Мәдәни җомга

Мәйсәрә дә, Гөлбану да, Галиябану да ул!..

Халкыбызның яраткан артисткасы Рауза ханым Хәйретдинова турында күптән язарга җыенып йөри идем. Рауза ханым халкыбызның яраткан артисткасы дип әйтүем юкка түгел, чөнки "Зәңгәр шәл" спектаклендә - Мәйсәрә, "Галиябану" спектаклендә - Галиябану, "Казан сөлгесе" спектаклендә - Мөршидә, саный китсәң, алар әле шактый. Рауза апа халкыбыз күңеленә шушы рольләре белән җырчы артистка...

Халкыбызның яраткан артисткасы Рауза ханым Хәйретдинова турында күптән язарга җыенып йөри идем. Рауза ханым халкыбызның яраткан артисткасы дип әйтүем юкка түгел, чөнки "Зәңгәр шәл" спектаклендә - Мәйсәрә, "Галиябану" спектаклендә - Галиябану, "Казан сөлгесе" спектаклендә - Мөршидә, саный китсәң, алар әле шактый. Рауза апа халкыбыз күңеленә шушы рольләре белән җырчы артистка булып кереп калды.
Рауза Хәйретдинова 1928 елның 3 гыйнварында Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында укытучылар гаиләсендә туа. Котдус абый белән Бибисара апа авылның иң күркәм кешеләре була. Әтисе гармунчы, әнисе бик матур итеп татар, башкорт көйләрен җырлый. Гомумән, театрга, җырга гашыйк кешеләр була. Шуңа күрә Рауза апаны биш яшеннән үк сәхнәгә чыгарып җырлата, биетә башлыйлар. Җиде-сигез яшьләрдә аңа инде сәхнә җене кагыла. Олы Солтан авылында 7 класста укыганда аны район олимпиадасына җибәрәләр. Монда инде ул үзен чын талантлы кыз итеп күрсәтә. Аның җырларын, биюләрен яратып, кул чабып каршылыйлар, сәхнәдән чыгармыйлар. Менә шушы уңышы аның күңелендә ничек тә артистка булсам иде, дигән теләк уята. Казанга барып, академия театрына кергәч, әй, шушында эшләсәң иде, дигән хыял белән яши башлый.
Шулай матур гына үсеп килгәндә кинәт сугыш башлана. Әтисенең сугышка китүе алар өчен бәхетсезлекнең башы гына әле. Иң авыры - әниләре Бибисара апаның вакытсыз вафат булуы. Ул бик каты авырып, өч баласын ятим калдырып, фани дөньяга китеп бара. Күз алдына китерегез, Рауза апага - 14 яшь, сеңлесе Диләрәгә 9 яшь, энесе Ринатка 7 яшь. 14 яшьлек Раузага тормышның бөтен авырлыгы, кайгы-хәсрәте төшә. Мондый михнәтләргә ничек чыдагандыр: сыер саварга, мичкә ягарга, абзарны чистартырга, утын-печәнне әзерләү турында әйтеп тә тормыйм, гомумән, авыл тормышын алып барырга кирәк, бер сүз белән әйткәндә, яшәргә кирәк. Мин әле һаман да күз алдына китерә алмыйм, 14 яшьлек кыз бала үз яныннан сеңлесе белән энесен читкә җибәрмәс өчен ниләр генә эшләми. Ходай Тәгалә мондый авыр хәлләрне бер кешегә дә күрсәтмәсен. Ләкин тормыш никадәр авыр булмасын, яшьлек үзенекен итә. Ындыр табагында эшләгәндә хатын-кызлар "Рауза, гармуныңны алырга онытма", - дип гел әйтәләр иде дип яза Рауза апа Хәйретдинова үзенең китабында. Авыр сугыш елларында авылдагы бәхетсез хатын-кызларның күңелен күтәрүче, кайгы-хәсрәтен таратучы, бердәнбер юанычлары Рауза апа була. 1945 елда сугыш беткәч, әтисе сугыштан исән-сау кайткач, гаиләне саклап калган өчен, ягъни, сеңлесе белән энесе исән калган өчен Рауза апага иң зур рәхмәтләрен әйтә.
Шулай бер көнне көтмәгәндә, Казандагы туганы Зөбәрҗәттән хат килеп төшә. "Казанга кил, театр студиясенә укучылар кабул итәләр". Рауза апа тиз генә җыена да Казанга китә. Ләкин имтиханнар беткән була, соңга кала. Бәхетенә, студия директоры Нәҗип абый Гайнуллин, Асия апа Галиуллина, бик ялынгач, кыз баладан имтихан алырга риза булалар. Бернинди әзерлексез, бер төн эчендә Г.Тукайның "Теләнче" шигырен ятлап, җырлап, биеп күрсәтә. Авылда театрда ничек уйнаганнарын сөйләп бирә. Шулай итеп, 1946 елдан бирле театр студиясендә укып, театрда ярдәмче составта эшләп, Рауза яңа тормыш башлый. Ни өчен яшьлек еллары турында болай озак яздың дип сорасагыз, мин бары тик татар кызының ничек сәхнәгә килүе турында аңлатырга гына теләдем. Мондый сынауларны, ятимлекне, авыр-газаплы тормышны күреп, таланты ачылсын дип, Ходай Тәгалә үзе җибәргән, күрәсең.
Рауза апаның театрдагы язмышы бик бәхетле булды. Әйт­кәнемчә, театрның музыкаль спектакльләрендә героиняларны уйнап, ул халык күңеленә онытылмаслык артистка булып керде.
Мин Рауза апа Хәйретдинованы беренче мәртәбә 1957 елда, Татар академия театры Мәскәүгә декадага килгәч, "Зәңгәр шәл" спектаклендә күрдем. Без - Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесы студентлары. "Зәңгәр шәл" спектаклендә яшь егетләр, яшь кызлар булып күмәк сәхнәләрдә катнаштык. Бу спектакль шундый күтәренке рухта булды ки, тамашачы күңелендә театрда нинди талантлы артистларыбыз бар икән бит дигән горурлану хисләре уятты. Бигрәк тә "Сабантуй", "Урман пәрдәсе" күренешләрен тамашачы бер тын алмыйча, йотлыгып карады. Ә инде соңгы көнне "Зәңгәр шәл" спектакленә тамашачы шулкадәр күп килгән иде, ишекләрне, тәрәзәләрне ватып бетерә яздылар. Шуңа күрә театрны милиция урап алды.
Әлбәттә, "Зәңгәр шәл" спектаклендә Мәйсәрә белән Булат рольләрен уйнарлык артистлар юк икән, ул спектакльне куеп булмый. Рауза апага Мәйсәрә роле шулкадәр туры килә иде, әйтерсең ул шушы роль өчен яратылган буй-сыны, мөлаемлеге, татар авыл кызына гына хас эчке дөньясы, сәхнәдә үз-үзен тотуы, бигрәк тә җыры күңелгә үтеп керә иде. Чөнки ул, үзе кебек ятим, кайгы-хәсрәтне күп күргән кыз баланы уйнады. Рау­за апа музыкаль училище да, консерватория дә бетермәгән, әмма табигать аңа тавышны, ритмны, ишетү сәләтен шундый итеп биргән, моңа ничек сөенмисең. Ул бит драма театры артисткасы, ә үзе кем белән җырлый диген, халкыбызның иң талантлы опера җырчыларының берсе - Азат Аббасов белән, хәер, Рауза апа Булатларны алыштырып кына торды. Азат Аббасов, Айрат Арс­ланов, Мәсгут Имашев, Наил Әюпов. Ул бу рольне 15 елга якын уйнады.
Мин бер әйбергә игътибар итәр идем, "Зәңгәр шәл" спектак­лен куйганда Мәйсәрә роленә, Академия театры филармониядән җырчы Оркыя Бәхтиеваны чакыра һәм спектакльнең премье­расын ул уйный. Шулай бер вакыт артистлар партбюрода: безнең үз җырчыбыз бар, Мәйсәрә ролен Рауза Хәйретдинова башкарсын, нигә читтән кеше чакырасыз, дип тавыш куптаралар. Бу сүзләр Оркыя Бәхтиевага да ишетелә, ул театрга үпкәләп: "Минем тавышым юк, бүген җырлый алмыйм", - дип спектакльгә уйнарга килми. Ниш­ләргә, спектакльгә билетлар сатылып беткән, аншлаг! Исләренә төшә, Рауза апаны Мәйсәрә ролендә сәхнәгә чыгарырга мәҗбүр булалар.
Менә күз алдына китерегез, бернинди репетициясез сәхнәгә чыгып, оркестр белән җырларга, җырның сүзләрен белергә, биергә, мин инде рольнең сүзләрен белү турында әйтеп тә тормыйм, гомумән, бернинди әзерлексез Мәйсәрә ролен сәхнәгә чыгып уйнау мөмкин түгел. Берәү булса, юк, мин мондый зур рольне уйнарга әзер түгел, әзер булгач чыгып уйнармын дип әйтер иде. Рауза апа, Рауза апа инде - башка кеше, без түгел. Әйтерсең лә нәкъ менә шушы көнне көткән, шатланып, бернигә карышмыйча Мәйсәрә ролендә сәхнәгә чыга. Чөнки ул күмәк сәхнәләрдә катнашканда Мәйсәрә роленең җырларын да, биюләрен дә үзләштергән була. Рауза апа Хәйретдинова Мәйсәрә ролен шулхәтле уйнарга теләгән, ул инде эчтән бу рольне күңеленә, җанына сеңдергән, сәхнәгә чыгарга әзер булган. Беренче пәрдәне уйнап бетергәч, артистлар шакката: "Вәт молодец, җиңеп чыктың!" - дип чын күңелдән тәбрик итәләр.
Нәкъ шундый ук хәл "Галия­бану" спектаклендә дә кабатлана. Галиябану ролен уйнарга Татар академия театрына опера театрының талантлы җырчысын Гөлшат Сәйфуллинаны чакыралар һәм спектакльне ул беренче булып уйный. Бер көнне "Галия­бану" спектаклен иртә-кич куяр­га тиеш булалар. Кирәк бит, шул көнне Опера балет театрында П.Чайковскийның "Евгений Онегин" операсы бара. Гөлшат ханым Татьяна партия­сен башкарырга тиеш була. Шуңа күрә, мин иртә-кич җыр­лый алмыйм дип, спектакльне уйнаудан баш тарта. Нишләсеннәр, Галиябану роленә шул көнне кич белән Рауза апа Хәйретдинованы кертергә мәҗбүр булалар. Рауза апа театрга килгәнче үк Галиябану роле белән хыялланган була, чөнки авыл клубларында уйнаганда бу роль аның күңеленә, җанына кереп калган. Шуңа күрә, ул Галиябануның сүзләрен дә, җырларын да һәрвакыт күңелендә саклый. Һәм бернинди репетициясез сәхнәгә чыгып уйнарга әзер була.
Әйткәнемчә, әгәр артистка үзе әзер булмаса, ул гомерендә дә андый рольләрне уйный алмас иде. Бу спектакльләр махсус аның өчен куелмаганнар, бүтән артисткалар өчен куелганнар һәм айлар буе бүтән артисткалар репетиция ясап сәхнәгә чыкканнар. Режиссерлар Рауза апаны ул рольләрдә уйнарлык артистка итеп күрмәгән. Рауза апаның чын күңелдән театрны яратуы, ягъни бөтен әйбердән өстен күрүе, режиссерларга булган үпкәсен, ачуын җиңеп, үзенең нинди артистка икәнен исбат итәргә теләве, аңа көч, дәрт биргән. Бу безгә артистларга зур сабак, чөнки режиссер сине бу рольдә күрмәскә дә мөмкин. Рауза апа Галиябану ролен шундый итеп уйнап чыга. Пәрдә ябыла. Тамашачы шулкадәр сихерләнгән була, әйтерсең лә ул спектакль түгел, ә чын тормыштагы күренештән хәйран калган, беркем урыныннан кузгалмый, кинәт бөтен залны тетрәтеп кул чабулар башлана. Рауза апаның Галиябану роле турында шулкадәр тирән эчтәлекле мәкаләләр язылган. Тамашачылардан бик күп рәхмәт хатлары, теләкләр, тәкъдимнәр килгән, мин аларны кабатламыйм, бары тик Галиябану роле Рауза апаның иҗатында Мәйсәрә кебек үк иң бәхетле рольләрнең берсе була. Рауза апа Галиябану ролендә ун елдан артык уйный. Җырлы рольләре турында тагын да дәвам итәргә мөмкин, чөнки ул аларны күп уйнады.
Драма театры артисткасы буларак, аның кайбер рольләрен искә төшерәсем килә. Татар театры Галимҗан Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми" әсәре буенча спектакль куя, режиссеры - Празат абый Исәнбәт. Ул спектакльдә төп роль - Гөлбануны халкыбызның кадерле, талантлы артисткасы Галия апа Булатовага бирә, чөнки Празат абый Галия апаны артистка буларак шулкадәр ярата, хөрмәт итә. Ул вакытта Галия апа 50 яшьләрдән узган була, сәхнәдә 17 яшьлек кыз баланың мәхәббәтен уйнарга кирәк, никадәр талантлы булма, тамашачыларны моңа ышандыру бик авыр. Менә бу турыда "Чаян" журналында әбиләр бәби булып уйный дип бик каты сарказм белән язып та чыктылар. Шуннан соң Рауза апага бәхет елмая, чыннан да, Гөлбану ролен уйнау артистка өчен бик зур бәхет. Син сәхнәдә бөтен бер язмышны ачып саласың. Әгәр А.Островскийның "Гроза"сында Катерина роле артистлар өчен ничек кадерле булса, Гөлбану да нәкъ шулай ук. Чөнки язмышларында уртаклык бар, икесе дә тормышка чыдый алмыйча суга батып үләргә мәҗбүр була.
Шушы роле белән Рауза апа фаҗигале язмышларны уйнарга сәләте бар икәнен исбат итте. Бу спектакльдә театрыбызның иң талантлы артисткалары җыйналган иде, Рауза апа драма артисткасы буларак алар арасында югалып калмады, үз урынын тотты. "Зәңгәр шәл" спектак­лендә - Мәйсәрә, "Галиябану" спектаклендә - Галиябану, "Татар хатыны ниләр күрми" спектаклендә - Гөлбану, бу рольләрне Рауза апа үзе эшләгән дияргә була, монда режиссерларның катнашы бик аз. Шуңа күрә минем өчен иң кадерлесе - ул нинди көчле роль бар, шуны уйнарга мөмкин икәнлеген исбат итәргә тырыша.
Татар академия театры Уфага гастрольгә баргач, "Татар хатыны ниләр күрми" спектакле 16 мәртәбә аншлаг ала, кая бармасыннар, тамашачы бу спектакльгә ургылып йөри.
Әлбәттә, спектакльнең шундый зур уңышында Рауза апа Хәйретдинованың да өлеше бар. Гөлбануның язмышы тамашачыны тетрәндерде. Ул бу роле белән җырчы артистка гына түгел, драма әсәрендә дә уйный торган талантлы артисткага әйләнде. Әлбәттә, 60 елга якын театрда эшләгәндә ул уйнаган йөзләгән рольләрне санап бетереп булмый. Алар үзләренең эшләнеше ягыннан шундый мәгънәгә ия. Мин бары тик театрда нинди талантлы, тырыш - үз хезмәте өчен җанын бирергә әзер торучы артистканың эшләвен генә аңлатырга теләдем.
Аның өчен театрда зур, кечкенә рольләр юк, бары тик эшләргә эш кенә булсын дип яшәде, мондый артистлар сирәк була - Рауза апа шуларның берсе. Рауза апа бәхетле артистка дип юкка гына әйтмим, 60 елга якын сәхнәдә эшләгәндә мин аның рольләрсез, эшсез утырганын хәтерләмим. Шуңа күрә ул театрыбызның режиссерлары - Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗановны нык сагынып, хөрмәт белән искә ала. Аны әби дип күз алдына китерү мөмкин түгел, күңеле, җаны һәрвакыт яшь. Әйдә, бүген сәхнәгә чыгыйк дисәң, түзмәс, чыгар иде. Тормышта берсеннән-берсе катлаулы операцияләр кичерде, хәтта иң әшәке авыруны җиңгән кеше, шулхәтле рухы көчле, берничә кешегә җитәрлек.
Әлбәттә, аның бәхетенә эшләргә, яшәргә көч, дәрт биргән, театр сәнгатен, артист күңелен аңлый торган кеше Нурый абый Ганиевнең очравы - тормышындагы иң зур бәхете. Әгәр андый ир булмаса, бүген без Рауза апа Хәйретдинова белән шулхәтле горурлана алмас идек. Моның өчен Нурый абыйга рәхмәт әйтми мөмкин түгел.
Минем күз алдыма бернигә карамастан, үзенең талантлы артистка икәнен исбатлаучы татар кызы килеп басты. Сүз дә юк, татар театры тарихында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Рауза апа Хәйретдинованың үз урыны бар!
Әзһәр ШАКИР, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
.Рауза ханым ире Нурый Ганиев белән.
."Галиябану". 1951 ел. (Галиябану).
."Казан сөлгесе". (Мөршидә).
."Миркәй белән Айсылу". (Айсылу).
."Татар хатыны ниләр күрми". (Гөлбану).
."Зәңгәр шәл" (Мәйсәрә).
."Зәңгәр шәл". 1957 ел. А.Аббасов белән.
Фотолар Камал театры архивыннан алынды.
PS. 5 мартта Г.Камал театрында Р.Хәйретдиновага багышланган кичә узачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: