Мәдәни җомга

Уфадагы “Нур”дан яктылык

"Башмагым" спектакле Башкортстан башкаласындагы "Нур" театрының визит карточкасы дисәк тә ялгыш булмас. 1992 елда үзенең беренче иҗат сезонын яшь театр нәкъ шул әсәр белән башлап җибәрә. Сәхнәләштерү өчен аның Таҗи Гыйззәт иҗат иткән либретто варианты алына. Яшь труппа матур җырлаучы артистларга бай була. Шул рәвешле "Нур" театры "иң җырлаучы" театр...

"Башмагым" спектакле Башкортстан башкаласындагы "Нур" театрының визит карточкасы дисәк тә ялгыш булмас. 1992 елда үзенең беренче иҗат сезонын яшь театр нәкъ шул әсәр белән башлап җибәрә. Сәхнәләштерү өчен аның Таҗи Гыйззәт иҗат иткән либретто варианты алына. Яшь труппа матур җырлаучы артистларга бай була. Шул рәвешле "Нур" театры "иң җырлаучы" театр дигән исем дә ала. Һәм театр бүген дә бу сыйфатка ия. Баш режиссер Бәйрас Ибраһимов, 25 ел үткәч, янә шул әсәргә мөрәҗәгать итә, ләкин ул бөтенләй башка иҗади күзлектән куела. Бу спектакль белән коллектив 2017 елның апрель аенда узган " Театр язы" фестивалендә катнашты.
"Башмагым" чын мәгънәсендә бәйрәм тудыручы спектакль, - ди Уфадагы театр тәнкыйтьчесе Айсылу Сәгыйтова. - 100 ел элек язылуына карамастан, әсәр бүген дә заманча яңгыраш алган. Режиссер аның чишелешенә дөрес ачкыч тапкан - ирония алымы. Сәхнәдә барган бөтен вакыйгалар да, барлык персонажлар да елмаеп кабул ителә. Уен, шаянлык - спектакльнең төп элементы. Һәр артист үз роленең характерын, яшәешен уен аша тапкан. Шуңа да актерлар уены искиткеч мавыктыргыч, бер генә мизгелгә дә тамашачыны "ычкындырмый", үзе белән ияртә. Спектакльдә моңсуланырга урын юк. Атмосферасы төгәл табылган, сәхнә корылышы, костюмнарның чишелеше бик уңышлы (рәссамы - Булат Ибраһимов, костюмнар авторы - Наталья Степанова). Күзне камаштырырлык чуар төсләр юк - бар да пастель тоннарда, зәвыклы. Бу исә спектакльнең тышкы сурәтенә уңай мөнәсәбәт тудыра. Бигрәк тә төп геройлар - Сәрвәр (Гөлназ Биктимерова) белән Галимҗан (Вилдан Мисбахов) - бер-берсенә искиткеч ярашлы тоннарда. Сәрвәр гел курчак уйнап йөри, бу, әлбәттә, бик көчле аллегория. Димәк, Сәрвәр үзе - курчак. Әтисе кулындагы, җәмгыять кулындагы курчак - юкка гына ул кызын карт Себер баена сатып җибәрергә җыенмый. Җиһан әби (Башкортстанның атказанган артисты Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина) исә - бөтен спектакльнең әйдәүче, хәрәкәтләндерүче көче. Искиткеч тирән һәм зәвыклы эшләнгән образ. Актриса аны бик күп җырлар, биюләр белән баетылуына карамастан, бик җиңел башкара".
Ә менә Мәскәү белгече Евгения Розанова фикере: "Спектакль - чын сәнгать бәйрәме! Гадәттә, халык күңеле, милләт рухы яшәгән сәхнә әсәрләрендә "гарнир" мул итеп бирелә: җете декорацияләр, чуар авыл күренешләре, янып-кычкырып торган костюмнар, ташкындай хисләр! "Башмагым"да исә бер артык әйбер дә юк - бар да зәвык белән кирәкле микъдарда тәмле генә эшләнгән. Анда "Нур" театры коллективына гына хас булган милли зыялылык ярылып ята. Театр сәнгатенең дөньяви үсеше мәйданында сез үз йөзегезне югалтмыйча, Көнбатыш жанры булган мюзиклда татар артистының яшәү рәвешен, менталитетын бик уңышлы тапкансыз. Бер караганда спектакльнең ритмик кысалары, стилистикасы актерларга бер адым да читкә чыгарга - тын алырга да бирми. Ләкин шул ук вакытта күпме импровизация, шаянлык, нечкә юмор монда!
Яучы Җиһан белән сокланып туймаслык - аңардагы җиңеллек, җитезлек, зирәклек, катлы-катлы күңел бизәкләре! Актриса сәхнәдә орчык кебек, тагын бер кат әйләнсә очып та китәр сыман. Кәрим байның сөйкемлелеге берсен дә битараф калдыра алмый. Төп геройлар - Сәрвәр белән Галимҗанның тыйнаклылыгы, сөйкемлелеге, саф хисләре исә - матурлыкның идеалыдыр. Гомумән, музыкаль әсәрдә драма актерлары искиткеч оста яши".
Күп тә үтми шул ук режиссер - Бәйрас Ибраһимов, тамашачыга бөтенләй икенче яссылыкта сәхнәләштерелгән сәхнә әсәрен чыгара. Белгечләр "Үткәннән килгән ханым" спектаклен театрның эксперименталь эше дип әйтә. Ул кече залда - камера шартларда уйнала. Бу - безнең халыкка, безнең тамашачыга ятрак нәрсә. Ләкин күтәрелгән темалары барыбызга да якын. Гадәттә, безнең тамашачы тәрҗемә әсәрләрен бик өнәп бетерми. (Немецчадан русчага Алла Рыбикова, татарчага Гөлнур Усманова тәрҗемә итте). Европа театрларында бик популяр немец драматургы Роланд Шиммельпфенниг әсәре буенча куелган әлеге спектакль көндәлек тормыш сурәтләреннән, күңел кичереш­ләреннән, вакыйгаларны эзлекле итеп тасвирлаудан азат.
"Нур" театры сәхнәсендә шундый бер-берсенә охшамаган һәм тормышыбызны төрле яклардан ачарга омтылган спектакльләр яши. Театр бер вакытта да өйрәтүне максат итеп куймады. Ул - тормышыбызның көзгесе. Шул тасвирланган тарих һәм проблемалар мисалында тамашачы үз фәһемен алса, димәк, болар бер дә юкка түгел.
Гөлнур УСМАНОВА.
.«Башмагым» спектакленнән күренешләр.
."Үткәннән килгән ханым" спектакле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: