Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Каршылыкларны җиңгән шәркыятчы

Сәлим Минһаҗ улы Гыйләҗетдиновның фәнгә килү һәм уңыш­ларга ирешү юлы бормалы һәм дә сикәлтәле. Ул 1947 елда миллилекне саклап кала алган Казан шәһәренең Иске Бистәсендә эшче гаиләсендә дөньяга килә. 1965 елда Казанның 80 нче татар мәктәбен тәмамлаганнан соң, башта М.Вахитов исемендәге химия комбинатында, соңрак моторлар төзү заводында фрезерчы булып эшли....

Сәлим Минһаҗ улы Гыйләҗетдиновның фәнгә килү һәм уңыш­ларга ирешү юлы бормалы һәм дә сикәлтәле. Ул 1947 елда миллилекне саклап кала алган Казан шәһәренең Иске Бистәсендә эшче гаиләсендә дөньяга килә. 1965 елда Казанның 80 нче татар мәктәбен тәмамлаганнан соң, башта М.Вахитов исемендәге химия комбинатында, соңрак моторлар төзү заводында фрезерчы булып эшли. Телләр үзләштерүгә сәләтле Сәлим ялгышлык белән генә Казан авиация институтының радиотехника факультетына кичке бүлеккә укырга керә һәм, моның үз һөнәре түгеллеген аңлагач, ел ярымнан укуын ташлый. 1967-1970 елларда Тын океан флотында гидроакустик була. Яхшы хезмәт иткәне өчен Казанга ялга кайта. Мәктәптә гарәп теленә, гомумән, шәрык мәдәниятенә мәхәббәт уяткан Мәхмүт ага Рәхимов янына хәл белергә баргач, үзенең гарәп телен, Коръәнне өйрәнүгә гомерен багышлау теләген җиткерә. Остаз гарәп теле буенча Мәскәү, Ташкент, Ленинградта уку йортлары барлыгын әйтә. Сәлим бу очрашудан рухланып, кабат хезмәткә киткәндә үзе белән гарәп теле дәреслеге, сүзлекләр ала. Вахтадан бушаган араларда гарәп телен өйрәнә. Армиядән кайткач, башта 1972 елга кадәр радиокомпонентлар заводында (халык телендә җиденче заводта) радиокөйләүче булып эшли. Шул елда Ленинград университетына барып имтихан тапшырып карый, уңышсызлыкка очрый. Раб­факта инглиз теленнән ныклы белем алганнан соң, 1973 елда С.Гыйләҗетдинов университетның Көнчыгыш телләр факультетына студент буларак кабул ителә.
Шәрык дөньясында танылган шәхесләрдән белем алган Сәлим әфәнде 1978 елда Ленинград университетының «Көнчыгышның чит илләрен, Көнчыгышны өйрәнүче, Иран тарихчысы» дигән белгечлек буенча укуын уңышлы тәмамлап Казанга кайта. Коръәнне яттан белгән Сәлимне Казан колач җәеп каршы алырга ашыкмый. Шәһәр буенча дүрт ай эзләнеп йөргәннән соң, ниһаять, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә урнаша. Университетта алган белгечлеге булмаса да, халык иҗаты бүлегенә кабул ителгән фәнни хезмәткәр фән үрләрендә беренче чыныгуларын ала. Институтның халык иҗаты бүлеге «Татар халык иҗаты»ның 12 томлыгын әзерли башлаган еллар бу. Сәлим Минһаҗ улына катлаулы томнарның берсен - «Риваятьләр һәм легендалар» томын төзү бурычы йөкләнә. Аңа борынгы чыганаклар белән бәйле әлеге томны югары кимәлгә җиткерү өчен шактый нык казынырга, дөресрәге, яңа фәнни юнәлеш буенча белем эстәргә туры килә. Ул төзеп бастырган «Риваятьләр һәм легендалар» томының күп өлешен төрки һәм татар тарихына бәйле хезмәтләрдән алынган кыйммәтле чыганаклар тәшкил итә. Аларның кайберләре XXI гасыр башында «Иман» нәшриятында аерым китаплар булып нәшер ителде. Һәм соңрак, текстлары төзәтелеп (борынгы һәм хәзерге татар телендә), 2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Мирастан биш сәхифә» исеме белән дөнья күрде. Шулар нигезендә татар, рус, инглиз һәм фарсы телләрендә «Казан турында легендалар», «Серле Казан» һәм «Легендалар һәм мифологик хикәятләр» исемле китаплар басылып чыкты.
Институтта Сәлим әфәндегә үз белгечлеге буенча фәкать 1991 елда гына эш тәкъдим ителә. Совет идеологиясе хакимлек иткәндә гарәп-фарсы чыганакларын өйрәнүгә, гомумән, аспирантурада шәрык телләреннән имтихан бирү өчен шактый катлаулы юллар үтәргә кирәк иде. Зур тәҗрибә туплаган галим институтның кулъязмалар һәм текстология бүлегенә эшкә күчерелә һәм аңа мирасханәдә сакланган фарсы телле кулъязмаларның тасвирламасын эшләү бурычы куела. Галим берничә ел дәвамында өч чыгарылыштан торган, гомуми күләме 46 табак тәшкил иткән хезмәттә, XI гасырдан алып XX гасырга кадәр татар халкына мәгълүм фарсы телендә язма рухи байлыкны тасвирлап, милләтнең белем дәрәҗәсен күрсәтергә ирешә. (Гилязутдинов С.М. «Описание рукописей на персидском языке из хранилища иниститута Языка, литературы и искусства». Выпуск I, II, III. - Казань, Фикер, 2002, 2006, 2008). Сәлим әфәнде тарафыннан эшләнгән бу китап­лар татар гуманитар фәнендә фундаменталь хезмәтләр итеп каралырга лаек.
Күпкырлы галим татар укучысына тәрҗемәче буларак та мәгълүм. Институтта эшләү вакытында һәм аннан соң да гарәп, фарсы, төрек телләреннән күп кенә әсәрләрне тәрҗемә итеп бастыра. Мәсәлән, төрек галиме Гариф Бикнең «Мең дә бер хәдис шәрехе» дигән төрек телендәге китабын беренчеләрдән булып татар мәгърифәтчесе Габдерәшит Ибраһимов татар теленә тәрҗемә итеп, үзеннән өстәмә шәрехләр биреп бастыра. Сәлим әфәнде исә хәдисләрнең шәрехләрен иске татар теленнән, ә хәдисләрне турыдан-туры гарәп теленнән тәрҗемә итә. (Гариф Бик. Мең дә бер хәдис шәрехе. - Казан: Раннур, 2005). Сәлим әфәнде «Татарстан - Яңа гасыр» телевидениесе җитәкчелегенең үтенече буенча Иран кино сәнгате осталарының «Шәһрияр» дигән 17 серияле фильмының татарчага тәрҗемәсен дә эшли. Әлеге сериалдагы 84 газәл татарча милли аһәңдә яңгырашы һәм камиллеге белән дә тамашачының күңеленә хуш килә.
С.Гыйләҗетдинов халык иҗаты, кулъязма һәм текстология бүлекләрендә эшләгәндә дә милләтнең асыл җәүһәрләрен җыюда актив катнаша, ерак Себер, Башкортстан, Киров, Пермь, Рязань, Төмән, Чиләбе, Екатеринбург, Әстерхан, шулай ук Россиянең башка өлкә һәм республикалары, шул исәптән Татарстанның күпчелек районнарында фольклор, археографик экспедицияләрдә була.
Галим 1986 елдан башлап талантлы педогог буларак та таныла. С.Гыйләҗетдинов педагогик эшчәнлеген Казан шәһәре мәктәпләрендә гарәп теле укытучысы буларак башлап җибәрә, соңрак Казан дәүләт педогогика көллиятендә гарәп теле, Казан дәүләт университетында фарсы теле укыта. Болардан тыш, милләтнең дини хисләре кабат уянган елларда Коръән өйрәтү курсларында «Тәҗвид», ягъни Коръәнне дөрес уку фәне буенча дәресләр бирә. Ул һәрбер укучы яисә шәкертнең яраткан остазы була. Алар арасында хәрбиләр, дин әһелләре һәм башка күп төрле һөнәр ияләре бар.
Сәлим әфәнденең ислам дине тарихы, аның фәлсәфәсе буенча киң карашлы галим булуына һәм Коръәнне яттан белүенә аерым тукталып үтү кирәктер. Инде студент елларында ук Коръән сүзләрен картотекага сала башлаган галим бүген Коръән сүзләре күрсәткечен төзү белән мәшгуль. Инде бу күрсәткеч халыкка тәкъдим итү алдында. Институтта эшләгән елларында шулай ук аның тарафыннан институт мирасханәсендә сак­ланган кулъязма Коръән тас­вирламасы төзелеп, 2013 елда «Описание рукописей Корана» исеме белән нәшер ителде.
Фән дөньясында галимнең гыйльми дәрәҗәсе аның халык­ара конференцияләр, конгресс­ларда ни дәрәҗәдә катнашуына карап та бәяләнә. Сәлим әфәнде халыкара симпозиумнарда, конференцияләрдә, конгрессларда катнашып, үзен укымышлы галим итеп таныта алды. Ул 1994 елда Иранда булып узган фарсы теле, Иран тарихы һәм ислам белгечләренең I Халыкара конгрессында катнаша. 2000 елда Сәлим әфәндегә Казанда узган «Иран һәм Россия» дигән халыкара фәнни конференциядә, 2001 елда исә Иранда узган «Иран һәм Туран» исемле халыкара фәнни конгресс­та да чыгыш ясау бәхете татый.
С.Гыйләҗетдиновның фәнни казанышлары болар белән генә чикләнми. Аның фарсы-татар әдәби багланышлары буенча «Персидско-татарские литературные связи (X - начало XX вв)» монографик хезмәте дә дөнья күрде. Махсус әзерлекле шәрык телләре белгече, тәрҗемәче, сәяхәтче, педогог, киңкырлы талант Сәлим әфәнденең институт һәм институттан тыш 40 ел чамасы фәнни эшчәнлеге дәверендә бүген дә, киләчәктә дә әһәмиятен югалтмаячак 22 китап, күп санлы фәнни мәкаләләр басылып чыккан.
Ул инде күптән күпкырлы галим итеп танылса да, фәкать байтак вакыттан соң (22 ел үткәч), 2000 елда гына X. Мәхмүтов җитәкчелегендә «Татар тарихи риваятьләре һәм легендалары» исемле темага кандидатлык диссертациясе яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешә. Докторлык темасы буенча монографиясе басылып чыгуга карамастан, яклауны ашыктырмый. Хәер, кем әйтмешли, чын галим булу өчен доктор булу мәҗбүри дә түгел. Гомерен фәнгә багышлаган Сәлим Минһаҗ улы аңа мохтаҗ да түгел. Ул шәрык мәдәнияте һәм ислам дине тарихы, яисә гарәп-фарсы тәрҗемәләре буенча мөрәҗәгать иткән фән докторларына да ярдәм кулын сузарга әзер.
Зөфәр МӨХӘММӘТШИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев