Мәдәни җомга

“Син кайда идең?”

Казанда гастрольдә Әлмәт Татар дәүләт драма театры булып китте. Әлмәтлеләр өч көн чыгыш ясап, Ярослава Пулинович әсәре буенча куелган «Син кайда идең?» драмасын, Зөлфәт Хәким пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Тыкрыкта булды бу хәл» һәм Илгиз Зәйниевнең «Хыял йорты» комедияләрен күрсәттеләр. Күп мактаулар ишетеп, терсәкне тешләгәнгә күрә, барыннан да бигрәк үткән килүләрендә...

Казанда гастрольдә Әлмәт Татар дәүләт драма театры булып китте. Әлмәтлеләр өч көн чыгыш ясап, Ярослава Пулинович әсәре буенча куелган «Син кайда идең?» драмасын, Зөлфәт Хәким пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Тыкрыкта булды бу хәл» һәм Илгиз Зәйниевнең «Хыял йорты» комедияләрен күрсәттеләр. Күп мактаулар ишетеп, терсәкне тешләгәнгә күрә, барыннан да бигрәк үткән килүләрендә каралмый калган «Син кайда идең?» спектакленә ашыктым.
Беренче карашка, спектакле, чыннан да, шәп. Кыскача гына әйткәндә, ул ирексезлек һәм, бернигә дә карамастан, адәм баласының бәхеткә омтылуы турында. Катнашучы геройлар саны да күп түгел. Бер атна элек кенә ирен җирләгән авыл карчыгы Эльза (Наилә Нәҗипова). Аның кызы Ольга (Дилбәр Әбүнәгыймова), оныгы Даша (Резидә Сафина). Авылларына дача салган шәһәр карты Василий (Камил Вәлиев). Аның улы Виктор (Рамил Минханов) белән килене Изабелла (Фәймә Бикмуратова). Күренешләрдә тагын берничә авыл хатыны (Раушания Фәйзуллина, Cәкинә Минханова һ.б.) катнаша. Бөтен матавык Эльза белән Василийның көтмәгәндә яралган мәхәббәтләреннән башлана. Ягъни бу мәхәббәт - көнче авыл хатыннарының, ә картларның йортларын сатып Җир шары буйлап сәяхәткә чыгып китәргә ниятләре булган балаларының төн йокыларын качыра.
Бер караганда, нәрсәсе бар инде? Көнчелек, балалар эгоизмы безнең өчен сәхнәләрдән барып карар дәрәҗәдә тансыкмыни? Ләкин спектакльнең сценографиясе - сәхнәнең буеннан-буена корылган койма ирексезлек темасына бик көчле яңгыраш бирә, вакыйгалар гүя кечкенә генә бер авылдан бөтен илгә «тарала». Ә койманың нигезе бүген генә салынмаган. Эльза Блюмент­ростның язмышы да моңа дәлил. Ул - Россиядә туган алман кызы. Әтисен 1940 елда, революция­гә карашлары бер НКВДеш­никы белән туры килмәгәнгә күрә, аталар. Тагын бер елдан Бөек Ватан сугышы башлангач, әнисен бүтән Россия алманнары белән бергә теплушкаларда Себергә сөрәләр. Аннары ул хезмәт армиясендә бил бөккән арада, кызы Эльза балалар йортында бет ашата. Бер гөнаһлары булмаган ана белән кыз 1947дә генә кабат кавышып, бер Себер авылында яшәп кала. Эльзаның исеме гомер буе «фриц» та «фашист» була. Барыннан да бигрәк аны ире - исерек урыс җәберли.
Василий да - кирәксез киртә-тыюлар корган җәмгыятьнең бер мескен бәндәсе. Гомере буе мәктәптә география укыткан. Яшь укытучы килгәч, аны пенсиягә озатканнар. Мәктәп - Василийның тормыш мәгънәсе, юкка гына беренче сентябрь якынлашкан саен күңеле шулай гасабиланмый. Җир шары буйлап сәяхәттә ул күңел әрнүеннән котылмакчы була.
Авылның хатыннар хоры теманы тагын да тәгаенли төшә. Зинаида Михайловна карчык­ларны җырларга мәҗбүриләп китертә, килмәүчеләр турында әллә нинди пычрак сүзләр чыгара.
Тема төсләр белән дә оста уйнатылган. Авыл кешеләренең киемнәрендә өстенлек иткән соры төс - безнең тормыш-чынбарлык. Хор җырчыларының чекерәйгән кызыл сарафаннары, кершәннәре - дөрес­лекне яшерер өчен күз буяу. Бер үк вакытта спектакльнең рәссамы кызыл төс белән күңел фәкыйрьлеге, җан ваклыгы турында чаң сугарга теләгән дигән фикер туа.
Әлмәт артистларының бу моңсу бәяне җаннарны айкады. Әллә ничә көн үткәннән соң да спектакльнең тәэ­сиреннән арынып булмады әле.
Бер үк вакытта Эльза Александровна, Василий Игнатьевич, Зинаида Михайловна, Таисия Петровна, Ольга, Даша, Изабелла дип эндәшүләре, спектакль дәвамында сәхнәдә башкарылган «Тонкая рябина», «Валенки», «Выйду на улицу, гляну на село», «Ты ж меня пидманула», «Не для меня сады цветут» җырлары күңелне тырнады. Шул «марҗа улауларын» тыңлаганда, башка күсәк белән китереп суктылармыни! Ә ни өчен әле татар тамашачысы Россиядә хәтсез җәбер-золымнар күргән немка Эльзаны кызганып утырырга тиеш?! Себерләргә сөрелгән үзебезнең татарлар азмыни?! Татар тарихы гел сөрелү, куылулардан, мөһаҗирлектән тора лабаса! Кемдер мине тар күңелле булуда, кирәкмәс киртә-коймалар коруда гаепләр, бәлки. Ләкин ул коймаларны без кормадык. Без, татарлар, шул киртә-тыюлар илендә милләт буларак исән калырга азапланучылар гына. Һәм әҗәл белән тартышкан вакытта үзебезнең матур «Бөдрә тал», «Кара урман», «Мәк чәчәк»ләрен тыңлатып, яшәү көче, дәрт-дәрман өстисе урынга, мә сиңа «Рябинушка»ны, мә «урыс итеге»н, мә «пидманула»ларны, Таисия Петровна, Зинаида Михайловналарны. Шуңа күрә кабатланмас, таланты вә мөхтәрәм Әлмәт артистлары мине гафу итә күрсен, сәхнәдәге урыс сарафаннары - ул татар тамашачысын мыскыллау да!...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Фотолар «Камал мәктәбе»нең «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсеннән алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: