Мәдәни җомга

“НӘҮРҮЗ” ОФЫКЛАРЫН КИҢӘЙТӘ

Инде хәбәр иткәнебезчә, 3-7 июньдә Казанда төрки халыкларның XI "Нәүрүз" халыкара театр фестивале булып узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татар дәүләт "Әкият" курчак театры, Казан яшь тамашачы театры, В. Качалов исемендәге Казан урыс Зур драма академия театры биналарында 30га якын...

Инде хәбәр иткәнебезчә, 3-7 июньдә Казанда төрки халыкларның XI "Нәүрүз" халыкара театр фестивале булып узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татар дәүләт "Әкият" курчак театры, Казан яшь тамашачы театры, В. Качалов исемендәге Казан урыс Зур драма академия театры биналарында 30га якын спектакль уйналды. Анда республикабызның төп театрларыннан тыш, Оренбурдан, Башкортстанның Туймазы, Уфа, Сибай, Казахстанның Актүбә, Кызылорда, Петропавловски шәһәрләреннән, Төркмәнстаннан, Төркиядән, Әзәрбәйҗаннан, Кыргызстаннан, Саха Якутия һәм Тыва республикаларыннан, Чуашстаннан, Алтай, Хакасия республикаларыннан театр коллективларын күрү насыйп булды. Аурупа һәм Азия кыйтгалары буйлап чәчелгән төрки халыкларның иң алдынгы театрлары Казанга үзләренең иң яхшы спектакльләрен алып килде. Чөнки 2011 елгы "Нәүрүз"дә шулай дип килешенгән иде. "Безгә хәзер сан түгел, сыйфат ягына игътибарны көчәйтергә кирәк, - дигән иде ул чакта театр белгече, Г. Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов. - Ә бу исә бары үсешкә генә хезмәт итәчәк. Һәр театрның камиллеккә омтылышына китерәчәк".

Чынлап та, алдагы еллар белән чагыштырганда, быел сыйфат ягы күзгә ташланырлык иде. Тыва музыкаль драма театрының "Ромео һәм Джульетта" трагедиясе (У.Шекспир) булсынмы, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театрының "Ай тотылган төндә" (М.Кәрим) драмасы, Чуаш дәүләт курчак театрының "Ходайга 14 хат" (Э.Шмитт), Бишкәк "Учур" яшьләр театрының "Анархай" (Ч.Айтматов), Русиянең һәм Саха Республикасының халык артисты Степанида Борисованың берүзе уйнаган "Медея" (Х.Мюллер) һ. б. спектакльләр булсынмы, барысы да таң калдырырлык иде.

Быел төрки театрлар белән кызыксынып, Франциядән ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институты директоры Тобиас Бианконе һәм Алманиядән Халыкара "Акцент" театр үзәге җитәкчеләре Юрий Альшиц белән Кристин Шмелор да килгән иде. ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институты (ХТИ) Бөек Ватан сугышыннан соң, 1948 елны Прагада оештырыла. Әлеге институтта әгъза булып торган илләр 2 елга бер тапкыр корылтайга җыела. СССРда ХТИның үзәге 1959 елда ачыла. 2007 елдан аның президенты булып СССРның халык артисты, Кече театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин тора. Тобиас Бианконе әйтүенчә, әлеге институтның максаты -Җир шарындагы төрле милләтләрнең фольклорын, этник үзенчәлекләрен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү, идея-фикер җиткерү җәһәтеннән аларны тагын да төгәлрәк, үтемлерәк итеп куллануга ирешү. Яңа формат, яңа рәвеш һәм формалар, яңа алымнар нәтиҗәсендә артистларның сәләт-мөмкинлекләрен тагын да тулырак ачу. Бу институтның әлеге юнәлештә фәнни хезмәтләре, бай китапханәсе бар.

- Иҗат, театр кешесе, режиссер чын мәгънәсендә ирекле булырга тиеш, - диде Тобиас әфәнде. - Шул очракта гына ул үз укучыларына дөрес юнәлештә белем бирә ала. Безнең бурыч -бик ачык, бөтен кешеләргә җылылык, яктылык бөркеп торучы актер әзерләү. Дөрес, кешенең шәхси үзенчәлекләре дә монда зур роль уйный. Шуңа күрә безнең ысуллар кайвакыт "эшли", ә кайвакыт эшләп китмәскә дә мөмкин.

Бу проект озак вакытка исәпләнгән. Былтыр аның бер үзәген Мексикада ачып җибәргәннәр. Анда Латин Америкасы һәм Аурупа илләреннән артистлар, режиссерлар елга ике тапкыр берәр ай дәвамында интенсив курслар үтә.

- Безне үзебезгә таныш Аурупа илләреннән бигрәк, безгә ят булган халыкларның мәдәнияте кызыксындыра, - диде Кристин Шмелор. - Без "Нәүрүз" фестивален зур кызыксыну һәм соклану белән карадык.

Алар алга таба укыту өчен педагогик куәткә ия шәкертләрне дә карап-барлап йөрүләре турында әйтте. Институт актер уенына гына түгел, сәхнәдәге техник чараларны заманча файдалана белүгә дә әһәмият бирә.

- Дубай, мәсәлән, бик бай шәһәр, - диде бу җәһәттән Т. Бианконе. - Анда дөньядагы иң яхшы заллар, сәхнә утлары. Ә алар исә бу байлык белән ни эшләргә белми. Йә ул утларның бөтенесен дә берьюлы сүндереп куялар, йә кабызалар. Безнең институтта исә сәхнә чаралары белән идарә итәргә дә өйрәтүче югары квалификацияле белгечләр бар.

Казанда Халыкара театр институтының "Ауразия" бүлеген ачу мәсьәләсе дә күтәрелде, аны тормышка ашыру югары даирәдә хәл ителә башлады. Моннан тыш, ХI "Нәүрүз" фестивале кысаларында "Драматик сәнгать мәктәбе" театрының "Пушкин иртәсе" спектакле Г. Камал театрының кече сәхнәсендә ике тапкыр уйналды. Театрның баш режиссеры Игорь Яцко киләсе елда үтәчәк "Нәүрүз" театр белемен күтәрү форумында артистлар белән Анатолий Васильев методикасы буенча тренинг уздырырга ниятләвен белдерде. Ул методика буенча артистларны вербаль, пластик, техникаларга, тавыш һәм сүз белән идарә итәргә өйрәтәләр.

Фестивальгә Ирина Мягкова җитәкчелегендәге театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе бәя бирде. "Бу фестиваль башка бер генә фестивальдә дә күреп булмаячак театрлар белән танышу мөмкинлеге бирүе белән дә кадерле, - дип башлады ул сүзен фестиваль нәтиҗәләренә багышланган "түгәрәк өстәл"дә. -Мәсәлән, бик күптән күренмәгән Төркмән, Тыва театрларын күрүемә шатмын. Татар театрларының соңгы еллардагы уңышы нык куандыра. Бу фестивальдә мәгълүмати мөмкинлекләрнең киң булуы кыйммәт. Чөнки монда күргәнне бүтән беркайда да күреп булмаячагын яхшы аңлыйсың.

Әмма бу фестивальдә дә иң яхшы театрларны, аларның иң яхшы спектакльләрен тулы килеш күреп бетереп булмаганга эч поша. Моның сәбәбе гади - ерак сәфәргә чыгарга матди мөмкинлекләр булмау. Мәсәлән, минем Урта Азиянең иң яхшы режиссеры Дәүләтколый Хуҗа Кулиевне күрәсем килгән иде. Урта Азиядә иң яхшы спектакльләр аныкы. Бәлки, үз көчләре белән килә алмаган коллективлар өчен Мәдәният министрлыгында фестиваль фондын булдырырга кирәктер?

Әгәр дә инде фестиваль бәйге рәвешендә уздырылса, "Мулла" (Т.Миңнуллин), "Җәйнең бер көнендә" (Йон Фоссе) спектакльләре өчен Гран-прине Фәрит Бикчәнтәевкә биргән булыр идем. Моннан тыш, югары сәнгати мәдәнилеге өчен Тыва музыкаль драма театрының "Ромео һәм Джульетта" (У. Шекспир), Минзәлә театрының "Ташкын" (Т.Җүҗәноглы), Истанбулдан "Үз-үзен үтерүче" (Н.Хикмәт), Кыргызстаннан "Анархай" (Ч.Айтматов) спектакльләренә алдынгы урыннар билгеләр идем. Кызганыч, спектакль берьюлы берничә мәйданда барганга бөтенесен дә күреп бетереп булмый".

Ирина Мягкова фестивальнең оештыручыларына мактау сүзләрен дә җиткерде. "Бу чараны санаулы кешеләр - Г.Камал театрының җитәкчеләре - баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, директор Илфир Якупов һәм гаҗәеп өчлек - Нияз Игъламов, Гөлнур Гыймадова, Айгөл Дәүләтшина оештыра, - диде ул. - Башка фестивальләрне тулы бер менеджмент белгечләре командасы әзерләсә дә, сезнеке югарырак дәрәҗәдә, дияр идем. Алар театрны белү һәм ярату өстенә үз эшләрен югары кимәлдә башкара белә. Ә бу исә сирәк очрый торган тәңгәллек. Үзләре теоретик та, практик та, энциклопедик белемгә дә ия. Мәсәлән, Нияз тел, тарих, театр турында үзе экскурсия уздыра ала.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин фестивальдә бәйге оештырырга, иң яхшыларны ачыкларга кирәк, дип саный. Әмма театр белгечләре ярышуны хуплап бетерми. Чынлап та, моннан 10 еллап элек "Нәүрүз"дә урыннар билгеләнә иде. Үпкәләп кайтып киткән коллективлар да булмады түгел. Ә мөнәсәбәтләрне бозу беркемгә дә кирәкми.

Яңа татар режиссурасы фестивале турында да И. Мягкова уңай яктан телгә алды. Аның әйтүенчә, бу фестиваль яңа яшь режиссерларны барлауда үз эшен эшләгән. Татар театрларында бу яктан алга китеш сизелүен әйтте белгеч. Гомумән алганда, ул Минзәләдән Дамир Сәмерханов, Санкт-Петербургтан Искәндәр Сакаев, Тывадан Сюзанна Оржак, Кыргызстаннан Шамил Дыйканбаев исемнәрен телгә алып үтте.

Курчак театрлары буенча танылган белгеч, Русия һәм Израильнең театр режиссеры Виктор Шрайман төрки дөнья курчак театрларының сәхнә бизәлеше һәм графикасы өлкәсендә алга китеш булмавы турында әйтмичә булдыра алмады.

- Сәхнә бизәлешенә карасаң, үкереп еларлык, - диде ул. -Хәер, бу хәл бөтен Русиягә хас. Әле совет заманында ук курчак театрларында яңа ачышлар ясала башлады. Кочергин, Шишкин һ.б. белгечләр тәкъдим иткән тәҗрибәләр бар. Ләкин театрлар алар белән кызыксынмый. Һаман да шул иске алымнар, мескен техник чаралар. Чит илләр белән чагыштырганда җир белән күк арасы, дисәң дә, арттыру булмас.

"Түгәрәк өстәл"дә фестивальнең төзелеше, максаты турында да сүз кузгатылды.

- "Нәүрүз" фестиваленең культурологик һәм иҗтимагый урыны һәм максаты төгәл билгеләнгән һәм аны башка фестивальләр белән чагыштырырга кирәкмидер дә, - диде Нияз Игъламов. -Бүгенге дөнья бик катлаулы. Кызганыч, кешеләр бер-берсе белән аралашмый. Ә театр бүген - бөтен социаль катлаулар турында онытып торып, кешенең бер-берсе белән аралашу урыны. Театрда һәм мунчада кешеләр бертигез. Шуңа күрәдер, минемчә, бүген театр бер вакытта да булмаганча үсешкә, үзгәрешкә юл тотты. Нәкъ менә монда кеше фәлсәфәгә мөрәҗәгать итә, уйлана, нәтиҗәләр ясый. Бүген театр алдынгы фикерләрне җиткерүгә юл тотуы белән игътибарга лаек. Элекке театр ниндидер тарихны, вакыйганы сәхнәдән уйнап күрсәтүдән ары уза алмый иде. Дөрес, фестивальдә андый спектакльләр дә булды. Ә ул тарих белән китаптан укып та танышып була. Театр ул, беренче чиратта, бүтән беркайдан да ишетеп, күреп булмаган фикерләр, хис-тойгылар бирә торган мәркәз булырга тиеш.

Театр тәнкыйтьчесе, "Драматик сәнгать мәктәбе" театрының бүлек җитәкчесе Евгения Розанова да әлеге фикерне куәтләде. "Театр, иң беренче чиратта, фикерне, заман проблемаларын йөрәккә үткәреп әйтә белергә тиеш, - диде ул. - Спектакльне теге яки бу фестивальгә бару өчен тәгаенләп әзерләү зур хата, абсурд. Спектакльне бары тик тамашачы өчен генә куялар. Ә тамашачы күңеленә кергән спектакльне уңыш үзе эзләп таба".

Алманиядән Халыкара"Акцент" театр үзәге җитәкчесе Юрий Альшиц киләсе елда булачак "Нәүрүз" театры белеме бирү форумына кагылышлы планнары белән уртаклашты. Ул киләсе форумны театр мәйданында ритуаллар куллану мәсьәләсенә багышларга тәкъдим итте.

Гомумән алганда, быелгы фестиваль сыйфат ягыннан да, оештыру, фәнни-һөнәри эзләнүләр үткәрү, тәҗрибә алмашу җәһәтеннән дә нык алга китте. Яңа офыклар ачылды. Безнең "Нәүрүз" белән кызыксынучылар да елдан-ел арта бара.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театры артистлары бертөркем театр тәнкыйтьчеләре белән.

Шамил АБДЮШЕВ фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: