет идеалларына бәйләп, кеше, тормыш фәлсәфәсен тәкъдим итүен танырга этәрә.

Әдип әдәбияткә сугышка чаклы килә. 1941 елдан ул «Ватан өчен сугышка», «Сталин сугышчысы» гәзитләрендә, «Совет әдәбияте» журналында каләмен чарлый, хикәя-очеркларын бастыра. Шушы чордан башлап сугыш темасы Г.Әпсәләмов иҗатында үзәк темаларның берсенә әйләнә, чор таләп иткән батырлык культы, күтәренке романтик пафос алга куела. Язучының «Ватан улы», «Үлемнән көчлерәк», «Хәйбулла солдат» кебек беренче хикәяләре һәм «Ак төннәр» (1946) повесте ук шул хакта сөйли.

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда Г.Әпсәләмов социалистик реализмны романтик төсмерләр белән баета һәм сугыш чоры татар прозасында хикәя, очерк жанрын үстерүче буларак таныла. Хикәяләрендәге кебек үк, ул очеркларында да чорга аваздаш яшәү-үлем фәлсәфәсен үзәккә куя. Әдипнең гражданлык рухы белән сугарылган, гади хезмәт кешесенең сугыштагы батырлыгын данлаган очеркларындагы төп лейтмотив - язучыны халык тормышы белән бәйләгән «күзгә күренмәс бик нечкә җепләр»не кадерләп саклау, югалтмау. Сугыш чорында язылган очеркларын әдип «Карелия блокнотыннан», «Заполярье блокнотыннан», «Манжур сызмаларыннан» дип өч циклга бүлеп тәкъдим итә.

Сугыштан соңгы елларда Г.Әпсәләмов иҗатында, эчтәлеген саклаган хәлдә, форма өлкәсендә кызыклы эзләнүләр күзәтелә. Тиздән ул иң күп романнар авторы буларак танылу ала, роман жанрының чикләрен, мөмкинлекләрен киңәйтү юлында актив эшли. Әдипнең «сугыш эчендә табылган туган ил романтикасы»н тергезгән «Ак төннәр» (1946) повесте, «Алтын йолдыз» (1948) романы героик-романтик әсәрләр булып тора. Хикәяләүдәге героик пафос, дәвернең рухын күрсәтү максатыннан патетик гомумиләштерүләргә киң урын бирелү, лирик башлангычның тарихи материалдан өстенлеге, субъективлык алга чыгу - Г.Әпсәләмовның әлеге чор иҗатын билгеләгән төп үзенчәлекләрдән.

«Алтын йолдыз» әсәрендә мәктәпне тәмамлаучы бертөркем үсмерләр, укучылар тормышын сурәтләү алга куела һәм якты хисле яшьләрнең үзара мөнәсәбәте олылар тормышының моделе буларак уйланыла. Күпсанлы экспрессив диалогларда, төрле хәлләрдә аларның үз-үзен тотышы идеаль чынбарлык кебек тәкъдим ителә. Сугыш шартларында төрле рухи-әхлакый сынаулар үткән, тормышка, киләчәккә якты уйлар, хыяллар белән караган яшьләр автор идеалының гәүдәләнеше булып күзаллана. Алар шул дәвернең герое буларак кабул ителә, әдип үзе дә бу геройларын замана геройлары дип күкләргә чөя.

Г.Әпсәләмовның «Газинур» (1950), «Мәңгелек кеше» (1960) романнары герой концепциясендәге үзгәрешләрне хәбәр итә, алар геройларның бердәй модельгә якынайтып эшләнүе җәһәтеннән аваздаш. Төп геройларның тормыш юлын, эчке кичерешләрен, шәхси батырлыкка ирешү юлларын үзәккә куйган әлеге романнар тарихи-биографик материалга - документальлеккә мөрәҗәгать итүе, эпик материалның төгәлләнгәнлеге, милли яшәеш картинасы белән баетылуы ягыннан да үзенчәлекле. Каһарман сугышчы Газинур Гафиятуллин язмышына бәйле героик пафос белән сугарылган, тел-сурәтләү чараларына һәм оста итеп сюжет тукымасына үрелгән композицион элемент-алымнарга бай «Газинур» романы дөнья күргәч, әдипнең каләмдәше Г.Бәширов: «Бу роман Г .Әпсәләмов өчен бер адым алга атлау, дигән сүз», -дип язып чыга.

Романның үзенчәлеге герой концепциясенең бирелешендә: Газинур образы катлаулы схемага нигезләнеп эшләнә, берничә якны берләштергән герой буларак алга чыга. Бер яктан, ул, башка геройлар белән беррәттән, Г.Әпсәләмов тарафыннан соцреалистик концепциягә туры китереп уйланыла: колхозда ат караучы, көтү көтүче Газинур соңрак леспромхозда урман кисә, һөнәргә өйрәнә; туган якларына кайтып, колхозда эшли башлый; Ватан сугышы башлангач, армиягә алына, башта санитар булып, аннары разведкада, соңрак пулеметчылар батальонында хезмәт итә, кече командирлар курсларына укырга җибәрелә, аннан кайткач, озак та үтми, ул Матросов батырлыгын кабатлап, һәлак була. Герой тормышы чын совет кешесе моделенә, коммунистик идеалларга туры китереп сурәтләнә. Романдагы башка персонажлар да - Гали абзый, Володя Бушуев, Зәбиров, Григорьян һ.б. автор идеалына якын кешеләр буларак тәкъдим ителә.

1959 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган «Сүнмәс утлар» (1953-1958) романы Г.Әпсәләмовны яңа иҗат дәверенә алып чыга. Язучының производство романы дип тамгаланган, яңа тормыш төзүчеләр тормышын яктырткан әлеге әсәре шушы дәвердә соцреализмның яңа баскычка күтәрелеп, аерым кеше тормышының, яшәешенең кыйммәте хакында уйланулар белән баетылуын да раслый.

Г.Әпсәләмов романнарында кешеләр арасындагы ихлас мөнәсәбәтләр милләтара мөнәсәбәтләрнең нигезе дип тәкъдим ителә. Шушы чорда иҗат ителгән хикәя-повестьларында да әдип тормыш фәлсәфәсен кеше күңеленең байлыгы, тирәнлеге белән бәйләп сурәтли. «Дустым мәхәббәте» (1958) повестенда Мин Ин исемле кытай кызы белән Вася Дубровин арасындагы якты хисләр тасвирлана. Дустын татар театрлары, операсы, композиторлары белән таныштырганнан һәм татар шагыйрьләре, артистлары турында сөйләгәннән соң, кытай кызы «татар музыкасы безнекенә охшаган икән» дип соклануын да белдерә. Әдипнең бу дәвер иҗаты автор-хикәяләүченең укучысы белән герое ярдәмендә җылы, ихлас сөйләшүе буларак кабул ителә.

60 нчы еллар әдәбиятендәге үзгәреш-яңарышлар Г.Әпсәләмов иҗатына да билгеле дәрәҗәдә үзгәрешләр алып килә: аның әсәрләрендә тематик-проблематик яңарыш, яңа сәнгати алым-чаралар күзгә ташлана. «Ак чәчәкләр» романы әдип иҗатындагы сыйфат үзгәрешләренең хәбәрчесе буларак кабул ителә, язучының соцреализм кысаларыннан чыгып, «лирик агым»га йөз тотуын раслый.

Габдрахман Әпсәләмов иҗатының гына түгел, шул чор әдәбиятенең дә казанышы булган әлеге роман популярлыгы белән дә, образларның сәнгатьчә эшләнеше, әдәби камиллеге ягыннан да аерым урын тота. Үз вакытында ук бу әсәр социалистик реализм турындагы карашны киңәйтә һәм реалистик материалда романтик алымнарны уңышлы куллану мөмкинлекләрен күрсәтә, авыл прозасының сәнгати традицияләрен дә читкә куймый һәм аларны шәһәр кешеләренең тормышын сурәтләүгә юнәлтеп, шәһәр прозасы үсешенә өлеш кертә. Шул чор әдәбиятендә, бигрәк тә авыл тормышын сурәтләгән әсәрләрдә, геройны лирик-эмоциональ кичерешләр дулкынында тасвирлау Г.Әпсәләмовның шәһәр прозасына караган әсәрләренә дә яңа сулыш өрә. Бүгенге көн югарылыгыннан торып бәяләгәндә, романның кыйммәте шәһәр кешеләрен производствода, завод-фабрикаларда хезмәт иясе буларак сурәтләүдән китеп, зыялылар катлавын, аларның тормыш-яшәешен хис-кичерешләр, уй-тойгылар дулкынында тасвирлавы белән билгеләнә торгандыр.

Романда медицина институтын тәмамлап, гади татар авылында эшләүче Гөлшәһидәнең профессор Әбүзәр Таһиров җитәкчелегендә врач булып өлгерүе һәм Мансур белән мөнәсәбәтләре, гаилә кору тарихы турында сүз бара. Төп геройның бәхеткә ирешү юлын тасвирлаган күпсанлы вакыйгалар төп ике сюжет сызыгы тирәсенә җыела: бер сызык медицина эшчеләре тормышын яктыртып, аңа хас проблемаларны күтәрсә, икенчесе Гөлшәһидә белән Мансурга бәйле вакыйгаларны бер бәйләмгә туплый. Мәхәббәт тарихы белән бәйле романтик сюжет сызыгы Гөлшәһидәнең Мансур белән танышуы, гашыйк булуы, үткән мәхәббәт тарихлары һәм алдагы мөнәсәбәтләре турында бәян итә. Шушы башлангыч әсәрне психологик дулкынга көйли: кешеләрнең күңел кичерешләре, теләк-омтылышлары әсәрнең буеннан-буена төрле сурәтләрдә укучыга җиткерелә, геройларның эчке дөньясын, кичереш-тойгылар үзгәрешен, күңел кичерешләрен ачуга юнәлтелә. «Ак чәчәкләр» романының уңышы да, бәлки, әсәрдә психологик кичерешләрнең киң һәм иркен бирелүенә бәйледер.

Врачлар, медицина хезмәткәрләре тормышын яктырткан, алар белән бәйле вакыйгаларны бер бәйләмгә туплаган реалистик сызыкта геройлар соцреалистик әсәрләрдәге кебек капма-каршы ике төркемгә җыела һәм яхшылык - яманлык оппозициясе тирәсенә туплана. Гөлшәһидә, Мансур, профессор Әбүзәр Таһиров, Диләфрүз, Юматша кебекләр оппозициянең бер ягында, аларның эш-гамәлләре дә, эчке дөньялары да яхшылык кылуга көйләнгән, ә Фазылҗан Яңгура, Илһамия, Сәлах Саматов, Клавдия Сергеевна кебекләрнең гамәлләрендә дә, күңелләрендә дә яманлык кылу ята.

Биредә төп каршылык Әбүзәр Гиреевич белән Фазылҗан арасында бара, аның Мансур, Гөлшәһидә, Юматша, Сәлах Саматов, Клавдия Сергеевна кебек геройлар йөзендә кабатлануы проблемаларны тагын да тирәнәйтә. Таһировның Фазылҗан Яңгура белән каршылыгы врачлар тормышында хөкем сөргән ялганны, үз эшеңә салкын мөнәсәбәт, хәйләкәрлек, мин-минлек кебек сыйфатларын ачып бирсә, Гөлшәһидә белән Яңгура, Сәлах Саматов мөнәсәбәтләре икейөзлелек, астыртынлык, эчке бушлык кебек сыйфатларны алга чыгара. Мансур белән Фазылҗан каршылыгы исә бу проблемаларны тагын да тирәнәйтеп, кешенең үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуын, аны бердәнбер хакыйкать дип раславын, тар күңеллелек, эгоизм, көнчелек сыйфатларын күрсәтеп бирә. Бу проблемалар бергә кушылып, тәнкыйди башлангычны да формалаштыра.

Геройлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең караңгы якларын тагын да көчәйтү, тирәнәйтү барышында автор идеаллаштырылган каһарманнарга мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә Гөлшәһидә, Әбүзәр кебек үзенчәлекле геройлар әдәби мәйданга чыга. Бер яктан Гөлшәһидә - табигать тарафыннан бүләк ителгән табигый хискә буйсынып, мәхәббәткә омтылучы, яратырга, яратылырга теләп яшәүче, Туган җиргә, яхшылыкка, табигатькә, хакыйкатькә табынып яшәүче. Әсәрнең үзәгенә аның нәкъ менә әлеге теләкләре, хис-кичерешләре, ышану-омтылышлары куелуы романны бүгенге укучы өчен дә кызыклы итә. Ләкин шуның белән бергә, ул - хезмәт кешесе, совет чоры идеаллары белән яшәүче, аларны тормышка ашыру юлында армый-талмый эш-гамәлләр кылучы Галияләрнең (Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар») дәвамы да.

«Врач үзе өчен генә яшәми, ул барыннан да элек башкалар өчен яши! Үз кайгысы чыдый алмаслык булса да, аның җебергә хакы юк. Ул бөек артист булырга тиеш!» кебек, әсәрдә даими кабатланып торган фикерләр авторның врач намусы турындагы уйланулары, фикерләре булып аңлашыла. Шуңа бәйләп, врачлар тормышының формуласы, теориясе ачыклана: алар һәрдаим кешеләр хакына яшәргә тиеш.

Үз идеясен үтемлерәк итеп үткәрер өчен автор тагын да уңышлырак юлны сайлап, ак чәчәкләр образына мөрәҗәгать итә. Әсәр исеме итеп үк куелган әлеге образ вакыйгалар агышында күпмәгънәле символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Бер яктан, ул врачлар, кеше гомере өчен көрәшүче медицина хезмәткәрләре буларак аңлашыла, икенче яктан, аның аклыгы Әбүзәр, Гөлшәһидә, Мансур, Юматша, Диләфрүз кебекләрнең күңел аклыгына, якты идеалларына аваздаш, өченче яктан, рухи югарылыкка ирешү символы булып күзаллана. Шул рәвешле, романдагы тормыш фәлсәфәсе татар укучысына якын лирик-эмоциональ дулкында тәкъдим ителә. Язучының моннан соң язылган «Яшел яр» (1968) романы, «Идел хикәяте» (1971) повестьлары да шушы дулкынны дәвам итә.

Г.Әпсәләмов татар әдәбиятен ил, дөнья киңлекләренә чыгарган әдипләребезнең дә берсе булып тора. 1940-1983 еллар арасында әдипнең татар, урыс, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә йөзгә якын китабы дөнья күрә. Шул ук вакытта язучы үзе дә А. Гайдарның «Тимур и его команда» («Тимур һәм аның командасы», 1941) повестен, Э. Казакевичның «Весна на Одере» («Одерда яз», 1951), А. Фадеевның «Молодая гвардия» («Яшь гвардия», 1950, 1956) романнарын һәм В. Короленко, Н. Лесков, Д. Мамин-Сибиряк, А. Новиков-Прибой, М. Пришвин кебек күренекле урыс язучыларының хикәяләрен тәрҗемә итә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр каләмен кулыннан төшермичә, 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат була.

Нурфия ЙОСЫПОВА,

Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА,

Казан федераль университеты доцентлары.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: