Мәдәни җомга

«Тапшырыл…ган хатлар» 

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында режиссер Илгиз Зәйниев Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп «Тапшырыл...ган хатлар» спектаклен куйды.

Тамашачылар аны бер карап кына канәгатьләнмәс, мөгаен, соңгы репликаларның, залдагы алкышларның авазы тыңганнан соң, күңелдә спектакльгә кабат килү теләге кала. Бүгенге театрда сирәк туа торган теләк бу. 

Хәер, Гадел Кутуй әсәренең уңышы да зур була. Ул рус, башкорт, казах, кыр­гыз, мари, тува, гарәп, монгол, вьетнам, чех, үзбәк, каракалпак, чуаш, инглиз, француз, албан, корея, кытай һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. Күренекле композиторыбыз Җәүдәт Фәйзи «Тапшырылмаган хатлар» операсын иҗат итә. Әсәр ким дигәндә кырык тапкыр аерым китап булып басылып чыга. «Тапшырылмаган хатлар» – Гомәр Бәшировның «Намус», Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»ннән соң дөньяда иң таралган татар китапларының берсе. Әсәрнең уңышы эчкерсез язылышында, күләм һәм форма җыйнак­лыгында булса кирәк. 

Спектакль дә шундый ук җыйнак булып чыккан. Вакыйгалар күп булса да, ул бары тик сәгать ярым вакыт дәвам итә. Рольләрне нибары дүрт артист – Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина, Назлыгөл Хәбибуллина (Галия) һәм Эльдар Гатауллин (Вәли) башкара. Сәхнәдә бернинди бизәлешләр юк, бары ике дистәләп урындык кына күрәбез. Алар Галия укыган университет аудиториясен, артист Искәндәр чыгыш ясаган тамаша залын һәм вакыйга барган башка мәйданнарны билгеләргә ярдәм итә. Иң башта Галиянең матур киләчәккә таба үскән яшь гомеренең еллары сыман, тигез матур булып тезелсәләр, Галия һәм Искәндәрнең гаилә тормышы челпәрәмә килгәч, сәхнә дә угрылар талап чыккан шыксыз йортка охшап кала, анда-санда урындыклар авып ята. Шулай итеп режиссер (спектакльнең сәхнә бизәлеше юк) аз чаралар белән геройларның хәл-халәтен, вакыйгаларның киеренкелеген чагылдыруга ирешкән. Актрисаларның ансамбле шулкадәр оста көйләнгән ки, һәркайсының үз йөзе, үзенә генә хас холык сыйфатлары булса да, бу тамашада кызларны бербөтен итеп кабул итәсең. 

Спектакль – хатларда калган бер мәхәббәт тарихы гына түгел, хатын-кызның табигате, дөньядагы вазифасы турында уйлану да. Тамаша барышында кызлар ир-атлар сыман костюм-чалбардан йөрсә, иң азакта Галия күлмәк кия һәм нәфис, нәзакәтле, чын хатын-кызга әйләнә. Спектакль буе агылган ярсулы хисләр соңга таба тынычлана һәм иң ахырдан урынына утырган, күлмәкле Галияне күргәндә, ярсу-тетрәүләр тәмам утырып беткән була инде. Хатын-кызның урыны партия җыелышларында түгел, нәфис затларның җәмәгать эшләре белән артык мавыгуы гаиләләр җимерелүгә, бәхетсез балалар саны артуга китерә, дип әйтергә теләгәнме режиссер? 

Аннан да бигрәк Искәндәрнең җавапсызлыгына, тормышка җиңел каравына, җилбәзәк булуына, даладагы дүмгәләк кебек җил кая очырса, шунда очуына, хисләренең очсызлылыгына басым ясарга теләгән, әлбәттә. Режиссер аны сәхнәдә хәтта күрсәтми дә. Чөнки аның үз йөзе, умыртка сөяге, егетләрчә әйткән сүзе, мактауга лаек бер гамәле юк. Нәрсә дип тамашачыга күрсәтсен ул Искәндәрне? 

Бүген сәхнәләребездә спектакльләр төрлелеге шактый зур. Чит ил классикасын да, рус әдәбияты җәүһәрләрен дә яратып сәхнәләштерәбез, үзебезнең татар пьесаларын да искә төшереп алабыз. Гел яшьләр генә катнашкан спектакльләрне карау рәхәт, яшьлек күзләрне иркәли. Дистә еллар буе сәхнәдә уйнаган артистларыбызны карарга аеруча яратып йөрибез. Берәүләрне милли символларга корылган сәхнә әсәрләре мавыктыра, фәлсәфи спектакльләр шулай ук тамашачыда зур кызыксыну уята. Җырлы тамашалар күп, җырсызлары да җитәрлек. Әмма шул төрлелек артыннан куып, кеше әйтмәгән үзгә фикер бүрттерергә омтылып, без еш кына хис турында онытып җибәрәбез кебек. Нәтиҗәдә, спектакльнең калыбы бар, җаны юк сыман тоела. Шуңа күрә еш кына вакыйгалар, язмышлар ышандырмый, тамаша йөрәккә үтми. Менә шундый бер хиссезләнә барган заманда шәп-шәрә диярлек сәхнәдә эчкерсез хис-кичерешләрне тою гаҗәп тә, кызык та, тансык та иде. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Хатыны Галимә Кутуеваның әйтүенә караганда, язучы әсәрне үз тормышыннан алып язган. Илгиз Зәйниев тә әсәрне озак вакыт күңелендә йөрткән. Ике Алсу һәм Назлыгөлнең рольләрне башкаруы гаҗәп бер манзара иде. Спектакльдә гүя хатлар түгел, хис-кичерешләр тапшырылды һәм алар байтак тамашачыларга барып җиткәндер. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

А. Эшкинин фотолары. «Татар-информ».
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: