Мәдәни җомга

Шәүкәт  - олуг, бөек дигән сүз...

28 октябрьдә СССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай, Россиянең К.Станиславский исемендәге дәүләт премияләре лауреаты  ШӘҮКӘТ БИКТИМЕРОВка  90 яшь тулган булыр иде.

Бу уңайдан Камал театры артистның  туган ягында  Ш.Биктимеров исемендәге Саба район мәдәният йортында “Бабайлар чуагы” (И.Зәйниев) спектаклен күрсәтте, туган авылы Мәңгәрдә дә артистлар белән очрашу  Шәүкәт аганың якты истәлегенә багышланды. Татарстан урамында яраткан артистыбыз озак еллар яшәгән 7нче  йорт диварына хәтер тактасы куелды. Ә 14 ноябрьдә Камал театрының кече залында  искә алу кичәсе булачак.


Гасырлар алмашына, чорлар, буыннар алышына... Кызганыч, алыштыргысыз булып саналган шәхесләр дә мәңгелеккә китеп, безне моңга төрә. Нишлисең, алмашыну дигән сүз ул алмаш килүне аңлата да инде...

48 яшендә 90 нан узган Әлмәндәр карт “тире­сенә” кергән, утыз ел шушы образны  уйнап легендага әйләнгән Шәүкәт абый үзе дә  Әлмәндәр яшенә җитәр кебек иде, әмма  чын Әҗәл кырысрак булды – 83 тә  аны арабыздан алып китте. 

Әлмәндәр карт  артистның сәхнә һәйкәле булып калды. СССРның  бер чигеннән икенчесенә кадәр татар яшәгән һәр төбәген айкаган, Мәскәү, Ленинград, Баку, Алматы, Рига, Таллин, Вильнюс, Хельсинки, Истанбулда зур уңыш казанган, Мәскәү телевидениесе аша күрсәтелеп, урыс һәм башка милләт тамашачыларын да әсир иткән үлмәс Әлмәндәр... Тәҗрибәле режиссер Марсель Сәлимҗанов драматург Туфан  Миңнуллинның бу бөек әсәре озын гомерле буласын,  Ш.Биктимер­нең 80 яшькә кадәр бу рольдә сәхнәгә чыгасын гүя алдан күргән, исәпләгән, шуңа да 1976 елда, әле талантлы өлкән артистлар булса да, Биктимеровны Әлмәндәр иткән. “Тормышка фәлсәфи карый белүче, кояш кебек нур чәчеп торуы белән якын, кадерле булган Әлмәндәремә барып җиткәнче, миңа төрле характердагы, төрле холыктагы, сөйләшү, аңлашу алымнары, аралашу стильләре бер-береннән җир белән күк кебек аерылган йөзгә якын  образ-типны  иҗат итәргә, алар булып яшәп карарга, уйнарга туры килде”,- дип язган иде  Шәүкәт абый.

Артист үзе дә Әлмәндәр  кебек тормыш сөючән, ачык күңел­ле, якты йөзле кеше иде. Бишектән үк әнисез калып, үги ана белән яшәү,  сугыш елларында күргән нужалар – аның табигатенең җорлыгын, шаянлык-шуклыгын  басып китә алмаган. 13 яшьлек  авыл малаена, әтисе фронтка киткәч, хуҗалыктагы бөтен вазифаларны үз җилкәсенә алырга туры килә. Ачлы-туклы яшәү, авыр  хезмәт... Нәкъ шушы михнәтләр көчле рухлы иткән, ахры, сугыш чоры балаларын. Беркайчан зарланмыйча, шөкер кылып яшәде Шәүкәт абый. Әлмәндәр кебек беркайчан да үз мәшәкатьләре белән кеше борчырга яратмады, үз эшен кешедән эшләтмәде. Сөйкемле сөяге бар иде аның, ә таланты яктыртып торган кояштай иде. Чын ирләрчә, ышаныч тудыручы, саклаучы-яклаучы кыяфәтле, кешелекле кешеләр образларын аңа бик күп уйнарга туры килде. Сәхнәгә килеп чыгуында ук инде зур мәгънә булыр, авыз ачып сүз әйтүе белән дә аерылып торыр. Үзе ягымлы, үзе көчле-нык, күңелне юата торган шифалы тавышын ишетү, анык-ачык сөйләвен тыңлау – күңелгә бер бәйрәм иде. Көчле драматик рольләрне җиңел җиңгән кебек, комик планда да  шәп иде ул.  

Телевизион фильмнарда күп катнашты, гомумән, кино сәнгате өчен дә бик килешле, кулай актер иде. Л.Куравлев, Э.Быстрицкая, В.Лановой, Б.Хмельницкий кебек күренекле кино йолдызлары белән  бер фильмда уйнаган татар артистының осталыгы  шундый ук югары дәрәҗәдә иде. Аларның  Шәүкәт Биктимеровка  язган бу сүзләре безнең өчен дә горурлык: “Бог одарил Вас россыпью драгоценностей: талантом, обаянием, доброй душой, проникновенным и изящным умом,высотой чувств и благородным спокойствием духа. Вы прекрасно распорядились этим богатством и в театре, и в кино, и в жизни. И выше становились подмостки театра, облагораживался экран от счастливого общения с Вами...” Шәүкәт абыйның радиодан укыган язмалары да, шөкер, бихисап күп, алардан телебезнең, сөйләмебезнең  бөтен нечкәлекләренә өйрәнергә була.

Сәхнә кешесе өчен талант белән бергә тагын иң кыйммәтлесе – ихлас җанга ия булу. Анысы да бар иде Шәүкәт агада. Әнә шул җан җылысын ул гүя җиңел генә һәр роленә өрә дә, алар йә бик нечкә хис-кичерешләргә, йә даһи дәрәҗәсендәге олпатлыкка әверелеп, йә фаҗига, йә шатлык, йә мәхәббәт, йә нәфрәт булып дөрләп сәхнәдә яши башлыйлар. Тамашачы бу мәлне  артистның кайнар йөрәге, олы таланты колына әйләнә. Дөрестән дә, җисеменә туры килгән исем: Шәүкәт ул – олуг, бөек, кодрәтле дигәнне аңлата.

...Колакта һаман да Шәүкәт абыйның ягым­лы тавышы, рәсемнәрендә кызыксынучан, ягымлы күзләр, төпле, ачык караш, якты, гади елмаю... Ә рольләрендә бу күзләр, бу йөз, килеш-килбәт, кыяфәт ничек кенә үзгәрми!..  Әлбәттә, артистны дәрәҗәгә күтәрүче, ачучы, талантын төрле рольдә кулланучы – режиссер. Казан театр техникумында С.Булатов, Ш.Сарымсаков, К.Тумашева кебек остазларда уку, алар куйган спектакльләрдә катнашу, күренекле татар һәм башка милләт режиссерлары белән эшләү бәхете насыйп булды Шәүкәт абыйга. Ә иҗатының күп өлеше данлыклы режис­серлар М.Сәлимҗанов һәм П.Исәнбәт белән бәйләнгән аның. 

 Яшь, оялчан үсмер егет Тәлгат (Х.Вахит “Беренче мәхәббәт”, реж. Р.Бикчәнтәев), кайгыртучан ышанычлы,олы йөрәкле ир Байтимер (Ч.Айтматов “Гүзәлем Әсәл”, реж.Т.Ходжаев), рәхәт, бай яшәргә яратучы,  хатын-кыз йөрәген пыяла күк ватучы, үзе сөйкемле  дә, тик  җилкуар икәнлеген кашлары, чәчләре,  бармаклары да сөйләп торган Дульчин (А.Островский “Соңгы корбан”, реж. М.Новохижин), шәхес культы чорында  нахакка җәберләүләр, коточкыч мәсхәрәләүләр кичергән, йөрәк ярасы сыкрап торган, уйчан, караңгы чырайлы Заһит (Ф.Хөсни “Бертуган Таһировлар”, реж.Ш.Сарымсаков) горур карашлы, кара дулкын чәчле, кара сакаллы, кыю гарәп патриоты Фәрхад (С.Җамал “Фатыйма Сабри”, реж. М.Сәлимҗанов), халыкның күз яше исәбенә байлык җыйган, икейөзле, оятсыз, тыштан көяз, эчтән агулы Дәүли (Н.Исәнбәт “Миркәй белән Айсылу”, реж.М.Сәлимҗанов) күзләрендә тарихи чорлар алышыну кискенлеге, үз-үзе белән эчке көрәш киеренкелеге чагылган, түбәтәйле авыл агае Биктимер (Т.Гыйззәт “Ташкыннар”, реж.М.Сәлимҗанов), бер-ике бөртек сирәк сакалы, тешсез авызы, кысык күзләре белән  еламсырап торган “булочник” Семенов (М.Горький “Һаваларда йолдыз”, реж. П.Исәнбәт), төз, мәгърур, көче ташып торган Бәхтияр Канкаев, герой-шагыйрьнең башын чапкан, палач гамә­лен гади һөнәр итеп караучы хиссез, пыяла күзле куркыныч җәллад, данлыклы ат карагы Шәкүр  (Т.Миңнуллин “Канкай углы Бәхтияр”, “Моңлы бер җыр”, “Ат карагы”, реж. М.Сәлимҗанов), “изгелек” чапаны кигән мут ишан (К.Тинчурин  “Зәңгәр шәл”, реж. М.Сәлимҗанов) һәм... һәм, аһ, аларны санап бетерерлекме соң?! Ленинның үзеннән дә аерып булмаслык фотолар исә “Баһадирлар” спектакленнән... Бу урында Шәүкәт абый белән булган бер әңгәмәне дә искә төшерәсем килә:

- Шәүкәт абый, 1970 елда дан казанган спектакль, төгәл, оста эшләнеше белән Сезнең иҗатыгызда мөһим урын алган тарихи шәхес - Ленин образы  ничек туды? Бу шәхескә  мөнәсәбәтегез?

– Ленин образы милли театрларда бик сирәк булды. Барысын да Мәскәү хәл кыла иде. Н.Погодинның “Баһа­дирлар” әсәрен бездә Мәскәү режиссеры М.Новохижин куйды. Спектакльне ике ай эшләдек. Аннан Мәскәүгә чакырып махсус грим, мыек-сакал ясадылар. Әлбәттә, аның турында һәм аның әсәрләрен бик күп укыдым. Фильмнар карадым. Гаять җаваплы, киеренке эш иде бу барыбыз өчен дә. Уңыш казандык. Хәтта Мәскәүдә Сатира театрында уйнарга рөхсәт алдык. Анда да яраттылар. Зал алкышлаганда, соңыннан, гадәттәгечә, баш идем. Менә анысын тәнкыйтьләделәр. Ленин ролендә баш ию ярамый икән. Ә мин шуннан бирле, гомумән, тамаша ахырында төз генә басып кала башладым.

Гомумән, мин бу шәхес егерменче гасырның бер даһие, дигән фикердә калам. Ул зур фәлсәфәче, гаҗәеп укымышлы, акыл-фикер иясе һәм югары әхлаклы булган. Бер генә сыйфаты белән эчемнән килешә алмый идем. Ник ул Аллага ышанмаган? Мин үзем кечкенәдән (мулла бабам, абыстай әбием каны белән сеңгәндер инде) Алла бар дип белдем. Әтием укытучы булса да, бездән ка­чып намазын укыган икән.

– Ә Сез укыйсызмы?

– Мин берничә еллар элек Мәскәү режиссеры Г.Чубаровның “Сәҗдә” дигән фильмында уйнадым. Гарәп дин әһеле шул чагында миңа бөтен нечкәлекләре белән өйрәтте. Соң булса да, уң булсын.

 - Тормышта, илдә, театрда Сезне ниләр борчый?

- Дәүләт, хөкүмәт башлык­лары сәнгать, театр яратучы булса, бу җәмгыять өметле. Театрлары­быз, заман авырлыгына карамыйча, һаман яхшыга таба хәрәкәттә. Ке­черәк театрларыбыз да үсештә, моңа мин бик куа­нам. Марсельдән соң театр ничек яшәр дигән борчулар  калмады. Театр дип янып торган талантлы, өметле, яшьләр бар. Тормышта ул нинди һөнәр иясе булуга карамастан, кешене ихтирам итә белү кирәк,бигрәк тә олыларны, хатын-кызны. Ни аяныч, тупаслык күп, караклык бар.  Зәвыклар  да үзгәрә. Дөрес тарихыбыз юк, милли дәрес­лекләребез юк. Болар, әлбәттә, мине генә түгел, һәркемне борчыйдыр. Чын интеллигентлар юк. Мин композиторлар Салих Сәйдәшевне, Җәүдәт Фәйзине, Хөснул Вәлиуллинны, Рөстәм Яхинны сагынып искә төшерәм. Алар кебек зыялы, тыйнак, хәтта үзләрен яклый алмаган бераз мәхлук хәлдәге, бары тик эш белән, иҗат белән янучы чын сәнгать кешеләре сирәгәя. Үзе өчен генә тырышучылар күп.

-  Сез үзегез турында ни дияр идегез? 

- Мин бик йомшак табигатьле кеше. Кушканны намус белән үтәүче генә. Әмер бирә белмим, күңелем нечкә...

- Әллә елыйсыздамы?

- Бүгенге көндә телевизордан яки урамда  бик  мескен  хәлдәге  карт-карчыкны, бигрәк тә сукырларны күрсәм – елыйм да шул, кешегә күрсәтмәскә тырышып... Менә олыгайгач кына белә торган бер нәрсә бар икән. Сагыну... Үзәкләр өзелеп гел сагыну... Бетмәс-төкәнмәс искә төшерүләр, хатирәләр... моң... Яшь, гайрәтле чакларны, сәхнәдәшләрне, спектакльләрне сагыну. Беркайчан да кире кайтмаячак бәхетле көннәрне сагыну... Мин һәр яктан бәхетле яшәдем. Бик күп уйнадым, киносы, телевидениесе белән бергә 300ләп төрле рольләр башкардым. Бернинди үкенечем юк дисәм, бары тик Рәмзиямә күбрәк вакыт бирә алмадым, гел эштә идем дип кенә үкенәм. Күренекле күп артистларыбызның гомере кыска булды. Зәйни абый Солтанов, Хәлил абый Әбҗәлилов һәм башкалар, кызганыч, озак яши алмады. Мин әле менә 80 гә җитәм, шөкер. 1947 елда студент чакта сәхнәгә чыктым,  әле һаман уйныйм. Кирәк булып кала алу би-и-к зур бәхет. 

Шәүкәт абый, студент эскәмиясеннән башлап, 60 еллап бергә булган, иңне-иңгә куеп яшәгән яры – турылыклы хатыны Рәмзия апасыз ялгыз калгач (ул яшь чакта ук мәхәббәт, гаилә хакына сәхнәдән киткән), сизелерлек үзгәрде, бик юксынды, югалтуны гаять авыр кичерде. Бу – аның гомерен  дә кыскартты бугай... Соңгы көннәрендә итагатьле балалары – чит телләр белгече кызы Гүзәл, театрны бик яратса да, хәрбиләр юлын сайлаган улы Искәндәр, оныклары тәрбиясендә булды. 

- Шәүкәт абый, Сез 91 яшьлек картны  48   яшь тулган көнегездә уйный  башладыгыз, инде Әлмәндәр яшенә якынлашканда да Сез шушы рольдә.  Үзгәрәме Әлмәндәрегез?  Аерма нидә?

- Элек Әлмәндәрне бик җиңел уйнап чыга идем. Физик яктан да, образ буларак та,  чөнки  әле үлем дә, әҗәл  дә  синнән  еракта.  Яшь чакта аны уйлыйсыңмыни! Хәзер инде үзеңнең дә  өлкән булуың  арттан ияреп йөри.   Автор Туфан Миңнуллин тарафыннан ассызыклап әйтелә торган сүзләр инде  минем  бәгырьдән, йөрәгемнән үтә, җитдирәк төсмерләр белән. Әйтик, яшь балага алма бакчасы калдырып китү. Уйнаган саен күбрәк, тирәнрәк фәлсәфә күрәм мин Әлмәндәрнең бу гамәлендә. Дөнья, табигать яшьләргә кала, без китәбез. Без ничек яшәдек, ни калдырабыз аларга, алар ничек яшәр? Бик зур җаваплылык сизәм мин хәзер бу рольдә. Күп уйнаган саен җиңелрәк дип һич әйтеп булмый. Спектакльгә кадәр 2-3 көн алдан борчыла башлыйм. Хәзер инде, югыйсә, тәҗрибә дә җитәрлек, осталык та аз түгел, акыл да бар. Халык алдына чыгу, гомумән, сәхнәгә менү – ул  бик зур җаваплылык шул.

... Әнә шундый  иде ул – үзе шәүкәтле, үзе бик кече күңелле, театр өчен, ил өчен борчылып яшәүче зур артист – Шәүкәт абый. Бик сагындыра ул... 

P.S. Кайчандыр, әле генә укып бетереп  театрга килгән Шәүкәт Биктимеров, өлкән буын аксакал артистларның сөйләшеп утыруын ишетә: “Кемгә кала инде бу театр, нинди яшьләр килә  инде безгә”, - диләр алар ябык кына, кыяфәте белән бер дә аерылып тормаган сипкелле  Шәүкәтне күздә тотып,  мөгаен... Шөкер, театрыбызның бәхете дә шунда – һәр заманның үз  Габдулласы, үз Кәриме, Шамильскийлары, Солтановлары, Әбҗәлиловлары бар. Биктимерләре, Әлмәндәрләре  дә булыр, шәт!

Луара ШАКИРҖАН.

Фотолар Камал театры архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: