Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Галим һәм мәгърифәтче

Без моннан ун ел элек (2008 елның 25 мартында) шөһрәтле галим һәм күренекле педагог Мирза Исмаил улы Мәхмүтовны соңгы юлга озаттык һәм бүген дә аны зур хөрмәт белән искә алабыз. М.Мәхмүтов 1942 елда Мордовия Республикасының Ләмбрә районындагы Алтар авылында механизатор булып эшли башлап, энциклопедик гыйлемле, киң танылган галимгә әверелә. 1948...

Без моннан ун ел элек (2008 елның 25 мартында) шөһрәтле галим һәм күренекле педагог Мирза Исмаил улы Мәхмүтовны соңгы юлга озаттык һәм бүген дә аны зур хөрмәт белән искә алабыз.
М.Мәхмүтов 1942 елда Мордовия Республикасының Ләмбрә районындагы Алтар авылында механизатор булып эшли башлап, энциклопедик гыйлемле, киң танылган галимгә әверелә. 1948 елда Иркутскидагы хәрби авиация техниклары училищесын, 1955 елда Мәскәүдә Хәрби чит телләр институтының көнчыгыш факультетын тәмамлап, Мирза Мәхмүтов Совет Армиясендә яшерен разведка өлкәсенә караган бик җаваплы вазифалар башкара. Армия хезмәтеннән соң, 1956-1958 елларда Казан дәүләт университетында гарәп теле укытучысы булып эшли.
Мирза Исмаил улы Мәхмүтов 1958 елдан соң 18 ел буена Татарстанның мәгариф министры вазифасын башкара, 20 ел республика парламенты депутаты була. Министрлык вазифаларыннан азат ителгәч, СССР Фәннәр академиясенең профессиональ-техник белем тармагына караган гыйльми-тикшеренү институтын оештыра һәм 17 ел буена аның директоры йөген тарта. Ул, иң беренчеләрдән кубып, мәгариф өлкәсендә АКШ белән Россия-Америка белем бирү программасы буенча хезмәттәшлек оештыра.
М.Мәхмүтовның мәгариф министры булып эшләү еллары мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү эшенең күтәрелеш чоры булды. Ул, республика мәгарифендә күп санлы уңай үзгәрешләр кертеп, уку йортлары тормышына яңа сулыш өрде. Аеруча татар мәктәбен саклау һәм алга җибәрү өчен, файдалы күп гамәлләр кылды. Әйтик, аның инициативасы буенча, авыл мәктәбен тәмамлап килеп, югары уку йортына керүче яшьләрне кабул иткәндә аларга беркадәр өстенлек бирү тәртибе кертелде. Нәтиҗәдә хәзерге күп кенә күренекле галимнәр, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре үз заманында югары белем алуга иреште. Ул укыту процессына милли телне кертү идеясен яклады. "Хәреф алмаштыру белән шөгыльләнүгә караганда, телне саклау әһәмиятлерәк", - дип әйтә иде ул һәрчак.
М.Мәхмүтов мәгариф министры һәм СССР ПФАнең Профтехпедагогика гыйльми-тикшеренү институты директоры вазифаларын башкаруы белән бергә фәнни эш белән дә актив шөгыльләнде. Ул СССРда проблемалы укыту концепциясенә нигез салучыларның берсе булды. Укучыларда иҗади фикерләү формалаштыруга юнәлтелгән бу теория мәгариф системасында яңа прогрессив алым булды һәм башка илләрдә дә кулланышка керде. Мирза Исмаил улының фәнни хезмәтләре немец, испан, эстон, үзбәк һ.б. телләргә тәрҗемә ителде.
М.Мәхмүтовның гыйльми тикшеренүләре педагогика һәм дидактика методологиясе, милли мәктәпне алга җибәрү мәсьәләләре, гарәп, татар, рус телләре лексикологиясе һәм лексикографиясе өлкәләренә дә карый. Аның гыйльми эшләре 500 гә якын фәнни мәкаләләрендә һәм берничә зур күләмле монографиясендә чыгылыш таба. Ул "Заманча дәрес. Теория мәсьәләләре" дигән китабы өчен - Н.К.Крупская исемендәге бүләк, ә "Гарәпчә-татарча-русча сүзлек" өчен СССРның Педагогика фәннәре академиясенең премиясе белән бүләкләнә.
М.Мәхмүтов кылган игелекле гамәлләр арасында иң лаеклыларыннан берсе - аның Татар-Америка региональ институтын оештыруы. Бу Россиядәге яңа типтагы уку йортын - идарә итүнең демократик принципларына нигезләнгән, катнаш финанслауга һәм чит ил партнерлары белән берләшеп эшләүгә корылган уртак мәгариф учреждениесен төзү идеясенең авторы һәм аны оештыручы да академик, педагогика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Исмаил улы Мәхмүтов үзе булды. Мәскәү һәм Казан чиновникларына яңа төр уку йортының кирәклеген төшендерү өчен, аңа күп оешмаларның ишек бусагаларын таптарга туры килде. Шулай да шөһрәтле галимнең ихтыяр көче тиешле уңышка китерде: 1992 елда Татарстанның Министрлар Кабинеты карары белән Татар-Америка региональ колледжы оештырылды. Ул тиздән шул ук исемдәге институт итеп үзгәртелде. Аның беренче ректоры итеп М.Мәхмүтов билгеләнде.
Бу уку йортында укыту процессы студентларның интеллектуаль сәләтләрен, әхлакый потенциалын, милли үзаңын һәм патриотлык сыйфатларын үстерүгә исәп тотып оештырылды. Проблемалы укытуның инновацион методлары да кулланылды. ТАРИның белем бирү программалары тормыш таләпләренә туры килерлек, ягъни тормышка кирәкле иде. Гыйбрәт өчен бу уку йортында әзерләнә торган белгечлекләрнең кайбер юнәлеш­ләрен күрсәтеп китик:
Чит телләрне һәм культураларны укыту теориясе һәм методикасы (лингвист һәм укытучы); тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме (тәрҗемәче); Дөнья икътисады (тышкы экономика һәм тышкы сәүдә эше); Милли икътисад (социаль өлкә); Маркетинг (маркетолог+хокук белеме); Оешма менеджменты (инновацион, финанс, административ, оештыру менеджменты+хокук белеме); Сыйфатны идарә итү (инженер-менеджер); Персоналны идарә итү (менеджер+хокук белеме); Информатика (информатика укытучысы).
Татар-Америка институтында, исеменнән үк күренгәнчә, халыкара хезмәттәшлеккә аеруча зур урын бирелә иде. ТАРИда аның эшләве дәверендә дөньяның 15 иленнән килгән галимнәр һәм практик белгечләр белән бергә 50 дән артыграк халыкара симпозиум, конференция һәм семинар уздырылды. Институтның 300ләп җитәкче, укытучы һәм студентлары АКШ­та, Англия, Германия, Италия, Сүриядә стажировкада булды. АКШтан, Англиядән, гарәп илләреннән һәм тагын башка кайбер илләрдән килгән 100ләп укытучы бу институтта лекция укыды һәм практик дәресләр үткәрде.
Әмма шунысы бик үкенечле: академик М.Мәхмүтовның фидакярлеге белән оештырылган һәм гөрләп эшләп килгән бу уку йорты 2005 елда, республика җитәкчелеге карары буенча, Татар гуманитар институты һәм Казан педагогика университеты белән берләштерү юлы белән юкка чыгарылды. Карарны әзерләгәндә ТАРИның укытучылары һәм студентларының каршы чыгуы исәпкә алынмады. Хәер, 140 еллык тарихлы, республикадагы һәм Россиянең кайбер төбәкләрендәге мәктәпләр өчен бөтен фәннәрне дә рус һәм татар телләрендә укыта ала торган югары сыйфатлы укытучылар әзерләүче Казан педагогика университеты үзе дә Казан федераль университетына кушу юлы белән юк ителде.
Гарәп телен (шуның өстенә инглиз телен дә) яхшы белүе М.Мәхмүтовка мөселман илләрендәге халыкларның рухи тормышлары проблемаларын өйрәнү мөмкинлеге бирде. Аның, бу өлкәдәге тикшеренүләренең нәтиҗәсе буларак, "Ислам дөньясы" дигән фундаменталь хезмәте барлыкка килде. Бүгенге көндә ул - мөселман илләре халыклары турындагы иң бай эчтәлекле китап. Бу китабының кереш өлешендә Мирза Исмаил улы болай дип яза: "Студентларның һәм белемле кешеләрнең күбесенең аңында ни өчен мөселман халыкларына карата уңай мөнәсәбәт формалашмый? Сәбәпләрнең берсе - дөньяда конфликтлы хәл китереп чыгарган икътисад белән мәдәниятнең глобальләшүе. Көнбатыш илләре халыкларының күпчелек өлеше мөселман илләренең тарихын һәм бүгенге хәлен объектив аңлый белми..." Мирза Мәхмүтов бу артта калуны һәм көнбатыш мәгарифендә прогрессив чаралардан җитәрлек дәрәҗәдә файдаланылмауны еш кына тәнкыйтьләп чыга иде. "Ислам дөньясы" китабында ул мәгарифтәге француз системасының прототибын тәшкил иткән Тунис системасын аерып күрсәтте. Аның лозунгы - мәдәниятләрнең үзара диалогы.
М.Мәхмүтовның әһәмиятле эшләреннән тагын берсе - аның Россия ислам университетында (РИУ) филология һәм илләр географиясе кафедрасының мөдире булып эшләве. Бу уку йорты академик М.И.Мәхмүтов 1997 елда төзегән концепция буенча оештырылган иде. Мирза Исмаил улы бу кафедрага килгәнче, РИУда эшләгән филологлар, нигездә, чит илләрдә белем алып кайткан кешеләр иде. Алар яхшы практиклар була, әмма теоретик белемнәре җитми. Мирза Мәхмүтов, кафедрада эшли башлагач та, андагы укытучы һәм хезмәткәрләрне "гыйльмилек рухы" белән сугара. Һәр атна диярлек уздырылып торган кафедра утырышларында фәннең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар үткәрелә, укытучылар гыйльми доклад ясый, соңыннан ул док­ладлар фәнни җыентыкларда чыгарыла. РИУның филология һәм илләр тарихы кафедрасы бүген дә Мирза Исмаил улы урнаштырган тәртип буенча уңышлы эшләвен дәвам иттерә.
Гомеренең соңгы елларында академик М.И.Мәхмүтовның гыйльми тикшеренү эшләре политология, социаль икътисад, ислам белеме, мәгарифтәге инновацияләр өлкәләренә карый. Бу чорда ул җәмгыятьнең интеллектуаль потенциалы үсеше проблемалары, Россия халыкларының, шул исәптән татарларның менталитетын һәм фикерләве үсешен анализлау буенча 100дән артык хезмәтен бастырып чыгарды. "Хәзерге заман мәгарифенең актуаль проблемалары" дигән монографиядә М.И.Мәхмүтов россиялеләрнең интеллектуаль үсеше дәрәҗәсендә тискәре күре­неш­ләр булуга борчылып яза: "Россиялеләр - үзенчәлекле халык, күбесе тумыштан ук сәләтсез түгел, ләкин без кайчакларда акылсызлык эшлибез, хәтта ахмаклык хәлләре дә була: берәүләр байлыкны булдыра һәм туплый, ә без аны урлыйбыз, әрәм-шәрәм итәбез, сатып эчәбез; кайбер милләтләр акыл көчләрен арттыра, без аларны таратабыз; чит илләрдә сәләтле балаларны көчәйтелгән программа буенча аерым укыталар, ә без аларны акыл үсеше түбән булганнар белән янәшә бер партага утыртабыз. Россиянең интеллектуаль яктан артта калуының сәбәпләре нидә? Күзгә ташланганы - чит илләр тәҗрибәсен сукырларча кабул итүдә, сәяси һәм икътисади карарларда. Күренеп тормый торган сәбәпләре - Россия халкының психологик фикерләү рәвешендә, милләтнең менталитетында, рухи өлкәсендә, җәмгыятьнең акыл сәләтендә. Россиялеләрнең интеллект дәрәҗәсенең түбән булуының төп сәбәпләре - сугышлардагы югалтуларда, халыкның эчүчелек белән мавыгуында. Россия кешеләренең менталитеты үзенчәлекләре - иҗади һәм тәнкыйтьчел фикерләүнең... һәм рухның түбән дәрәҗәдә булуы". Россия, русларның гына түгел, ә бөтен Россия халкының гомуми тарихы, бердәм Ватанны саклаганда бергә түгелгән каннары, хәзерге дәүләтне төзү һәм алга җибәрү өчен бергәләп хезмәт итү нигезендә тәрбияләнергә тиеш. Россия - Евразия дәүләте, ул Алтын Урданың һәм башка дүрт татар дәүләтенең дәвамчысы. Бу факт белән исәпләшмәскә ярамый.
М.Мәхмүтов һәрвакытта да актив яшәде һәм ныклы карашта торды, армый-талмый гыйльми һәм иҗтимагый эш белән шөгыльләнде. Аның белән аралашкан кешеләрнең барысы да аңа зур хөрмәт белән, аксакал, яңалык алып килүче, көрәшче, Россия мәгарифен алга җибәрү эшендә җиңүче итеп карый иде. Акыллы, мәһабәт, төз гәүдәле, матур елмаючан, мөлаем йөзле, тирән карашлы, йомшак тавышлы кеше. Мирза Исмаил улын Татарстанда да, Мәскәүдә дә, илебезнең башка җирләрендә дә шундый итеп хәтерлиләр.
Дәүләт М.И.Мәхмүтовның казаныш­ларын югары бәяләде. Ул, Россиянең мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь революциясе ордены һәм медальләр белән бүләкләнде.
Рүзәл ЮСУПОВ,
Татарстан Фәннәр академиясе академигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев