Мәдәни җомга

УЛ ХӘЗЕР ДӘ ГАЛИЯБАНУ КЕБИ...

Бу көннәрдә театр халкы үзенең яраткан артисты Рауза Хәйрет-динованың 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп уза. Ул аның күңеленә үз баласыдай якын, мәхәббәтле һәм сөйкемле. Республикабызның Балык Бистәсе төбәгендә туып-үскән, җырга-моңга һәвәс бу ханым үзенең бөтен гомерен Г.Камал исемендәге театрга багышлый. Сәхнәгә ул 1948 елны килә һәм шул көннән аңа бирелеп...

Бу көннәрдә театр халкы үзенең яраткан артисты Рауза Хәйрет-динованың 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп уза. Ул аның күңеленә үз баласыдай якын, мәхәббәтле һәм сөйкемле.

Республикабызның Балык Бистәсе төбәгендә туып-үскән, җырга-моңга һәвәс бу ханым үзенең бөтен гомерен Г.Камал исемендәге театрга багышлый. Сәхнәгә ул 1948 елны килә һәм шул көннән аңа бирелеп хезмәт итә. Актриса уйнаган рольләргә (ә алар 100гә якын) күз салсаң, аларның затлылыгына шаккатасың. Иң беренче чиратта, музыкаль әсәрләрдә Рауза ханым тарафыннан уйналган героинялар - Галиябану, 15 ел сәхнәдән төшмәгән Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Мөршидә («Казан сөлгесе») күз алдына килә. Бу җырлы-биюле спектакльләр татар халкының күңел түренә кереп урнашкан иң популяр әсәрләр. Алардан тыш, Р.Хәйретдинова башкаруында «Миркәй белән Айсылу»да (Н.Исәнбәт) Айсылу, «Татар хатыны ниләр күрми»дә (Г.Ибраһимов) Гөлбану образлары шулай ук зур уңыш казанды. Ә инде гомер уза торгач, аңа еш кына характерлы рольләрдә чыгыш ясарга туры килде. Актриса тарафыннан иҗат ителгән Рәсиха («Әни килде»), Кәләмзә («Зифа»), Гөлбикә («Таң атканда»), Мөршидә («Ташкыннар») һәм башка бик күп образлар театр тарихында мактаулы урын били. Бу образларның һәркайсында аның хисләргә бай эчке дөньясы, гадилеге һәм осталыгы чагыла.

Шуны да истә тотыйк, 50 нче еллар башында театрга ул чорда талантлары гөрләп чәчәк аткан Фатыйма Ильская, Галия Булатова, Марзия Миңлебаева, Рәшидә Җиһаншина, Галимә Ибраһимовалар янына Мәскәү каласыннан, ГИТИСны тәмамлап, бертөркем сәләтле артистлар Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Асия Галиева, Гәүһәр Камалова, Асия Хәйруллина, Рауза Әхмәрова, Асия Харисовалар кайтып төшә. Шушындый талантлар арасында Раузага үзен таныту җиңел булмагандыр. Монда ул күбрәк үзенең җырга-моңга сәләте белән алдыргандыр. Безнең татар тамашачысы, гомумән, музыкаль әсәрләрне аеруча үз итә, әгәр спектакльдә музыка булмаса, ул театрдан нәүмизләнеп кайтып китүчән. Яшь актрисаның мондый рольләргә күңеле ятып торганын аңлап, һич тә икеләнмичә, Галиябануны Рауза апага ышанып тапшыралар. Бәхеткә, нәкъ шул елларда К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» мелодрамасы да сәхнәгә кабат кайта һәм анда да төп рольне Мәйсәрәне - Р.Хәйретдинова башкара. Актрисаның бу спектакльләрдәге һәр чыгышы аның үзенә һәм тамашачыга бәйрәм алып килә. Аларда самимилек, табигыйлек, характер яктылыгы ярылып ята. Әлеге образлар аша халкыбызның сүнмәс рухын тоясың.

Музыкаль рольләрдә уйнау актрисаны үзеннән-үзе лирик дулкынга көйли, аларда татар хатын-кызы язмышы төрле вариантларда үзенең ачык чагылышын таба. Ул чакта Р.Хәйретдинова күбрәк уңай героиняларны уйный. Моңа мисал итеп М.Әблиевнең «Шәмсекамәр»ендәге Разия, Т.Гыйззәтнең «Шомлы көннәр»ендәге Гөлчирә, Ш.Шаһгалинең «Таң атканда»сындагы Гөлбикә образларын күрсәтергә була. Алар беркадәр үзенчәлекле характерда булса да, кешелек сыйфатлары ягыннан уңай образлар. Вокал мөмкинлекләре киң булу өстенә, актриса халыкның гореф-гадәтләрен дә бөтен нечкәлекләренә кадәр бик яхшы белә. Ул иҗат иткән образларда самимилек, табигыйлек, хәтта авылча гадилек (гыйбатлык белән бутый күрмәгез), характер яктылыгы, ачыклыгы ярылып ята. Алар халык җырларында җырланган, урман-кырларда, болыннарда тәгәрәшеп үскән чибәр, сылу кызларны хәтердә яңарта. Ул образлар аша халкыбызның рухын тоясың. Бу җәһәттән олуг язучыбыз Әмирхан Еникинең 1956 елда К.Тинчуринның «Казан сөлгесе»н кую уңае белән язылган бер рецензиясен мисал итеп китерәсе килә: «Казан сөлгесе» музыкаль комедия. Ләкин музыкаль әйберләрне күптәннән куймаганга күрә театрның билгеле бер авырлыклар кичерүе дә мөмкин иде. Бер үк дәрәҗәдә уйнарга да, җырларга да сәләтле көчләрне табу җиңел эш түгел бит. Спектакльнең үзендә бу хәл ачык күренде дә. Аның уйнавы да, җырлавы да бер үк дәрәҗәдә яхшы. Р.Хәйретдинованың ягымлы, матур тавышы ничектер хәтергә сеңеп калды. Сөйкемле, иркә, зирәк Мөршидә һаман әле күз алдында басып торган кебек...» - дип яза әдип.

Менә шулай, Әшрәф Синяева, Галия Кайбицкая, Оркыя Кушловскаяларның уен традицияләрен күркәм рәвештә дәвам итү Рауза Хәйретдинова җилкәсенә төшә. Гомумән, Рауза апаның башкарган рольләрен күздән кичергәч, аның үз сәхнә гомерендә бик күп яшь кызларны уйнап, карчыклар образына якын да килмәгәнлеге ачыклана. Күрәсезме, нинди хәйләкәр! Бу, бәлки, халык күңелендә әнә шулай мәңге яшь, матур, чибәр, сылу булып калу теләгеннән киләдер. Аны аңлап та була, музыкаль рольләрдә уйнау актрисаны үзеннән- үзе лирик дулкынга көйләгәндер. Татар хатын-кызы образы ул иҗат иткән рольләрдә төрле вариантларда үз чагылышын тапты. М.Әблиевнең «Шәмсекамәр»ендә Разия, Т.Гыйззәтнең «Шомлы көннәр»ендә Гөлчирә, Ш.Шаһгалинең «Таң атканда»сында Гөлбикә, Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ында Айсылу, Г.Әпсәләмовның «Яшьлек иртәсе»ндә Һаҗәр, Г.Насыйриның «Кадерле минутлар»ында Айсылу, Р.Ишморатның «Серле моң»ында Дилбәр, И.Юзеевның «Янар чәчәк» әсәрендә Фәүзия, Х.Вахитның «Бергә - гомергә»сендә Шакирә рольләре - әнә шундыйлардан. Шунысы әһәмиятле, әлеге образлар үзләренең кешелек сыйфатлары ягыннан гаять үзенчәлекле һәм бер-берсен кабатламый. Аларның кайсы моңсу һәм уйчан, кайсы - саф һәм шат күңелле, кайсы - чая, беркатлы, артын-алдын уйламыйча, гашыйк булучан. Әмма бу образларны берләштергән бер сыйфат бар - аларда фаҗигале төсләр юк. Алар бер вакытта да мескен, елак, мыштым түгел, шыңшымый. Рауза апаның сәхнә алымында якты буяулар гына өстенлек итә. Дөрес, арадан берсе - «Татар хатыны ниләр күрми» спектаклендәге Гөлбану образы аерылып тора. Моны инде трагедия жанры үзе таләп итә торгандыр. Танылган тәнкыйтьче, әдәбият белгече Гази Кашшаф сүзләре белән әйтсәк: «Дөньяда һичбер ямь, шатлык тапмаган һәм алдагы көненең яктылыгына һичбер өмете булмаган Гөлбануга суга ташлану «бәхете» генә кала. Спектакль әнә шундый фаҗига турында сәхнә теле белән сөйли. Р.Хәйретдинованың уены табигый. Аның яшьлеген сизеп, табигый яшьлек сафлыгын, тормыштагы тәҗрибәсезлеген күреп, алдагы гомеренең шушындый ук газап, кайгы-хәсрәт эчендә янып бетәчәген, рухи һәм физик яктан да гарипләнәчәген тоеп утырасың».

Һәр артистның үз тылсымы, сере була. Рауза апаның уенына ачык, җанлы төсләр хас. Ул сәхнәгә җил сыман атылып килеп керә, үз «партиясен» башкара да ут уйнатып чыгып та китә. Актрисабыз тормышта да шундыйрак, театрның ишеген кыю һәм киң итеп ачып керер, җил-җил килеп яныңнан узып китәр, яңгыратып көләр, сәхнәгә чыгуны изге бер эш итеп көтеп алыр, чыккач, төгәл итеп уйнап бирер - аңардан һәр вакытта энергия бөркелеп торыр. Мөгаен, бу очракта аның уенына гаять актив табигатьле булуы да тәэсир итәдер. Әлеге сыйфат бигрәк тә тискәрерәк пландагы рольләрне уйнаганда нык сизелә. Бу җәһәттән Ш.Хөсәенов әсәре буенча куелган «Әни килде» драмасындагы Рәсиха образын гына искә төшерик. Ул үзенең кыяфәте, килеш-килбәте белән безнең тормышта бик еш очрый торган гадәти бер хатын. Беренче карашка үзе чибәр, тере табигатьле сыман. Азмыни андый холыклы кешеләр. Тик вакыйгалар куерган саен аның характер асылы ачыла, кешелек битлеге ертыла - күз алдына ире Исламга охшаган, аның кебек үк комсыз һәм намуссыз, тәүбә итә белми торган, бер тиен акча өчен җанын фида кылучы, затсыз бер җан иясе килеп баса. Шуны да истә тотыйк, ул һич тә сатира жанрында башкарыла торган роль түгел, ә бәлки, тормыш-көнкүрешебездән алынган тормышчан образ. (Аның күчтәнәч йомыркаларны сайлау моменты үзе генә дә ни тора). Актрисага шуның ише җәнҗалчы, усал хатыннарны шактый күп уйнарга туры килде. Әйтик, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»дагы бай бикә булырга омтылучы Мөршидә образы үзенең оста һәм төгәл тасвирлануы белән күпләрнең хәтерендә уелып калгандыр. Яисә Н.Исәнбәтнең «Зифа»дагы Кәләмзә роле. Театрыбызның искиткеч шәп актрисасы Гөлсем Камская башкаруыннан соң, бу рольдә чыгыш ясау зур кыюлык һәм тәвәккәллек сорый иде. Аның башкару осталыгы яшьрәк буын артистларның уенында да кабатлана икән, димәк, беренче буын артистларның фидакяр тырышлыгы бушка китмәгән, дигән сүз.

«Халык артистлары» дигән китапта Җәмилә Кумысникова Рауза Хәйретдинованы «иң бәхетле язмышлы актриса» дип атый. Бу, чыннан да, шулай. Роза апа бер вакытта да рольләргә кытлык кичермәде, эшсез тормады, төп образлар гел генә аныкы булды. Ул сүнмәс дәрт белән иҗат итте. Миңа калса, Рауза апа шәхси тормышында да иң бәхетле хатын-кызларның берседер, мөгаен. Ире Нуретдин - Нури абый белән аларның «кызыл туй»лары да әллә кайчан узды инде (бу гаиләгә инде 61 яшь). Алар кебек тигез, матур, бер-берсен нык ихтирам итеп, аңлашып яшәгән парларны сирәк очратасың. Нури абый тормышта да, театрда да Рауза апаның алыштыргысыз терәге булды. Рауза апа Нуриен Галиябануны уйнаган көннән үзенең Хәлиле кебек кабул итте. Әйе, тормышта да, сәхнәдә дә мәхәббәт дәрьясында иркен йөзгән Рауза апаны иң бәхетле кеше димичә, тагын ни дисең?

Дания ГЫЙМРАНОВА,
театр белгече.

.Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинованы хөрмәтләү.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: