Мәдәни җомга

АЛАР КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ САКЛАНЫР

Республика һәм шәһәр җәмәгатьчелегенең мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Казан шәһәр Думасы депутатлары шушы көннәрдә үткәрелгән XVII сессиядә күренекле әдип, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан шәһәренең Мактаулы гражданы, республика һәм башкалабыз үсешенә зур өлеш керткән Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерергә булдылар. Казан шәһәр муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе тәкъдиме белән Вахитов районының Луковский,...

Республика һәм шәһәр җәмәгатьчелегенең мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Казан шәһәр Думасы депутатлары шушы көннәрдә үткәрелгән XVII сессиядә күренекле әдип, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан шәһәренең Мактаулы гражданы, республика һәм башкалабыз үсешенә зур өлеш керткән Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерергә булдылар. Казан шәһәр муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе тәкъдиме белән Вахитов районының Луковский, Минзәлә һәм Аргы Һади Такташ урамнары киләчәктә бер исемдә булачак - Туфан Миңнуллин урамы дип йөртеләчәк.

* * *

Мәдәният, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыклары, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Композиторлар һәм Язучылар берлекләре, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, республика Милли музее, ТР авыр атлетика федерациясе, "Кварт" ябык акционерлык җәмгыяте мөрәҗәгатьләрен карап, шулай ук Казан муниципаль берәмлеге топонимика комиссиясе тәкъдимнәрен исәпкә алып, олуг шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан Казан шәһәр Думасы яңа формалашкан урамнарга аларның исемнәрен бирергә карар итте.

Совет районының Яңа Сосновка торак кварталында өч яңа урам барлыкка килде. Аларның беренчесе күренекле педагог, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт батыры Габдрахман Рәфиков (1873-1954) исемен йөртәчәк. Габдрахман Вәли улы 35 ел буе Казан шәһәрендә мәктәп директоры булып эшли, урыс теле укыта. Ф.Әмирхан белән берлектә революциядән соң татар мәктәпләре өчен "Туган тел" дәреслеген төзи, укый-яза белмәүчелекне бетерүгә күп көч куя. Г.Рәфиков 1924 елда Татарстан мәгариф халык комиссариаты президиумы әгъзасы итеп сайлана.

Икенче урамга татарның күренекле фикер иясе, мәгърифәтчесе, әдәбият белгече, галим-энциклопедист, тюрколог, татарның иҗтимагый фикер тарихчысы, мәдәният эшлеклесе, публицист, җәмәгать эшлеклесе Җамал Вәлиди (1887-1932) исеме бирелә. Җ.Вәлиди татар филологиясен үстерүгә һәм өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес, татар профессионал әдәби тәнкыйтенә, һәм эстетик фикерләүгә нигез салучы. Казан мәктәпләрендә, татар рабфагында, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыткан. Татар теле терминнарын эшләү комиссиясенә җитәкчелек иткән. Татар тел белеме буенча күпсанлы хезмәтләр авторы. Ул грамматика, графика, орфография, лексикология, татар телен укыту методикасы, әдәби тел тарихы өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бара. 1930 елда ялган гаепләү буенча кулга алына. 1932 елда концлагерьда вафат була. 1959 елда аклана.

Яңа Сосновкадагы өченче урам танылган драма артисткасы, күренекле җырчы, татар халык җырларын башкаручы, ТАССРның атказанган артисты, татар музыка сәнгатен, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән Зифа Басыйрова (1910-1979) исемен йөртәчәк. З.Басыйрова театр училищесын тәмамлагач, 20 елга якын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Биредә драма артисты буларак аның үзенчәлекле таланты ачыла. 1956 елдан З.Басыйрова Татар дәүләт филармониясендә татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен бик яхшы башкаручы буларак таныла. Аның матур тавышы, үзенчәлекле башкару осталыгы, ныклап уйланылган репертуары җырчыга республикадан читтә дә танылу китерә.

Кече Клыки бистәсендә барлыкка килгән өч яңа урамның берсе авыр атлетика буенча СССРның атказанган спорт остасы Александр Курынов (1934-1973) исемен йөртәчәк. 1959-60, 1962 елларда А.Курынов "Дуслык кубогы" халыкара ярышларда җиңү яулый. 1960 елда Римдә үткән Олимпия уеннарыннан алтын медаль алып кайта. Александр Павлович 14 тапкыр дөнья рекордын яңарта, 1961-63 елларда дөнья чемпионы, 1960-1963 елларда Аурупа чемпионы титулына лаек була.

Яңа урамнарның икенчесе тагын бер дөньякүләм танылган спортчы, шахмат буенча халыкара мастер, шашка буенча спорт остасы, СССРның атказанган тренеры, биш тапкыр РСФСР, өч тапкыр СССР чемпионы Рәшид Нәҗметдинов (1912-1974) исемен йөртәчәк. 1946 елда армиядән кайтканнан соң гомеренең соңгы көннәренә кадәр "Спартак" җәмгыяте үзәк советының тренеры булды. Ул, РСФСРның шахмат буенча җыелма командасы тренеры да иде. Казан шахмат мәктәбе аның исемен йөртә. 1979 елдан башлап Казанда һәр елны Русия шахмат мәктәпләре командалары арасында Р.Нәҗметдинов исемендәге мемориал үткәрелә.

Шәһәр Думасы депутатлары биредә барлыкка килгән өченче урамга СССР халык артисты, дирижер, педагог Натан Рахлин (1906-1979) исемен бирергә карар иттеләр. 1966 елда Натан Григорьевич яңа гына оештырылган Татарстан дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры итеп билгеләнә, коллектив туплый. 1967-1979 елларда Н.Рахлин Казан консерваториясе профессоры.

Идел буе районының Кояшлы торак комплексында да бер-берсенә параллель урнашкан биш яңа урам барлыкка килде. Аларның берсенә композитор, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай, Русиянең М.Глинка исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Русия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фасил Әхмәтов (1935-1998) исеме бирелде. Композитор тарафыннан 130дан артык романс һәм җыр язылган.

Аның янәшәсендәге урам киләчәктә күренекле татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәби Дәүли (1910-1989) исемен йөртәчәк. Авторның әсәрләре урыс, башкорт, кыргыз, әзәрбәйҗан, казах, төрекмән, украин телләрендә дөнья күргән.

Аның белән янәшәдәге урам дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим Садри Максуди (1878-1957) исемен йөртәчәк. С.Максуди ике тапкыр Дәүләт Думасына Казан мөселманнарыннан депутат булып сайлана. Ул анда милли мәнфәгатьләрне яклап чыгышлар ясый. 1918-24 елларда Финляндиядә, Германиядә, Франциядә яши. 1924 елда Төркия Президенты Мостафа Ататөрек чакыруы буенча гаиләсе белән Төркиягә күченә. Анкара һәм Истанбул университетларында укыта, төрек хокук тарихы, тел белеме, философия һәм социология буенча күпсанлы фәнни хезмәтләр яза. Ататөрекнең киңәшчесе була.

Башкалада Казан рәсем сәнгатенең күренекле вәкиле Николай Фешин (1881-1955) урамы да барлыкка килде. Н.Фешин Петербургта Репин остаханәсендә белем ала. Аның укыганда ук иҗат ителгән "Портрет неизвестной" картинасы 1909 елда Мюнхенда үткәрелгән халыкара күргәзмәдә алтын медальгә лаек була. Укуын тәмамлагач Николай Иванович Казанга кайтып сәнгать мәктәбендә укыта, халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша. 1923 елдан рәссам Нью-Йоркта яши, портретчы буларак таныла. Санта-Моникада үлә. Кызы Ия тырышлыгы белән аның мәете 1976 елда Казанга алып кайтып җирләнә.

"Кояшлы" микрорайонындагы яңа урамның берсенә күренекле татар җырчысы, татар эстрадасы солист-вокалисты, халык җырларын оста башкаручы, Татарстанның халык артисты, татар музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Габдулла Рәхимкулов (1926-1997) исеме бирелде. Иҗат эшчәнлеген Г.Рәхимкулов 1954 елда Татарстан җыр һәм бию ансамблендә башлый. Аннан соң язмыш җырчыны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйли. Гомеренең ахырына кадәр Г.Рәхимкулов халык җырларының һәм хәзерге заман эстрада җырларының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалый.

Идел буе районының Көнчыгыш торак массивында формалашкан яңа урамга 1970-2005 елларда "Кварт" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры булып эшләгән Социалистик Хезмәт Герое Вениамин Григорьев (1932-2005) исеме бирелде. Вениамин Демьянович җитәкчелегендә предприятие белән идарә итүнең яңа системасы булдырылды, "Кварт" ил резина-техник сәнәгатенең иң алдынгы предприятиесенә әверелде. Предприятиенең үз төзелеш базасы булдырылды. Нәтиҗәдә В.Григорьев җитәкчелек иткән елларда 200 мең квадрат метр торак мәйдан, 6 тулай торак, 6 балалар бакчасы, предприятие хезмәткәрләре өчен санаторий төзелде. Ул 120дән артык фәнни хезмәт авторы, икътисад фәннәре докторы да иде.

Казан шәһәр Думасы башкарма комитетка бер ай эчендә яңа урамнарны реестрга кертү, урамнарга адрес атрибутикалары (исемнәр) урнаштыру бурычын йөкләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: