Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Бал корты

Соңгы 33 ел дәвамында аның халык авыз иҗатына багышланган мәкаләләре газета һәм журнал битләрендә, төрле җыентыкларда даими басылып килә. Аларның саны инде 600 дән артып киткән икән. Чирек гасыр буе, һәр айда ике тап­кыр без аның чыгышларын радио аша - «Тел күрке - сүз» тапшыруларында тыңлыйбыз. Ул фольклор ­ аша...

Соңгы 33 ел дәвамында аның халык авыз иҗатына багышланган мәкаләләре газета һәм журнал битләрендә, төрле җыентыкларда даими басылып килә. Аларның саны инде 600 дән артып киткән икән. Чирек гасыр буе, һәр айда ике тап­кыр без аның чыгышларын радио аша - «Тел күрке - сүз» тапшыруларында тыңлыйбыз. Ул фольклор ­ аша туган телебезнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәсе хакында сөйли. Халык иҗаты буенча ул бастырып чыгарган 35 китапның гомуми тиражы 130 меңгә якынлаша!
Сүз - Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, республиканың Г.Тукай исе­мендәге Дәүләт бүләге иясе Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов турында.
Х.Мәхмүтовның даими шөгыльләнә торган өлкәсе - фольклорның афористик жанрлары: мәкальләр, табышмаклар, мәзәкләр, сынамышлар һ.б. Ягъни, ул чын мәгънәсендә халык иҗатының энҗе-мәрҗәннәре белән эш итә, бу төр әсәрләрнең афористик табигатен, нәзберек шигъриятен тоемлап яза. Биредә Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиев сүзләрен хәтердә яңарту да урынлы булыр: «Танылган фольклорчы Хуҗи Мәхмүтовның һәр айда чыгып бара торган сынамыш­лар календарена без инде ияләнгәнбез, сынамышлар буенча Нәкый ага Исәнбәттән кала ул - зур белгеч» («Ватаным Татарстан», 1992, 11 июнь). Үзе дә халык иҗатын тирәнтен һәм нечкәләп белгән, мактауларга бик үк юмарт булмаган, шактый кырыс һәм таләпчән Мөхәммәтебез тара­фыннан бирелгән мондый бәя теләсә-кайсы фольклорчы өчен дәрәҗә булыр иде. Шундый ук сүзләрне, һич икелән­мичә, Х.Мәхмүтовның та­бышмаклар, мәкальләр, мәзәкләр турындагы хезмәтләренә карата да әйтергә мөмкин. Алар күз ал­дына Каюм Насыйри, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәшировлар эшчәнлегенең лаеклы дәвамы рәвешендә баса.
Фольклорчының хезмәте, кагыйдә буларак, ике өлештән тора. Беренчедән, ул күп еллар буе җыючылык белән шөгыльләнә, фактик материал туплый. Икенчедән, җыелган әсәрләрне тәртипләп, фәнни өйрәнеп, мәкаләләр, китаплар рәвешенә китерә. Образлы итеп әйткәндә, фольклорчының иҗаты эшчән бал кортының киң болыннарга, урман-кырларга сибелгән чәчәкләрдән тамчылап-тамчылап татлы нектар җыюын һәм шуннан затлы, шифалы бал хәзерләвен хәтерләтә.
Чыннан да, Фәннәр академиясендә эшләгән 30 елдан артык вакыт эчендә Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарларның фольклорын җыю, өйрәнү һәм матбугатка чыгару буенча галим тарафыннан искиткеч көч куелган! Удмуртия, Чуашия, Мари Иле һәм Башкортстан республикаларына, Киров, Омски, Новосибирски, Төмән, Пермь, Свердловски һәм Чиләбе өлкәләренә оештырылган фольк­лор экспедицияләрендә катнашып, ул халкыбызның меңләгән мәкаль һәм әйтем­нәрен, табышмак һәм сынамышларын, җырларын һәм бәетләрен, әкият һәм мәзәкләрен язып алган, аларны тәр­типкә китереп, фәнни әйләнешкә керткән. Әлеге төбәкләрдәге татар авылла­ры, газиз кавемдәшләребез ил буенча сибелгән чәчәкләрне хәтерләтмимени? Дөньяның алтыдан бер өлешен биләгән шул кыйтгадагы нокталардан мил­ләтнең яшәеше өчен кирәкле җан азыгын барлап-җыеп кайтучы галимнең хезмәте бал корты эшчәнлегенә иш түгелмени?!.
Җөмһүриятебез тарафын­нан Г.Тукай бүләге белән билгеләнгән 13 томлык «Татар халык иҗаты» җыелмасының кайсы гына кита­бын ачмыйк, анда Х.Мәхмүтов язып алган уннарча, йөзләрчә әсәрне табарбыз. Ул - әлеге фундаменталь бас­маның редколлегия әгъзасы, 5 томның фәнни мөхәррире, ә 3 томны («Мәзәкләр», «Табышмаклар», «Мәкальләр һәм әйтемнәр») турыдан-туры үзе төзегән, аларга тирән эчтәлек­ле кереш мәкаләләр, фәнни искәрмәләр язган. Әдәби һәм гыйльми җәмәгатьчелек бу хезмәтне күреп, аңа югары бәя бирде. Менә халык иҗатына, телнең төзеклегенә, нәфислегенә үтә сизгер Гомәр ага Бәшировның «Мәзәкләр» томына рецензиясеннән кайбер юллар: «Гомумән алганда, ки­тапның эчтәлегеннән дә, Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның кереш сүзеннән дә канә­гать калдым... Кереш сүзне мәзәкләр турында моңа кадәр язылган мәкаләләрнең иң бай эчтәлеклесе, әтрафлысы һәм остарак язылганы дияргә нигез бар... Автор бу хезмәтенә сирәк табыла торган төрле чыганаклар җәлеп иткән, мәзәкнең моңа кадәр өйрәнелмәгән күп якларын ачыклап биргән... Гомумән, бу кереш сүз татар фольк­лористикасына мөстәкыйль әдәби һәм фәнни кыйммәте булган игътибар­га лаеклы махсус бер хезмәт булып өстәлде дип уйлыйбыз» («Казан утла­ры», 1980, № 2).
Әсәрләрне сайлаудагы таләпчәнлеге белән дә, фәнни тирәнлеге һәм шигъри күзәтүләре белән дә, тарихи чыганакларының кыйммәте һәм фәнни фикерләве­нең логик бөтенлеге белән дә 13 томлык тупламда «Табышмак­лар», «Мәкальләр һәм әйтемнәр» томнары аерым хөрмәтле урын тота. Соңгысында Х.Мәхмүтов афористик жанрлар­ны төркемләүне яңа принциплар нигезендә үткәрә. Әгәр элек бездә сүз, нигездә, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар һәм сынамышлар хакында алып барылса, галим халык афоризмнары эченнән тагын антлар, алкышлар, каргышлар, ышанулар (юрау­лар), канатлы сүзләр, әзер җаваплар кебек яңа төрләрне аерып чыгара, һәркайсына билгеләмә бирә, жанрлык үзенчәлекләрен ачыклый. «Мәкальләр һәм әйтемнәр» томында мондый әсәрләр, татар фольклористикасында беренче тап­кыр буларак, махсус бүлекләрдә бирелә. Гомумән, Х.Мәхмүтов фольклорның «вак» төрләрен өйрәнүгә күп яңалык­ керткән, аларның эчке зурлыгын, мәгънәви тирәнлеген һәм шигъри гүзәллеген күп яклап ачып биргән галим. Моңа аның «Кечкенә дә төш кенә (Табышмакларның жанр үзенчәлек­ләре)», «Ел тәүлеге - 12 ай (Халык календаре битләреннән)», «Язылмаган ка­нуннар (Фольклорда әдәп-әхлак мәсь­әләләре)», «Канатлы сүз - хикмәтле сүз (Ни өчен болай әйтәбез?)» исемле ки­таплары һәм «Афористические жанры татарского фольклора» дигән доктор­лык диссертациясе ачык дәлил.
Әлбәттә, Х.Мәхмүтовның гыйльми эшчәнлеге афористик иҗат кысалары белән генә чикләнмәгән. Әйтик, ул институт хезмәткәрләренең «Татар фольк­лоры жанрлары» (И.Надиров белән бергә), «Татар фольклорында социаль мотивлар», «Поэтика татарского фольклора» исемле күмәк җыентыкларын әзерләп дөньяга чыгарды. Башкача әйт­сәк, бу хезмәтләрнең фәнни җитәкчесе, төзүчесе, җаваплы мөхәррире, ке­реш сүз язучысы һәм төп авторларын­нан берсе булды. Ул бөек мәгърифәтче­без Каюм Насыйриның фольклор өлкәсендәге хезмәтләрен өйрәнеп, мәкаләләр язды, аның әсәр­ләренең татарча икетомлыгын һәм урысча бертомлыгын матбугатка әзерләүдә катнашты. Х.Бәдигый, М.Салихов, Г.Камал, Г.Ибраһимов, Н.Исәнбәт, Х.Ярми, И.Надиров, Ф.Урманче, Л.Җамалетдинов һ.б. фольклорчылар турында матбугатта язмалар чыгарды. Ниһаять, институтта әзерләнгән фольклор басмаларының сыйфат­лы булып дөнья күрүләре өчен мөхәррир буларак күп көч куйды. Моның мисаллары алдарак та китерелгән иде. Биредә бер җитди хезмәтне генә атап үтик. Ул - академик Ә.Кәримуллин төзегән зур күләмле «Татарский фольклор. Аннотированный указатель литературы (1612-1681)" дип атала торган библиографик күрсәткеч. Әбрар ага еш кына: «Мин белгән иң әйбәт ике редактор бар. Шуларның берсе - Хуҗиәхмәт!» - дип кабатларга ярата. Ул хаклы. Х.Мәхмүтовның мөхәррир­лек осталыгы аның гаять төгәл һәм пөхтә, үз-үзенә үтә таләпчән кеше бу­луына бәйле. Ул гадәттә янәшә ике җөмләдә түгел, хәтта янәшә абзацлар­да да бер үк сүз яки форманың кабат­лануыннан качарга тырыша. Аның фикерләвенә, сөйләменә логик төзеклек, стилистик җыйнаклык хас.
Әйе, Х.Мәхмүтовның гыйльми эшчән­леге күпкырлы һәм мул җимешле. Ә бит ул - фәнгә чагыштырмача соң килгән кеше. Аспирантурага кергәндә аның инде 15 еллык стажы бар иде.
...Туган авылы Түбән Ушмыда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Хуҗиәхмәт укуын Мамадыш урта мәктәбендә дәвам иттерә. Өлгергәнлек аттестаты ал­гач, ике ел авыл мәктәбендә математика укы­та. 1953 елның сентябреннән ул - Казан дәүләт университеты студенты. 1957-59 елларда, укуын өзмәгән хәлдә, университет­ның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән лаборант булып эшли. 1960 елның башында матбугат эшенә күчә: алты ел дәвамында Буа рай­онындагы «Яңа юл» (соңрак «Байрак») газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтиб, бүлек мөдире вазифаларын башкара.
1966 елда Х.Мәхмүтов Тел, әдәбият һәм тарих институтына фольклор белгечлеге буенча аспирантурага керә. Аның шуннан соң­гы бөтен эшчәнлеге институтның халык иҗаты бүлеге белән бәйле. Биредә ул аспиранттан алып баш гыйльми хезмәткәр дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бүген дә Хуҗиәхмәт агабыз киеренке фәнни эш алып бара. Күптән түгел генә ул «Борынгылар әйткән сүзләр» дигән яңа китап тәмамлады. Инде белгәнебезчә, галим үзенең китапларына афо­ристик рухтагы, шигъри исемнәр бирергә ярата. Әмма аларның икенче - фәнни исемнәре дә бар. Соңгы хезмәте­нең өстәмә исеме - «VIII-XVI йөз төрки чыганакларында халык афоризмнары». Безнең халык иҗатындагы борынгы әсәрләр әлегә кадәр бик аз өйрәнелгән. Шуңа күрә фольклорның ерак дәверләренә караган һәр факт, һәр фәнни сүз ифрат зур әһәмияткә ия. Үзенең яңа китабында Х.Мәхмүтов Беренче төрки каганлык чорыннан калган Орхон ташъязмаларында (VIII йөз), борынгы уйгурларның «Юрау китабы»нда һәм календарьларында (IX-Х йөзләр); М.Кашгариның атаклы «Диване лөгатет төрк» сүзлегендә (XI йөз), «Кодекс Куманикус» һ.б. кыпчак ядкәрләрендә (ХIII-ХVI йөзләр) сакланган афористик үрнәкләрне табып, бүгенге татар мәкальләре һәм табышмаклары белән чагыштырып чыккан. Бу эш кибәннән энә эзләү кебек авыр булса да, ул безнең бик күп афоризмнарыбызның башы борынгы төрки мираста булуын исбат итә. Аның мондый табыш һәм ачышлары - төрки халык­лар фолькло­ристикасында да яңа сүз.
...Гади бал корты, бер табышмакта әйтелгәнчә, «җәйнең буе бал җыя, кышның буе хәл җыя». Ә безнең «бал кортыбыз» кышны-җәйне, язны-көзне ае­рып тормый. 2016 ел башыннан лаеклы ялда саналса да, ул күпсанлы китаплар, кулъязмалары өелгән зур өстәле янында һаман яза да яза.
Нурмөхәммәт ХИСАМОВ, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев