Мәдәни җомга

ҺӘР УЕНЫ – БЕР АЧЫШ

Редакциядән. Танылган театр белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләк иясе, гәзитебезнең даими авторы Дания апа Гыймрановага 75 яшь тулды. Без аны күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, озын гомер һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. Хәзерге көндә җөмһүриятебездә...

Редакциядән. Танылган театр белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләк иясе, гәзитебезнең даими авторы Дания апа Гыймрановага 75 яшь тулды. Без аны күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, озын гомер һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


Хәзерге көндә җөмһүриятебездә дәүләт карамагында 6 татар драма театры бар. Шуның 4 есе Чулман аръягында урнашкан. Әлмәт Татар дәүләт драма театры исә алар арасында үзенең бай тарихы белән һәм бүгенге көндә сәхнәдә, халык күңелендәге үзгәрешләрне чагылдыра алуга сәләтле коллектив буларак аерылып тора һәм мактаулы урыннарның берсен били. 2014 елда театр үзенең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Билгеле, һәр театрның уңышы беренче чиратта сәхнәләштерелгән әсәрнең авторына, аны куйган режиссерга, һәм, бигрәк тә, рольләрне башкаручы артистларның ни дәрәҗәдә аларның уй-фикерләрен тамашачыга җиткерә алуына нык бәйле. Бу җәһәттән Әлмәт театры да искәрмә түгел.

Еллар уза тора, әле кайчан гына сәхнәгә аяк баскан яшьләр бүген инде театрның, төп иҗат көченә әверелеп бара, берсеннән-берсе кызыклы, гыйбрәтле рольләр башкара. Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге бүләк иясе Рафыйк Таһиров - әнә шундый актерлардан.

Бүгенге көндә ул - Әлмәт театрының әйдәп баручы, катлаулы иҗат йөген тартучы артистларыннан берсе. Театр репертуарында Рафыйк катнашмаган спектакльне табуы шактый кыен. Бу артист белән сәхнәдә яки тормышта очрашу күңелдә һәрчак якты тойгылар гына калдыра. Аның тарафыннан башкарылган Зөлкарнәй (И.Абдуллин, «Тиле яшьлек»), Хәйретдин (Ф.Бурнаш, «Яшь йөрәкләр»), Камил (И.Абдуллин, «Айсылуның айлы кичләре») рольләре шигъри хискә ия булган сәхнә образлары. Төз буй-сыны, төс-кыяфәте белән үк үзенә җәлеп итеп торучы бу татар егете, әйтерсең лә, синең күптәнге танышың, яхшы күршең. Ул мәзәкчән холыклы, үткен телле, җор сүзле егетләрне аеруча җанлы һәм тормышчан итеп башкара. Өстәвенә, Рафыйкның сәхнә темпераменты да гади авыл егетенең рухын шигърият югарылыгына күтәрә алырлык. Мәсәлән, аның Хәйретдине кеше җанын тирәнтен ачып салуы белән тамашачыларны әсир итте. Рецензиядә бу спектакль түбәндәгечә бәяләнде: «Хәйретдин - беркатлы авыл егете, ятим, көтү көтә. Язмыш аңа киләчәккә туры юл әзерләп куйган төсле. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Чынлыкта исә ул татлы хыялларга бирелүче, тормыш авырлыкларына бирешми торган күңелле егет. Аның Сәрбигә мәхәббәте генә дә ни тора! Хисләре шулкадәр изге, табигый, нур чәчеп тора! Язмыш китергән сынау алдында бу сафлык һәм тәвәккәллек әлеге хисләрне тагы да матурайта һәм изге итә».

Бер яктан, бу образ үзенең халыкчанлыгы белән җәлеп итсә, икенче яктан, романтик рухка төрелгән булуы белән дә үзенә тартып тора иде. Шуңадыр, 1992 елда Рафыйк Таһиров К.Тинчурин исемендәге театр фестивалендә катнашып, «Яшь йөрәкләр» спектаклендәге Хәйретдин роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» дигән бүләккә лаек булды. Бу - Әлмәт театрында әле 5 ел гына эшләүче яшь артист өчен бик зур танылу иде. Гомумән, сәхнәдә аның тарафыннан уйналган Акъегет (М.Кәрим, «Ай тотылган төндә»), Айрат (Н.Гаетбай, «Юллар ярда өзелә»), Сөнгәт (К.Тинчурин, «Җилкәнсезләр»), Әнсәр (Ф.Садриев, «Тозлы бал»), Сираҗетдин (Г.Камал, «Банкрот») образлары Рафыйкның иҗат биографиясен тиз арада бизәп тә өлгерде. Әлеге рольләрнең соңгысына гына тукталыйк. Ул - безнең әдәбиятебездә хрестоматик образ, сәхнәбездә артистлар тарафыннан күп мәртәбәләр уйналган колоритлы персонаж. Аны заманында Габдулла Кариев, Хәлил Әбҗәлилов, Рәфкат Бикчәнтәев кебек күренекле актерлар башкара һәм дан казана. Яшь артист Рафыйк Таһиров та бу рольне тәм табып, үтемле итеп, бирелеп уйнады. Әсәрнең төп фикере дә бит Сираҗетдин образы белән бәйле. Тормыш юлын приказчик булып башлаган бу татар бае үз даирәсендәге күп кенә характерлы якларны үзенә туплаган. Бу спектакльгә язылган бер рецензиядә: «Образны ачу өчен артистның да бик кәттәсе кирәк. Режиссер әлеге рольне артист Р.Таһировка тапшырып ялгышмаган. Рафыйк киң колачлы, яшьлек дәрте бөркелеп торган образлар тудырырга сәләтле артист буларак, үз мөмкинлекләренең кызыклы гына ягын калкытып күрсәтә алган. Баксаң, коеп куйган комедия артисты икән бит Рафыйк! Аның ялган «исәрлеге», нигездә, ышандыра», - дип бәя бирелә.

Әйе, бу артист күп уйный, рольләре дә төрледән-төрле. Әмма аларның һәркайсына бик җитди карый, һәр образны үзенеке итәргә тырыша, сәхнәдә үз персонажы белән бер затка әверелә. Актер үз героеның эчке халәтен, эволюциясен күрсәтә белә. Әйтик, Г.Каюмов әсәре буенча куелган «Сагынырсың әле син дә бер» драмасындагы төп герой Кәрим образын ул шагыйрь җанлы, идеалдагы герой итеп тасвирлый. Сөйгәненә «сыңар бер роза чәчәге» белән бергә үзенең керсез саф йөрәген генә бүләк итә алган рәссам ул. Мондый кешеләр үзләренең эчке дөньясы, уй-тойгылары белән бай була. Алар илаһи хозурлыкка «чумып» яши, күктә йөзә, аларның тормышны бәяләү критерие дә нык аерыла. Реаль тормышка алар читтәнрәк карый һәм усаллык, явызлык, мәкер алдында каушап, югалып ук кала. Рафыйк Таһировка хас сәхнә сөйкемлелеге, сәхнә «нуры», үзенә тарту көче Кәрим образын халыкка якынайта. Кем белә, драматург һәм режиссер Гафур Каюмовның тормыш һәм эстетик идеалын чагылдырган бу уңай герой сәхнәдә шул тылсымлы нур белән өртелмәсә, тулыландырылмаса, ул коры пафоска корылган, сентименталь рухтагы бер образ булып кына калмас иде микән?

Артист биредә бер фикерне куәтли: мәхәббәтне югалтып булмый - ул йә бар, йә юк. Мәхәббәт барыбер үз «сукмагына», «таяну ноктасына» әйләнеп кайта, тик инде аның төсмерләре үзгәргән, югалту кичерешләре узган, үкенечләргә төрелгән була. Менә шундый психологик тирәнлеккә чумып уйнарга туры килә артистка. Фикер һәм хис гармониясен табу - актерның образларны эшләгәндә үз алдына куйган бурычы. Менә аның М.Кәрим әсәре буенча эшләнгән «Җырланмаган җыр» спектаклендәге гәзит мөхәррире Вәзир образы. Башта ул бик эшчән, ихлас күңелле егет булып күз алдына килеп баса, ә бераздан аның да, өлкәннәрдән калышмыйча, бик тиз генә карьера ясап, властька үрмәләү нияте ачык чагыла башлый. Икейөзлелек Вәзирнең тормыш рәвешенә әверелә. Ул - әсәрнең төп герое Дүсмәт җәтмәсенә эләкми калган бердәнбер кешедер. Хәтта, киресенчә, Вәзир аның киләчәктәге дәвамы, көзгедәге чагылышыдыр. Дүсмәт тә каты бәгырьле, җылы урын хакына бер нәрсә белән дә исәпләшми торган икейөзле, кеше язмышы белән шаярырга яратучы куркыныч бер кеше.

Артист сәхнәдә менә шундый, бер-берсенә капма-каршы пландагы ике замандаш яшь егет образын гәүдәләндерә, ә аерма исә җир белән күк арасы. Гомумән, ул үз геройларының социаль битлегенә нык игътибар итә, аларның тормыштагы урыннары хакында уйлана. Рафыйк - сәхнәдә фикер йөртә белә торган артист-шәхес. Шулай булмаса, ул күпләрне дулкынландыра торган, җитди проблемаларны игътибар үзәгенә куеп, үз пьесаларында күтәреп чыккан драматург Ризван Хәмиднең «Көзнең соңгы яфраклары» драмасындагы төп геройны шундый психологик тирәнлектә уйный алмас иде. Әфганда бергә хезмәт иткән дус егетләр, шактый вакыт узгач, берсенең туган көнендә кабат очраша. Әмма аларның хәзер хаклык, изгелек кебек төшенчәләргә мөнәсәбәте бик нык үзгәргән. Фәкать Р.Таһировның Гофраны гына үзенең тормыш принципларына тугры булып калган, сугышчан иптәшләренең юлда очраган һәр нәрсәне тупас рәвештә ватып-җимереп, кешеләрне талап, мыскыл итеп йөрүен бар вөҗүде белән кабул итә алмый, үз фикерен ачыктан-ачык белдереп, аларга каршы чыга.

Гомумән, Р.Таһиров үзе башкара торган һәр рольгә бик таләпчән. Әйтик, 2003 елда Кама аръягы театрлары фестивале Әлмәт театрының Ш.Бикчурин әсәре буенча куелган «Тальян моңы» спектакле белән ачылды, анда төп роль - Нәбине Рафыйк Таһиров башкарды, һәм спектакль фестиваль программасына кертелмәсә дә, актер мондагы уены өчен аерым призга лаек булды. Аның сәхнәдә үзен иркен тотуы, беренче карашка уйдырма булып тоелган вакыйгаларны табигый итеп, ихлас башкаруы тамашачыны да, жюрине дә сокландырды.

Әлмәт театры соңгы 10 елда нык үзгәрде, диясе килә - ул күп кенә яшь артистлар белән тулыланды. Шуңадырмы, хәзер монда куелган спектакльләр үзләренең эстетик алымнары, рух-халәте белән элеккеге әсәрләрдән нык аерыла. Театр тарафыннан сәхнәләштерелгән «Гашыйк Кәриб» (М.Лермонтов) спектакле исә яшь артистлар коллективы өчен үзенә күрә һөнәри мәктәп булды. Спектакльнең буеннан-буена режиссер тәкъдим иткәнне саклап, чыгырдан чыкмыйча, актерлар ансамблен бозмыйча, бер сулышта уйнау яшьләрдән дә, тәҗрибәле сәхнә осталарыннан да төгәллек, пөхтәлек һәм осталык таләп итте. Артист Р.Таһировка биредә берьюлы өч персонажны уйнарга туры килде һәм ул бик табигый рәвештә берсе-берсеннән нык аерылган рольләрне зур осталык белән башкарып чыкты, режиссер куйган таләпләргә буйсынып, һәр образны маска-персонаж калыбында иҗат итте. Ул аларның һәркайсының үзенә генә хас дәрт-дәрманын сурәтләп, символик мәгънәсен, эчке куәтен ачыклады.

Шөкер, Рафыйк Таһировның, актер буларак, эштән бушап торганы юк. Ул гаять күп уйный. Д.Салихов пьесалары буенча куелган «Парлы ялгызлар»да - яшь Сәлимгәрәй, «Сәер кеше»дә - Сөләйман карт, «Баязит»та - Пәри, М.Гыйләҗевнең «Туй күлмәге»ндә - Хәмит, З.Хәкимнең «Утрау»ында - Такыйф, Гоцциның «Болан-патша»сында - Хозыр Ильяс, Тарталья ...

Әйе, Рафыйк Таһиров Әлмәт Татар дәүләт драма театрында 25 ел эшләү дәверендә берсеннән-берсе кызыклы, кабатланмас, тамашачы хәтерендә уелып калырлык дистәләгән образ иҗат итте. Һәм ул киләчәктә дә безне яңадан-яңа ачышлары белән куандырып торыр дип ышанабыз.

Дания ГЫЙМРАНОВА,
театр белгече.

.Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова (Сәкинә) һәм Рафыйк Таһиров (Ирек) «Ахырзаман авазы» (Г.Каюмов) спектаклендә.

.«Җырланмаган җыр» (М.Кәрим) спекхВәзир - Татарстанның халык артисты Рафыйк Таһиров, Зәйтүнә - артист Асия Харисова, Дусмәт Ярлыколов - Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Камил Вәлиев.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: