Мәдәни җомга

Атаклы Гай Таһиров

ХХ гасыр башында татар мәдәнияте зур үзгәрешләр дәверенә керә. Милли театр барлыкка килә, музыкага тартылу көчәя, татар җырчылары татар халкына концертлар биреп сөендерә. Болар 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр туган сәнгать төрләре. Инкыйлабтан соң рәсем, опера, кино сәнгате беренче сынауларын уза, курчак театры дөньяга аваз сала. Сәнгатьнең катлаулы төрләре саналган...

ХХ гасыр башында татар мәдәнияте зур үзгәрешләр дәверенә керә. Милли театр барлыкка килә, музыкага тартылу көчәя, татар җырчылары татар халкына концертлар биреп сөендерә. Болар 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр туган сәнгать төрләре. Инкыйлабтан соң рәсем, опера, кино сәнгате беренче сынауларын уза, курчак театры дөньяга аваз сала. Сәнгатьнең катлаулы төрләре саналган музыка һәм рәсем беренче чирканчыклыгын ХХ гасырның 10 елларында алса да, әле профессиональ рәссам һәм музыка белгечләре булмый. Аның төп сәбәпләрнең берсе дини һәм милли кысынкылыктан килә. Күрсәтеп үткән сәнгать төрләре бары татар иҗтимагый хәрәкәте һәм мәдәни процессындагы тирән үзгәреш­ләрдән соң гына профессиональлеккә беренче адымнарын ясый башлый. Музыкада Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, рәссамлыкта Габделбакый Урманче, опера сәнгатендә Газиз Әлмөхәммәтев, ХХ гасырның 30 нчы елларында курчак театрын профессиональ югарылыкка күтәргән, курчак театры буенча беренче профессиональ режиссёр Сәлах Хөсни, һәм ниһаять, татарда беренче бию остасы һәм профессиональ балетмейстер Гай Хаҗи улы Таһиров (Гайнулла Хаҗимөхәммәт улы) (1906/07 -1995) татар милли бию сәнгатен нигезләүче һәм милли традицияләрне баетучылардан беренчесе булды.
Г.Таһировның исемен бүген инде милли сәнгатьтән ерак торганнар күбесе белми дә торгандыр. Аңа 2017 елның гыйнвар аенда (кайбер мәгълүматлар буенча 4 декабрь) 110 яшь тулган, ә аның исемен дә телгә алган кеше булмады шикелле. Шуны да искәртү кирәк: 2017 елның декабрендә Казан дәүләт мәдәният институтының бию сәнгате белгечләре тарафыннан Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татар җыр һәм бию ансамбле катнаш­лыгында Г.Таһировка багыш­лап конференция уздырылды.
Гомеренең алтмыш елын милли бию сәнгатенә, аның өчен кадрлар тәрбияләүгә зур өлеш керткән Г.Таһиров татар халкы өчен кем, нинди эшләр башкарган? Бу урында аның кыска гына тәрҗемәи хәле белән таныштырып узу комачау итмәс.
Танылган балетмейстер ерак Себердә Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туа. 1925-1928 елларда Казан театр техникумында укый. Бер үк вакытта балет студиясендә шөгыльләнә. Укуын тәмамлап хезмәт юлын Татар дәүләт академия театрында артист, биюче һәм хореограф буларак башлый. Яшь талантның мөмкинчелекләрен күргән җитәкчелек Г.Таһировны Мәскәүгә СССР Зур театры каршындагы хореография училищесына укырга җибәрә. Училищеда ул 1933-1938 елларда укый. Мәгъ­лүм ки, бу елларда татар операсының беренче карлыгачлары да җыр сәнгате буенча югары белем алып йөргән вакытлары. Г.Таһиров та алар белән бергә яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрына артист, балетмейстер сыйфатында эшкә кайта. 1938-1952 елларда Татар опера һәм балет театры артисты, балетмейстеры һәм баш балетмейстеры, 1952-1970 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры, 1967-70 елларда баш балетмейстеры. 1972-1986 елларда Казан мәдәният институтында яшь балетмейстерлар һәм бию буенча белгечләр тәрбияли. Нигездә, ул мәдәният институтында 1971 елда бер ел режиссура кафедрасында, 1972 елдан хореография кафедра­сында "Идел буе халыкларының биюләре" буенча дәресләр алып бара.
Мәкалә язуның максаты, беренчедән, татарның тәүге балетмейстеры Г.Таһировның 110 еллык юбилее уңаеннан булса, икенчедән, аның Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә сакланган шәхси архивы белән кыскача таныштыру да иде. Г.Таһировның вафатыннан соң (1995 елның 16 сентябре) шул ук елның 25 декабрендә шәкерте В.Горшков ярдәме белән шәхси архивының бер өлеше институтка алынды, һәм ул 162нче фонд белән сакланышка куелды, ә бер өлеше Татарстан Милли музее фондында саклана. Балетмейстерның архивы әлегә эшкәртелмәгән. Шуңа карамастан, бүлек җитәкчесе Илһам Гомәревнең хәерхаһлык күрсәтүе аркасында алар белән танышу мөмкинчелеге туды. Шуны да искәртеп узу урынлы булыр кебек, Г.Таһировның шәхси архивы күренекле археограф, җаны-тәне белән шәхси архивларны туплауга күп көч куйган галим Марсель абый Ибраһимов белән берлектә шушы юлларны сырмалаучы тарафыннан алып кайтылган иде. Вакытында якынча тасвирлама төзүче дә без фәкыйрегез булды.
Г.Таһировның шәхси архивы нигездә, бию сәнгатенә карый, араларында шәхесенә, татар бию сәнгатенә караган чыганаклар да бар.
Кулда булган чыганаклар бик бай булмаса да, танылган балетмейстерның иҗаты һәм шәхесен ачып бирә алырлык, дип уйлыйм. Хәзер шәхси архивка өстән-өстән генә булса да сәяхәт кылыйк. Иң беренче чиратта, аның иҗади эшчәнлеген күз алдына китерү өчен архивта сакланган эш хисабында искә алган кайбер саннарны барлап узу кирәктер. Хисаптан күренгәнчә, Г.Таһировның татар бию сәнгатенә караган 35 исемдә мәкалә һәм рецензия, "Татар биюе" һәм "15 татар биюе" исемле китаплары басылган, бию сәнгатенә карата чыгышлар ясалган. 1938 елдан алып аның тарафыннан 365 чамасы төрле характердагы бию сәхнәгә куелган. Шул исәптән, опера һәм балет театрында - 35, Г.Камал исемендәге театрда - 37, Татар җыр һәм бию ансамблендә - 60, Минзәлә драма театры һәм В. Ленин исемендәге мәдәният сараенда - 22, һәм болардан тыш чуаш, Әзәрбайҗан җыр һәм бию ансамбле, Игорь Моисеев ансамблендә биюләр куелган. Биюләр хакында сүз бара икән, Г.Таһировның Фәрит Яруллин тарафыннан иҗат ителгән "Шүрәле" балетын сәхнәгә куючыларның берсе икәнен дә истән чыгармаска кирәктер. Ул үзе бу турыда түбәндәгечә яза: "Әлбәттә, бүген без белгән балет либреттосыннан шактый аерыла иде. Балет либреттосы язу өчен бию, биюнең хореографик нечкәлекләрен яхшы белергә кирәк. Фәйзи (Фәйзи Гаскәрев. - Автор.) өчен дә, Фәрит өчен дә бу беренче тәҗрибә иде. Шулай булгач, балетның либ­реттосы яңадан язу белән аның музыкасын да үзгәртергә тиеш булды. "Шүрәле"не кую өчен махсус чакырылган талантлы балетмейстер Фәриткә теге яки бу күренеш турында тиешле фикерләр әйтә иде. Аңа кирәк булса, яки аның камил хәлгә китерергә булса, Фәрит үзе безнең янда иде. Мин театр­ның баш режиссёры буларак көн саен була идем". "Шүрәле" балеты турында сүз бара икән, архивта очраган тагын бер кызыклы чыганакка тукталып үтү урынлы булыр, мөгаен. Г.Таһиров Мәскәүдә укыганда, ягъни 1937 елда балалар өчен "Шүрәле" балетының либреттосын иҗат итә. Либреттоның язылу вакыты 1937 елның 10 декабре күрсәтелгән. 1938 елда бу либретто сәнгать комиссиясе тарафыннан тикшерелеп уңай бәясен ала һәм композитор Нәҗип Җиһановка музыка язу бурычы куела. Либретто җентекле язылган, архивта аның партитурасы да сакланган. Күренә ки, әле Ф. Яруллин әсәренә кадәр үк Тукайның "Шүрәле" поэмасы буенча беренче балет либреттосы язылган икән. Балетмейстерның либреттолары моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Мәсәлән, архивта аның тарафыннан иҗат ителгән "Фатыйхның төше" либреттосы һәм партитурасы белән дә очрашабыз.
Бай фантазияле, көтелмәгән алымнары белән тамашачы ихтирамын яулаган Идел буе халыкларының биюләрен һәрберсен искә алу мөмкин дә түгел. Бу урында, фәкать берничәсе, мәсәлән, "Рәйхан", "Язгы моң", "Казан кунаклары", "Өч дус", "Сигезле бию", "Кул сугып уйнау" кебек биюләрне генә дә санап үтү җитә торгандыр. Аларның хәрәкәт төзелешләре, тарихы һәм нинди хәрәкәт алымнары белән башкарылырга тиешле аңлатмалары, партитуралары да тәкъдим ителгән. Болар хореография тарихы, гомумән, бию сәнгате белән кызыксынучылар өчен методик әсбап та. Архивта шулай ук, балетмейстерның кайсы елда нинди бию куюын тасвирлаган схемасы да сакланган.
Г.Таһиров татар бию сәнгате тарихына бай мирас калдырган шәхес. Аның тарафыннан иҗат ителгән биюләр, аларның хәрәкәтләрен соңрак аз гына үзгәртүләр белән башка хорео­графлар кабат сәхнәгә куйган. Бигрәк тә, Татар җыр һәм бию ансамбленең ХХ гасырның 80 нчеелларында бернинди яңа бию бирмәүләре хореографны борчуга салган. Архив чыганаклары арасында бу фикерне раслаган язма да сакланган. Г.Таһиров 1988 елда "Советская культура" газетасына мәкалә язып җибәрә. РСФСР Культура министрлыгының баш идарәсе начальнигы тарафыннан шул вакыттагы ТАССР культура министры М.Таишевка хәлне ачыклауны сорап рәсми хат килә. Г.Таһиров исә, мәкаләсендә Татар җыр һәм бию ансамблен плагиатлык белән шөгыльләнүендә гаепли. Биюләрне беренче куючының исемнәрен искә алмаулары һәм ансамбльнең ун ел дәвамында яңа биюләр куймауларын искә төшерә. Җитәкчелекнең Г.Таһиров куйган биюләрне аз-маз үз­гәртеп дәүләт премиясе алулары тән­кыйтьләнә. Кызганыч, архивта М.Таишевның җавап хаты әлегә очрамады. Хәер, алар­ны киләчәктә фондны тас­вирлаучылар ачык­лар. Мәкалә авторының теләге, фәкать күренекле хореограф, балетмейстер, татар бию сәнгате буенча теоретик Г.Таһировның тәрҗемәи хәле һәм Мирасханәдә 162нче сан белән сакланган шәхси архивы белән кыскача таныштыру иде, бит.
Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин, шәхси архив материаллары арасында, аның иҗатына багышланган язмалар юк дәрәҗәсендә. Аның шәхесе һәм иҗаты хакында күпләр белми дә, белсә дә, хореография сәнгатенә якын торган белгечләр генә искә төшерергә мөмкин. Мәкаләне язганда бу як та истә тотылды. Һәм ниһаять, озак еллардан соң аның иҗатын искә алып милли бию сәнгатенең бүгенге хәле турында беренче тапкыр фәнни-гамәли конференция уздырыла. Анда күренекле балетмейстер иҗаты хакында киңрәк тукталып, милли бию сәнгатенә кагылышлы проблемаларның чишелешен уртага салып сөйләшү булыр дигән өметтә калыйк. Ә алар бар. Милли сәнгать бүген, Г.Таһиров язмасында искә алынганча, элеккеләрне кабатлап, күрешеләрдән күчереп кую белән генә шөгыльләнәләр шикелле.
Зөфәр МӨХӘММӘТШИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: