Мәдәни җомга

Яшь аралаш көлү 

Артистка Флүзә Касаеваның Чаллы Татар дәүләт драма театрындагы иҗат эшчәнлеге Н.Гогольнең «Өйләнү»  әсәре буенча куелган спектакльдә Фекла Ивановнадан башланып китә.

Һәм димче хатын аның киләчәк рольләренә юл ача, режиссерлар актрисага көлдергеч, характерлы рольләрне яратып тапшыралар һәм Флүзә, чыннан да, аларны кызыклы, истә калырлык итеп башкара. Әмма хәтта комедияләрдә дә Ф.Касаева геройларында тирән хис-кичерешләр яшеренгәне, моң сарылганы сизелә.

Гоголь күңелендә туган Фекла Ивановна – хәйләкәр, алдакчы, кешеләрнең психологиясен әйбәт белүче акыллы хатын. Алдап-йолдап ялгыз йөрәкләрне кавыштыруны кәсеп иткән бу ханымның һәр минуты исәптә. Әле ничаклы ир вә хатын, парларын таба алмыйча, ялгыз каңгырып йөри, димәк, акча эшләр өчен мөмкинлекләр хәттин ашкан. Берсен дә кулдан ычкындырырга ярамый.  Мондый образны салмак хәрәкәтле, йомшак тавышлы, лирик пландагы актрисалар башкара алмый торгандыр. Ә менә янып торган күзле, гаҗәеп тере, фактуралы йөзле Флүзә - койган да куйган Фекла Ивановна.  

Фекла Ивановнаның аягы җиңел була. Флүзә Касаеваның иҗатында аждаһа кебек һәр сүзе белән зәһәр ут чәчкән Илмира («Нурислам нигезе», Р.Батулла), җәһәт, җитез, тиктормас, оялуны белмәгән авыл хатыны Халисә («Корт», Ф.Галиев), тыштан итагатьле, эчтән дуамал укытучы Фәйрүзә («Юлларда бозлавык», Аманулла), кылый күзле Сыңарсылу («Ярым ятларга кала» Р.Батулла) һәм башка рольләр пәйда була. Актриса, роле таләп иткәнчә, сәхнәдә очкыннар чәчеп, җәелеп, иркенәеп уйный, мәзәк образ иҗат итә. 

Әмма бу тормышта күп нәрсә алдаучан булган кебек,  Флүзә Касаеваның беркатлы, тупас, мәзәк геройлар амплуасы да тулысынча актрисаның иҗат мөмкинлекләрен ачып бетерми сыман тәэсир кала. Барыннан да бигрәк Эсфир Яһудинның әсәре буенча куелган «Китмәскә килгән кошым» спектаклендәге Лилия шундый фикер уята. Спектакль  якты юморлы, җиңел рухлы комедия жанрында сәхнәләштерелгән. Үзәктә - пар эзләп, өметен югалта язган Лилия. Бер көнне ул, газетага игълан урнаштырып, бәхетен таба. Шуннан соң күршедә генә яшәүче Зилә белән Шакир да газетага игълан урнаштырып карарга була. Бу мәзәк тә, җитди дә хәлләр көтелмәгән чишелеш ала. Спектакльдә Ф.Касаева вакытында кияүгә чыкмый калуы аркасында берникадәр сәерләнгән беркатлы Лилиянең халәтен шундый итеп тасвирлый ки, тамаша башланганда ул көлке, мәзәк тоелса, тора-бара күңелдә аңа карата кызгану хисе дә туа башлый. Ялгыз яшәүгә күнеккән Лилиянең кинәт аш  бүлмәсенә килеп кергән Сәлименә, ят кеше кергән дип уйлап,  уклау белән сугуы, җен ияләшкән, дип әйтүләренә ышанып, ике дә уйламыйча, телефон трубкасын өшкерергә керешүе беренче карашка гына кызык тоела. Чынлыкта, актриса ялгыз кешенең психологиясен аңлап, моңсулык белән өретелгән образ тудыруга ирешкән. 

Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган «Ул бит кичә иде» спектаклендәге Тәнзиләсе дә беркатлы хатын түгел. Дөресрәге, ире куып чыгаргач, ярсып, үкереп, ахирәте Диләрәнең фатирына атылып килеп кергән чуар күлмәкле, кершәнләнгән, сөрмәләнгән, лап-лап атлап йөрүче бу ханымны күргәч, чыннан да, башта авызлар ерыла. Базарда күлмәк сайлап, дөньясын оныткан һәм өенә кичке караңгыда гына кайтып кергән Тәнзилә иренең ачуына лаек кебек тоела. Әмма Ф.Касаеваның хисләр тирәнлеге Тәнзиләнең күңелен баетып җибәрә. Базарда күлмәк эзләп йөргәнмени ул бичара? Тынычлык, җан тынычлыгы эзләп дөньясын оныткан бит ул! Ире белән кавышканнан соң байтак сулар аккан, хатынның яше арткан кебек, нечкә биленә хәйран ит кунган, хәзер корсак майлары күлмәгеннән бүселеп-бүселеп беленеп тора. Ә күңел һаман яшь, ул картаюны белми һәм һаман да әле өрфиядәй җиңел нәфис күлмәккә омтыла. Юк, күлмәккә түгел, иренең назлы сүзенә, ихтирамлы мөнәсәбәтенә, кочаклап сөюләренә сусаган ул, чөнки Тәнзиләнең нәзек биленә май үскән саен, иренең мәхәббәте дә сүрелә барган. Бу репликалар спектакльдә юк, әмма Флүзә аларны тамашачыга күңеле белән җиткерә белә. Һәм ниндидер бер мизгелдә мәзәк бу хатынны кызгана да башлыйсың. Күлмәк эзләп дөньясын онытканы өчен, песи баласы урынына өеңнән куып чыгарсыннар әле! 

Комедиягә дә трагедия төсмере бирер өчен, артистка хисләр байлыгы да, тормыш тәҗрибәсе дә кирәк, әлбәттә. «Китмәскә килгән кошым» спектаклендәге Лилиясе кебек үк, Флүзә бәхетенә бик озак еллар килә. Ярата, шашып ярата, әмма... Бала сөяргә теләгән газаплы еллар... Ул вакытта Флүзә Чаллы педагогика училищесыннан соң балалар бакчасында тәрбияче булып эшли һәм бар назын, мәхәббәтен бакча балаларына багышлый.  Ә аннары бәйрәмнәр оештыруда осталыгын күреп, бакча мөдире Флүзәгә артистлыкка укырга киңәш итә. Һәм ул Казан мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген тәмамлый. Оештыру осталыгын «Шатлык»  яшьләр үзәгендә «Остабикә» фольклор ансамблендә чарлый. «Күңел» радиосында сигез ел буе «Ай йолдызлар чакыра» тапшыруында сабыйларга кичке әкиятләр сөйли, тыныч йокылар тели...

Сабыр төбе сары алтын дип белми әйтмәгәннәр. Кырыгын тутыргач, Флүзә мәхәббәтен очрата. Һәм 18 яшьлек ике егеткә әни булып куя. Игезәкләр Ришат һәм Ринатның мәрхүм әниләре муллалар нәселеннән булган. Егетләр бик итагатьле, тәрбияле. «Шулкадәр ихтирамны үз балаларыннан да күрмәүчеләр бар бит», - дип Флүзә бүгенге тормышына шатланып туя алмый. Бер егетләрен башлы-күзле итеп тә өлгергәннәр. Ике яшьлек оныклары бар. Ире белән уртак кызлары Мәрьямгә алты яшь. 

Ә үткәндә калган газаплы хисләр әнә шулай әле Тәнзиләсенә, әле Лилиясенә моң булып сарылып кала...

 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: