Мәдәни җомга

Өч сугыш каһарманы

Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашып дан казанган Якуб Җиһангир улы Чанышев 1892 елның 27 февралендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Тукай авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) крестьян гаиләсендә туган. Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, мөгаллим булып эшли. 1913 елның сентябрендә хәрби хезмәткә алына, һәм шул вакыттан бирле...

Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашып дан казанган Якуб Җиһангир улы Чанышев 1892 елның 27 февралендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Тукай авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) крестьян гаиләсендә туган. Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, мөгаллим булып эшли. 1913 елның сентябрендә хәрби хезмәткә алына, һәм шул вакыттан бирле аның бөтен тормышы армия белән бәйле. Беренче бөтендөнья сугышында күрсәткән батырлыклары өчен IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнә, унтер-офицер дәрәҗәсе ала.
1917 елның гыйнварыннан Казан хәрби училищесында укый, аны тәмамлагач, офицер-прапорщик дәрәҗәсе ала, рота командиры була. РСДРП(б) сафларына керә һәм Казанда Совет власте урнаштыруда, Болак аръягы респуб­ликасын юкка чыгаруда актив катнаша. Октябрь революциясеннән соң Казан хәрби округы комиссары итеп билгеләнә. Ак чехларга каршы сугыша. 1918 елда аларга әсирлеккә эләгә һәм Уфа төрмәсенә утыртыла. 1918 елның декабрендә Уфа коменданты итеп куела, аннары I Идел буе татар укчы бригадасы комиссары итеп билгеләнә. Бригада Идел буенда һәм Урал итәгендә ак чехлар һәм чит ил интервентларына каршы көрәшә, Урта Азиядә басмачылар отрядларын тар-мар итә, Төркестан фронтында сугыша. Чанышев Бохара һәм Фирганәне алуга үз өлешен кертә. 1920 елның июненнән - Фирганә гас­кәрләре төркеме VI аерым укчы бригадасы хәрби комиссары.
1924 елда Чанышев Мәскәүдә ЭККА (РККА) Хәрби академиясе каршындагы югары җитәкче сос­тавны камилләштерү курсларын тәмамлый. 1925-1932 елларда - I Казан укчы дивизиясе командиры һәм комиссары. 1934 елда М.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1934 елның декабреннән 68 нче Кызыл байраклы Төркестан тау-укчы дивизиясе белән җитәкчелек итә. 1935 елның ноябрендә аңа дивизия командиры дәрәҗәсе бирелә.
1937 елның 13 маенда Чанышевны, троцкийчылыкта гаеп­ләп, Ташкентта кулга алалар һәм 58-2, 58-11 маддәләре ("милләтче террорчылык, фетнәче, хәрби оешма җитәкчесе") буенча хөкем итәләр. Тикшерү барышында ул гаебен танырга мәҗбүр була. Әмма 1939 елның 1-4 декабрендә Хәрби трибунал утырышларында Чанышев гаебен кире кага, суд аны (һәм тагын 8 кешене) аклый һәм шундук азат итә. Бу могҗизаны 1939 елда элекке СССР эчке эшләр халык комиссары Николай Ежов кулга алынып, реп­рессияләр дилбегәсенең бераз йомшаруы белән генә аңлатып буладыр.
Чанышев армиядә хезмәтен дәвам итә. М.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә мөгаллим, 1940-1941 елларда исә аның җитәкчесе була. 1942 елның июненнән Көньяк-Көнбатыш фронтта башта 333 нче дивизия, аннары 103 нче укчы дивизия белән җитәкчелек итә. 1942 елның 1 октябрендә аңа генерал-майор дәрәҗәсе бирелә. Июльдә Сталинград янында яралана. 1943 елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронттагы 68 нче армия командующие урынбасары итеп билгеләнә. Шул ук елда К.Ворошилов исемендәге Югары Хәрби академияне тәмамлый. 1944 елның мартыннан I Белоруссия фронтындагы 70 нче армиянең 96 нчы укчы корпусы белән җитәкчелек итә, генерал-лейтенант дәрәҗәсе ала.
Генералны бүләкләү кәгазьләренең берсенә күз салыйк: "Корпусның генерал Чанышев җитәкчелегендәге берләшмәләре 1944 елның 16 июлендә Выжувка, Припять елгаларын уңышлы кичте, оста план буенча һөҗүм оештырып, күп торак пунктларны азат итте. ... 17 июльдән 22 июльгә кадәр арада корпус дошманның 27 тубын, 24 минометын, 54 пулеметын, 18 автомашинасын, 20 тягачын юкка чыгарды. 22 июльдә, дошманның көчле каршылыгын җиңеп, корпус берләшмәсе Көнбатыш Буг елгасын кичте. 8 туп, 17 миномет,91 автомат, 31 пулемет, 5 паровоз, 6 цистерна, 1 платформа, 41 вагон, 60 ат, 6 склад, 300 тонна бензин, 1 вагон автол, кирәк-ярак төялгән 4 вагон кулга төшерелде. 400 кеше әсирлеккә алынды, 3 мең кеше үтерелде. Генерал Чанышев дошманны тар-мар итүдә тәвәккәллек һәм батырлык күрсәтте, күп энергия һәм хезмәт куеп, үз гаскәрләренә зур югалту китермичә, дошманны җиңде. Сугыш кырында оста маневр ясап, генерал Чанышев Брест шәһәрендәге дошманны чолганышта калдырды. Дошман гаскәрләрен тар-мар итү операциясе планын яхшы төзегәне һәм үткәргәне, сугышта күрсәткән батырлыгы һәм гаскәрләр белән оста җитәкчелеге өчен генерал-лейтенант Чанышев Ленин ордены белән бүләкләүгә лаек." (СССР Оборона министрлыгы архивы, 65165 нче шәхси эш, 28 нче фонд)
Чанышев җитәкчелегендәге гаскәрләр Варшава, Сопот, Гдыня шәһәрләрен азат итә, Одерны кичә, Берлинны штурмлауда катнаша, Рейхстаг колонналарының берсендә генерал үзенең култамгасын (автографын) калдыра. 1945 елның 27 апрелендә аны Советлар Союзы Герое исемен бирүгә тәкъдим итәләр. Маршал К.Рокоссовский раслаган бүләкләү кәгазендә мондый юллар бар: "Генерал Чанышев бу сугышларда искиткеч батырлык, ныклык, гаскәрләр белән идарә итү һәм маневрлар ясау осталыгы күрсәтте..."
Батырлыгы, оста хәрби җитәкчелеге, дәүләт каршындагы казанышлары өчен данлыклы генерал Якуб Чанышев Георгий тәресе, 15 орден һәм 19 медаль белән бүләкләнгән, шулар арасында ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак ордены, II дәрәҗә Суворов ордены, I дәрәҗә Кутузов ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, Үзбәкстан ССР Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1920), "Виртути Милитари" ("Сугышчан батырлык өчен", Польша, 1945), III класслы "Грюнвальд тәресе" ордены (Польша, 1945), командор дәрәҗәсендәге "Мактау легионы" ордены (АКШ, 1946) да бар. Әмма М.Фрунзе бүләк иткән пистолет аның өчен аеруча кадерле реликвия була.
1946 елдан Я.Чанышев - К.Ворошилов исемендәге Югары Хәрби академиянең оператив сәнгать кафедрасында өлкән мөгаллим. 1957 елга кадәр академиядә курслар башлыгы була.
1958 елда отставкага чыга. Мәскәүдә яши. Иҗтимагый тормышта актив катнаша. 1987 елда Казанда "Вспоминая былые походы" дигән китабы нәшер ителә. Шул ук елның 6 ноябрендә вафат була. Мәскәүнең Кунцево зиратында җирләнгән. Бүләкләре Мәскәүдәге Дәүләт тарих музеенда саклана.
Чанышев һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә кайный. Атаклы кешеләр - Г.Тукай, М.Вахитов, М.Фрунзе, В.Ленин, А.Луначарский, Н.Крупская, Г.Ибраһимов белән очраша. Якуб Чанышев һәм әтием - фронтовик-язучы Афзал Шамов 1924 елдан бирле таныш була. Әтием архивында Я.Чанышевның "Минем талантлы татар язучысы Галимҗан Ибраһимов белән очрашуларым" дигән истәлекләре, ике фото, әтиемә язган өч хаты, шулай ук аның үзенең генералга язган хатының күчермәсе саклана. Шуларның икесен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм.
Бер фотографиянең артында болай язылган: "Каләм һәм штык сугышчысы - Кызыл Армиянең дусты - татар халкының талантлы улы - Афзал Шиһабетдин улы Шамовка.
Бөек Ватан сугышы көннәрендә Сезнең "Ватан өчен!", "Алга, Көнбатышка!", "Бөтен юллар Берлинга алып бара!" кебек өндәмәле мәкаләләрегезнең сугышчыларны ничек батырлык­ка илһамландыруын мин яхшы беләм. "Бу карашта ихтыярны сындырырлык көч бар иде..." дигән сүзләрегез өчен - үбәм!
Брест Кызыл Байраклы укчы корпусы командиры Якуб Чанышев.
24 март, 1964 ел.
Мәскәү".
"Кадерле Афзал!
Кадерле дустыма, Татарстанның талантлы язучысына сәлам юллыйм һәм иҗади уңышлар телим! Сезнең белән Мәскәүдә, РСФСР язучылары корылтаенда очрашырга өметләнәм.
Без, татар әдәбиятына сусаган, Мәскәүдә яшәүче милләт активы, Сезне укучылар конференциясенә чакырырга телибез, иҗатыгыз турында үз авызыгыз­дан ишетәсебез килә.
Кичә без Союзлар йортында татарлар өчен зур кичә оештыр­дык, анда Татарстан шагыйрь һәм язучыларының шигырьләрен һәм проза әсәрләрен укыдык, Татарстан композиторлары музыкасын башкардык. Ике меңнән артык халык (шул исәптән бөтен татар интеллигенциясе) килгән иде. Концерт һәм докладлар яхшы үтте. Татар халкы өчен мондый кичәләр Мәскәүдә сис­темалы рәвештә үткәрелә.
Шундый кичәләрнең берсендә Сез Галимҗан һәм аның иҗаты турында сөйләсәгез яхшы булыр иде.
Мин дә үземнең тыйнак кулъязмамны җибәрәм. Мин аның иҗаты турында язмадым, бу хакта аның дуслары - язучылар язар. Сезнең шуны укып, әдәби эшкәртеп, машинкада бастырып, миңа имзалатырга җибәрүегезне үтенәм. Бик рәхмәтле булыр идем. Габдрахман Әпсәләмовка укытсагыз да яхшы булыр иде, ул бервакыт мәкаләмне бик нәфис эшкәртте, мин аңа бик рәхмәтле калдым.
Гомумән, Сезнең хөкемгә тапшырам. Мин очрашуларыбызның ничек үтүен сурәтләдем. Әлбәттә, минем язу өслүбем Сезнең "Туйда" хикәягезнеке кебек шәп түгел, аны күптән түгел рәхәтләнеп тагын бер тапкыр укыдым әле.
Дусларга сәлам - Сезнең дус­тыгыз Якуб Чанышев.
9 февраль, 1965 ел.
Мәскәү."
"Хөрмәтле Якуб ага!
Кулъязмагызның күчермәсен күптән җибәрергә вәгъдә биргән булсам да, авырып китүем сәбәп­ле җибәрә алмый тордым. Гафу итүегезне үтенәм.
Мәкаләгезнең үз әһәмияте бар. Бу турыда Сезнең белән сөйләшкән идек. Бәлки, аны Г.Ибраһимов юбилее көннәрендә, берәр газета редакциясенә биреп, бастырып чыгарырга да мөмкин булыр, ләкин ул без чыгарырга әзерли торган җыентык өчен ярап бетми. Чөнки Сез аны истәлек итеп түгел, ә мәкалә итеп язгансыз. Үзегезгә билгеле, ул китапка без бары истәлекләр генә урнаштырабыз.
Мәкаләгездә шулай ук тарихи дөрес булмаган урыннар да юк түгел. Сез Г.Ибраһимов "Татар хатыны ниләр күрми", "Яшьләр хәятыннан бер ләүхә" һәм "Карак мулла" әсәрләрен, Казанда беренче очрашкан вакытта укытты, дип язасыз. Моның булуы мөмкин түгел. Чөнки әдип ул әсәрләрнең баштагы икесен 1909 елда, ә соңгысын бары 1912 елда гына бастырып чыгарган.
Сезнең Галимҗан белән беренче очрашуларыгыз бик кызыклы, әлбәттә. Ул турыда сүз юк. Ләкин Сез ул очрашуыгызны беркадәр кызыграк тасвирлыйсыз. Мәкаләгезнең шул урыннарын укыгач, Галимҗан безнең күз алдыбызга Гоголь Хлестаковы кебегрәк булып килеп баса. Истәлекне яңадан язганда моңа игътибар итсәгез иде.
Сез Г.Ибраһимов белән күп мәртәбәләр очрашкан, аралашкан, төрле әһәмиятле мәсьәләләр турында фикер алышкан кеше. Сездә аның турында бик әһәмиятле истәлекләр булырга тиеш. Менә шулардан бер-икесен, билгеле, иң әһәмиятлеләрен, алып язсагыз, Г.Ибраһимовның безгә мәгълүм булмаган яисә, билгеле булып та, җитәрлек дәрәҗәдә ачылмаган характерлы якларын тасвирлап бирсәгез, гаҗәп яхшы булыр иде. Без менә Сездән шундый мөһим истәлек көтәбез.
Сезгә зур ихтирам белән, А.Шамов.
17 апрель, 1965 ел. Казан."
Әлфия ШАМОВА.
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.
.Якуб Җиһангир улы Чанышев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: