Мәдәни җомга

Яшәү яме – сәхнәдә

Аның тормышы туганнан бирле театр белән янәшә бара. Артистлар гаиләсендә туып-үсүе өстенә ул үзе дә артистка кияүгә чыккан. Сүзем Тинчурин театрының күренекле артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның олы кызы артистка Лилия Мәхмүтова турында. Бездә артист гаиләләр күп түгел. Ике тәкә башы бер казанда кайнап гомер итүләре кыендыр, дигән уй белән...

Аның тормышы туганнан бирле театр белән янәшә бара. Артистлар гаиләсендә туып-үсүе өстенә ул үзе дә артистка кияүгә чыккан. Сүзем Тинчурин театрының күренекле артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның олы кызы артистка Лилия Мәхмүтова турында.
Бездә артист гаиләләр күп түгел. Ике тәкә башы бер казанда кайнап гомер итүләре кыендыр, дигән уй белән бардым мин очрашуга. Әңгәмә вакытында бер-берсенең сүзен тулыландырып барулары, һәр икесенең дә "мин" дип түгел, ә "без" дип сөйләүләре - бу икәүнең җан­нары, күңелләре бер дулкында икәнен дәлилләде.
"Мин артист булачакмын дип үсмәдем, - ди Лилия. - Алай уйларга әни дә ирек бирмәде. "Әнә, күпме артистларның гаиләләре юк... Рәхәт тормыштан түгел бит ул. Театрда эшләсәң, гаиләң дә булмас, бернәрсәң дә булмас... Ярый ла атагыз үзе артист, хәлне аңлый торган кеше булды", - дия торган иде". Әмма Лилия баш бирә торганнардан түгел. Күңелендә ул артист буласы килү теләген барыбер яшәтә. Әнисен тыңлап КДУның физика факультетында укып йөргәндә дә сәхнәдә уйныйсы килү теләге бер минутка да сүнеп тормый. IV курсның кышкы сессиясен уңышлы тәмамлагач та, утырып уйлый кыз. "Күңелемә нәрсәдер җитми. Әти белән әни чыгып уйный торган сәхнә магнит кебек тарта. Китәм мин театр училищесына", - дип тәвәккәлли Лилия.
Ул барып кергәндә, аның яшьтәшләре инде укуларын тәмамлаган, 16-17 яшьлекләр белән сабакташ булып Илдар Хәйруллин җитәкләгән курста сәхнә серләрен өйрәнә башлый. Хәер, ул театр тормышын тыштан гына түгел, эченнән күреп белә иде. Мәхмүтовлар йортын Тинчурин театрының дәвамы дисәң дә була бит. Хәлил абый белән Исламия апага киңәшкә диеп тә, яңа бирелгән роленә төшенергә булышмассызмы диеп тә, болай гына, эч бушатырга да алардан гел кеше өзелми. Шунда, чәй өстәле артында монологлар да укыла, уйнаячак рольләр дә шомартыла.
Лилиянең училищены тәмамлап театр сәхнәсендә беренче ролен уйнаганга да, 26 ел үтеп киткән. Зур сәхнәдә беренче роле "Минем әти мировой" (И.Юзеев) спектаклендәге Рева була. Аннан соң "И машина, машина, җитте минем башыма" (Р.Вәлиев) спектаклендә Миләүшә, "Резидәкәй"дә (И.Юзеев, Ш.Мәҗит) Резидә, И.Юзеевның "Гашыйклар тавы"нда Мөнирә, П.Бомаршеның "Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе"ндә Розина, Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин"ендә Гөлбану, "Яңадан мәхәббәт турында"(Х.Вахит) спектаклендә Йолдыз, Т.Гыйззәтнең "Башмагым"да Хәлимә, М.Әмирнең "Гөлшаян"ында Гөлшаян образлары - Лилиянең тир түгеп тапкан "байлыгы". "Иң беренче тән­кыйтьчеләр, әлбәттә, әти белән әни. Тагын премьерадан соң өлкән артистларның үз янына чакырып, чын йөрәктән биргән киңәшләрен тыңлыйм. Гомумән, үземне Тинчурин театры дигән зур гаиләдә тәрбияләнеп үстем, дип саныйм. Театр коллективы - зур гаилә бит ул".
Тормышны сөеп яшәүче, иҗатка мөкиббән бу гаилә һөнәри осталыкны арттыру белән мәшгуль. "Бервакыт шулай Ренат белән утырып киңәшләштек тә, 40ка җиткәч булса да, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керергә карар кылдык. 5 ел ярым буена бер лекцияне дә калдырмый укыдык. Элек тыелган әдәбият саналган Ахматова, Гумилев, Булгаковларны укыдык, күз алдыбызга яңа дөнья ачылды. Безнең малай яшендәге курсташларга сикереп торып, уйнап күрсәткән, тәҗрибә белән уртаклашкан чакларыбыз да булды. Бер укытучылар - институтныкылар булса, икенчеләре сез булдыгыз, дип әле дә очраган саен рәхмәт әйтә группадашлар", - ди алар.
Малай дигәннән, Лилиянең әни кеше буларак та күңел матурлыгына сокландым. "Бер генә булып калды шул. Соңрак та алып кайтылды. Аннары әни әйткән артист-чегән тормышы да үзенекен итте. Бар курыкканым улымны әни җылысыннан мәхрүм калдыру булды. Тәпи йөри башлаганнан бирле Ришатны бар җиргә дә үзем белән алып йөрдем. Балачагы бер генә, җылымны, назымны биреп калыйм, дип уйлый идем. Чөнки әти белән әнинең гастрольдән кайтканын көтеп утыручы баланың күзләрендәге моңсулык миңа артык таныш. "Оныкның теле татарча ачылсын, карагыз аны", дип әти дә тугач та бармак селтәп куйган иде. Казанның Совет районында татар бакчасын табып, шунда бирдек. Мәктәпкә бирәсе елны тәрбияче чакырып алды да: "Балагызны мәктәпкә әзерләргә кирәк бит инде, русча белми, рус төркеменә күчерергә кирәк", - диде. Тәрбияче әйткәч, күчердем. Шул чакта чип-чиста татарча сөйләшкән улымның теле бозылды - рус сүзләре кыстыра башлады, ел ахырына сүзен татарча башлап, русча тәмамлый торганга әйләнде. Менә сиңа мәктәпкә әзерлек. Ренат та, ялгыш иттек, диде. Инде татар мәктәбе эзләргә кирәк, дидек. 20 нче татар гимназиясе безгә ерак түгел. Улыбыз шуны тәмамлап, КНИТУга укырга керде. Ни әйтсәң дә, яңа буын малае бит", - дип елмая Лилия.
Туган тел өчен икесенең дә җаннары авырта. "Ярый ла безне әби-бабай, әти-әни туган телле иткән. Әти-әни гастрольләрдә йөргәндә Әлкидәге Мәрвия дәү әни белән Һидиятулла бабайның өй түренә бишек эленгән. 8 айлык булып кайтып, 4 яшькә кадәр шунда яшәгәнмен, әби белән бабайга әти, әни дигәнмен. Моңа әтинең бик эче пошкан. Бу бала безне онытып бетерә, дип Казанга алып килгәннәр. Мондагы фатирыбызда мин әти белән әни эндәшүгә төенчеген тотып килеп җитүче Сабира дәү әни (әтинең әнисе) кочагында. Русча бер авыз сүз белмәгән әби мәкаль-әйтемнәр белән генә сөйләшә. Кичләребез аның тылсымлы әкиятләрен тыңлап үтә. Болар һәммәсе туган телгә мәхәббәт булып күңелгә кереп яткан", - ди ханым. Ак яулыклы дәү әниләр киләчәктә Татарстанның атказанган артисткасын үстерүләрен белделәрме икән?
"Без гаиләбез белән иҗат кешеләре. Әни пьесалар яза, сеңлем Ләйсән матур җырлар иҗат итә. Без Ренат белән яңа спектакльләр чыгарабыз, яңа образлар тудырабыз. Бәхет шушы бит инде", - диде хушлашканда әңгәмәдәшем. Театрга тормыш­ларын багышлаган Исламия апа белән Хәлил абыйларның ил алдындагы мактанычы булып сәхнәләрдә балкыган Лилия кабатланмас рольләре белән татар халкын тагын озак сөендерсен әле. Шунда бит яшәү яме.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
.Кечкенә Лилия әтисе Хәлил һәм әнисе Исламия кочагында.
.Тормыш иптәше Ренат, улы Ришат белән.
.«Мәхәббәт чишмәсе» спектаклендә. Зәмзәмия - Лилия Мәхмүтова, Гайни әби - Исламия Мәхмүтова.
.«Без барыбыз да кешеләр» спектаклендә Аммерс ханым ролендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: