Мәдәни җомга

Үзебезнең Нәҗибә

Шулай дип мин һич икеләнмичә әйтәм: һәрьяктан үзебезнеке ул: холкы-фигыле, сәләтләре, миллилеге һәм иҗаты белән дә. Мәскәүгә укырга барган 23 шәкерт­нең унысы кыз бала иде. Шулардан бер Нәҗибә генә - чын авыл кызы, авыл тәрбиясе алган бала, көчле, рухлы, талантлы, ныклы икәнлеген, холкының итагатьле, тәрбияле, миһербанлы булуын дәлилләде. 10 кыз...

Шулай дип мин һич икеләнмичә әйтәм: һәрьяктан үзебезнеке ул: холкы-фигыле, сәләтләре, миллилеге һәм иҗаты белән дә.
Мәскәүгә укырга барган 23 шәкерт­нең унысы кыз бала иде. Шулардан бер Нәҗибә генә - чын авыл кызы, авыл тәрбиясе алган бала, көчле, рухлы, талантлы, ныклы икәнлеген, холкының итагатьле, тәрбияле, миһербанлы булуын дәлилләде.
10 кыз арасында "менә без шундый" дип йөргән "шәһәрскийләр" биш ел укуның өченче елында ук башка милләт студентлары белән якынлашып, кайсылары бала табып, татар театрына кайту кирәклеге турында онытса, бала тапмаганнары исә "мәхәббәтләрен" табып, шуны сәхнәдән өстенрәк күрде. Ә безнең Нәҗибә сабыр да, талымлы да була белде. Үз идеалларына да тугрылыклы калып, имтиханнарда аңа ышанып фатиха биргән өлкән артистларның да өметләрен аклады, ата-анасының да, гаилә әгъзаларының да мактанычы булды.
Үрнәк өлгеләре күп иде Нәҗибәнең. Иҗатының башлангыч чорында ук сәхнә тотуы, үзенә тиң кияү сайлап, үрнәк гаилә коруы, сайлаган киявенең чорыбыз һәм милләтебез таләпләрен канәгатьләндергән мәшһүр драматург Туфан Миңнуллин булуы белән дә Нәҗибәнең "борын чөярлек" җирлеге ышанычлы иде. Әмма ул Нәҗибә Миңнуллина булып танылмады - Нәҗибә Ихсанова булып калды һәм шулай ат казанды. Бу аның капризыннан чыккан нәтиҗә түгел. Нәҗибә үз өлешенә төшкән сынауларны үзе үтәп, үз эшен үзе эшләп, кешегә салышмас итеп тәрбияләнгән шәхес. Алар гаиләдә җиде бала үсә: Бәһиҗә, Хәниф, Галия, Нәкыя, Нәҗибә, Хәния, Роза. Белүемчә, Нәҗибәнең туганнары да, үз исемнәренә лаек һөнәрләргә ия булып, булганына шөкрана кылып, "дөнья көтә" икән. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Чөнки гаиләнең үз хезмәтләре нәтиҗәсеннән тыш кереме булмый. Алар гаиләсендә булсын дип тырышып эшләү ана сөте белән холыкларына сеңдерелгән. Йорт эшеннән колхоз эшенә күчүне Нәҗибә бик табигый процесс буларак хәтерли иде.
60 елга якын театр репертуарындагы спектакльләрдә катнашып йөзләгән образлар тудыруы - барысы да төрле холыклы язмышларны үзенчә күрә һәм үзенчә тасвирлый белү нәтиҗәсе. Моның өчен үзенчәлекле артист таланты кирәк. Ул талантны табу һәм үстерү өчен махсус мәктәп узу һәм сәхнәң булу мөһим.
Нәҗибәнең эш шартларыннан да, тормыштан, иҗади мохиттән дә зарланганын ишеткәнем булмады. Ә башкарган рольләренә килсәк, гомумән, кемнең дә булса уенына бәһа куеп, "ошады - ошамады" мөнбәреннән акыл өйрәтүен кабул итә алмыйм. Артист уены "штучный товар". Артист уенын мин циркта күрсәтелә торган арканда йөрүче номеры белән чагыштырыр идем. Театр сәхнәсенең бер ягында арканны драматург тотса, арканның икенче очы - залдагы тамашачы кулында. Кайсы як булса да бауны-арканны ычкындырса, арканда йөрүченең егылып төшүе котылгысыз. Нәҗибә "арканын" тотучыларның куллары ныклы булдымы, әллә Нәҗибәбез йомшак тартылган арканнан да хәвеф-хәтәрсез үтәргә өйрәнгән идеме - егылмады.
Нәҗибә уены аркасында өзелгән спектакль театрыбыз тарихында юк. Бу нәтиҗәгә, әлбәттә, артист уенының камиллеге аркасында гына ирешеп була. Яшерен-батырын түгел, күп чакларда театрда арканның автор тоткан очын режиссер үз кулына ала. Тамашачы аны сизсә дә, үзенекен җибәрми, "аркан" тартылган килеш кала, "канатоходец" исән. Артист буларак, мин үзем Нәҗибә белән 4 спектакльдә рольләр башкардым. "Уйнадым" дип яза алмыйм. Чөнки Нәҗибә белән уйнап булмый, яшәргә кирәк. Аңа ияреп, мин дә рольләремдә яшәргә тырыштым. Режиссер буларак, эшләремдә Нәҗибә иң җаваплы рольләрне башкарды. Әйтик, "Намус"та - Айсылу, "Габбас хәзрәт"тә - Остазбикә, "Хәерсез көн"дә - Рабига, "Бүләк өчен"дә - Абыстай...
Һәр башкарган ролендә "аркан өстендә" үзен җиңел тотты һәм "йөген" урынына илтеп җиткерде. Нәҗибәнең театрда башкарган бик күп рольләре арасында, минем тарафтан кабул ителмәгәннәре дә бар. Аларның булуы артистканың иҗат палитрасындагы буяуларның күптөрлелеген генә күрсәтә. "Аркан"нан егылуын түгел. "Арканның" бер очы автор кулында дидек. Нәҗибә катнашында куелган күпчелек пьесаларның авторы Туфан Миңнуллин. Нинди генә аклану сүзләре әйтелсә дә, пьесалар язылганда Нәҗибә битараф булгандыр дип кистереп әйтә алмыйбыз.
Әлбәттә, битараф булмау автордашлыкка нигез түгел. Аннары, Туфанга автордашлар кирәкмәслеге дә мәгълүм фактлар белән раслана. Шулай да, без Нәҗибәнең дә, Туфанның да курсташлары һәм иҗатташлары буларак авыз тутырып шуны әйтә алабыз: Нәҗибә үзенә кирәк иҗат ялкыны кимегәндә Туфаннан "ягулык" алды, ә Туфан исә Нәҗибә иҗаты белән рухланып, яңа иҗади үрләр билгеләде.
1898 елда француз галиме Кюри хатыны Складовская белән берлектә полоний һәм радий радио­актив элементларын ача. 1903 елда Кюрины Нобель лауреаты итү кампаниясе башлангач, "Нигә Складовская юк" дигән дәгъва белдергән, имеш. Шуның нәтиҗәсендә алар 1903 елда, ирле-хатынлы, Нобель лауреатлары була, "Синең аркада хатының да лауреат булды" дигәндә, Кюри "Ул әле мин үлгәч тә лауреат булачак" дигән, имеш. Чынлап та, М.Складовская-Кюри 1911 елда тагын бер Нобель премиясенә лаек була. Ире үлеп 6 ел узгач, радий элементының эталонын тапкан өчен ала ул аны.
Бу мисалның Нәҗибә белән Туфан тандемы белән охшашлыгы юк дәрәҗәсендә аз. Туфан үз хезмәтләре белән олы хөрмәткә лаек булган кебек, Нәҗибә дә үз иҗаты белән тиешлесен алды. Әлбәттә, алар бер-берсенә ышанычлы терәк булды һәм берсе икенчесен илһамландыра алды. Илһамланмый иҗат итеп булмый. Бигрәк тә сәхнәдә, театрда. Артист кешегә хәтта 80 яшьне тутыргач сәхнәдә балку мөмкин булса да, ул проблемалырак мәсьәлә. Нәҗибәнең отышлы бер "козырь" бар: ул бүген - Туфан Миңнуллин мирасының төп хуҗасы.
Нәҗибә Ихсанова - самими, ихлас уены белән тамашачылар күңелен яулаган милли артисткабыз. Мин Нәҗибәне беренче тапкыр ничек күрсәм, ул шул кыяфәтен югалтмаган татар гүзәле. Аның гүзәллеге - холкы, табигате белән ныгытыла торган булуда. Мин аны Складовская кебек кабат лауреат булыр дип юрамыйм. Әмма аның ихлас ярдәмнәре аркасында алмашка килгән буыннар арасында яңа лауреатлар иҗат итүе бәхәссез хакыйкать.
Нәҗибә - кеше шатлыклары белән дә куанып яши торган зат. Татар теат­ры яшәгәндә, милләтнең куанычлы көннәре булыр дигән өметтә калабыз. Нәҗибә Ихсанова шушы фикерне куәтләп: "Мине театрым үстерде, милләтем таянычым булды, тамашачым иркәләде. Башкаларга да шулар насыйп булсын!" - диде.
Әхтәм ЗАРИПОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: