Мәдәни җомга

Онытылмас  сәхнә остасы 

(Рәфкать Бикчәнтәевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан)

Һәр елганың чишмә башы була. Кеше гомере дә каяндыр башланып тормыш диңгезенә юл ала. «1924 елның 10 февралендә Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылы крестьяны Әхмәтҗан гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килеп, 1932 елга кадәр шул авылда гомер кичердем. Аннары әти 7 баладан торган ишле гаиләбезне Казанга алып китте» дип хәбәр итә Рәфкать абый үзенең автобиографиясендә. Әмма Рәфкать абыйның үзеннән үк Казахстанда яшәгән чаклары турында ишетергә туры килгәне бар. Сеңлесе Флера истәлегеннән дә моны раслаучы мәгълүматлар җитәрлек. Авылдашы Госман абый Әхмәтҗанов та шушы версияне яклый. Флера апа әлеге автобиографиягә бер төзәтмә кертте: «Мин Казанга күчкәч кенә туганмын».


Шулай итеп, Рәфкатьнең яшүсмер чоры Казахстандагы Жилая Коса дигән бер бистәгә бәйле булып чыга. Анда, ягъни Урал губернасының Гурьев өязендә (хәзер Казахстан), 1897 елны күренекле язучы Бари Рәхмәт тә туган була. 1918-1921 елларда Казанда хәрби хезмәтен үтәгән Бари Жилая Косада чагында ук чын шагыйрь булып таныла. Казандагы чорында шәп сатирик буларак та үсеп җитеп, 1921 елда кабат туган ягына кайтып китә.

Рәфкать абыйның әтисе Әхмәтҗанны да Жилая Косага күчеп килергә өндәүче кеше ул, ягъни шагыйрь Бари Рәхмәт булган дигән фараз бар. Шулай ук бу гаиләнең Бәрәскәдән Жилая Косага күчеп китүендә 1921-1922 елларда Татарстан халкын авылы-авылы белән кырып барган коточкыч ачлык та сәбәпче булмадымы икән? Флера ханым да үз истәлекләрендә: «Әтиебез, күп балалы гаиләне ашату авырлашканга, хәлле сәүдәгәрләргә ялланып, Казахстанга күчеп китәргә мәҗбүр булган», – дип искә алды бит. 

Рәфкатьнең авылдашы – Камал театрында артист, аннары радиога күчеп дәрәҗәле тавыш режиссеры, тәрҗемәче булып эшләгән Госман Әхмәтҗанга сүз бирик.

– Элек бу игезәк авылларның исемнәре Бәрәскә булмаган бит, безнеке – Түбән авыл, ә бездән алты чакрым ерактагысы Югары авыл дип йөртелгән. Аларның җир, су, болыны да уртак булган диярлек. Югары авыл дип йөргән чорда, Рәсәй патшасыннан күп өстенлекләр алган бай морза да яшәгән анда. Әмма руслар Югары авыл дип йөртелгәненең җир-болыннарын тартып ала башлый. Морза белән Югары авыл халкын да Түбән авылга куалар. 

Тора-бара һәр ике авылдан да күп талантлар чыга. Марсель Сәлимҗановның әтисе Хәким, әнисе Галиянең дә чишмә башы шушы игезәк авылларга килеп тоташа. Танылган артистлар Зөлфирә Зариф, Илдар Хәйруллин (аның бабасы шул авылныкы), Марсель Җаббаров, яшь режиссер Рамил Фазлыевлар – һәммәсе безнең Бәрәскәләрдән. Театр хезмәткәрләреннән гайре дә күп аларда изге эш күрсәткән шәхесләр. Әйтик, мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗанинең нәсел җепләре дә Бәрәскә белән бәйле бит.

Әти мәрхүмнең: «Марсельнең әнисе Галия Нигъмәтуллинаның ата-аналары һәр җәй саен авылга кайтып, бик затлы аш мәҗлесләре ясап, авыл кешеләрен гел кунак итеп, бүләкләп китә иде», – дип әйткәне бар. Галия Нигъмәтуллина аеруча хәлле байлар нәселеннән. Хәким абый булачак хатынының бик зур ташпулатында йомышчы малай булып кына башлаган, әмма Хәким абыйларны да ярлы димәс идем.

Бала чагында ук ныгып калган холкы, яшүсмерлек һәм егет булып килгән чорларда алган иҗат тәҗрибәләре, ирек сөяргә өйрәнгән рухы башлангыч чорында рольләр, аннары инде режиссер сыйфатында спектакльләрнең образларын тудыра белүдә дә хәлиткеч этәргечкә әверелә. Һәрхәлдә, үзе шулайрак сөйләгән иде...

Жилая Косада ике класс укыган, казахчаны да шәп кенә сукалый башлаган кечкенә Рәфкать утызынчы еллар башында әтиләре белән кабат Түбән Бәрәскәгә кайтып төшә. Бу кайту тынгысыз Әхмәтҗан абзыйның ихтыярыннан тормаган, әлбәттә. Кибетен яптырып, маллары конфисковать ителү нәтиҗәсендә кайтырга мәҗбүр була ул. Әмма бик акыллы, тәҗрибәле гаилә башлыгы, авылларда да эшләрнең шуңа баруын күреп, колхозлашу чорына күңеле ятмыйча, Казан юлын таптый башлый һәм хатыны Оркыя (Казаклар авылы кызы) белән кат-кат киңәшкәч, гаиләсен алып Казанга күченә. Жилая Коса бистәсендә казахча укыган Рәфкатьне рус телле мәктәптә 2 нче классны кабат укырга мәҗбүр итәләр.

1939 елны җидееллык мәктәпне тәмамлагач, рәсемнәрне кечкенәдән үк тере, җанлы итеп ясый белүче яшүсмер Комлев урамына урнашкан Казан сынлы сәнгать училищесына укырга керә.

Элек-электән бөтен Идел-Урал төбәгенең сынлы сәнгате үсешенә зур өлеш кертеп килүче бу училищеның рәсем сәнгате бүлегендә белем ала ул. Өченче курсны тәмамлап, вертолет заводында эшләүче Разия апасы янына азрак акча туплау нияте белән эшкә урнашкан студентка «Бөек Ватан сугышы башланып китү аркасында училищегыз ябылды» дип хәбәр бирәләр.

Рәфкать тә сугыштан читтә кала алмый. Ул фронтка җибәрүне сорый, тик рөхсәт бирелми. Яшүсмер фронт ягына кузгалган эшелоннарга утырып берничә тапкыр качып китеп тә карый, әмма яшүсмерне гел тотып алып, кире вертолет заводына кайтаралар. Рәссам булырга хыялланучы 17 яшьлек элекке студентка озак еллар буе анда клепальщик булып эшләргә дә туры килә.

Кешеләр белән җиңел аралашучы, оста итеп гитарада уйный белгән, таң калырлык итеп биегән, дәртле-моңлы тавышка да ия бу яшь егетне заводта шундук үз итәләр. Яшь егетнең буш вакыты завод үзешчәннәре арасында, алар тамаша куйган төрле сәхнәләрдә шигырь сөйләп, биеп, җырлап, спектакльләрдә катнашып уза һәм ул дивар газетасының алыштыргысыз мөхәррире дә була.

Вакытлыча ябылып торган училищелары янә ачылгач, Рәфкать шунда кайтып, заводтагы эшеннән аерылмый гына укуын дәвам итә һәм киләчәктә татар сәхнәсендә янәшә иңгә-иң торып эшлисе коллегасы Празат Исәнбәт белән бергә 1944 елны тәмамлап та чыга.

Бу урында Рәфкать Бикчәнтәевнең үзешчән сәхнәдә таралган даны хакында кабат искә төшерәбез. Чөнки аның катнашында барган бер тамашаны Мәскәү театр институты каршында Татар студиясе ачу уе белән янып йөрүчеләрнең берсе, талантлы артист, тәҗрибәле остаз, драматургия өлкәсендә дә кыю адымнар ясый башлаган һәм берсеннән-берсе кызыклырак спектакльләр куеп режиссер буларак танылган милләтпәрвәр Хөсәен Уразиков махсус барып карый. Рәфкатьне ул бер күрүдә үк ошата һәм шушы көннән алар, яшь аермалары бик зур булуга карамастан, гомерлек дусларга әверелә. Хөсәен ага скетчта уйнаган бу чит яшь егеткә икенче көнне үк махсус смотр оештырып, бу мөһим вакыйгага рәсми төс бирә.

Рәфкатькә комиссия исеменнән Мәскәүнең атаклы Театр институтына керү имтиханына барырга дигән чакыру хаты килеп төшкәч, Рәфкать аны шундук дусты Празатка күрсәтә.

Уйлана, киңәш итә торгач, тукта, әүвәл Мәскәүгә эләгик, аннары ГИТИС дигәннәреннән ничек тә «үзебезнең» институтка күчәргә җай чыгар, дигән хәйләкәр фикер белән болар имтиханга барырга ризалык бирә. Һәм, ни гаҗәп, тур арты тур узып, иң соңгысында да җиңү яулыйлар.

...Мәскәү. Сугыш азагы һәм сугыштан соңгы кырыс еллар. Ачлык һәм чын мәгъ­нәсендә фәкыйрьлек чоры. Студентлар дәрес барганда ачлыктан һуштан язып егыла торган вакытлар бу. Торырга тулай тораклары да юк, алар институт бухгалтериясендә йоклап йөри. Чыдаса да, тормышның шактый «лаеш шулпасы»н эчкән егет-кызлары гына чыдаган заманнарга туры килә Татар студиясе студентлары белем алган еллар.

Ни гаҗәп, ике дус икенче, өченче курсны тәмам итә, дүртенчесенә җитә, әмма «үз институт»ларына күчеп китәргә ашык­мыйлар. Киресенчә, серле театр дөньясына ныграк тартыла баралар. Күпкырлы театр дөньясы үзендә сәнгатьнең бөтен тармакларын да очраштыра, берләштерә икән ләбаса. Аңа бөтен гомереңне багыш­ласаң да, театрның очсыз-кырыйсыз мөмкинлекләрен ачып бетерү мөмкин түгел икән. Күңелләренә әнә шуны сеңдерә институт.

Рәфкать абыйның студиядә уку чорында ук үзенчәлекле образлар югарылыгына күтәрелгән эшләрен санап үтик. Менә аңа үзен иҗат алымнарының төрле мөмкинлекләрендә, жанрларында кат-кат сынап, табигать биргән талантын чарларга булышкан рольләр: Сологубның «Йомшак күңелле булу бәласе»ндә беркатлырак Саша, Леоновның «Ябырылу» драмасында дөньяның гаделсезлеген кат-кат татыган олы фаҗига иясе Федор Таланов, Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» әсәрендә мәгърур карт Болконский, Лермонтовның «Маскарад»ында ярсу җанлы, яшьлеге мәхәббәткә сусап котырган князь Гнездич, Хәмзә Хакимзадә Ниязиның «Бай һәм хезмәтче»сендә зирәк, чая Хезмәтче, Мольерның «Тартюф» исемле сатирик комедиясендә кыюсызлыгын җиңәргә тырышучы бушкуык Дамис, Мөсреповның «Козы Көрпеш һәм Баян Сылу»ында кара эчле, табигате тоташ мәкер белән тулы Җантык, Гоцциның «Болан-Патша»сында шаян Леандро һәм тупасрак Труффальдино, Аппакованың «Бишек җыры»нда Сираҗи бабай, Горькийның «Васса Железнова»сында бозык, эчкече, бәхетсез Прохор. 

Татар театры үз даһиларын көткән әнә шундый чорда Казанга курсташлары белән Рәфкать Бикчәнтәев тә кайтып төшә. Аларны монда кочак җәеп көтеп тормыйлар. Иң әүвәл гитислыларны рус ТЮЗы (Яшьләр театры) урнашкан бинага өйдәш итеп кертәләр. Янәсе, бер атуда ике куянга тидерәләр. Беренчесе – татар халкы көтә-көтә теңкәсе корыган, шуңа югарыдагыларга да тынгылык бирми туктаусыз сорап аптыраткан Татар яшьләр театрын ачу мөмкинлеге, икенчесе – Мәскәүдән Казанга обком җитәкчеләре исеменә килеп төшкән хатка да уңай җавап бирү. Ул чактагы Мәскәү тарафыннан килгән сүзне ишетмәмешкә салыша алмыйсың. Хәтта «Правда» яки «Труд» кебек газеталарда чыккан мәкаләләргә җаваплар да Фикрәт Табеев кебек җитәкчеләрнең турыдан-туры катнашлыгы белән языла.

Татар мәктәпләре тулаем ябылган шәһәрдә татар телендә уйнаучы балалар театры кемгә кирәк? ГИТИСтагы дүрт диплом спектакленнән торган репертуарга Казанда «Маякчы кызы», «Үги кыз» һәм «Илдус» өстәлгән булса да, күпме генә тамашачыны җәлеп итәргә мөмкин. Аннары Татар яшьләр театрының баш режиссеры итеп билгеләнгән Кәшифә ханым Тумашева рус ТЮЗында өйдәш кенә булып яшәгән яшь театр алдындагы мең-мең проблема белән ялгыз башы ни эшли алсын?

Гитислы Празат Исәнбәт сүзләрен искә төшерик: «Яңа театр өчен ул күпне эшләде, без аны бик хөрмәт итә идек, әмма кем генә Кәшифә ханымны Татар яшьләр театрын оештыра алучы шәхес дип әйтә алыр иде икән? Шуңа менә без яндык та...»

Өйдәш кенә булып торса да, Казанның бөтен театр дөньясын таң калдырып яшәп алган Татар яшьләр театры ярты елдан соң тарала башлый. Яшьләр театрын таркатучы проблемаларны бары дәүләт югарылыгында чишеп кенә, театрны саклап калып булыр иде. Әмма милләтләрне йотып бетерү бурычы куйган совет системасының бер шөребе булып яшәүче Татария дигән курчак дәүләт, әлбәттә, андый кодрәткә ия булмый. Инде тарала да башлаган артистлары бөтенләй китеп бетмәсен дигәндәй, Татар яшьләр театрын ябып, калган артистларны ашык-пошык Академия театрына кушалар.

Бу чорда Г.Камал исемендәге Татар академия театрының үзендә дә уйнарга атлыгып торган артистлар бихисап күп була. Иҗат мәсьәләләреннән тыш дөнья көтү ягы да бар. Уйлап карасаң, татар театрына нигез ташлары салышкан артистларның да рәтле тормыш, адәм рәтле фатир күргәннәре юк. 1950 елны артык кашык кебек килеп кергән яшьләргә ни бирә ала бу театр?.. Кыскасы, олы театрга кушылгач та, Татар студиясе артистлары сәнгатьтән китүләрен дәвам итә. Театрның ул дәвердәге баш режиссеры Габдулла Йосыпов та бу мәсьәләне уңай хәл итә алмый.

Рәфкать Бикчәнтәевкә килсәк, аңа рольсез йөрү куркынычы беркайчан да янамый. Зур булмаган эпизодик рольләрдә булса да, ул бик тиз танылып өлгерә. Артист кешегә бөтен халык сөеклесенә әйләнү өчен, һичшиксез, бер-ике зуррак рольдә күренү дә кирәк. Шундый күләмле, әһәмияткә ия рольләреннән М.Горькийның «Васса Железнова»сындагы эчкече, бозык, йозаклар җыеп кына күңеленә юану таба алган Прохор, Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ендәге Гофмаршал, Ш.Хөсәеновның «Профессор кияве»ндәге Абдул образларын атарга мөмкин.

Бикчәнтәевкә киң танылу китергән спектакльләр өстендә эш барганда шул нәрсә ачыклана: артист инфантильный, ягъни режиссерның менә монда бас, монда күч, дип әйтүләрен көтеп тора торган мәми авызлы кеше түгел, ул – спектакльне режиссер белән берлектә автордашы булып иҗат итүче шәхес. Артист тудыр­ган образ тере, җете бизәкләргә шул кадәрле бай, спектакль карарга җыелган тамашачыларның бөтен игътибары бары аңарда гына. Җитмәсә, артист елдан-ел үзенең осталыгын арттыра гына бара.

Яшь артистның күптөрле төсмергә бай юморы, йөгерек фантазиясе югарыда телгә алынган Абдул образында ачыла. Үзенең тәүге хисләре белән исереп йөргән үткен телле, уенчак, кирәк вакытта усал да була белә торган бу булдыклы эшче егет сөйгәне Зәйнәпкә мәхәббәтен бакча эскәмиясенә ике куллары белән йөзтүбән баскан килеш аңлата. Башкача берничек тә түгел, аңа нәкъ менә шулай, беркем дә эшләмәгәнчә, башка берәү кабатламаслык булуы кирәк аңлашуның. Бу уңышлы табылган деталь көтелмәгәнчә һәм бер үк вакытта образның характерына, аның бу минуттагы эчке халәтенә тәңгәл килә, тамашачы аны нәкъ шулай булырга тиеш дип кабул итә, алкышларга күмә.

Алга таба да ул нәрсә генә уйнаса да, бер эпизодмы яки спектакльнең буеннан-буена сузылган рольме, Р.Бикчәнтәев һәр очракта да көтелмәгән яңа буяулар, төсмерләр, уен җайланмалары таба белә һәм, скульптура әсәре кебек, рельефлы, күпкырлы, формасы, эчтәлеге ягыннан ювелирларча эшләнгән образлар тудыра. Әлеге талант иясе башы-аягы белән сәхнәдәге вакыйгалар эчендә яши һәм шуңа да образның һәртөрле халәте, тышкы хәл-кыяфәте, хәрәкәте, һәр мизансцена аның уенында кире каккысыз аклана. Р.Бикчәнтәевнең Сираҗи (Г.Камал. «Банкрот»), Әпсәләм, Гайфи (Х.Вахит. «Беренче мәхәббәт», «Күк капусы ачылса»), Кәрим (А.Гыйләҗев. «Җиргә тапшырылган серләр»), Гофмаршал (Ф.Шиллер. «Мәкер һәм мәхәббәт»), Нигъ­мәтҗан, Абдулыч (Н.Исәнбәт. «Гөлҗамал», «Һиҗрәт»), Җантай (Ч.Айт­матов. «Гүзәлем Әсәл») һ.б. образлары әнә шундый алым ярдәмендә иҗат ителгән, аның олы таланты белән сугарылган. Һәр актерга да бирелми торган үзенчәлекле сыйфатлар театрда Р.Бикчәнтәевне режиссер буларак сынап карау фикерен тудыра. Аның бу өлкәдәге беренче тәҗрибәләре 1955 елга туры килә. Ш.Хөсәеновның бер пәрдәле «Бирнәле кыз» пьесасы буенча эшләнгән «кечкенә форматлы» спектакль һәм шул ук елда куелган М.Әмирнең «Минем хатын» комедиясе – булачак режиссерның тәүге өйрәнчек эшләре. Алар Р.Бикчәнтәевкә артык дан өстәми. Татарстан Милли архивында шул елларда Р.Бикчәнтәевкә бирелгән характеристиканың бер нөсхәсе саклана, анда артистның режиссура тәҗрибәләре турында да фикерләр бар. «Р.Бикчәнтәев Луначарский ис. театр сәнгате институтының театр студиясен тәмамлады, –  диелә характеристикада. – Бу талантлы яшь артист, нигездә, көлкеле рольләрне башкаруга юнәлтелгән. Бикчәнтәев, сәхнәдә бары тик җиде ел гына эшләвенә карамастан, күзгә ташланырлык ачык, хәтердә сакланырлык Җантык («Козы Көрпеш һәм Баян Сылу»), Прохор («Васса Железнова»), Шаһи («Ялгыз каен»), Абдул («Профессор кияве» ), Труффальдино («Болан-Патша»), Петя («Соңгылар») һ.б. образлар иҗат итте. Ул тудырган образларга тормышчанлык, дөреслек хас...

Р.Бикчәнтәев үзен режиссерлык өлкәсендә дә танытты. Ул Ш.Хөсәеновның «Бирнәле кыз», М.Әмирнең «Минем хатын» спектакльләрен куйды. Аның режиссерлык хезмәте турында матбугатта уңай бәя бирелде: «Р.Бикчәнтәев – үсә торган яшь театр эшлеклесе. Ул үзенең осталыгын камилләштерү турында даими уйлый һәм, әлбәттә, чын художник булачак».

Бикчәнтәевнең иҗат рухына хас булган күркәм ихласлык һәм чын осталык белән сәхнәгә куелган «Беренче мәхәббәт» спектакле режиссерлык эшчәнлегендә беренче җитди җиңүе булды. Моннан соң 60 нчы елларда һәм 70 нче еллар башларында Г.Камал исемендәге һәм Республика күчмә театры сәхнәләрендә аның тарафыннан «Кайда соң син?», «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит), «Алар дүртәү иде» (Р.Ишморат), «Азат» (Т.Миңнуллин), «Җиргә тапшырылган серләр» (А.Гыйләҗев), «Айгөл иле» (М.Кәрим), «Туйлар узгач» (Р.Батулла) кебек халык яратып карый торган спектакльләр куелды. Әмма ул куйган барлык спектакльләрне дә берләштерүче уртак сыйфат – якты лирика һәм хөр күңел күтәренкелеге, төрле төсмерләргә бай юмор кушылмасы иң беренче тапкыр Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектак­лендә туды. Әнә шул төп компонентларның тулы хокуклы, бертигез яңгырашы тамашачы мәхәббәтен тәэмин итте. 1960 елда драматург Х.Вахит белән режиссер Р.Бикчәнтәев “Беренче мәхәббәт” спектакле өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

«Беренче мәхәббәт» һәм «Рәхим итегез!» спектакльләре татар театр сәнгатенең яшь, талантлы ике эшлеклесен – драматург Х.Вахит һәм актер, режиссер Р.Бикчәнтәевне дуслаштырды. Бу иҗади дуэт милли театр сәнгатенә «Рәхим итегез!», «Кайда соң син?», «Күк капусы ачылса» һ.б. зур популярлык казанган спектакльләр бүләк итте. Соңгысы исә Г.Камал исемендәге театрда Р.Бикчәнтәевнең иң актыккы аккош җырына әверелде. Шампанский күбекләре сыман җиңел, якты юмор, бетмәс-төкәнмәс фантазия, актер табышлары, көлкеле детальләр белән тулып, ургылып-ташып торган, музыка, җыр һәм бию номерлары, интермедияләр белән баетылган спектакль ун ел дәвамында, ягъни 1977 елның ахырынача театр сәхнәсеннән төшмәде. Тамаша залы һәрвакыт тулы булды. Казанда һәм шәһәр янындагы районнарда ул елларда, мөгаен, бу спектакльне карамаган һәм чын мастер кулы белән иҗат ителгән сәнгать әсәре белән очрашудан зур канәгатьлек хисе кичермәгән бер генә тамашачы да калмагандыр. Ул чорда Г.Камал исемендәге театр гастрольләренең берсе дә – күпмиллионлы халкы белән башкала шәһәрендәме, Татарстанның яки Башкорт­станның район үзәкләрендәме, берничә йөз халыклы авылдамы – әлеге данлыклы спектакльдән башка үткәрелмәде.

Мисал өчен 1968 елның июнендә Башкортстан башкаласы Уфада уздырылган гастрольләрне алырга була. Гастроль репертуарына А.Гыйләҗев һәм А.Яхинның «Шамил Усманов», Т.Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне», А.Расих, Ш.Сарымсаковның «Ике буйдак», Н.Исәнбәтнең «Миркәй һәм Айсылу», Х.Вахитның «Соңгы хат», Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл», Г.Фигейредоның «Эзоп» спектакльләре белән бергә Х.Вахитның «Күк капусы ачылса» әсәре дә кертелде. Соңгы спектакль, шиксез, гастрольләр барышында иң күп тамашачы җыйган һәм театрның эшләреннән иң хуплап каршы алынганы булды. Халык спектакльгә агылып-агылып йөрде. Башкортстанның күренекле театр тәнкыйтьчесе С.Сәетовның тамашага сокланып түбәндәге юлларны багышлавы очраклы түгелдер: «Режиссеру Рифкату Бикчантаеву и композитору Саре Садыковой, прежде всего, обязан этот сверкающий хитринкой, озорной игрой фантазии, выдумкой и завораживающий лирикой спектакль...»

Әйтелгәнчә, «Күк капусы ачылса» спектакле режиссер Р.Бикчәнтәевнең Г.Камал исемендәге театрда куйган соңгы спектак­ле булды. Күп тә үтми ул бу коллектив штатыннан чыгарылды. Стресстан бераз арынгач, Республика күчмә театрында берничә спектакль куйды. Алар арасында кайберләре – М.Кәримнең «Айгөл иле» һәм Р.Батулланың «Туйлар узгач» әсәрләре – тамашачыда мәхәббәт казанды. Ләкин Күчмә театрдагы шартлар аның ниятләрен, эш-планнарын тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирми иде. 1975 елның 24 гыйнварында татар театрының талантлы актеры һәм атаклы режиссеры Р.Бикчәнтәев вакытсыз вафат булды. Арабыздан бик яшьли, иртә китте. Кызганычка, ул үзенең табигать тарафыннан бирелгән мөмкинлекләренең яртысын да тормышка ашыра алмый калды.

Юныс САФИУЛЛИН авторлыгында төзелгән “Рәфкать БИКЧӘНТӘЕВ. Истәлекләр” исемле китаптан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: