Мәдәни җомга

Белла ӘХМӘДУЛЛИНА: БЕЗНЕҢ АРАДА ГАҖӘЕП БЕР ХӘЛ БУЛЫП ЯТА...

Дөнья күләмендә танылган шагыйрь Белла Әхмәдуллина үзенең нәсел тамырлары турында җае чыккан саен искә төшерә иде. "Мин үземне татар халкының кызы итеп сизәм, - диде ул гәзит хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. - Әгәр Казанда озаграк яшәгән булсам, мөгаен, татар телендә дә яза алыр идем". Шагыйрьнең үзен татар милләте вәкиле итеп санавы...

1991 елның ноябре иде. Язучыларның Малеевкадагы иҗат йорты. Фойеда Белла Әхмәдуллинаны күрдем. Янына барып утырдым да:

- Белла Әхәтовна, без гаиләбез белән сезнең иҗатыгыз алдында баш иябез, - дидем.

Ул ваемсыз гына:

- Мондый сүзне ишетү кызык, әлбәттә, - дип кенә куйды. Шуның белән сүз бетте, без гәпләшеп китә алмадык. Мин дә әрсезләнергә базмадым. Болай да күп нәрсә өмет итми идем, ә мондый җаваптан соң сүзне дәвам итү берничек тә мөмкин түгел иде. Кем соң әле син, каян килгәнсең - үзең белән таныштырма-нитмә, бар да кешегә сүз кат, имеш! Татарлыгымны иткәнмендер инде...

Көннәр үтә торды. Без шулай фойеда, ашханәдә очрашып, сәлам бирешеп кенә йөри башладык. Белла Әхәт кызы песидер, эттер ише җанварларны кайгыртып, тамакларын туйдырып йөри торган зат булып чыкты.

Бу затның бөек шагыйрь икәнен раслап тору кирәк түгелдер. Анысы безгә генә түгел, бөтен дөньяга мәгълүм. Мине бигрәк тә шагыйрьнең төп чыгышына, татарлыгына мөнәсәбәте кызыксындыра иде. Без Белланың иҗатын белә, аның хакында язылганнарны укып барырга тырыша идек. Иҗат йортында бергә туры килүебезгә дә бик сөендек. Аның шулай каршы алуына да исем китмәде, даһига нишләсә дә килешә, дип уйланылгандыр; алда көннәр бар (ике ай!), вакыт күрсәтер әле, дип яшәлгәндер. Әнә, Рудольф Нуриев та: "Без, татарлар, сизгеррәкбездер кебек тоела", - дигән бит. Белланың да күңеле ни дә булса сизенер кебек тоелгандыр миңа да.

Шулай вакыт үтә торды... Белла минем кызым Гөлнар белән танышып, аны үз итеп, якын итеп йөри башлады. Тора-бара алар күп вакытларын бергә үткәрә торган булып китте. Шагыйрь сәгатьләр буена кызыма үзенең әсәрләрен укыган, тормыш хәлләрен бәян иткән, башыннан кичкән вакыйгалар хакында сөйләгән. Кызым кайтып киткәч тә, Белла Әхәт кызы, берничә тапкыр яныма килеп, аның ничек кайтып җитүен, исәнлек-саулыгын кат-кат сорашты. Гөлнар менә шулай безнең белән ике арага күпер салып китте. Инде без очрашканда кыска-кыска гына итеп булса да, бер-беребезнең хәл-әхвәлен дә белешеп йөри башладык.

Көннәрдән бер көнне телевидениедән "Шагыйрьнең иҗатханәсендә" дигән исем астында Белла Әхмәдуллина турында тапшыру булды. Тапшыру хакында мин аңа үз фикеремне әйттем. Ул аны бик кызыксынып, игътибар белән тыңлады. Һәм шунда аңа үтенечем барлыгын да белдердем.

Яңадан очрашканда ул шул турыда үзе сүз кузгатты:

- Сез нидер үтенмәкче идегез... - диде.

- Әйе, Белла Әхәтовна, - дип җөпләдем мин, - Казанда, безнең татар матбугатында, сезнең турыда әлләни күп язганнары юк, ике ай буена сезнең белән янәшә яшәп тә, буш кул белән кайтсам, журналист буларак, үземне һич кичерә алмам. Очрашудан файдаланып, әңгәмә корырга иде?

- Сезнең белән минем арада гаҗәеп бер хәл булып ята. Бик җаваплы хәл бу. Әлегә минем эшләп бетерәсе шигырьләрем бар, шуннан соң очрашырбыз, ярыймы? - диде Белла Әхәт кызы.

Бу сүзләрне ишетүгә, мин тораташ булып каттым, ни әйтергә, ни уйларга белмәдем. Йөрәгем дөп-дөп итте, уйларым әллә кайларга китте, көн яктыргандай, дөнья киңәйгәндәй булды. Йа, Раббым! Кандашының, милләттәше, ыругдашының, ниһаять, аны килеп табуы шагыйрьнең күңелен, уен, фикерен кузгатканын мин җанымның әллә кайсы күзәнәкләре белән тойдым...

* * *

- Белла Әхәтовна, сүзне баштан ук, ягъни бала чагыгыздан ук башларга кирәктер, дип уйлыйм. Аннары, тормыш-көнкүрешегез хакында да тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде.

- Мин 1937 елның 10 апрелендә туганмын. Бу елда дөньяга килү үзе үк нәрсәгәдер ишарә итә кебек: илнең тоткасы, терәге булырдай кешеләр сөрелгән, үтерелгән, юк ителгән. Мин үземә әйтерсең лә тормыштан мәхрүм ителгән кешеләрнең сулар һавасын алганмын. (Ә, гомумән, минем тууымның берәүгә дә кирәге булмаган...) Әтием мине беренче сүз итеп, "Я - татарка", дип әйтергә өйрәткән. "Р" авазын әйтә белмәгәнгә мин "Я - татайка, я - татайка", дип йөргәнмен.

Мәскәүдәге Екатерина шифаханәсенең иске бинасында җиһанга тәүге тапкыр аваз салганмын. 3 яшем тулганчы, без коммуналь фатирда торганбыз. Бездән кала күршеләребезнең барысын да төрмәгә утыртып бетергәннәр.

- Яшәү мохитегез ниндирәк булган соң?

- Мине иң яраткан кеше - әниемнең әнисе иде. Бу гаилә - Италиядән чыккан Стопанилар нәселе. Мәскәүдә бабамның туганы исемен йөртә торган Стопани урамы да бар. Александр Стопани Ленинның көрәштәше булган. Ул сәер рәвештә бик яшьли дөнья куйган. Әбием дә гимназиядә укып йөргән чагында Ленинны күргәләгән.

Әбием турында мин бер хикәя язган идем. Анда, Ленинны күргәч, әбиемдә бик матур тәэсир калмавы хакында да сүз бар иде. Хикәямнең шул җирен мөхәррир минем күз алдымда ук кайчы белән кисеп ыргытты.

- Сез нәрсә, куркасызмы әллә? Әбием үлде бит инде, - дидем.

- Әбиегез үлүен үлгәндер дә, сезнең яшисегез бар бит әле, - дип җаваплады ул.

Шигырьләремне дә шулай бозып, суеп, кисеп чыгаралар иде. Әллә үзләре өчен куркалар, әллә минем өчен...

Әбием Түбән Новгородта яшәгәндә, Христина исемле кызы, Донбасста яшәгәндә Надеждасы, ягъни минем әнием туган.

Мин үсә төшкәч, без элек кунакханә булган бинада яшәгәнбез. Тирә-юньдәге кешеләр барысы да яхшы күңелле, ягымлы, игелекле иде. Аннары сугышлар - фин сугышы, Ватан сугышы башланды. Бөтен җирдән куып чыгарылган әтием (партиядән дә) сугышка китте. (Ни өчен фиркадән чыгарганнар икән, дип, хәзер уйлап утырам. - С.И.). Сугышта аны яңадан партиягә кайтарганнар, шуның белән ул бик тә горурлана иде. Әти контузия алган, фронт юллары буйлап Австриягә кадәр барып җиткән. Еллар буена мин аның әйләнеп кайтуын көттем...

Дүрт яшемдә мине балалар бакчасына бирделәр. Сугыш башланган көнне хәтерлим. Ул көнне миңа яңа күлмәк сатып алдылар.

Ә менә балалар бакчасындагы тәрбияченең, кем пес итте, дип, миңа китереп сукканын һич онытасым юк. Кем икәнен белә идем, әмма әйтмәдем... Тәрбияче миңа тагын сукты. Алар үз балаларын гына карый, үз балаларын гына юата иде. Хәтта башка сабыйларның уенчыкларын алып, үзләренекенә бирәләр. Минем дә аю баласын алмакчы булдылар, күкрәгемә кыстым да бирмәдем...

Өйгә кайткач, әбием мине бакчага алып чыкты. Анда балалы кешеләр ял итә. Бер баланың битенә кызыл сипкелләр чыккан.

Әбием миңа:

- Әнә теге малай янына барма, балам, авыру ул, - диде.

- Ә мин аны үбимме?

Ул малайга кызамык чыккан икән. Мин дә кызамык белән авырый башладым. Әлеге баланың әрнүен мин үземә алганмындыр кебек тоела миңа. Башка балаларның ни кичерүе миңа кечкенә чагымда да барыбер түгел иде, алар өчен күңелем әрнеде.

Безне эвакуациягә җибәрмәделәр, чөнки карантин иде.

Ниһаять, кызамык үтте, эвакуациягә китәргә дә мөмкин иде. Әбием белән мине кая юлларга икәнен әнием хәл итте: ул безне Уфага җибәрде. Анда Сталин урамындагы бер фатирга барып урнаштык. Хәтеремдә, мин анда бөтен халык өстенә килгән афәтне тойгандай булдым. Әлеге фатирда яшәгән чакта "шүрәле", "дию" дигән сүзләр колагыма кереп калды. Әбием исә миңа ул вакытта ук инде Пушкинны, Гоголь, Лермонтовны укый иде.

- Шул чакларда Казанга юлыгыз төшкәне булмадымы соң?

- Яңадан да минем язмышымны хәл итәргә тотындылар. Бу юлы безне нәкъ менә Казанга җибәрделәр. Икенче әбием (әтиемнең әнисе) ни өчендер кызыл киемле, кызыл яулыклы булып исемдә калган. Ул - урысча, без бер авыз сүз татарча белмибез. Бер-беребез өчен бөтенләй ят кешеләр. Әбием бик кырыс холыклы булып исемдә калган. Юкса алай булмагандыр да инде. Ул миңа татарча: "Кил монда!" - дип әйтте. Шушы сүзләр әле дә булса хәтеремдә. Ә мин аның янына бармадым. Безнең арадагы читләшү шуннан башланмады микән, дип тә уйлыйм.

- Казанда нинди дә булса манзаралар, яисә кайда яшәвегез хәтерегездә калмаганмы?

- "Черек күл" дигән балалар паркы исемдә. Соңыннан белүемчә, ул вакытта инде шушы Черек күл буендагы зинданда минем булачак якын дустым Василий Аксеновның әтисе белән әнисе утырган икән. Әбиемнең Проломный урамындагы банкка каршы бер кетәклек кебек кенә өйдә яшәвен хәтерлим. Ашарларына юк, ярлылык, хәерчелек, ачлык хөкем сөрә. Без - артык кашык, артык тамак.

- Әтиегезнең башка туганнары бар идеме соң?

- Күбәү иде алар. Әтиемнең сеңлесе бар иде. Ул мин сабыйның халәтен аңлады булса кирәк: "Теләмәсәң, татарча сөйләшмә. Минем исемем Хәят, телисең икән, син мине Маруся дип йөрт", - диде.

(Шунда мин әңгәмәдәшемә Хәят дигән исемнең мәгънәсе тормыш дигәнне аңлата дигән идем, ул шуңа бик гаҗәпләнеп, шаккаткан иде. - С.И.).

Мин ачтан үлә башлагач, башка туганнарыннан яшерә-яшерә, Хәят апа чи күкәй алып кереп эчерде. Шуның ярдәмендә исән калганмындыр, дип тә уйлыйм хәзер.

- Бу вакытта әниегез кайда иде?

- Әтием сугышта, әни дә кайдадыр хезмәттә иде. Аңа "Белла үлем хәлендә" дип телеграмм сугалар. Озак та үтми, гаскәри киемнән ниндидер бер хатын-кыз килеп керде. Ул миңа бер телем ак ипи тоттырды. Мин аны танымадым, ул минем әни булган икән.

Мине носилкага салып, пароход белән Идел буендагы Ставрополь дигән шәһәргә (хәзерге Тольятти. - Ред.) алып киттеләр. Мин анда үзем кебек авыру, ач балалар арасына барып кердем. Аннары, мөмкинлек булу белән, мине яңадан Мәскәүгә кайтардылар.

- Әтиегезнең исән калган туганнары бармы?

- Әтиемнең бөтен туганнары сугыш вакытында үлеп беткән. Һәм ул, туган шәһәре булса да, сугыштан соң Казанга кайтып йөрмәде. Мин бервакыт әтиемнән:

- Ичмасам, син үзең татарча сөйләшәсеңме соң? - дип сорадым.

- Кем белән сөйләшим соң?! - диде әтием.

(Үзәкләрне өзә торган, җан ачысы белән бирелгән сорау һәм җавап. Ни аяныч, бер Әхәт Әхмәдуллин белән Белла Әхмәдуллинага гына кагыла торган фаҗига түгел шул бу. Дөньяның кай тарафларына гына сибелмәгән, таралмаган безнең халык, аның күпмесе газиз ана теленнән мәхрүм ителмәгән!..)

- ...Әти белән әни аерым-аерым көн күрде. Әни әтиемне Аркадий дип йөртә иде. Ә минем Әхәт кызы булып каласым килде. Документларымда да шулай.

- Беренче шигырьләрегез кайчан дөнья күрде?

- Тәүге әсәрем 1955 елда басылып чыкты. Әни миннән: «Беренче гонорарыңны нишләтәсең?» - дип сорады.

- Эт сатып алам, - дидем. Һәм шулай эшләдем дә.

- Көндәлек матбугат сезне ничек каршылады?

- Тәнкыйтьчеләрнең нәрсә язганына игътибар итми идем. Дөрес, минем турында башта начар яздылар. Һәм шуның белән миңа карата кызыксыну уяттылар. Җитмәсә әле фамилиям дә ниндидер әкәмәт фамилия бит! 1956 елда чыккан мәкаләләрнең исемнәре генә дә ни тора: "Тверской бульвардан чыккан Чайльд Гарольд", "Алсу атларга атланып..." һ.б.
Хәтерлим, 1962 елда басылып чыккан "Кечкенә самолетлар" дигән шигыремдә мин, үземне үтерергә килгән самолетны кызганам, дип яздым. "Крокодил" журналында әлеге әсәрне бәяләп, болай дип яздылар: аңлашыла ки, автор үз сүзләре өчен җавап бирә алмый (ягъни мәсәлән, зәгыйфь акыллы, юләр, дигән сүз!).

- Сез бит Әдәбият институтында укыгансыз. Ничәнче еллар иде ул?

- 1955 елда мине зурлап Әдәбият институтына кабул иттеләр.

- Ул чакта күренекле шәхесләр сезгә ниндирәк мөнәсәбәттә тора иде?

- Мәсәлән, шул чакта миңа шагыйрь Илья Сельвинский юллаган хатта: "Сезнең сәләтегез даһилык белән бер рәттә тора..." - диелгән иде. Бу хат хәзер әни кулында. Минем аны Сельвинскийның кызына кайтарып бирәсем килә иде. Чөнки соңыннан, беркем кушмаганда, сорамаганда, Илья Сельвинский, Пастернакны пычрата торган шигырь язды. Мин аның шул гамәлен кичерә алмадым. Шундый әйбәт хат язган идем бит мин сиңа, дип әйтеп тә карады ул. Аңа каршы мин, бу гамәл сезнең зәвегыгызның начар булуын гына раслый, дип җавап бирдем. Ә 1959 елда мине институттан кудылар.

- Ни өчен?

- Янәсе, марксизм-ленинизм фәненнән өлгермәгәнмен, янәсе, институт тулай торагыннан күрсәтелгән вакыттан соңарып киткәнмен һ.б.лар. Минем хакта төрле гайбәт тараттылар, мораль яктан череп таркалган, диделәр. Без сине институттан Борис Пастернакка каршы язылган хатка кул куймаган өчен куабыз, дип әйтә алмыйлар бит инде.

Аннары мине шул марксизм-ленинизм фәне буенча сынау бирергә чакырдылар. Имтиханны кеше алдында тотасым килде. Студентларны чакырдым. Марксизм-ленинизм институтыннан килгән укытучы иң беренче итеп, ни өчен Борис Пастернакка каршы язылган хатка кул куймадың, дип сорады. Бу сорау сезнең фәнегезгә карамый бит, дидем. Бер-берсенә бәйләнгән алар, диде ул.

Мин "Доктор Живаго" романын укымадым, шуңа күрә хатка кул куймадым, дидем. Бу, чыннан да, шулай иде, чөнки минем әлеге әдипнең шигырьләрен генә укыганым бар иде.

- Халыкара эшчеләр хәрәкәтенә Мао Цзедун ничек карый? - дип сорады миннән укытучы.

- Мао Цзедун халыкара эшчеләр хәрәкәтен уңай, прогрессив хәрәкәт, дип бәяли.

- Менә, укыгансыз бит Мао Цзедунны!

Тәвәккәлләп (тамырларымда татар каны ага бит!), мин җавап бирдем:

- Шулай да сез мине Мао Цзедунны укыган дип уйлыйсызмы?

- Укымагач, аның эшчеләр хәрәкәтен ничек бәяләгәнен каян беләсез?

- Мин аны менә хәзер үзем уйлап чыгардым.

- Сез - бик сәләтле кеше. Әгәр дә сез шушы имтиханга өч кенә көн түгел, семестр буена әзерләнгән булсагыз, мин сезгә "канәгатьләнерлек" дигән билге куяр идем.

- Өч көн буе әзерләнсәм, минем портретым менә шушы ике портрет арасында эленеп торыр иде, - дидем мин, Маркс белән Ленин портретына ишарәләп. - Сезнең ул марксизм-ленинизм дигән нәрсәгез берничә елдан юкка чыгачак, Пастернак исә тарихта мәңге калачак.

Мин аудиториядән чыктым.

- Күп очып йөрдең, дип, җиргә төшереп утыртмакчы булалармы әллә? Мине коридорда Евгений Евтушенко әнә шундый сүзләр белән каршылады. Бу вакытта инде миңа төрмәгә утырту белән яныйлар иде.

- Әйе, Евгений Александрович, шулайрак бугай, - мәйтәм.

- Аннары вакыйгалар ничегрәк дәвам итте инде?

- Институттан чыгарылгач, мине Сергей Смирнов "Литературная газета" редакциясенә чакырды да басманың штаттан тыш хәбәрчесе булып Себергә китәргә тәкъдим итте.

- Төзәтергә җибәрәсезмени? Бармыйм! - дидем мин.

Аннары, шактый вакытлар уйланып йөргәннән соң, барырга булдым. Һәм үкенмәдем: Себерне, Иркутски якларын күрдем, кешеләре белән таныштым.

Ә Сергей Смирнов СССР Язучылар берлеге секретариатына, мондый талантларны тузгытып ятсак, кем белән калырбыз, дип хат язган. Шуннан соң мине секретариатка чакырдылар. Сергей Сергеевич миңа: "Ачуларын китерерлек итеп киенмә инде, зинһар..." - дип киңәш бирде.

- Анысына да тыкшынганнар икән...

- Секретариатта институтыбызның директоры да бар иде. Миннән:

- Нәрсә белән шөгыльләнәсең? - дип сорадылар.

- Эшлим, - дидем.

- Кайда эшлисең?

- Тәрҗемә итәм.

- Производствода эшләргә кирәк... - диделәр.

- Сезнең ул производствогыз болай да кызганыч хәлдә. Мин дә шунда барсам, ул бөтенләй таркалачак, - дидем.

- Уку мәсьәләсе ничек булып бетте соң?

- Курсташларым институтны тәмамлаган елны мин дә, "бик яхшы" билгесенә диплом эше яклап, диплом алдым.

- Гәрчә тора-бара арагыз суынса да, Илья Сельвинскийның сезне үсмер чагыгызда ук даһи дип санавы раска чыккан бит. Сезне 1977 елда ук Америка Сәнгать һәм телләр академиясенең шәрәфле әгъзасы итүләре шул турыда сөйли түгелме?

- Бер мәртәбә бик тә кирәк булды миңа бу исем. 1980 елда "Нью-Йорк Таймс" гәзитендә мин белдерү белән чыктым. "Әгәр безнең академик Андрей Сахаровны яклардай академикларыбыз юк икән, ул чакта аны мин - Америка Сәнгать һәм телләр академиясенең шәрәфле әгъзасы Белла Әхмәдуллина яклап чыгам", - дип яздым.

- Шуннан безнең академиклар нишләде?

- Мин бик кызгандым аларны. Дөрес, ул чакта Андрей Дмитриевичка минем чыгышымның файдасы тимәде-тиюен...

- Файдасы тигән чыгышларыгыз да булгандыр бит?

- Андый хәлләр дә булгалый иде, билгеле. Менә бервакыт Георгий Владимов дигән диссидент язучыны КГБ эзәрлекли. Аны төрмәгә утыртмакчылар. Ә бу вакытта инде ул ике тапкыр инфаркт кичергән иде. Шул чакта мин, аны төрмәгә утыртмыйча, илдән чыгарып җибәрүләрен сорап, Юрий Андроповка хат белән мөрәҗәгать иттем. Мин Сезгә бер нәрсә дә каршы куя алмыйм, бары тик түбәнчелек белән үтенә генә алам, дип яздым. Андропов минем үтенечемне канәгатьләндерде. Ә менә Брежневка шундый хат язу минем башыма да килеп карамас иде.

Соңыннан, чит илгә киткәч, Георгий Владимов шушы вакыйга турында, исемемне дә үзгәртмичә, хикәя язды.

- Сезнең китапларыгыз нинди телләрдә чыкты?

- Инглиз, француз, алман, фин, итальян... телләрендә. Ә менә татарча - юк...

- Татарча чыгуын теләр идегезме соң?

- !!!

- Япь-яшь килеш үк киң танылган шагыйрь булып сез Татарстанга килгән идегез. Без дә ул чакларда әле шактый яшь идек. Сезнең белән очрашу язучыларның Тукай исемендәге клубында булган иде...

- Сүзегезне бүлим әле, гафу итегез. Габдулла Тукай, дигәннән, мин аның бик тә начар тәрҗемә ителгән бер шигырен укыган идем. Булсын иде миңа шуның сүзмә-сүз тәрҗемәсе!.. Шуннан? Әйдәгез, сүзегезне дәвам итегез, зинһар.

- Шул сәфәрдән күңелегездә нинди тәэсирләр калды, дип соравым иде...

- Без Татарстанга килгәндә Хрущев заманнары иде әле. Әлмәткә алып бардылар. Анда ярлылык, фәкыйрьлек күзгә бәрелеп тора иде. Әтием Казан татары, дим бит, тамырларымнан аккан канымның яртысы - татар каны. Ә мин ул чакта анда бер татар сүзе ишетмәдем, юньле-башлы бер тере татар күрмәдем. Минем бит шулкадәр татар сүзен, аның татарча сөйләшкәннәрен ишетәсем, татар кешеләрен күрәсем, алар белән аралашасым килә иде.

Шул баруымда мин Проломный урамында (алда әйткән идем) әтиемнең әнисе яшәгән теге өйне таныдым. Әтиемә кайтып сөйләгән идем, дөрес, ул шушы урамда, диде.

Казанда безне "Шүрәле" балетына алып бардылар. Бала чактан таныш "шүрәле" сүзе белән мин кабат шунда очраштым.

Аннары безне Кремльдә кабул иттеләр. Шунда кергәндә кызык кына хәл булды. Ишек төбендә кизү торучы милиционер миңа төртеп күрсәтте дә:

- Ә моны кертмибез, ул сызгыра, - диде. Ни дигән сүз булгандыр инде?!

Аңа каршы җитәкчебез Николай Корнеевич Чуковский:

- Бу ханым сызгыра белми, - диде.

- Аңлашыла, ул чакта күңелегездә Казан турында бигүк сөйкемле хатирәләр калмаган.

- ...

- Күптән түгел Италиядә булып кайтуыгыз хакында хәбәр күзгә чалынган иде...

- Италиядә без яз көне булдык. Андагы чыгышымда мин болай дидем:

"Минем татарлыгым күренеп тора, дип уйлыйм (йөзен кулы белән сыпырып ала), итальян нәселеннән булуым да расланган. Мин сезгә соранырга килмәдем, мин сезгә җанымны, күңелемне ачарга, дип килдем. Менә сезгә минем кулым!"

- Малеевкага килер алдыннан гына мин "Свобода" радиостанциясеннән америкалыларның сезнең белән әңгәмәсен ишетеп калган идем. Нинди җилләр ташлады сезне анда?

- Университетлары чакырган иде. Барлык зур университетларында чыгыш ясадым.

- Ничегрәк кабул иттеләр?

- Тәрҗемәләрнең бигүк уңышлы булмавы да ихтимал иде. Әмма америкалылар урыс телен, аның аһәңен яратып кабул итә.

- Инде килеп, гаиләгез белән дә бераз таныштырып китмәссезме?

- Минем ирем - Борис Асафович Мессерер. Рәссам. Аның әтисе - Асаф Мессерер. Күренекле балетмейстер. Зур театр сәхнәсенә танылган осталар аның мәктәбе аша чыга. Борисның әнисе Анель Судакевич (поляк нәселеннән) тавышсыз кинолар заманында күренекле артист булган. Гаиләсе, балалары хакына сәхнәне ташлаган. Бу гаиләне мин яратам, аның белән чиксез горурланам. Борис белән икебезгә бер улыбыз, ике кызыбыз, бер оныгыбыз бар. Менә шул.

- Тәфсилле әңгәмәгез, ихлас сүзләрегез өчен рәхмәт сезгә, Белла Әхәтовна!

- Мондый интервьюны минем үз гомеремдә берәүгә дә биргәнем юк иде. Әле күптән түгел генә АКШтагы бер нәшрият белән килешү төзедек. Үзегез турында ни телисез, күпме телисез, шуны языгыз, диделәр. Аларга да язудан баш тарттым. Ә сезгә, Саимә ханым, үзегез ничек кабул кыласыз, минем турыда шулай язарга рөхсәт итәм. Кызыгыз Гөлнар белән дә аз сөйләшмәдек, кирәк дип тапсагыз, аңа сөйләгәннәремне дә файдалана аласыз.

* * *

Шушы урында безнең Белла Әхәт кызы Әхмәдуллина белән әңгәмәбез тәмам дип әйтергә мөмкин. Әмма бер генә көнгә сыйган әңгәмә түгел бу, моның өчен безгә кат-кат очрашырга туры килде.
Бер сөйләшкәндә мин шагыйрьгә "Сез кече яшьтән үк безнең тарафка ничектер аркагыз белән торгансыз сыман тоела", - дигән идем. "Мин гаепле түгел инде аңа. Некоторые оказались длиннорукими, некоторые - косорукими," - дип җаваплады ул. Тәрҗемәче булсам да, мин бу сүзләрне татарчага әйләндерәсе итмәдем. Нишлисең, менә шундый инде без - косорукийлар, ачыгавызлар. Үзебезнең күп нәрсәне кулыбыздан ычкындырабыз. Шуны бит шагыйрь үз теле белән әйтә!..

Ә шулай да Белла Әхәт кызы соңгы мәртәбә Казанга килүендә безнең Муса Җәлил исемендәге театрда чыгыш ясаганда:

- Нәкъ менә Казанда минем Әхмәдуллина һәм Әхәтовна икәнем аерымачык сизелә. Монда мин туганлык җылысын бар җаным белән тойдым! - дип, үзенең кем икәнлеген янә бер кат раслады.

Саимә ИБРАҺИМОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: