Мәдәни җомга

АЗАТЛЫК ҺӘМ ЯШЬЛЕК ҖЫРЧЫСЫ

Яңа заман татар шигърияте һәм, гомумән, әдәбияте турында сүз чыкса, иң беренчеләрдән булып күз алдына Һ.Такташ килә. Ул үзенең киң кырлы иҗаты белән татар тормышын гомумкешелекнең әхлакый һәм гүзәллек кыйммәтләре аша күрсәтеп бирә алды. Шагыйрь үз иҗатының башында ук, борынгы Шәрекъ әдәбиятен яхшы белүенә карамастан, киң халыкка аңлаешлы саф татар...

Яңа заман татар шигърияте һәм, гомумән, әдәбияте турында сүз чыкса, иң беренчеләрдән булып күз алдына Һ.Такташ килә. Ул үзенең киң кырлы иҗаты белән татар тормышын гомумкешелекнең әхлакый һәм гүзәллек кыйммәтләре аша күрсәтеп бирә алды.

Шагыйрь үз иҗатының башында ук, борынгы Шәрекъ әдәбиятен яхшы белүенә карамастан, киң халыкка аңлаешлы саф татар телендә язарга кереште, әсәрләрендә халык иҗатының күптөрле жанрларын файдаланып, аларны табигый рәвештә шигырь, поэма, баллада, сәхнә әсәрләре тукымасына кертеп җибәрде. Бу исә әдәби-эстетик кына түгел, бәлки, сәяси мәсьәлә дә иде. Шушы мәсьәләне тирәнтен аңлаган Һ.Такташ, бар тавышка саф татар әдәбияте тууын дөньяга хәбәр итеп, бер-бер артлы гүзәл әсәрләр иҗат итте.

Аннары, ул берүзе татар әдәбиятенең көмеш гасырының шигърияттәге тулы бер дөньясын тудырды. Татар телендә аның Блокныкыдай җете символикасы, Маяковскийныкы кебек дәртле ритмы, Есенинныкыдай лирикасы, Мандельштамча күп мәгънәле образлары чагылыш тапты. Һ.Такташ беренче карашка берләштерергә мөмкин булмаган кебек тоелган ике күренешне-өлкән Шәрекъ һәм чагыштырмача яшь Аурупа шигъриятенең иң уңай традицияләрен берләштерүгә иреште.

Һ.Такташ иҗатында без сөю, сөелү, ашкыну, нәфрәт, моңлану мотивларыннан тыш, гаять күп фаҗигаләргә юлыгабыз. Халык һәм тормыш фаҗигасе шагыйрь йөрәге аша узып, аның әсәрләрендә һәрдаим моңлы аһәң булып яңгырап тора.

Мин җир өстен артык сөйдем бугай,
Артык сөйдем аның гөлләрен;
Һәрбер буйга җиткән каен кызын
Усак егетеннән көнләдем...

Кыска гомерле шагыйрьнең Җир йөзенә, тормышка тирән Мәҗнүн гыйшкына охшаш фаҗигале мәхәббәте иҗатында өзелмәс нәфис нечкә ефәк җеп булып баштан ахыргача сузылган. Аның романтик балладалары, шигырь һәм поэмалары зур гомумиләштерү көченә ия, алар бүген дә актуаль яңгырый, беркемне дә битараф калдырмый.

Дөрес, шагыйрьнең иҗади ысулларына һөҗүм итүчеләр дә булмаган түгел, әлбәттә. Ул аларга, беренче чиратта, матбугат аша җавап бирә килгән. Икенчедән, "тимерне кызуында сугып", язучылар, әдәбиятчеләр катнашындагы бәхәсләрдә үз оппонентларына шунда ук җавап биргән. Бигрәк тә аның "Иҗадиятем турында" дигән мәкаләсе әдәби манифест буларак кабул ителергә лаеклы. Ул монда XX йөз башы татар әдәбиятендә Г. Тукай, Дәрдемәнд, С. Рәмиев һәм башка фидакяр затлар башлап җибәргән тирән үзгәрешләрне хуплаган хәлдә, кыю рәвештә, яңалыкны яклап, бар тавышка, яңа буынның рупоры буларак, үзенең кыйбласын белдерә. "Татарның иске шигъри өслүбе җимерелергә тиешле. Ул киң рухлар, ялкынлы йөрәкләр өчен тар", - дип яза шагыйрь. Аның шигырьдә "үгет-нәсихәт, сафсата бетәргә тиешле, яшь күңелләр тасвири әсәрләр сорыйлар... шигырьдә мәгънәгә күчү дәвере килде", дигән сүзләре дә гаять заманча яңгырый. Аныңча:"...халәте рухиянең үз теләвенчә агуына киң юл куелырга тиеш"... өстәвенә " такмаклап язу юлы бетәргә, аның урынына "тон" белән "сөйләп", язу юлы кертелергә тиешле". Шушы программасын ул халык алдында һич икеләнүсез бәян итә.

Кайберәүләр фикеренчә, совет чорында Һ.Такташ, борынгы Шәрекъ һәм төрки-татар традицияләреннән баш тартып, җимергеч инкыйлаб таләпләренә бирелә һәм, юлындагы бар нәрсәне җимереп, үз максатына баручы, авызлыкланмаган сыйныф мәнфәгатен яклап яза. Шуның белән ул, янәсе борынгы әдәби кануннарны таптап үтә. Мондый фикер таралуның да сәбәбе бар иде, билгеле. Чөнки талантлы яшь шагыйрьне совет чорында идарәче фирка таләбенчә иҗат итте, дип исбатларга кирәк иде. Шунлыктан, аның беренче әсәрләрендәге романтик, мистикага корылган мотивларны совет чоры тәнкыйтьчеләре күрмәмешкә салышып яшәде.

Әдәбиятчеләр барысы да мондый тар кысаларда фикер йөртмәсә дә, рәсми тәнкыйтьчеләр аның иҗат кыйбласын аңлау юнәлешендә эш алып бармады. Шулай да, соңгы елларда аның мәсләгенә ачыктан-ачык хөрмәт белән караучылар күтәрелеп чыкты. Шуларның берсе- Һ.Такташның борынгы Шәрекъ әдәбияте һәм дини мифологиянең символик образлары ярдәмендә язылган шигырьләре хакында әдипнең 100 еллыгына багышланган җыентыкта җитди фикерләр әйткән Р.Батулла булды. Ул шагыйрьнең поэзиясен шактый җентекле һәм гадел анализлап, тикшереп, нигезле нәтиҗәләр ясый. Дөрестән дә, башлангыч чор иҗатында тормышны романтик буяулар белән тасвирлап күрсәткән чагында ук, Һ.Такташ үзен җитлеккән шәхес итеп таныта. Кулына каләм алгач ук, яшь шагыйрь тарафыннан Беренче Бөтендөнья сугышына каршы язылган "Газраилләр" һәм "Төркестан сахраларында" кебек әсәрләрендәге образ һәм фикерләр аның совет чоры әсәрләрендә дә тулыланып һәм баеп, кабатлана тора. Шагыйрь иҗатында игътибар үзәгендә булган фәрештә образы, мәсәлән, аның әсәрләрендә җәберсетелгән кешелек символы булып, һаман үстерелә, детальләштерелә.

Һ.Такташ искиткеч белемле һәм эрудицияле әдип булган. Ул башлангыч әсәрләрендә файдаланган җирдәге җәннәт, фәрештә, газраил, пәйгамбәр кебек символик образларның диндәге урыннарын яхшы аңлап һәм белеп кенә кулланган.

Һәм, әйтергә кирәк, бөтендөнья шигъри алыплары кебек, ул язу өчен темаларны үзен чолгап алган чынбарлыктан алган, шулар ярдәмендә үзенең дәверен чагылдырган. Аның һәртөрле вакыйгаларга мөнәсәбәте гаять киң масштаблы. Шундый киң колачлылыкның үрнәге, - бөтендөнья әдәбият шедеврлары белән рәттән куелырдай "Җир уллары трагедиясе". Кызганыч, ул башка телләргә тәрҗемә ителмәгән. Шагыйрь үз иҗатында Шәрекъ һәм Аурупа поэзиясенең күп төсмерле символларын еш куллана. Алар хәзергә кадәр тулысынча җентекләп өйрәнелмәгән. Аның Ибсенның социаль-психологик драматургиясенә һәм кайбер очракларда Шекспир трагизмына охшаш сәхнә әсәрләре дә шулай игътибардан читтә кала бирә. Такташ драматургиясе, киләчәктә үзенә лаеклы сәхнәләштерүче кулына керсә, тамашачы аны зур ачыш буларак кабул итәчәк. Һ.Такташ драматургиясе бүген әле ачылмаган кыйтга хәлендә. Киләчәктә бу әсәрләр үз урынын табар, иншалла.

Элеккерәк елларда Һ.Такташның шигырьләрен илнең теләсә-кайсы почмагында яшәүче төрле һөнәр ияләре яттан укый иде. Бу исә шагыйрь иҗатындагы бер сыйфат - аның эчкерсезлеге белән бәйле. Әйе, эчкерсезлектән, җанның ялкынланып януыннан башка чын шигърият юк. Шагыйрьнең бөек сере менә шунда күренә дә инде, бу сихер, тылсым бары тик санаулылырга сайлап кына бирелә.

Шагыйрь Һ. Такташ иҗатының үзәгендә хатын- кыз образы тора. Бу хәл очраклы түгел, әлбәттә. Әлеге киң, катлаулы һәм каршылыклы тема аның үз язмышына бәйле рәвештә генә түгел, ә заман таләбе белән дә иҗатында зур урын били. Татарстанның яңа хакимияте хатын-кызлар өчен журнал чыгарырга карар итә. 1926 елда "Азат хатын" журналының 1 нче саны дөнья күрә. Журналның сәркәтибе итеп Һ.Такташ билгеләнә. Менә шунда эшләгәндә ул хатын-кызларның проблемаларын, аларның эчке дөньясын яхшы өйрәнә, язачак әсәрләре өчен материал туплый. Хатын-кызларга карата саф һәм ихтирамлы хисләр саклаган шагыйрь, яңа заманда аларга җәмгыятьтә һәм гаиләдә артык зур бурычлар йөкләнүен яхшы аңлый. Яңа хакимият исә хатын-кыз вазифаларының вакыты белән башкарып чыга алмастай катлаулы икәнлеген исәптә тотмый. Шуның нәтиҗәсе буларак, гаиләләр йә таркала, яки аналарның җәмгыять йөген тартырлык көче калмый. Мондый сынауга юлыккан хатын-кызларның тормышы турында Һ. Такташ "Югалган матурлык" пьесасын яза. Һәрбер проблеманы логик чигенә җиткерергә яраткан автор мондый авыр йөкне тартып бара алмаган хатын-кыз үлемгә дучар ителә, дигән нәтиҗәгә килә һәм тамашачыларга шул фикерен фаҗигале язмышлар аша күрсәтә. Саф күңелле шагыйрь хатын-кыз матурлыгына сокланып карый, аларга һәр очракта теләктәшлек күрсәтә. "Алсу", "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмалары шул хакта сөйли.

Ә инде шагыйрьнең "Киләчәккә хатлар" поэмасы үз чорының каршылыкларын да, авыл һәм шәһәрдәге үзгәрешләрне дә берләштерә. Һ.Такташ кеше психологиясен, аның шәхси милеккә никадәр бәйле икәнлеген тасвирлап бирә. Киләчәктәге социаль гадел җәмгыятьнең сыйфатларын ул санап тормый, аны детальләштерми. Һәм үзенә хас ышаныч белән фәнни-техник үсешне хуплап һәм аңа ышанып яза. Әмма, һәрвакыттагыча, аның поэмасының үзәгендә кеше күңеле, аның үз образы тора.

Моңарчы татар шигъриятендә өстенлек алган традицион гарәп, фарсы алынмаларыннан баш тартып, нигездә саф татар телендә иҗат иткән Һ.Такташ әдәбияттә зур кыюлык күрсәткән, зур сикереш ясаган иде. «Киләчәккә хатлар» поэмасы исә аның вакытларны узып, икенче бер үлчәмгә сикереше булып тора. Бу җиһанда кемнән ни кала? Шагыйрьдән безнең чорга Галәм турында, анда кешенең урыны хакында уйланулар белән тулы шигъри юллар калды. Аның ялкынлы рухы, үлемсез әсәрләре калды.

Теләкләрем минем сезнең чорда,
Сезнең кырда чәчәк атачак,
Җансыз гәүдәм шушы теләкләргә
Азык булып җирдә ятачак...

- дип яза ул, киләчәк заманнарга эндәшеп. Мәңге яшь шагыйрьнең аксакалларныкыдай зирәк, гасырлар аша сыналып килергә лаек сүзләре безне бүген дә дулкынландыра.

Такташның зур шигъри таланты, сөйкемлелеге, шигырьләрен укыгандагы һәм, гомумән, тормыштагы актерлык осталыгы аның бәхете дә һәм бәласе дә булган. Шагыйрьгә күркәм күп сыйфатлар бирелгән булган, әмма ул үзен чолгап алган тирәлектән никадәр югарырак күтәрелсә, аның гомере шулкадәр кыскара барган. Ихласлылык һәм хакыйкатькә, гаделлеккә омтылу шагыйрь юлында күп авырлыклар тудырган, әмма нәкъ менә шуның өчен дә аны халык яраткан һәм ярата! Хәзерге катлаулы чорда безнең җәмгыятькә кабат ул кирәк. Татар халкының да дөнья мәйданына чыгарырлык шигърияте барлыгын күрсәтү өчен Такташ шигъриятен -XX гасырның бөек шагыйре әсәрләрен инглиз, француз, алман, испан телләренә тәрҗемә итү сорала. Әмма хәзергә шагыйрьнең урыс теленә дә лаеклы тәрҗемәләре юк. Без үзебездә булганны бәяли белмибез. Шулай булгач, татар мәдәниятен белмәүче, аның әһәмиятен, дөнья мәдәниятенә керткән өлешен аңламаучы башка милләтләргә аптырарлык та түгел. Мордовиядәге Сыркыды авылында Һ. Такташның музее бар, ә бездә - Татарстанда, Казанда ул юк. Юкса, яшәгән йортын җимергән чагында Һ.Такташка музей булдырырга вәгъдә дә биргәннәр иде. Әйтергә кирәк, бөек шагыйрьгә - бездә хәтта һәйкәл дә юк. Аның йөрәккә үтеп керә торган шигъри юллары очраклы гына тумагандыр, лабаса:

Янып торган кызыл чәчәкләрдән,
Үрә-үрә һәйкәл төзәрсез.
Ул һәйкәлгә мәңге, мәңге көлеп торган
Охрави бер авыз куярсыз!
Күкрәгенә
"Яшьләй үтерелгән пәйгамбәр"
Дип язып куярсыз.

Эльвира КУДРЕЦКАЯ,
Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре;

Ләйсән КАРИЕВА,
филология фәннәре кандидаты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: