Мәдәни җомга

Жак түгел, Габделхак Ишмуллин

Милли үзаңның нигезе бабайлар заманындагы кебек нык булса, буыннар бәйләнешендәге миллилек гасырларны исән-имин кичә. Әмма халык саны азайган милләт вәкилләрен катнаш никахлар белән  эретеп юкка чыгарырга, телсез калдырырга теләгән рәсми хакимият моны теләми.

Ил түрәләре, аларның куштаннары, игълан ителгән хокукларны таптап, аңсыз маңкортлар үрчетүгә йөз тота. Әгәр хәтәр сәясәткә дәгъва белдерүчеләр күренсә, имансыз һәм рәхимсез хакимият аларга “милләтара низаг чыгаручы” ярлыгын  тага. Шул рәвешле дәүләтле булган чакны искә төшергән ватанпәрвәрләр  өркетелә,  милли сәясәттән ерагайтыла. 

Моның күңелсез нәтиҗәсе күз алдында. Мәктәпләрдә туган тел укытудагы мәҗбүрилек “иреклегә” әйләнгәч, мәсәлән,  мәйданга чыгып дәгъва белдерүчеләр сафының сирәк икәнлеге күренә. Хәтерләсәгез, бу уңайдан фикер белдерергә махсус рөхсәт алынса да, Кәрим Тинчурин исемендәге паркта милләт борчуына хәсрәтләнүчеләр аз җыелды. Ә мондый азчылык белән Мәскәүдәге күпчелеккә тәэсир итүе кыен.

Ни гаҗәп, театрларыбызда сәяси һәм тарихи әсәрләргә тамашачы мөнәсәбәте дә шул чамада белдерелә. Тамашаларга дәррәү килеп, чират торып йөрисе урында: “Монда мәхәббәт – яратышу юк бит!” – дип шәрран яра.  Балконда гына түгел, залда да буш  урыннарда битарафлык тынлыгы урнаша. Югыйсә, милли сәясәт – туган халыкны ярату мәхәббәте, милләт гомерен озынайту чарасы ич. Әмма бу тойгыны җаннардан куып чыгаргач, аны кире кайтару җиңел түгел шул.

Күңелгә әлеге уйлар күптән түгел Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектаклен карагач килде. Аның авторы – халкыбыз яшәешен кайгыртып дөньядан киткән ихлас шагыйрь-драматург Илдар Юзеев. Онытыла язган хатирәләрне искә төшергән режиссер – Фәрит Бикчәнтәев. Кайбер мәгълүматларга караганда, язучы әсәрне 1990 елда “халык драмасы” жанрында тәкъдим итә. Аны үзе яшәгән Казан каласында сәхнәләштерергә тели. Әмма бу теләге чынга ашмый.  Ә Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә Рифкать Исрафилов 1991 елда сәяси кыйссаны халыкка тәкъдим итәргә батырчылык кыла. Казанда исә 2 сәгать 15 минутлык премьера, программада язылган сүзләргә ышансак, 2017 елның 7 апрелендә була.

Шөкер, 2018 елның май ахырында ул тагын кабатлана. Театр сәхнәсе сихри телевизион антенна һәм экраннар белән бизәлә. Чөнки АКШның Сан-Франциско белән Татарстанның Казан телевизион күперендә милләттәшләр очраша. Аларны чит илдән алып баручы Сафия Нурхан (Люция Хәмитова) һәм бездән Клара Измайлова (Раушания Юкачева) аралаштыра.

Гадәттәгечә, Казан ягыннан мәдәният, сәнгать, иҗат иреге турында сөйләшергә “ышанычлы затлар” сайлап алына. “Артык сүз” ычкынмасын дип, һәркемгә расланган текст таратыла. Билгеләнгән “чикләрдән” чыкмаска кушыла. Әмма милли уйлары өермәдәй актарылып-кайнап торган хисчән Исмай Акчурин (Әзһәр Шакиров) әлеге кысага сыя алмый. “Минем ачылып сөйләшәсем килә”, - ди. 

Америка тарафындагы милләттәшләребезгә килсәк монда да кайберәүләр артык ачылып китми. Мәсәлән, әсирлектән соң читтә калган эшкуар Жакның (Илдус Әхмәтҗановның) чын исем-фамилиясе Габделхак Ишмуллин икән бит. Әмма ул, туган җирендәге кардәшләренә зыян килмәсен дип, битлек артына кача. Уйлап карасак, дөнья юлында болай адашып йөрүчеләр байтактыр әле. Чик капкалары ачылса да, кунакка йөрешергә рөхсәт бирелсә дә, алар арасында билгесезлектә калучылар аз түгелдер. Безгә бер-беребезне эзләү һәм табу җитми. Чит илләрдәге танылган милләттәшләребезне – галимнәребезне, язучыларыбызны, спортчыларыбызны, артистларыбызны, эшкуарларыбызны, рәссамнарыбызны, һөнәр ияләребезне югалтабыз.

Ясалмалылыктан качкач, чынбарлыкка якынаерга омтылгач, сәхнәдән тәннәрне чемердәтерлек башка фикерләр дә ишетелә. Күңелгә төрле уйлар керә. Әйтик, татар халкында ни өчен бердәмлек юк? Әрмән, яһүдләр кебек, нигә бер-беребезгә таянып яши белмибез? Безнең күперләр нилектән җимерелгән? Көчебез беткәнме, милләт кодрәте җуелганмы?

Әлбәттә, театрда берничә дистә артист тарафыннан җиткерелгән, фикерләр дулкынына салган мондый җитди сәясәтнең кемнәргәдер ошавы, кемнәргәдер ошамавы табигый. Кайбер шырды-бырды әсәрләргә сәхнәдән урын бирелә башлагач, шанлы тарихны хәтердә яңарткан, хаталарыбыз белән гыйбрәтләндергән әсәрләр театрларыбыздан куылды шул. “Ак калфагым төшердем кулдан...” исә – кайтуга уңай мисал. Инде хәзер аңа күбрәк тамашачыны ничек җәлеп итү турында уйланасы иде. “Караучылар аз, урыннар буш”, - дип, Илдар Юзеевнең 28 ел элек иҗат иткән ядкәрен  күп җәмәгатьчелектән читләштермәскә иде. 

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

.Фотолар Камал театры архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: