Мәдәни җомга

Якты моңы бар иде...

Мин театр труппасын, андагы талантлы артистларны, аларның бергәләп иҗат итүен бер зур оркестрга охшатам, дирижер да бар, һәрбер уен коралының үз яңгырашы, үз аһәңе, үз урыны... Рәсим Сәлаховның иҗатын, тормыш юлын, аның үзен дә мин шушы оркестрдагы бер моңлы курайга тиңләр идем. Башкорт­стан җирендә туып-үскәнгә генә түгел, ыспай төс-кыяфәте, сөйкемлелеге, чишмә чыңлавын тоеп була торган йомшак тавышы, ихлас елмаюы, самимилек югалмаган күз карашлары, хисләнүчән күңеле – барысы да бер якты моң белән сугарылган кебек. Уйнаган рольләренең дә күбесенә сафлык, пакьлек хас.

Шушы көннәрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 50 елга якын эшләгән Татарстанның халык артисты Рәсим Сәлаховның 80 яшьлек юбилее булыр иде. Хәер, тыйнак, әдәпле, татар театрына фидакарь рәвештә бирелгән актер үз юбилейларына тыныч карый иде, аларны шаулап уздыруга омтылмады. Ә менә 2006 елны ашкынып көтте: “Без бәхетле буын артистлары, театрның 100 еллык юбилеен күрәчәкбез”, – дигән иде бер әңгәмәсендә, ә үзе, ни кызганыч, бәйрәм җитәрәк – 2006 елның җәендә кинәт арабыздан китеп барды.


Бу әңгәмә 20 ел элек – Рәсим абыйга 60 яшь тулган май аенда булган иде. Аның йомшак, ипле тавышы бүген дә күңелдә яңгырап тора...

– Рәсим абый, артист фантазиясе белән күз алдыгызга китерегез – без кунак табынында, ди, нинди ризыкка өстенлек бирәсез, нәрсә яратасыз? 

Caption

– Ризык турында минем сүзем бер генә: Ходай Тәгалә икмәктән аермасын, чөнки безгә балачактан ипи бик авырлык белән эләкте, күп вакытта эләкми дә иде. Сугыш еллары, авыр еллар. Шагыйрь Сибгат ага Хәкимчә әйтсәк: “Әй, язмыш, язмыш, аерма мине кара икмәктән, сөтле чәемнән”.

– Әйе,Сез туган чор сугыш алды булган, һәм шул чакта дөньяга килгән cабыйларның күбесенең язмышы бер үк: ачлы– туклы балачак, авыр эшләр, ятимлек... Әтиегез, колхоз рәисе Салихҗан абый да сугыштан кайтмый. Биш балага әти дә, әни дә булган Мәрьям апа улларын да, кызларын да кешелек­ле, тәртипле, тырыш итеп, хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерә. Өстәвенә, үзенең шигъри, җыр­лы күңеленнән дә өлеш чыгара. Шул авыр елларда Сезгә гармун алып кайтуы өчен дә аңа мәдхия җырларлык. Шуннан башлана бит Сезнең гүзәллеккә, җырга, сәнгатькә ашкынуыгыз. Нәни гармунчы авылдашларының сөек­лесенә әйләнә. Күрше Актаныш районындагы Иске Байсар урта мәктәбен тәмамлап, Рәсим атлы яшь егет Казанга килә, җиңел генә авыл хуҗалыгы институтына укыр­га керә. Матди ягы яхшырак булганга, соңрак ул техник авиация училищесына күчә. Һөнәр алып, станокта эшли башлый. Күңеле җырлый, үзе җырлый, аяклары биеп тора, шул чакта бер тәҗрибәле карт мастер әйтә: “Синнән, энем, наладчик чыгар микән – белмим, әмма менә артист чыгар иде”, – ди. Шуннан ул мәдәният сараенда Рәфкать Бикчәнтәев, Хөсәен Уразиков кебек сәхнә осталары алып барган драма түгәрәгенә йөри башлый. “Качалов исемендәге театр каршында оешкан студия укучылар кабул итә”, – дигән игъланны да ул шунда күрә һәм түгәрәк җитәкчеләренең киңәше, хәер-фатыйхасы белән укырга да керә. Ә аннан соң – курсташлары Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлау. Тәүге ролен рәхәтләнеп уйнап та өлгерми – хәрби хезмәткә китә. Инде дөнья белән шактый танышып өлгергән, 27 яшен тутырган егет, ниһаять, театрга кайтып, иҗатка чума. Рәсим абый, менә минем кыскача Сезнең турыда белгәннәрем. Сез үзегезнең сәхнә тормышыннан канәгатьме? 

– Минем сәхнәгә аяк басканыма 40 ел инде. Бик күп гомер, ә бөтенләй сизелмәгән, узган да киткән. Гүя бер сулыш кына... Үз иҗатыңнан канәгатьме, дигәндә, артист, минемчә, бервакытта да канәгать була алмый. Юкса, профессия бетә. Артист һәрвакыт тынгысыз, эзләнүдә һәм ул шулай тиеш тә. 

– Әйтегез әле, Сез үзегезне, ачылып беткән артист дип уйлыйсызмы? Сәхнәдә бөтен мөмкинлекләрегезне күрсәтерлек роль булдымы? 

– Юк, ачылып беткән дип уйламыйм, ләкин бик рәхәтләнеп уйнаган рольләрем булды. Әйтик, шагыйрь Тугыш роле. Нәкый Исәнбәтнең Марсель Сәлимҗанов куйган “Качаклар” сатирик комедиясендә. Ул – хисле, хыялый, гыйшык утында яна, мулланың өченчеме, дүртенчеме хатынын ярата. Хикмәт анда түгел, хикмәт аның гашыйк була белүче күңелендә – андый кеше начар була алмый. 

– Саф, матур хисләр белән яши, димәк. Бу Сезнең үзегезгә дә хас сыйфатлар шикелле. Сез еш гашыйк буласызмы?

– Мин тәпи йөри башлаганнан бирле гашыйк һәм гашыйк булырга яратам. Матур ханымнарга, матур кызларга гашыйкмын, дөньяга, язга, ак кышларга гашыйк.

– Афәрин! Ә хатын-кыз нинди ягы белән Сезнең башны әйләндерә?

– Иң беренче – самимилеге, чиста күңелле булуы белән. Әлбәттә инде, матурлыгы белән. Мин хатын-кыз белән танышканда күзләренә карыйм. Күзләр ихлас караса, алдамаса, минем өчен бик якын була.

– Мәхәббәт турында тагын бер сорау. Кемдер, ул берәү генә була, ди, кемдер бөтенләй ышанмый, ансыз яши. Сез ничек уйлыйсыз?

– Мәхәббәт бары бер генә була. Аның беренчесе, соңгысы юк, ул әгәр чын мәхәббәт икән – бердәнбер: беренчесе дә, соңгысы да инде. 

– Ә гаилә нинди булырга тиеш? Яшьлек яңадан килсә, нинди ялгышны кабатламас идегез, уйланганыгыз бармы?

– Ялгышлар, язмышлар... Әлбәттә, мин бу турыда бик күп уйланам. Гаилә, иң беренче чиратта, тигез, тулы булырга тиеш. Гаилә ир белән хатыннан гына тормый, анда, әлбәттә, балалар булырга тиеш. Ләкин менә яңадан тусаң, ничек яшәр идең дигән сорауга: “Мин барыбер шул Рәсим булып калыр идем”, – дим.

– Рәсим абый, Сезне татарча бик матур итеп, бай әдәби телдә сөйләргә кем өйрәтте? Сезнең беренче укытучыларыгыз, әниегездән кала, кемнәр булды?

– Менә бу сорауны тыңлагач, Нәкый ага Исәнбәтнең сүзләре искә төште. Дөньяда иң чиста сөйләүче татарлар Башкортстанда яши, дигән иде бер. Безнең Җәйләү авылында, нигездә, татарлар яши һәм, алар чыннан да, бик матур, чиста сөйләшә. Авылыбыз Урал тауларына тоташкан тау итәгендә утыра. Бер якта – Сөн, икенче якта, ерак түгел – Агыйдел. Урамнарда ямь-яшел бәпкә үләннәре. Бик матур авыл! Дулкынланмыйча сөйли дә алмыйм. 

– Авылыгызда еш буласызмы?

– Аллага шөкер, еш кайтам. Туганнарым, абыем шунда яши.

– Ә театр студиясендә сәхнә теле буенча укытучыгыз кем иде? 

– Укытучылардан уңдым. Безне мәшһүр актер, нәфис сүз остасы Габдулла Шамуков укытты. Үзе галим, тәрҗемәче, мәсәлләр язучы. Ул сөйләгәндә авызыннан күзеңне алмыйсың. Гаҗәеп чиста, гаҗәеп матур итеп, бирелеп сөйли иде,аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Ә актер осталыгы буенча беренче укытучым – Празат ага Исәнбәт. Сихри сәнгать дөньясына нык­лап шул алып кергәндер дә әле. Хөсәен абый Уразиков та безгә бик игътибарлы иде.

– Хәзер яшьләрнең күбесе, хәтта радио,телевидение, сәхнә белән бәйле һөнәр ияләре, журналистлар да, ни аяныч, камил итеп, матур итеп ана телебездә сөйләшә алмый, җөмлә логикасын аңламый. Бу, әлбәттә, Сезне дә борчыйдыр. Кеше үзе дөрес сөйләшергә өйрәнә аламы яки аны һәрвакыт өйрәтергә тиешләрме?

– Бу чир инде. Рус мәктәбен тәмамлаган яшьләрне гаепләп тә булмый. Ләкин сәхнәгә яки эфирга чыгучы яшьләргә телне мөкәммәл белергә кирәк, сәхнә кешесе өчен бу – зарури. Талантлы яшьләр күбрәк татар әдәбиятын укыса, татарча әйбәт сөйләүче өлкәннәр белән дә аралашса, сорашса, кыскасы, үзләре теләсә, телне үзләштереп була. Моңа иманым камил. Өйрәнәм дигән теләк кирәк. 

– Сезнең тормышыгызда бик күп сынаулар, кайгылар булды. Хатыныгызны, аннан улыгызны югалту ачысы, икенче гаиләгездәге матур тормыш та гомерлек булмады – театрыбыз хезмәткәре Әлфия ханым арабыздан иртә китте. Ә Сез бирешмисез. Һәрчак ачык күңел, шат чырай белән яшәргә нәрсә ярдәм итә? 

– Кайгы-хәсрәт килсә дә, шатлык килсә дә, мин кулыма гармун алам.Ул минем гомер юлдашым. Минем өемдә берничә гармун бар. Күңелемнең нинди халәттә булуына карап, мин шул гармуннарны алам. Әйтик, шатланганда саратский гармунда уйныйм. Ул күбрәк шатлык хисләрен бирә кебек. Моңланганда исә кулымда 
тальян яки хромка. Гармун – сердәшем, иптәшем,турылыклы юанычым.

– Әйе,Сез шәп гармунчы. Рәсим абый, Сез иҗат иткән образлар, Сез катнашкан әдәби тапшырулар, укыган шигырьләр бихисап күп. Бер телевизион тапшыруда Сез бөек композитор Салих Сәйдәшевкә моңлы рухыгыз һәм тышкы кыяфәтегез белән дә бик охшаган идегез.Озак еллар киностудиядә фильмнарны русчадан татарчага тәрҗемә итү буенча да актив эшләдегез. Ә менә 90лап роль арасыннан берничәсен хәтергә төшерик әле. “Авылдашлар, акча кирәк” (В.Распутин) драмасында гади авыл ире, гаиләсенең таянычы булган мәрхәмәтле, олы җанлы Кузьма, Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” әсәрендә – фанатик тел белгече, ярым комик образ Имаметдин, Г.Исхакыйның “Зөләйха” трагедиясендә – диненнән язарга мәҗбүр ителгән мөселманнарның рухи җитәкчесе, нык иманлы Хәзрәт, Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектаклендә – җәлилчеләрнең берсе – туган илен эчкерсез яратучы, намуслы Гайнан Кормаш, “Шәҗәрә”сендә фән белән саташкан профессор Юныс Сәетбәков һәм З.Хәкимнең “Җүләрләр йорты”нда Нури образлары. Соңгы икесенә тукталыйк әле. Ни өченме? Йомшак кына итеп әйткәндә, алар икесе дә бераз җирдән күтәрелгән. Шушы рольләрне эшләгән вакытта нинди проблемалар булды, икесен бергә бутау куркынычы тумадымы?

– Алар, чыннан да, бер-берсенә охшаган кебек – “бераз җиңеләебрәк” киткәннәр, әмма алар икесе ике кеше. “Җүләрләр йорты”ндагы Нури күпне белгән, күпне күргән – шуңа күрә аннан тиле “ясаганнар” һәм тилеләр йортына япканнар. Ә “Шәҗәрә”дәге Юныс – башка. Ул колачлап бетерә алмаслык гыйлем дөньясы, фән турында гына уйлый, ничек киенгән ул, ничек йөри, реаль тормыш бармы – юкмы – аңа барыбер, ул аңа игътибар да итми. Фанатик! Менә шунысы белән Юныс миңа якын да. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә – фанатик.

– Ф.Достоевскийның “Идиот”ын әзерләгәндә актер И.Смоктуновский җүләрләр йортына да барган аларның психологиясен өйрәнергә, хәтта бераз үзе дә авырып алган, дип сөйләделәр. Рольгә нык кереп китүнең шундый куркынычы юкмы?

– Андый куркыныч юк, шөкер. “Җүләрләр йорты”н эшли башлаганда Марсель Хәкимович безне, чыннан да, юләрләр йортына алып барды. Анда булу мине бик тетрәндергән иде.Образымда шунда күргән кешеләрнең язмышын, халәтен, аларның фаҗигасен бирергә тырыштым. Ярдәм итте...

– Ә артист кайчан бәхетле һәм аның бәхетсезлеге нидә?

– Артист сәхнәдә бәхетле. Ә инде рольсез булса, үлә башлый. Авыру кеше эшлим дип ашкынмый, ә артист хәтта температура белән дә сәхнәгә чыгарга атлыга, ролен башкага бирәсе килми. Ә тормышымдагы иң бәхетле вакытым – беренче улым тугач булды. Гомеремдә онытасым юк. Май ае иде ул. Аннан театрга иң беренче аяк баскан көнемне бәхетле дип саныйм. 1961 елның мае иде. Кызык, минем бөтен тормышым май айлары белән бәйләнгән. Тууымнан башлап.

– Рәсим абый, бик уйныйсы килеп тә, уйный алмый калган роль булдымы?

– Уйныйсы килгән рольләр күп булды инде ул. Әйтик, әле театр­га килгән генә вакытта Г.Камалның “Бәхетсез егет”ендәге Закирны уйнарга бик теләдем. Аның холкын, язмышын бирә алыр идем кебек иде. Пушкинның “Таш кунагы” ндагы Дон Жуан образын иҗат итәргә дә хыялландым. Ул һаман да минем күңелемдә, инде олыгаеп баруыма да карамастан, бөтен сүзләрен яттан хәтерлим.

– Театрның киләчәген ничек күзаллыйсыз? 

– Авыр сугыш елларында булсын, менә хәзерге буталчык заманнарда да театр барыбер иҗатта, халык йөри, димәк, тамашачының рухи ихтыяҗы бар. Димәк театр, Тукайча әйтсәк, һаман халыкка хезмәттә. Шулай булыр да!

 

.Фотолар Камал театры архивыннан алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: