Мәдәни җомга

ДИВАРЛАРДА – ДӘВЕР СУРӘТЕ

12 майда рәссам, график, монументаль сәнгать остасы, педагог, профессор, Татарстан һәм Үзбәкстанның халык рәссамы Чыңгыз Әхмәревнең тууына 100 ел тула. Ч.Әхмәров 1912 елда Троицки шәһәрендә дөньяга килә. Аның атасы заманына күрә укымышлы кеше була, кулъязмалар, борынгы китаплар җыя, улының рәсем белән мавыгуын да тыймый, аңарда Шәрекъ халыкларының мәдәни мирасына, татар...

12 майда рәссам, график, монументаль сәнгать остасы, педагог, профессор, Татарстан һәм Үзбәкстанның халык рәссамы Чыңгыз Әхмәревнең тууына 100 ел тула.

Ч.Әхмәров 1912 елда Троицки шәһәрендә дөньяга килә. Аның атасы заманына күрә укымышлы кеше була, кулъязмалар, борынгы китаплар җыя, улының рәсем белән мавыгуын да тыймый, аңарда Шәрекъ халыкларының мәдәни мирасына, татар тарихына карата кызыксыну уятырга тырыша. Үпкә чире булу сәбәпле, ул 1927 елда Үзбәкстанга күчеп китә. Булачак рәссам да шунда тамыр җибәрә.

Чыңгыз шушы ук елда Пермь сәнгать училищесына укырга керә һәм анда сәләтле татар егете Фәйзрахман Әминов белән бергә белем ала. 1930 елда сәнгать училищесын тәмамлагач, ул әти-әнисе белән Сәмәркандка күчеп килә. Аның иҗаты Үзбәкстан хәятенә, үзбәк сәнгатенә бәйләнеп үсә.

Шул елларда Ташкент театрында үзбәк милли традицияләренә нигезләнгән дивар рәсемнәрен нәфис һәм тормышчан рухта иҗат итү бурычы куела. Нәваи исемен йөрткән театрны аның әсәрләрендәге вакыйгалар нигезендә бизәү күздә тотыла. Бу җаваплы эшне Чыңгыз Әхмәревкә тапшырырга карар кылалар. Рәссамның театрны бизәү эше 3 ел чамасы дәвам итә. Ул беренче каттагы үзәк фойеда шәрекънең дүрт гүзәле образын гәүдәләндерә. Искиткеч нәфис, нәзакәтле тасвирланган алиһәләр йөзендә сәнгатьнең төрле тармаклары чагылдырыла. Бу гүзәлләрнең берсе бии, икенчесе сазда уйный, өченчесе рәсем ясый... Икенче каттагы залда да Нәваи әсәрләре сюжетына шулай ук дүрт рәсем ясала. Аларда "Фәрһад белән Ширин", "Ләйлә белән Мәҗнүн", "Искәндәр ныгытмасы", "Җиде планета" дастаннары каһарманнары гәүдәләндерелә. Әхмәрев бу сурәтләрдә шәрекъ сәнгате традицияләрен уңышлы дәвам итә һәм үстерә. Бу бигрәк тә вакыйгаларның иң кайнар ноктасын сайлауда һәм шәрекъ миниатюрасы стилен иҗади файдалануда күренә. Рәссамның илһамланып эшләгән бу гүзәл сурәтләре 1947 елда СССРның Дәүләт премиясенә лаек була. Аспирантураны тәмамлагач, Ч.Әхмәрев Ташкенттагы Хәмзә исемендәге гыйльми-тикшеренү институтында Үзбәкстан дивар бизәү сәнгатен барлау эшенә керешә һәм озакламый "Хәзерге заман үзбәк архитектура сәнгатендә дивар рәсемчелеге" дигән монография яза.

1953 елда Чыңгыз Мәскәү метросының Киев станциясен бизәргә чакырыла. Аннары СССР күләмендә танылган оста бүтән күренекле сурәтчеләр белән бергә Мәскәүнең "Украина" кунакханәсен бизи.

М.Шәехзадәнең "Морза Олугбәк" трагедиясенә акварель белән ясалган иллюстрацияләре Ч.Әхмәревнең тарихи темага һәм конкрет шәхескә багышланган беренче эше була. Ә соңрак ул "Олугбәк йолдызы" нәфис фильмын иҗат итүдә катнаша һәм Сәмәркандта галимнең музее өчен 8 композиция ясый.

Ч.Әхмәрев дивар рәсемнәре ясау белән аеруча мавыга. Дивар рәсемчелеге сәнгать тармаклары арасында иң борынгылардан санала. Бу өлкәдә Мисыр, Һиндстан, Яңарыш дәверендәге Урта Азиядә бик күп гүзәл әсәрләр иҗат ителә. Дивар сурәтләре гаҗәеп халыкчан да, алар зур мәйданлы бина архитектурасы стиленә, үзенчәлегенә аваздаш булу белән генә түгел, алган темасы, тасвирланган образларның, алар аркылы үткәрелгән фикер һәм идеяләрнең байлыгы, тирән эчтәлеге вакыт узу белән әһәмиятен, фәлсәфи кыйммәтен җуймавы белән дә аерылып тора. Шуның өстенә дивар рәсемнәре нык, буявы уңмый торган материаллар кулланып эшләнә.

Ч.Әхмәрев иҗаты илебездә монументаль сәнгатьне үстерү өчен киң мөмкинлекләр ачылган чорга туры килә. 1935 елда Ч.Әхмәрев Мәскәүгә килә һәм мәшһүр сурәтче В.Фаворскийга эшләрен күрсәтеп, югары белем алырга теләвен әйтә. Чыңгыз Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында 3 ел графика бүлегендә белем ала. 4 нче курсны инде ул институтның монументаль рәсемчелек факультетында дәвам итә. Биредә ул зур һәвәслек белән Веронезе, Микеланджело, Рафаэль, Рублевлар иҗатын өйрәнә һәм үз өслүбен эзли. Файюм осталары миниатюралары, татарның каберташ язмалары, дагыстанлыларның көмешкә чүкеп ясалган әсәрләре, шулар арасында бигрәк тә Шәрекъ халыклары гамәли сәнгате, шигърияте һәм музыкасы Ч.Әхмәревнең зәвеген тәрбияләүдә зур роль уйный.

1965-69 елларда Әбү Рәйхан Бирүни исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институты фойесы диварларына төшерелгән рәсемнәрдә инде сурәтченең югары иҗади осталыкка ирешүе күренә. Ч.Әхмәрев Шәрекъ осталары яратып кулланган зәңгәр, шәмәхә, ал, көрән, ачык яшел буяуларны мул файдалана. Халык авыз иҗаты, Шәрекъ язма әдәбиятендә тасвирланганча, сурәтче үз геройларын түгәрәк йөзле, зур кара күзле, каләм кашлы, зифа буйлы итеп, әмма анатомия үлчәмнәрен һәм нисбәт кануннарын бозмыйча гәүдәләндерә, эчке тойгыларын, рухи гүзәллекне, баһадирлык сыйфатларын, кичерешләрне җанлы һәм тормышчан итеп ача.

Рәссамның киң танылуы турында илебезнең төрле почмакларыннан килгән күпсанлы заказлар да ачык сөйли. Ч.Әхмәрев, җае чыккан саен, әледән-әле берничә шәкертен ияртеп, сәфәргә чыгып китә. Нәтиҗәдә, Днепропетровскида мәдәният сарае, Кемеровода драма театры, Сәмәркандта "Йолдыз" чәйханәсе, Красноярскида "Баһор" кафесы, Сочидә "Үзбәкстан" шифаханәсе диварларына да Ч.Әхмәревнең тылсымлы кулы кагыла.

Ч.Әхмәрев Б.Урманче, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ш.Анак, Р.Фәйзуллин һ.б.ның әсәрләре хакында иркен фикер йөртә, үзен һәрвакыт туган халкының аерылгысыз бер өлеше итеп саный. Хәер, милләттәшебезнең иҗаты да, аерым алганда, Каюм Насыйри портреты, Фатих Әмирхан китабына ясалган иллюстрацияләр, биюче якташыбыз Галия Измайлова, "Яралы сугышчы" сурәтләре нәкъ менә шуны раслап тора.

Чыңгыз Әхмәревнең Тукай шигъриятенә мөрәҗәгать итүе дә очраклы түгел. Өстәвенә аның әтисе Габдрахман абзый да татар матбугатын даими укып бара.

Шәрекъ шигъриятенең фәлсәфилеген, миниатюра сәнгатенең шартлылыгын һәм гомумиләштерү сыйфатын, Аурупа рәссамнарының реалистик осталыгын бергә туплап һәм синтезлап, монументаль сурәтчелек өлкәсендә үз мәктәбен булдырган Ч.Әхмәревнең шәкертләре арасында төрле милләт вәкилләре - үзбәк рәссамнары Әбдиҗаббар Ходайназаров, Тимер Сәгъдуллаев белән янәшә Илдар Фәтхуллин, Хөсния Астанова, Сәлим Коршинов кебек архитектор якташларыбыз да бар.

Акчарлаклар очкан Идел буенда Казан елга вокзалы күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Шәһәребез кунаклары аның диварына эшләнгән мозаик сурәтләрне аеруча яратып карый. Рәсем халкыбыз традицияләренә нигезләнеп, күнне кисеп теккән шикелле, бизәкләп эшләнгән. Яшел төсләр өстенлек иткән кечкенә генә мәйданда иген кырлары, алма бакчалары, зөбәрҗәт урманнар, зәңгәр дулкыннарда тирбәлеп йөзгән көймәләр, күккә буй сузган нефть манаралары, башкалабызның тарихи һәйкәлләре сурәтләнгән. Күзне иркәли торган бу якты күренешләрне дә Чыңгыз Әхмәрев иҗат иткән.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры фойесы диварларын биюче кыз белән егет, курай уйнаучы түгәрәк йөзле уйчан егет, китап укучы ике кыз гәүдәләндерелгән рәсемнәр бизи һәм аларда сәнгатьнең төрле тармаклары, гүзәллек дөньясына аяк баскан замандашларыбыз тасвирланган иде. Бизәкле камзул-читекләр, милли чигешле күлмәкләр, алардагы төсләр гармониясе рәссамның татар халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, казанышларын яхшы белгәнлеге турында сөйли, хәрәкәтләрнең салмак нәзакәтлелеге, ритмнар байлыгы сокландыра иде. Ч.Әхмәрев сурәтләренең фойе архитектурасын ачып һәм тулыландырып торуына карамастан, моннан берничә ел элек театрда булып узган төзекләндерү эшләре вакытында дивардагы бу рәсемнәр юкка чыкты. Әлегә кадәр аларның очына чыгып булмый.

1992 елда "Казан" милли мәдәният үзәгендә Ч.Әхмәревнең Татарстанда беренче күргәзмәсе оештырыла. 1995 елда рәссам Ташкентта вафат була.

Әлеге сәхифәдә рәссам Ч.Әхмәревнең "Казан" милли мәдәният үзәге каршындагы милли мәдәният музее фондларында саклана торган картиналарының фотокүчермәләре тәкъдим ителә. Аларны фотога төшерүдә ярдәм күрсәткәне өчен фондның баш саклаучысы Индүсә ханым Минһаҗевага ихлас рәхмәтебезне ирештерәбез.

.Рәссам Чыңгыз Әхмәрев. 1957 ел.
."Галимнәр фикер алыша. Шиһаб Мәрҗани һәм Сәмәрканд галиме Әбү Сан Габдулла". 1989-90 ел.
."Гаяз Исхакый". 1993 ел.

."Камәрия абыстай".

."Сугышчы". 1989 ел.

Илдар МӨХӘММӘТҖАНОВ фотолары.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: