Мәдәни җомга

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ДУНАЙ

...1956 елның 26 августында беренче очрашканнан алып бүгенгәчә аның иҗаты белән кызыксынып, күзәтеп барсам да, ул катнашкан спектакльләргә карата язылган дистәләрчә мәкаләләрне укып, Дунайны артист буларак яхшы белеп, шәхесен аңлап, спектакльдән-спектакльгә осталыгы камилләшә баруына инансам да, актерның тулы иҗатына анализ ясап, бәһа бирергә алынмас идем. Бик тә күләмле иҗат, үзенчәлекле...

...1956 елның 26 августында беренче очрашканнан алып бүгенгәчә аның иҗаты белән кызыксынып, күзәтеп барсам да, ул катнашкан спектакльләргә карата язылган дистәләрчә мәкаләләрне укып, Дунайны артист буларак яхшы белеп, шәхесен аңлап, спектакльдән-спектакльгә осталыгы камилләшә баруына инансам да, актерның тулы иҗатына анализ ясап, бәһа бирергә алынмас идем. Бик тә күләмле иҗат, үзенчәлекле иҗат, күп тармаклы иҗат ул.

Безнең өчен Дунай - халык артисты! Иҗади сәхнә хезмәте өчен республикада алу ихтималы булган иң мәртәбәле бүләк һәм дәрәҗәләрне алуга ирешкән дустыбыз!

...Беренче очрашкан көнебездән мин Дунайны якын дусларымның берсе, дип саныйм. Күз алдыгызга китерегез: мин - беркатлы, җәбер-җәфаны күп күргән авыл малае, сүзгә ышанып, алданып, укырга керә алмый калган хыялый - пароходта (очраклы рәвештә) шул ук вузга имтихан тоткан авыл малайлары Дунай белән Батулланы очратам. Аларның инде Мәскәүгә укырга китеп барышы, минем исә, кулына тоттырып киткән көмеш аттестатымны кире алып, вәгъдәсезлеге өчен комиссия сәркәтибенең йөзенә төкереп, кая да булса башка уку йортына керү хәстәре күрергә барыш. Шунысы кызык: мин йөзенә төкерәсе ул сәркәтип, юлдашларымда уңай тәэсир калдырган икән! Ягъни, минем күңелдә аңа карата көчле дошманлык хисе булса, юлдашларымда аңа рәхмәт хисләре... Ситуация бит!

...Кыскасы, Дунай белән Батулла ул абзыйга карата булган миндәге дошманлык энергиясен үзләре белән укырга бару теләгенә әверелдерде дә куйды! Могҗиза димичә, моны башкача ни дип атарга буладыр, белмим, әмма бүген Дунай белән Батуллага гомерлек бурычлы булуымны танып, аларның бу гамәлен хәзер сирәк очрый торган кешелеклелек, дуслык үрнәге, дип тә әйтер идем.

...Махсус комиссия төзетеп, гадәттән тыш имтиханнар тапшырттырып, студент билеты алганчы, Дунай минем белән ятагын уртаклашты, хәлемә кереп, ризыгын бүлеште. Димәк, ул чакта әле аңлашылмаган, аңлашылса да, сөйләп булмый торган, ниндидер, җан якынлыгы, күңелләр тиңлеге бер-беребезгә елыштырган. Моны мин хәзер генә аңлыйм.

Аны "щепкинчы" диләр. Әйе, Щепкин исемендәге иң борынгы, иң дәрәҗәле театр мәктәбендә югары һөнәри белем алган артист ул. Шушы ук курсларда сабак алып, милләтебез горурлыгы булуга ирешкән Рабит Батулла, Туфан Миңнуллин, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакировларның үрнәк булырлык иҗат юлы, ягъни, татар студиясе феномены үзе дә махсус өйрәнүгә лаек.

...Кая аның чишмә башы? Нәрсәдә? Югары уку йортларындагы милли студияләрдә бер щепкинчылар гына булмаган бит? Шунысы рас: татар студиясен тәмамлап кайткан Дунайлар төркеменең театр узган юлда эзләре тирән, максатчан һәм гадел.

Үзем дә шул төркемнең бер әгъзасы буларак, бернинди пафоссыз әйтергә хакым бар: барысы өчен дә, иң беренче чиратта, ата-аналарыбызга һәм мәктәп укытучыларына бурычлы икәнлекне танысак та, без - татар студиясе - башка студияләргә үрнәк тату гаилә булып оешуыбызга бер-беребезгә дә нык бурычлы һәм рәхмәтле.

Космонавтларны очарга әзерләгәндә аларның бер-берсенә карата түземлелегенә игътибар бирелә икән. Урысчалап әйткәндә, "несовместимыйлар" түгелме?! Без "совместимый" булдык. Ә инде 23 кешене "совместимый" итеп оештыра алган остазларыбызга безнең рәхмәт сүзләре генә аз булыр. Аларның һәр "замечаниесе" бүген дә сокландырырлык төгәл, тапкыр, урынлы һәм мәгънәле булган. Аллага шөкер, "совместимыйлар" булып укыдык, шул сыйфатыбызны югалтмый .... кайттык һәм менә 50 елдан артык инде иманыбызга хыянәтсез иҗат итәбез. Спектакльләрдән соң алкышлар була икән - алар безнең остазларыбызга да.

...Һәр төркемнең, һәр көтүнең үзенең лидеры - "вожагы", "любимчигы" була. Дунай безнең барыбызның да уртак "любимчигы" булды, дисәм, башка "любимчиклар" үпкәләмәс. Дунай - һәркем белән тиз танышып, әңгәмә кора ала; кемнәрнеңдер "үпкәләре кабарган" очракта килештерүче дә ул. Кычкырышу-талашулардан кача, һәркем белән дустанә яшәргә тырыша. Авыр сүзләр ишетсә, үпкәләү гадәте дә бар. Әмма тиз сүрелә, тиз "яктыра". Мин үзем, мәсәлән, кешеләр белән аралашу мәсьәләсендә, ничектер, кыркурак, йогышсызракмын, шуңа күрә Дунайның демократлыгыннан көнләшеп, аның кебек "прастуй-сложный" булырга тырышкаласам да, барып чыкмады, нишлисең - кан шундыйдыр.

Шул сәбәплеме, башка сәбәпләрдәнме - остазларыбыз белән сөйләшергә "илчегә" мохтаҗлык чыкканда, Дунайдан үтенүем хәтердә: срогыннан алда имтихан бирергә кирәкме, "2"лене "3"легә төзәтергәме - башта "вәзир" сөйләшә һәм... мәсьәлә уңай хәл ителә.

Безнең хәлфәләребезнең һәркайсы үз һөнәре буенча дөньякүләм танылу алган шәхесләр иде.

Татьяна Дынник - фәннәр докторы, Мольерны һәм Шекспирны оригиналда укып, француз, инглиз телләрендәге журналлар белән хезмәттәшлек итә, ә татар студиясе шәкертләренә чит ил театрлары тарихыннан сабаклар бирә. Брахман - фәннәр докторы, Бальзак, Стендаль, Гонкур әсәрләрен урысчага тәрҗемә итеп, аларга комментарийлар язган әдибә-галимә безгә чит илләр әдәбиятеннән керә. Екатерина Чикина - Мариэтта Шагинян белән бер курста укыган "Институт благородных девиц" дипломлы урыс теле һәм әдәбияте укытучысы. Аларның дәресләрдәге план буенча укылырга тиешле лекцияләреннән бигрәк, дәрестән тыш сөйләгәннәренең әле хәзер дә хәтердә саклануы үзе генә дә бик күп нәрсә турында сөйли. Уникаль шәхесләр иде алар, урыннары оҗмахта булсын…

Дунай турында яза башлаган язмага боларның ни катышы бар? - диючеләр булса, җавабым әзер: язма Дунай турында. Аның нинди һава сулап, нинди сулар эчеп, нинди кешеләр белән дуслашып, аралашып, кемнәрдән нинди белем алуын ачыкламыйча, артистның иҗат юлын күз алдына китерү берьяклы гына булыр иде. Корольне король иткән - аның даирәсе, диләр.

Артистны артист иткәндә театр уку йорты гына түгел, эшләгән театры гына да түгел, ә аның бөтен тормышы, очраткан, сөйләшкән әңгәмәдәшләре, дуслары, көндәшләре, гаиләсе, түрәләре - барысы да! Бер сүз белән әйткәндә - даирәсе.

Тагын бер мисал китерү артык булмас. Студент чак. Урыс әдәбияте дәресе. "Евгений Онегин"ның язылу тарихы. Дунай Екатерина Сергеевнага сорау бирә: "Онегин - Пушкинның үземе соң ул? Татьяна - Натальясымы?"

- Юк! - ди укытучы. - Пушкин Натальяны физик зат буларак яратырга өлгерсә дә, Натальясы шуңа да өлгерми. Ягъни, яратып чыкмый ул шагыйрьгә. Бу - Пушкинның драмасы, Натальяныкы түгел! Шагыйрьне даһи буларак танып, аңа гыйшык тотарга Натальяның әзерлеге дә, вакыты да юк. Әгәр Пушкин һәлак булмаса, алар барыбер аерылышыр иде. Ә Натальяның Ларинга кияүгә чыгуы һәм аны ир буларак та, кеше буларак тә яратып яшәве - бик табигый. Пушкинның фаҗигасе Натальяны корбан булудан коткара".

Әнә ниләр ишетү насыйп була Дунайга уникаль остазларыннан! Әгәр Пушкин ролендә уйнарга туры килсә, һичшиксез, Екатерина Сергеевна әйткәннәрне хәтерләр иде ул, һәм, аның искәрмәләре шагыйрь образын иҗат итүдә мөһим роль уйнаган булыр иде. (Кызганыч, даһи урыс шагыйре турында хәтта урыс театрларында да юньле спектакль куелмады).

...Дунайны остазларыбыз да, милли студияләр студентлары да (молдаван, кыргыз, казах, төркмән, кабарда-балкар, кумык, чуаш, башкорт студияләре белән бер чорда укыдык) урыс курслары студентлары да, ярата, үз итә иде. Ярый, әйдә, урыслар аны "Николай"лыгы өчен якын күрсен, ди. Ә балкарлар? Кумыклар? Кайсы студия кызларының һич югында берсе Дунайга гашыйк булмады икән?!

Яшерен гыйшык утында янып йөрүчеләрнең берсен үзем дә димләп караганым булды, ләкин Дунай - "однолюб" - үз Татьянасына тугры калды. Һөнәренә карата да ул "однолюб" булды, артистлык һөнәреннән башканы танымады.

"Танымады" дип яздым да, кинәт туктап калдым: ә тәрҗемәләре аның башка һөнәрләр белән дә дуслыгын күрсәтмимени? Г.Камал театры сәхнәсендә генә дә Дунай тәрҗемә иткән 10 пьеса куелды! Бу аның профессиональ тәрҗемәче-язучы икәнлегенә саллы дәлил булса да, театр училищесында һәм хәзерге мәдәният-сәнгать университетында укытуына 50 ел тулып узса да, "Профессияң кем?" дигән сорауга ул "актер" дип кенә җавап бирә.

Әйе, ул - актер, үзенчәлекле артист, серле актер, үз холыклы - оригиналь артист. Әгәр миңа бер-ике җөмлә белән Дунайның артист буларак үзенчәлеген тасвирларга кушсалар, мин сүземне тагын бер чагыштырудан башлар идем. Әйтик, ниндидер ил, үзендә төзү мөмкинлеге булмагач, кайдадыр кораб төзетте, ди. Ниһаять, иң соңгы техник казанышларны үзенә туплаган корабны урау юллар белән иленә кайтардылар, ди. Әлеге ул илнең бу кораб йөзәрлек суы юк?! "Зур корабка - зур йөзү" дисәләр дә, бакалы күлдә әллә кая йөзеп булмый - корабны башка максатларда гына файдаланалар.

...Дунай тибындагы, Дунай әзерлегендәге артистка Казанга кайту белән, һичьюгы Грибоедовның "Акыллылык бәласе" пьесасындагы Чацкий чамасындагы роль кирәк иде, ә аңа теләсә кайсы ир-егет эшләргә тиешле эшне эшләгән өчен гаепләнүче егет ролен бирәләр! Сүз дә юк - Дунай тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән һөнәрмәнд - бу рольне ул образ дәрәҗәсенә күтәреп башкарды һәм, шушы беренче эше белән үк, үзенең иҗат потенциалын күрсәтте.

Гаҗәп заман, гаҗәп ил: тормыш фаҗигале һәм парадоксаль вакыйгалар белән шыплап тулган, ә сәхнәдә фаҗига дә юк, чын комедия дә юк. Сәбәбен белсәк тә, "ник юк?" дибез. Чөнки ялган хакимлегендә кеше юклыкның сәбәбен танудан да, әйтүдән дә курка. Улы - атасын, кызы - анасын саткан система бер генә юнәлештә эшли: һаман "тегеләрне" гаепли, боларын фаш итә. Ләкин театр яшәргә тиеш, артистлар уйнарга тиеш.

Узган гасырның 60-80 нче елларында, революцияне, партияне мактаган, "буш имезлек" тәкъдим иткән пьесалардан җиләгән режиссерлар, ирексездән һәм аптыраганнан кабат кулакларны, муллаларны, исерекләрне, хатын алыштыручыларны "фаш иткән" әсәрләргә тотына. Соңрак андыйларны ирекле мәхәббәт, ватанга тугрылык, фидакярлек, патриотизм темалары алыштыра. Дунай мондый спектакльләрнең һәркайсында диярлек уйнады, әйбәт уйнады, "честный исполнитель" булды. Тик шул әйбәт уйнаудан ерак китмәде. Китәргә мөмкин дә түгел иде. Образ иҗат итү өчен әсәрнең "патроннары холостой" булмаска, "ядрәләре" нәрсәгә тәгаенләнгәне ачык булырга тиеш.

Ә бездә? Мылтык атыла, шартлау бар! Чәүкә өрексә - булды, максатка ирешелде. Халык йөриме? Спектакль бар, тагы ни кирәк?!

Нинди генә пьесалар буенча куелган спектакльләрдә баш рольләрне уйнамады Дунаебыз?! Ә шул пьесаларның кайсын бүген сәхнәгә кабат менгезеп була? "Ике-икең дүрт"не исбатлаган "бер каптырмалы" пьесалар кабат сәхнә күрсә дә аптыраганнан, коммерция максатларыннан чыгып, күңел ачу тамашасы ясау өчен генә куелды. ("Зәңгәр шәл" һәм тагын берничә спектакль ул исемлеккә керми.) Кәрәчин лампасының куыгы эченә, электр лампочкасы куеп, "ретро" ясаган кебек, социаль заказ үтәп язылган пьесаларны заманча кую "холостой патрон" шартлату эффекты гына бирде. Ни өчен дөнья классикасы исемлегенә кергән әсәрләр кайсы илдә, нинди милләт театры куйса да ачыш, яңалык кебек кабул ителә? Чөнки аларның һәркайсында кешелек дөньясы гомер буе чишсә дә җавабы табылмаган сораулар ята һәм ул сораулар әсәрнең төп идеясен ачуга юнәлтелгән.

Үзебезнең классикага игътибарлы караш юнәлтик. Гәрчә бездә классиклар дисбесенә кергән язучыларга игътибарлы караш юнәлтү кичерелмәс дәрәҗәдә гөнаһлы эш саналса да, шунсыз булмый. Сүзне Әхмәт Фәйзинең "Тукай" драмасыннан башлыйм.

Пьесада Тукай - социалист булуга килеп җиткән хакыйкать эзләүче. Аңа, хәтта, киңәш сорап, крәстиәннәр килә. Бу бит ялган заманында туган чеп-чи ялган! Тукайның фаҗигале язмышын күрсәтү өчен бернәрсә дә уйлап чыгарырга кирәкмәгән. Чөнки аның тормышы үзе фаҗигаләр тезмәсе. Шул килеш ул милләтнең иреге өчен көрәш юлында һәлак була.

Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч - шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым, -
ди ул. Менә Тукай!..

Нинди киртәләр ул? Дошманнары кемнәр? Керләнүе нәрсәдән? Нигә пьесада алар юк? Шуларны күрсәтү урынына драматург шагыйрьне каләмдәшләре белән чәкештерә! Чөнки әсәр Тукайның каләмдәшләрен хакимият чит иткән заманда язылган! ...Тынянов Грибоедов турында романын язганда бер документ табылмаудан аны үзе уйлап чыгарып язарга мәҗбүр була. Соңыннан, шул документ табылгач, чагыштырып карасалар, оригинал белән романдагы документ арасында аерма юклыгы ачыклана. "Тукай" драмасы буенча куелган спектакльдә баш рольне Дунаебыз башкарды һәм, әлбәттә, диплом эше өчен "5"ле алды. Спектакль театр репертуарына да кертелде. Тик гомере озын булмады, сәхнәдән тиз төште. Чөнки әсәр Тукайны яклауга, аны яраттыруга, урыны белән кызгандыруга юнәлтелгән иде. Ә бит Тукай яклауга да, яратуга да, кызгануга да мохтаҗ түгел. Ул үзе милләтнең яклаучысы! Аның шигырьләре бүген дә милләт сагында торган кебек, спектакль дә театр репертуарына "постоянный пропискага" алынырга тиеш иде, әмма насыйп булмады, тиз төште. Гаеп артистлар уенында түгел, пьесаның социаль заказ буенча язылуында, ялганга яраклашуда. Нишләмәк кирәк, классикларыбыз да агымга каршы йөзмәгән икән шул...

Шуңа тагы бер мисал. Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына театрыбыз "Шамил Усманов" дигән спектакль куйды. Кем соң ул Шамил Усманов? Милләт файдасына кылган гамәлләре нидән гыйбарәт? Ул - инкыйлабның милләткә бәхет китерүенә ышанудан, мулла булган атасы юлыннан ваз кичеп, дәһриләр фиркасенә мөритлеккә күчкән татар.

Борынгы легендадагы Әдип патша, хатын иткәненең үз анасы икәне ачылуга, хурлыгын күрмәс өчен үз күзен үзе сытып сукырая. Шамилне, табынган яңа алласына хыянәттә гаепләгән хөкем карарын хуплап, кул куярга көчлиләр. Ә ул - иблискә тугрылыгын раслар өченме, юк гөнаһлары язылган язуны күрмәс өченме, каләме белән кадап, үз күзен чыгара.

Әдип патшаның язмышын тәкъдирдән, дисәләр, Шамил Усмановлар фаҗигасен шәхес культына гына сылтап калдыру дөресме икән? Гомумән, юлбашчылыкка сукырларча ышану бәласе түгелме бу?!

Ә без спектакльдә ни күрдек? Урыс булмаган милләтләрне бетерү тәгълиматчыларының берсе, кан һәм дин кардәшләребезнең ачыктан-ачык дошманы Куйбышев куштанын түгелме? Булачак палачына тугрылыкка ант итеп, дин һәм кан кардәшләребезнең җанын кыярга кулына баскынчы коралы алганы өчен аны "18 яшьлек комиссар" дип үсендерәләр. Ул шуны дәрәҗәгә саный, баскынчылык тантанасын җиңү дип кабул итә. Шул буламы каһарман?!

"Шамил Усманов" спектакле ялган иманлы әсәр буенча куелган тамаша буларак, озак әсәрләндерә алмады. Талантлы әдипләр кулы белән язылып, эффектлы сәхнә алымнары белән бизәлеп, талантлы артистларның уены аша тәкъдим ителсә дә, әсәрдәге монафикълык вируслары үз эшен эшләде, спектакль үлде.

Спектакльләрнең сәхнәдән төшүенә сәбәпләр күп төрле була. Әлегә идеология корбаннары булганнарының кайберләре генә аталды. Сәхнәдән тиз төшүгә режиссерның трактовкасы да, артист уенының эчтәлеккә туры килмәве һ.б.да сәбәпче булырга мөмкин. Әмма мин Камал театры сәхнәсеннән фәлән спектакль фәлән артистның начар уены сәбәпле төшерелде, дигән очракны белмим. Бармы икән ул? Булмас. Театрда нинди милләт драматургларының гына әсәрләре куелмады?! Аларның һәркайсы гөрләп барды, дип әйтеп булмый. Хәтта дөнья театрларында ничә гасырлар буе сөелеп уйнала торганнары да... шым гына төшеп калды. Әйтик, Бомаршеның "Фигароның өйләнүе" комедиясе. Начар спектакль түгел иде ул. Ләкин ...ялгыш спектакль иде. Безнең тамашачы өчен кызыклы ягы табылмаган "холостой выстрел" иде. Татарда "үз табынында түгел"лек төшенчәсе бар. Шул очрак бу. Мүк җиләген Бохарада, кавын-карбызны Магаданда үстереп маташсалар да, аларның тәме дә, исе дә үз җирендә үскән җимешнекедәй "чын" булмавы моңа мисалдыр.

50 елдан арткан иҗат юлында Дунайның башкарган рольләре дә, иҗат иткән образлары да күп булды. Әмма харап иткәннәре булмады. Аның эшеннән-уеныннан да, образларыннан да тамашачы канәгать калды. Соң шул үзе иң мөһиме түгелмени?!

- Юк! - ди Дунай, - иң мөһиме - иҗади хезмәтеңнән үзең канәгать булу һәм тамашачыларның, сине аңлап, дөрес кабул итүе.

Шундыйлардан мин Дунай баш рольләрдә уйнаган "Агай-эне ак мыек" һәм "Бирнәсез кыз" спектакльләрен күрсәтер идем. (Икесе дә Островскийдан тәрҗемә). Бу спектакльләрдә Дунай уйнады гына түгел, яшәде! Шуңа күрә ул башкарган рольләр оригиналь образлар булып күңелдә уелып калгандыр да.

Лазарь Подхалюзин - Дунай тасвирлавында шул заман тудырган сәүдәгәрләр кавеменең тигез хокуклы бер әгъзасы. Большов аңа, "чынлап алдаша белүенә сокланып", үз кулы белән кызын һәм барлык мөлкәтен тапшыра. Киявенең оста мошенник булачагына, башкаларны аяусыз алдаячагына зур өмет һәм тирән ышаныч баглый. Икесе дә бер-берсенә карата сугыш хәлендәге дошман икәнлекләрен белеп гамәл кыла. Алдау-йолдау гөнаһлы эш икәненә карап тормыйлар, алдарга булгач - алдарга, таларга булгач - таларга! Син алдамасаң - сине алдыйлар. Ялганны, кеше малын үзләштерүне баюның иң гадел һәм туры юлы дип саныйлар. Алар өчен әдәп-әхлак кагыйдәләре юк. Шул аларны берләштерә һәм дәртләндерә: агай-эне ак мыек, бер-беребезне какмыек!

...Дунай иҗат иткән Подхалюзиннар элек тә булган, хәзер дә күп алар. Шуның өчен ул образ онытылмый, прототиплары очрап торганда без дустыбыз иҗат иткән Лазарь белән тормыштагы Подхалюзиннарны чагыштырып, "Афәрин, Дунай" дибез.

Актерның Паратовы, үзенең нәзакәтлелеге, рациональлеге һәм күзәтүчәнлеге белән аңа кадәр күргән Сергейлардан аерылып торуы хәтердә яңара. Әгәр аңа кадәрге рольләрендә Дунайны "шундый" иде дип белгән булсак, монда ул "мондый" була алуын да күрсәтте. Ә "мондыйлыгы" нәрсәдә иде соң?

Менә ул Огудалова белән сөйләшә. Ларисаның анасына нәрсә кирәген дә, шул теләгенә ирешер өчен аның нинди түбәнлекләргә төшәчәген дә сизенеп, аңлап тора ул. Аларны юри күрмәгәнгә, аңламаганга салына. Партнершасының ни дәрәҗәдә түбәнсенә алуын, тәҗрибәле психолог кебек, салкын кан, аек акыл белән күзәтү ниндидер ләззәт бирә аңа. Бу тәҗрибә нәтиҗәләренең кирәксез бер уен икәнен дә яхшы белә ул. Аңа кешеләрнең үз максатларына ирешү өчен ниләр кылуын карау һәм тикшерү кызык. Шул процесста ул үзен дә сыный һәм күзәтә, үзенә читтән торып карый кебек. Нинди хәлдә калганда да, Паратов - Дунай партнерларына тәҗрибә тычканнарына караган кебек тикшереп карый, әмма, мыскыл итеп, түбәнсетеп түгел, ә аларны пьедесталга бастырып, яисә, түшәккә салып, тәм табып, канәгатьләнү алып.

Академия театрының бу спектакле илнең югары бүләгенә лаек булды. Минем карашка, бүләкләнүчеләр исемлегендә Паратов образын иҗат иткән өчен (уйнаган яки башкарган өчен генә түгел), Николай Иванович Дунаев та булырга тиеш иде. (Бу - башкалар лаек түгел иде, дигән сүз түгел, ә тәкъдим итүчеләрнең лаеклыларга тигез карамавын күрсәткән бер факт. Хәерле булсын, Дунай әле аласын алып бетермәгән, бирәчәге дә күп).

Дунай телевизион фильмнарда да күп рольләр уйнады, аларның күбесе баш рольләр иде. Алар фондта саклана, эфирда кабатланып тора.

Әмма ләкин безнең Дунаебыз, барыннан да элек, сәхнә кешесе, театр артисты. Аның әле "җырланмаган җырлары" күп. Ә башкарган һәм иҗат иткән образлары ("Дуэль", "Өч аршын җир", "Әни килде", "Ябырылу", "Гөргөри кияүләре", "Телсез күке" спектакльләрендәге образлары) аннан заманабыз рухын чагылдырган яңадан-яңа образлар көтәргә өметләндерә.

Соңгы сүз урынына искәрмә.
Язманы төгәлләп, каләмемне куйгач, юбилярга шылтыратып, шушы мәкаләне язуымны белдерүне кирәк таптым. Шатландырам, янәсе.

Ул исе китми генә:

- Сүгепме, мактапмы? - дип куйды.
- Икесе дә бар, - дидем мин.
- Артистлар турында йә мактап, йә сүгеп кенә язалар.
- Өченче юлы да бармыни?
- Бар шул.
- Анысы нинди юл?
- Бернәрсә дә язмау.
- Язмау гаепмени?
- Гаеп кенә түгел, язмау - иң куркыныч бәя. Ул иҗатка карата ваемсызлыкны, илтифатсызлыкны күрсәтә.
- Ә шулай да күңел гел мактау көтәме?
- Күңелгә иярмим мин...
- Акыл ни көтә?
- Акыл дөреслекне белергә тели.
- Дөреслек - һәркемнең үзенеке.
- Кеше турында берни белмәгәндә, аның хакында барын да әйтергә була, дигән бер акыллы баш. Син мине беләсең. Белгәнеңне генә язган булуыңа өметләнәм. Ялгышлар җибәрсәң, гөнаһысы уртак. Җавабын бергә бирербез!

Бу инде Дунайның үзенә генә хас серле һәм ихлас сүзе иде.

Әйе, ул шундый.

Әхтәм ЗАРИПОВ,
Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе.

. Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Наил Дунаев.

. Наил Дунаев һәм Ринат Таҗетдинов «Бирнәсез кыз» спектаклендә.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: