Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Бөек Мәрҗани кайта

Шиһабетдин Мәрҗани елын каршылап Татар җәмәгатьчелеге 18 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре тууның 200 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Газиз телебез типкәләнеп һәм киң мөнбәрдән чаршау арасына куылып йөргән дәһри көннәрдә Мәрҗани кадәр Мәрҗани бөеклеген аяк­ка басып килүче яшь буынга бик тиз генә аңлата алмабыз да сыман. Ун ел эчендә генә дә...

Шиһабетдин Мәрҗани елын каршылап
Татар җәмәгатьчелеге 18 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре тууның 200 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Газиз телебез типкәләнеп һәм киң мөнбәрдән чаршау арасына куылып йөргән дәһри көннәрдә Мәрҗани кадәр Мәрҗани бөеклеген аяк­ка басып килүче яшь буынга бик тиз генә аңлата алмабыз да сыман. Ун ел эчендә генә дә бер миллион улы һәм кызлары бөек Ана теленнән мәхрүм ителгән кара заманда гына түгел, хәтта үзе яшәгән "надан" дәвердә дә тиешле кадерен күрмичә, хөсет кавемдәшләре, аеруча кадими мулла-мунтагайларның эттәй өереннән кысрыкланып һәм таланып гомер сөргән бит ул.
Нәкъ татарга гына хас мин-минлек, хөсетлек, "кысла, чуртан һәм аккош"ка тиң таркаулык үрнәген тасвирлап, Казан төбәгенең 40 ка якын мулласы Уфадагы мөфти Мөхәммәдияр Солтанов хәзрәтләренә безнең милләт мәгарифендә җәдидчелек илә тәрәккыят чишмәсен ачып җибәргән Мәрҗани ахун өстеннән шикаять артыннан шикаять юллаган. Нәкъ шундый ук хөсет мунтагайлар 15-20 еллар чамасы вакыт үткәч, милләтнең икенче Данкосы булып күтәрелгән Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре өстенә янә эт өере кебек ябырылып караган. Ләкин юк, Мәрҗани белән Ризаэддин хәзрәтләр капка астыннан ләң-ләң килеп калучы урам көчекләренә таш ыргыту өчен тукталып яки җавап өчен вакыт әрәм итеп тә вакланмаган. Аларның үз дәрәҗәләрен белү нигезенә сокландыргыч, якты бер мисал бар. Кече яшеннән үк Сабан туйларында бил алышып үскән Мәрҗани үзенең барча гомеренә бер гадәтне гүя канун иткән. Ул көрәш мәйданында бер тапкыр җилкәсенә салган "салам-торхан" гына түгел, хәтта шул "камырша"дан җиңелгән ир-егетләр белән дә бил алышып вакланмаган!..
Тарих иләге һәр бәндәгә үз бәясен бирә. Ике бөек хәзрәткә капка астыннан яки койма ярыгыннан өреп калган әнчекләр арасыннан сыңарының гына да исемен белмибез. Ә Мәрҗани белән Ризаэддин хәзрәтләр инкыйлабка кадәр мәгыйшәтнең иң бөек тарихчылары, мөгаллимнәре, галимнәре булып тарихларга кергән. Дөрес анысы, денсез большевиклар тантаналык иткән 73 ел буе безгә аларның исемнәрен авыз тутырып әйтергә дә ирек бирмәделәр. Аларның чынлап торып халык телендә яңгырый башлавына нибары чирек гасыр гына. Әле "алар кайтып җитте", дип күкрәк суга башларга да бик иртәдер. Мәрҗани белән Ризаэддин хәзрәт язган фәнни эшләр һаман булса тәрҗемә һәм нәшер ителеп бетмәгән бит әле!..
Ә шулай да, кайта, кайта бөек Мәрҗани! Узган атнада гына бөек Тукай ватаны булган Арча районында шушы күркәм күренешкә шаһит булдык. Газиз Тукаебыз да 27 яшьлек аянычлы, кыска гомере ахырында бәя биреп сокланырга өлгергән бит аңа:
Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт...
Аны куәтләп, өстәп куярдай якты мисаллар бар. 1883 елда Бакчасарай каласында татар милләтенең беренче гомумгазетасы булган "Тәрҗеман"ны чыгара башлаганчы, Казанга килеп, Исмәгыйль бәк Гаспралы да изге эшкә нәкъ менә Шиһабетдин хәзрәттән фатиха алып киткән... Галим-ахунны губернатор галиҗәнабләре дә чиксез хөрмәт иткән. Шиһаб янына бер килүендә хәзрәтнең төне буе язып, күптән түгел генә йокыга талуы хакында кисәткәч, губернатор аны уятырга да кыймыйча, кире кайтып киткән... Бүгенге илбаш яки район-кала башлыклары тарафыннан гыйлем илә талант ияләренә карата мондый илтифатлык белән ихтирамны күз алдына китереп тә булмый!..
Шиһабетдин хәзрәт Арча төбәгенең Ябынчы авылында 1818 елда дөньяга килгән. Ләкин инде өч елдан соң ук аның әтисе Баһаветдин күршедәге Ташкичү авылына күченгән. Ни үкенеч, тагын ике елдан соң Шиһабетдин сабый шушында әнисен югалткан. Шиһаб та заманында атаклы һәм бөек Батырша укыган Ташкичү мәдрәсәсендә гыйлем алган, шушы авылда моннан 200 ел элек төзеп куелган таш мәчеттә имам-хатыйб булып дин юлына баскан. Авыл мәдрәсәләрендә генә төялгән гыйлемнең азлыгын аңлагач, Бохара һәм Сәмәрканд дарелфөнүннәрендә дә рухи байлык җыеп кайткан. Гәрчә үз заманының искиткеч гыйлемле мулласын шундук Казан хәтле Казан колач җәеп каршыласа һәм аның идарәсенә үзәк мәчетне тапшырса да, ни галәмәт, Шиһаб хәзрәт соңыннан туган төбәгенә кайтып, әти-әнисенә генә түгел, хәтта бабасының кабере өстенә дә асыл язулы ташлар куйдырып йөргән.
Туган туфрак тарту, дигән мөкатдәс хис, менә, бүген дә кабатлана. Арча районының Симетбаш авылында туып-үскән, хәзер "Таттелеком" элемтә берләшмәсен җитәкләүче Лотфулла әфәнде Шәфигуллин Ташкичү авылының тугызъеллык мәктәбендәге бер сыйныф бүлмәсендә бөек якташы Мәрҗанигә багышланган музей булдырган. Мәктәп ихатасының үзәгендә галим һәм дин эшлек­лесе Шиһабетдин Мәрҗанигә һәм аңа авылдаш та, туган да тиеш булган, шул сәбәптән үзенә Мәрҗани тәхәллүсен дә алган каһарман тарихчы, әмма Сталин зинданында гомере киселгән Мәхмүт Галәү хөрмәтенә мәрмәр ташлардан һәйкәл-обелиск куелган. Һәйкәл-ташларның янәшә басып торуы да бик урынлы. Икенче якташы Газиз, үзенең әтисе, күренекле сәүдәгәр Салих Гобәйдуллин һәм милләтпәрвәр замандашлары белән берлектә, тууына 100 ел якынайган көннәрдә Шиһаб Мәрҗанигә багышланган фәнни-энциклопедик китап чыгаруга алынган. Татар тарихында большевиклар инкыйлабына кадәр нәшер ителгән үтә сирәк истәлекләр китабының берсе буладыр ул...
Музейда Шиһаб Мәрҗанинең шәхси өстәл-шкафларын, кием-салым, китап-дәфтәрләрен күрү күңелләргә тәэсир итми калмый. Диварларда Мәрҗанинең замандаш галимнәре һәм акыл ияләренә дә урын табылган. Мәктәптә, әлбәттә инде, бөек Габдулла Тукай яки аның эзеннән атлаган Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек якташ әдипләре белән дә лаек горурланалар. Ә авыл үзәгендә яңарту үткәннән соң хан яисә шаһлар шикелле кукраеп утыручы 200 яшьлек таш мәчет - Ташкичүнең дә, Арча төбәгенең дә аеры горурлыгыдыр!..
Беренче кар ятканнан соң мондый гамәл читтәге колакка сәеррәк тоелса да, Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелгән махсус чишмә ачу тантанасын моназара кылу да бик күңелле булды. Лотфулла әфәнде туган Симетбаш авылы чатында ачылса да, бу юл белән Шиһаб хәзрәт тә дистә мәртәбәләр үтеп йөргән һәм чишмәнең сихәтле суын авыз итмичә узмаган. Чишмә улагы янында һәм калкулык өстендә төзеп куелган нәни нарат бураларның музей йортлары шикелле бизәп һәм нәкышләп куелган булуы да сок­ландыра. Анда бөек шәхесләрнең газиз Ана теле турында әйткән һәм халык мәкаленә тиң гыйбарәләре дә бүгенгедәй хәвефле көннәрдә чаң авазы булып яңгырыйдыр сыман...
Симетбаш авылында мәчет ачу тантанасында да катнаштык. Аңа Лотфулла әфәнде Шәфигуллинның әтисе Нурислам исеме бирелгән, Аллаһ йортында яшь буын өчен гыйлем алу бүлмәсе дә булдырылу тик мактауга лаек. Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаруга керешкәч тәүге юлга чыккан Рафис Борһанов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның рәсми котлауларыннан соң Татарстанның мөфти урынбасары Илфар Хәсәнов һәм баш казый Җәлил Фазлыев хәзрәтләрнең җомга вәгазьләрен тыңлау да күңелгә хуш килде. Тукай ватаны булган Яңа Кырлай авылына барып, түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәдә Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Данил Салихов, Вахит Имамов кебек әдипләребезнең, Арча төбәге имам-хатыйбларының бөек Мәрҗани турында әйткән фикерләре дә бик гыйб­рәтле булды. Илдә хәзер нәсарә чиркәүләрен барча халыктан, шул исәптә татар милләте вәкилләреннән талап алынган салым хисабына күтәреп куялар, ә мөселман мәчетләрен гомер-гомергә, читләр кесәсенә кермичә, кавемебезнең эшлекле уллары төзеп калкыткан бит. Казан каласыннан һәм күрше районнардан җыелышып килгән зыялылар якты фикер белән таралышты: Лотфулла Шәфигуллин шикелле милләтпәрвәр эшмәкәрләребез күбрәк булсын һәм Мәрҗани кебек маяк шәхесләребез ядкәрен арабызга кайтару учагы һич сүнмәсен иде.
Җаныбызга үтә дә хуш килгән бер күренеш турында әйт­ми кала алмыйбыз. Арча районындагы һәр авыл борылмасына шушы туфракта туып-үскән күренекле шәхесләргә багышланган баннерлар ясап кую да матур йола төсен алган икән инде. Башка район җитәкчеләренә дә, арчалылар төсле, үз төбәкләренең милләтпәрвәрләренә әверелергә вакыт.
И.БАЙСАРОВ.
.Ташкичү мәктәбендә төзелгән Мәрҗани музеен ачу тантанасында (сулдан-уңга): И.Нуриев, Җ.Фазлыев, Л.Шәфигуллин, Р.Борһанов, И.Хәсәнов.
.Ташкичү мәктәбе ихатасына куелган Шиһабетдин Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү һәйкәлләре.
.Ташкичү авылындагы 200 еллык мәчет.
.Мәрҗани чишмәсен ачу тантанасы.
.Симетбаш авылында ачылган Нурислам мәчете.
.Музейда Шиһаб Мәрҗани портреты.
.Мәрҗани музееннан бер күренеш.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев