Мәдәни җомга

Рәмзия ФӘЙЗУЛЛИНА: МИН СӘХНӘДӘ КУРЧАК БУЛЫП ЯШИМ

Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина 32 ел гомерен Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына багышлады, 40тан артык роль башкарды. Әйтик, "Камыр-батыр"да - Сөмбел, "И, кызык Шүрәле"дә - Таңчулпан, "Хан кызы"нда - Гаделмәләк, "Җылантау"да - Алтынай, "Бардым күлгә, салдык кармак..."та - Гөлсем, "Гасырдан озын гомер"дә - Найман-ана, "Ак күлмәктә - кара елан"...

- Рәмзия ханым, курчак театрына беренче тапкыр кайчан килдегез?

- Җырчы булу хыялы, урта мәктәпне тәмамлагач, мине Казан музыка училищесына алып килде. Үзем мин Сарман районыннан. Училищега керә алмагач, яхшы кешеләр миңа курчак театрына барырга тәкъдим итте. 1979 елның августыннан бирле мин "Әкият" театрында эшлим. Һәм бу юлны сайлавыма сөенеп туя алмыйм.

- Беренче елларда, ихтимал, кыенгарак та туры килгәндер инде...

- Эшли башлаган көннәрдә Рабит Батулла әсәре буенча куелган "Өйләнер чак" спектакленнән миңа ике роль бирделәр. Кулыма ике курчак тоттыргач, күзләремә яшь килде. Курчаклар бик авыр, кулларым кылтыр-кылтыр килә иде. Гастрольләрдән кайтып керми идек. Тоташ 45ләп көн район-шәһәрләр буйлап йөрергә туры килде безгә.

- Курчак сезнең өчен нәрсә ул?

- Курчак мине рухландыручы, тукландыручы. Мин курчакларга бик ияләштем, алардан аерылсам, хәтта миңа күңелсез дә булып китә. Авыр бирелгән рольләрем булмады шикелле, барысын да аңлап уйнадым. Төгәлрәк әйткәндә, мин сәхнәдә курчак булып яшим.

- Курчаклар дигәннән, сезнең театрда кызыклы хәлләр дә килеп чыга торгандыр инде ул...

- Әйе, эштә төрле чаклар була. Бервакыт талантлы артист, бүген инде мәрхүм Азат абый Хөснетдинов белән сүзгә килдек. Мине бик каты орышты бу. Шул көнне безнең "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакле булырга тиеш, ул анда Галим абыйны уйный иде. Спектакль алдыннан мин аңа үч итеп, эшләпәсен бөгәрләп, тартмага тыгып куйдым. Сәхнәгә чыгарга вакыт җитте, ә эшләпә юк. Соңыннан, Азат абый моның минем эш икәнен аңлады. Ләкин бер сүз дә дәшмәде. "Бу Ришатның миңа нинди үче булды икән?" - дип, сәхнәгә чыгып китте. Мин бик оялып, сүзсез басып калдым.

- Курчак театрында ничә яшькә кадәр эшләп була дип уйлыйсыз? Кайбер спектакльләрдә йөгерергә, сәхнә буйлап шуышырга, сикерергә дә туры килә бит?

- Чыннан да, яшь барган саен, бөтен спектакльләрдә дә уйный алмаганыңны ныграк аңлыйсың. Ә безнең репертуарда күбесенчә ширма спектакльләре, минемчә, анда олы яшьтә дә уйнап була. Мин сәхнәдә йөгерәм, биим, җырлыйм да, үземне яшь кызлар кебек тотам, дисәм дә була.

- Курчак театрының төп тамашачысы - балалар. Сезнеңчә, аларда театрга ничек мәхәббәт уятырга?

- Балаларда театрга мәхәббәт уяту - театр коллективының күмәк эше. Әлбәттә, артисттан күп нәрсә тора. Әгәр дә актерның уйнавы бер тиенгә дә ярамый икән, нәни тамашачыларны бер урында утыртып, сәхнәгә каратып тотуы бик авыр. Артист рольгә кереп, энергия бөркеп, бирелеп уйнаса, тамашачы театрга тагын киләчәк. Шуны да истә тотарга кирәк, безнең спектакльләр балалар өчен тәрбия чарасы да булып тора.

- Курчак театры бик күп шәһәрләрдә бар. Ә менә сезнең "Әкият" театры алардан кайсы ягы белән аерылып тора?

- Татарстанда ике курчак театры бар, Чаллыда һәм Казанда эшләп килә. Безнең театрның төп үзенчәлеге - без бер үк вакытта урыс һәм татар телләрендә спектакльләр иҗат итәбез.

Бүгенге көндә шәхси театрлар да шактый. Аларның күбесендә артистларның махсус һөнәри белеме дә юк, ләкин алар үзләрен чын артист санап, эшләп йөри. Менә, мәсәлән, бервакыт без балалар бакчасында спектакль оештырырга теләгән идек. "Юк, бездә инде курчак театры булып китте", - диделәр. Сөйләшеп-көйләп, барыбер спектаклебезне күрсәттек. "Икенче юлы сезне генә чакырабыз", - дип калдылар. Безнең театрда һәр нәрсә - декорация, костюмнар, курчаклар җиренә җиткереп эшләнгән. Аларны булдыру бик күп көч сорый.

- Шәһәр тамашачысы авыл тамашачысыннан нәрсә белән аерылып тора, дип уйлыйсыз?

- Мин үзем татар труппасында эшләгәч, күбесенчә республикабызның татар авыл-районнарында булырга туры килә. Шунысы кызганыч, Казанда күп кенә татар балалары ана телебезне белми. Шәһәр баласы татар спектаклен карарга килсә дә, эчтәлеген аңламыйча, шаулап кына утыра. Шуңа күрә, авыл тамашачысы күңелемә якынрак. Авыл балалары дикъкать белән тыңлый. Алар өчен спектакльне уйнарга да кызык. Гомумән алганда, балага ана теленә мәхәббәтне беренче чиратта әти-әни бирергә тиеш. Мин улым Вилдан белән өйдә һәрвакыт татарча гына сөйләшәм.

- Репертуарыгызга зурлар өчен дә спектакль кертергә теләмисезме?

- Бик рәхәтләнеп кертер идек. Элек бездә драма театры репертуарындагы популяр комедияләр даими куела иде. Мәсәлән, Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү", Юныс Сафиуллинның "Кыямәт көне" әсәрләре шундыйлардан. Яңа бина ачылгач, зурлар өчен куелган спектакльләребезгә кабат кайтырбыз, дип ышанып калам.

Дилия ШӘЯЗДАНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: