Мәдәни җомга

Энциклопедияче галим

Атаклы фольклорчы, музыка белгече, профессор,  гомерен татар халык музыкасын өйрәнүгә, милли сәнгатебезгә багышлаган галим Мәхмүт Нигъмәтҗановның “Милләтем чын сәнгатькә лаек!” дигән китабы дөнья күрде. Монда Мәхмүт аганың төрле елларда басылып чыккан мәкаләләре,  әңгәмәләре, төрле корылтай, пленумнардагы чыгышлары урын алган. 

Галимнең һәр вакыйгага карата үз фикере, үткер сүзе бар.  Аның белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә булырга мөмкин. Әмма ул беркайчан да милли сәнгатебез язмышына  битараф булмады, музыка мәдәниятен үстерергә омтылды, татар музыкасында милли кадрлар тәрбияләү системасын нигезләү турында хыялланды. Аның фәнни хезмәтләре дә музыкантлар, җырчылар өчен үзе бер хәзинә. Мәхмүт Нигъмәтҗановның яңа китабында да галимнең халык язмышы, мәдәниятебезнең үткәне һәм  киләчәге турында уйланулары чагылыш таба. 1751-1777 елларда 35 томлык энциклопедия төзегән француз галимнәрен “энциклопедиячеләр” дип йөртәләр. Әгәр профессор Мәхмүт Нигъмәти XVIII гасырда Франциядә яшәсә, ул шул энциклопедия мөхәррирләреннән берсе булыр иде – аның тәрҗемәи хәле моңа дәлил.

Унбер яшьлек малай, 1941 елның июлендә Донбасстагы Кадиевкада әнисен җирләгәннән соң, немецлар оккупация­ләгән Украина буйлап фронт сызыгына кадәр 350 чакрым юл үтә, үзе белән 300 марка акчасы һәм итек-читек төзәтү кораллары була. Төн кундырган һәм ашаткан хуҗаларга  аяк киемнәрен ремонтлап түли. Фронт зонасында кулга алына, совет хәрби әсирләре лагерена урнаш­тырыла, әмма ике айдан аннан чыгарыла, чөнки метрикасында һәм әнисенең паспортында комендатура штампы куелган була. Белгородка кайта, балалар йортында яши. Ике елдан соң, вагоннарның тамбур һәм түбәләрендә күчә-күчә,  Казанга кайтып җитә ала. Туган Саба районы урман хуҗалыгында эшли, итекче дә була. Аннары Нурлат районында авиабомбалар өчен тара җитештерә. 1944 елда Мәхмүтне Юдинодагы тимер юл училищесына укырга җибәрәләр. Машинист ярдәмчесе аттестаты алгач, Мәскәүдәге тимер юл техникумына укырга керә. Анда Ленин китапханәсенә йөри, атаклы Политехника музеенда күренекле шагыйрьләр, фән һәм сәнгать әһелләренең чыгышларын тыңлый, “Мос­эстрада”да аккордеончы булып акча эшләштергәли. Укуын тәмамлагач, Юдино училищесында укыта. 

Мәхмүт Нигъмәтҗанов 1944-1951 елларны үз гомерендә иң нәтиҗәле чорга саный. Ул агач технологиясен, металларны өйрәнү фәнен, физика, математика, механиканы өйрәнә; 5 разрядлы столяр, 7 разрядлы слесарь, сәгать төзәтү остасы, паровоз машинисты ярдәмчесе, машинист белгечлекләре ала; нота грамотасына, аккордеонда һәм фортепианода уйнарга өйрәнә; техник сызым, металлар технологиясе, тимерчелек эше, юл хуҗалыгы, паровоз хуҗалыгы, тимер юлларны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен укыта; Казанның Ленин бакчасында бию­ләр вакытында музыкант була. 20 яше тулганчы Мәхмүт утны (оккупацияне), суны (паровоз машинисты) һәм бакыр торбаларны (училищеда укыганда, кыллы һәм бакыр музыка кораллары сакланган бүлмәдә яши, аларның барысында да уйнарга өйрәнә) үтә, Юдинода ике бүлмәле фатир ала, бик шәп белгеч һәм музыкант булып җитлегә. 

1951 елда Казан консерваториясенә укырга керә, аны тәмамлагач, шунда мөгаллимлек эшенә керешә. 1960 елда партия өлкә комитеты карары белән Тел, әдәбият һәм тарих институтының этнография бүлегенә эшкә җибәрелә. Этномузыкология аның стихиясе була – Мәскәүдә укыган чагыннан ук рус классик музыкасына нигез салучы М.Глинка иҗаты белән мавыга. Мәхмүт Нигъмәтҗанов 1964 елда ук РСФСР Композиторлар берлегенең музыка белеме һәм фольклор комиссиясе рәисе урынбасары була, ә Татарстан Композиторлар берлегенә 1967 елда гына кабул ителә. Аңа рекомендация биргән укытучысы профессор Г.Литинский Нигъмәтҗановны “Татар музыкант-теоретиклары арасында иң яхшысы”, дип атый, сәнгать фәннәре докторы Е.Гиппиус исә: “Татар музыкаль фольклорын туп­лаучы һәм өйрәнүчеләрнең иң күренек­лесе”, - дигән бәя бирә.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов тормышындагы иң күркәм сәхифәләрдән берсе – аның 1967 елда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып билгеләнүе. Ул Дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшенә, симфоник оркестрның баш дирижеры Натан Рахлин белән хезмәттәшлеккә  зур игътибар бирә. 14 яшь талантны Мәскәүгә укырга җибәреп, эстрада бүлеге төзи. Ул чорда татар җырлары еш кына симфоник оркестрга кушылып та башкарыла. Нигъмәтҗановның җиде еллык эшчәнлеге нәтиҗәләреннән берсе – 70 нче еллар татар эстрадасының Спорт сараенда үткәрелгән легендар концертлары. Филармониянең сәнгать җитәкчесе әзерләгән программада Зиннур Нурмөхәммәтов, Владимир Березинның джаз-ансамбле, Вадим Усмановның “Идел” вокаль-инструменталь ансамбле һәм Илһам Шакиров, гармунчылар, баянчылар триосы, Вадим Венедиктов җитәкчелегендәге эстрада оркестры һәм Әлфия Авзалова, оригиналь, камера, бию жанрлары, скрипка, балет катнашкан. Бу – татар эстрада сәнгатенең иң куәтле чагы. 1974 елда Мәхмүт Нигъмәтҗанов кабат Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә кайта.

1990 еллар башында Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге “Татарстан” телерадиокомпаниясе эстрада оркестры оештырыла, бу үзгәртеп кору чорының төп казанышларыннан берсе була. 20 елдан соң базар мөнәсәбәтләре аны юкка чыгара. Күптән түгел ТР Дәүләт Советы, әйдәп баручы ике учреждениегә мөрәҗәгать итеп, кабат шундый эстрада оркестрын торгызу мөмкинлеген тикшерүне үтенгән, әмма икесе дә баш тарткан. Татарстанда бердәнбер эстрада оркес­тры таркатылу – имидж яки абруй мәсьәләсе генә түгел, барыннан да биг­рәк культура дәрәҗәсен күрсәтә торган фактор ул.

А.Сладковский җитәкчелегендәге симфоник оркестрның халыкара музыкаль Олимп саналган “Меццо” каналында чыгыш ясавы, шулай ук “Үзгәреш җиле” исүе дә  сөендерә, әмма тамашачыларны аз колачлау проблемасы кала бирә. Казанда өч көндә “Үзгәреш җиле” фестивален күп дигәндә 3 мең кеше карый алгандыр, ТВ буенча ике-өч тапкыр күрсәтәләр, ә гастрольләр күздә тотылмый. Бер елда Казанга миллионнарча турист килә, әмма алар үзләре белән истәлеккә бер генә инструменталь әсәр язмасын да алып китә алмый – сатуда җырдан башка нәрсә юк. Телеэкранда да – шул ук җыр башкаручылар, оркестрлар юк диярлек. “Бүген, - дип яза китабында автор, - җыр­ны карарга тәкъдим итәләр, чөнки анда тыңларлык беркем дә, бернәрсә дә юк”. Сатудагы һәм экрандагы “попса”-шлягер җыелмасы, Казан – “попса” башкаласы, дигән тәэсир тудыра. Бу Татарстан имиджына тискәре йогынты ясый, чөнки Конфуций ук болай дип әйтеп калдырган: “Илнең ничек идарә ителүен һәм андагы әхлаклылык дәрәҗәсенең нинди булуын беләсегез килсә, аның музыкасына колак салыгыз”, - дигән. 

Бәла шунда ки, оркестрлар шактый булса да, аларның язмалары юк, дип ачына автор һәм композитор, опера дирижеры, этнолог, немец милләтеннән булган Антон Эйхенвальдны (1875-1952) мисалга китерә. 1920-1930 елларда ул Казанда яши, Идел буе һәм Урта Азия халыклары җырларын җыю белән шөгыльләнә, фольклор кабинетын җитәкли. 1926-1928 елларда татар халык җырларыннан төзелгән программа белән Европаның күп шәһәрләрендә чыгыш ясый. Берничә опера яза, шулардан берсе – “Дала” – Самарада, Казанда, Пензада  куела, 1939 елда Казанда опера театры ачылышында күрсәтелергә тиеш була. Әмма Эйхенвальдны “халык дошманы” дип игълан итәләр, эшеннән куалар, кулъязмасын нәшрияттан алалар. Театр исә Н.Җиһановның “Качкын” операсы белән ачыла. Эйхенвальд репрессияләнүдән Уфага качып котыла. Һәм менә 70 елдан соң безнең симфоник оркестрыбыз кабат Европада гастрольдә йөри, әмма бер айлык турне вакытында бер генә татар әсәре дә башкарылмый. Тагын 20 елдан соң А.Сладковский җитәкчелегендәге симфоник оркестр татар композиторларының күп әсәрләрен бик шәп башкарды һәм яздырды, әмма алар, ни аяныч, милли нигездән мәхрүм иде шул. Бу “Үзгәреш җиле”нең искиткеч шәп аранжировкаларына да кагыла – аларда да татар көе белән органик бердәмлек сизелми. Хәер, татар тамашачыларының мутацияләнгән өлеше “Чикаго” мюзиклы кәгазенә төреп бирелгән “Сарман” кәнфитен үз итте тагын.

Милли нигез булмауның сәбәбе – консерватория студентларының татар халык иҗатын өйрәнмәвендә. А.Эйхенвальд 1923 елда: “Милли композиторлар үз халыкларының музыкасында тәрбияләнергә һәм өйрәнергә тиеш”, – дип язган. Мәхмүт Нигъмәти исә тагын да конкретлаштыра: “Фольклор ул – музыкаль белемгә кушымта түгел, бәлки аның асылы, профессиональ музыканың нигезе”, - ди. 1959 елда, үзенең Композиторлар берлегендәге беренче чыгышында ук,  ул атаклы аһәңсазларның иҗаты “үз заманнарының рухын, идеяләрен куәтле милли формада” чагылдырганга күрә музыка мәдәниятенең алтын фондына кергән, дип раслый. М.Нигъмәтҗановның консерватория ректоры Н.Җиһанов белән мөнәсәбәтләре кискенләшү дә халык иҗатына карашларының төрлелегеннән килеп чыга. Ул консерваториядә Идел буе халыклары музыкасы кафедрасын ачарга тәкъдим итә, ректор исә студентларны милли музыканы өйрәнүгә максатчан юнәлтү Казан консерваториясенең интернациональ уку йорты буларак репутациясенә комачаулаячак, дип саный. Композиторның талантына югары бәя биреп, М.Нигъмәтҗанов: “Н.Җиһановның “Җәлил” операсы – безнең заманның күренекле әсәре... Җиһанов, аның иҗаты – республиканың гына түгел, илнең казанышы”, - дип белдерә. Н.Җиһановның “народниклар”га мөнәсәбәте исә менә бу фактлардан яхшы күренә: беренче татар композиторы Солтан Габәши Башкортстанга китәргә мәҗбүр була; Антон Эйхенвальд, эштән куылып, Уфага качып котыла; Латыйф Хәмиди Казахстанга күчеп китә һәм казах дәүләтенең гимны, беренче казах операсының авторы буларак таныла; Фәрит Яруллин фронтка җибәрелеп һәлак ителә; Салих Сәйдәшев эшсезлектән интегеп хәерчелектә вафат була; Рөстәм Яхин 40 елга консерваториядән читләштерелә һәм аның иң яхшы “Фортепиано өчен концерты” үзе үлгәннән соң гына нәшер ителә; Мансур Мозаффаров әсәрләренең 80 проценты әлегә кадәр бастырылмаган. Гомумән алганда, Нигъмәтҗанов белән Җиһановның үзара мөнәсәбәтләре хөрмәткә корылган була, әмма тәнкыйтьченең 1989 елның октябрендә “Советская культура” газетасында чыккан “Как выходить из тупика?” дигән мәкаләсеннән соң аралары суына. 

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, 700 халык җыры тупланган 8 китап авторы (әле архивында тагын 3 мең язма бар) М. Нигъмәтҗанов 20 ел дәвамында экспедицияләргә йөрү дәверендә 7 мотоцикл һәм 2 “Запорожец” машинасын туздыра, аннары әле, Казан педагогика институты профессоры булган килеш, “Ока” машинасында Арча музыка-педагогика колледжына укытырга йөри. 

Татарстан Композиторлар берлегенең элекке парторгы үзенең кумиры В.Ленинның: “Безнең халык тамашага гына түгел, чын зур сәнгатькә лаек”, - дигән сүзләрен бераз үзгәртеп, китабын “Милләтем чын сәнгатькә лаек!” дип атаган. Сәнгатьне сакларга кирәк, чөнки, француз рәссамы Гюстав Курбе раславынча, “сәнгатькә өйрәтеп булмый”. Быел Мәхмүт Нигъмәтҗановка 88 яшь тулды. Аркылыга яткан сигезле исә – чиксезлек билгесе. Галимнең тагын бер кумиры Гаяз Исхакый әйтүенчә, ике чиксезлек “милләтнең ата-анасы саналган тел белән музыка” символы булып тора. 

Сәйдәш ГАРИФУЛЛИН, филология фәннәре кандидаты.

Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: