Мәдәни җомга

МОҢЛЫ “САЗ”, МОҢЛЫ ГОМЕР

Әгәр исән булса, күренекле баянчы, легендар "Саз" ансамблен оештыру-чы һәм аның җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфкат Гомәревкә быел гыйнвар аенда 70 яшь тулыр иде. Дөньяны таный башлаган 50 нче еллар башында мин радиодан татар баянчыларының беренче буын вәкилләре булган Мөхтәр Әхмәдиев, Рокыя Ибраһимова, Абдулла Халитов, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин...

Әгәр исән булса, күренекле баянчы, легендар "Саз" ансамблен оештыру-чы һәм аның җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфкат Гомәревкә быел гыйнвар аенда 70 яшь тулыр иде.

Дөньяны таный башлаган 50 нче еллар башында мин радиодан татар баянчыларының беренче буын вәкилләре булган Мөхтәр Әхмәдиев, Рокыя Ибраһимова, Абдулла Халитов, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин һәм Рифкат Лотфуллиннарның уйнавын тыңлап үстем. Менә шушы мөхтәрәм баянчыларга мөкиббән киткән авыл малаеның колагына 50 нче еллар азагында, шул ук радиодан, язгы ташкын кебек ургылып, Рәфкат Гомәрев дигән өр-яңа исем килеп керде. Ләкин язгы ташудан аермалы буларак, аның шау-шуы тиз генә тынмады, киресенчә, елдан-елга куәтләнә генә барды һәм милләттәшләребезнең күңелен яулап алды. Мәгълүм булганча, зур сәнгать "стандарт", "охшаш", һәм "охшарга тырышу" дигән сүзләрне кабул итми. Һәр сәнгать әһеленең үз йөзе, үз башкару алымы булырга тиеш. Шул очракта гына аны шәхес дип атарга була. Аңлашыла ки, Рәфкат абый да алда атап үткән баянчыларны тыңлап үскән бит. Шулай да аларның милли моңнарын күңеленә сеңдергән хәлдә, ул музыкаль сәнгатебезгә нәкъ менә үз йөзе, үз башкару алымнары белән килеп керде. Аның иң нечкә күңел кылларын тибрәндерерлек итеп, гаҗәеп моңлы һәм үзенчәлекле алымнар белән уйнавын бүтән беркем белән дә бутап булмый иде. Радиоконцертларда җырчыга уйнаган баянчының исем-фамилиясен күп очракта әйтеп тә тормыйлар бит. Ләкин әйтмәгән очракта да, Рәфкат абыйның уйнавын беренче тактларында ук танып була. Бу инде, һичшиксез, аның зур таланты турында сөйли.

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров иҗатының башлангыч чоры турыдан-туры Рәфкат Гомәрев исеме белән бәйле. Аның башкаруында "Әниемә хат", "Мәхәббәтем", "Имәннәр шаулый", "Йөрәк сере", "Кама буе - туган як", "Ай янында якты йолдыз", "Уел", "Озату", "Баламишкин" һ.б. бик күп җырлар Рәфкат абыйның баянда уйнавы белән үрелеп бара. Һәм менә шушы гаҗәеп гармония шулкадәр табигый, шулкадәр күңелгә сеңгән ки, мин, мәсәлән, бу җырларның бүтән баянчы уйнавында яңгыравын күз алдыма да китерә алмыйм. Шул ук елларда ул Әлфия Афзалова белән дә радиога һәм грампластинкаларга байтак җырлар яздыра.

1964 елда мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга килгәч, мин, ниһаять, Рәфкат абыйны "тере килеш" сәхнәләрдә күрә алырмын, дип хыялланып йөри башладым. Ләкин каяндыр ишетеп белдем - ул бу вакытта армия хезмәтендә булган икән. Бервакыт шулай, 2 нче курста укыганда, Бауман урамыннан үтеп барганда, Качалов театры каршында "Илһам Шакиров концерты" дигән афиша күреп алдым һәм укый башлагач, "Рәфкат Гомәрев (баян)" дигән сүзләргә игътибар иттем. "Йа, Хода, ниһаять, хыялым тормышка аша икән", - дип шатланып, театр кассасына билет алырга киттем.

Менә берзаман концерт буласы көн дә килеп җитте. Залга кереп, урыныма утырдым. Үзем, әүлия белән очрашуны көткәндәй, әллә нинди бер илаһи дулкынлану кичерәм. Концерт башланып, сәхнәгә мәһабәт гәүдәле, чибәр баянчы егет килеп чыгуын күргәч: "Да, малай, моның уйнау матурлыгы белән буй-сын матурлыгы бигрәк тә тәңгәл килә икән", - дип уйлап куйдым.

1967 елда мин Казан музыка училищесының соңгы курсында укый башладым. Менә шул чакта минем өчен шаккаткыч һәм гомерем буена күңелемә уелып калган бер хәл булды. 1 сентябрь көнне училище фойесында басып тора идем, кинәт ишектән Рәфкат абый килеп кермәсенме! Мин бу көтелмәгән хәлдән бер мәлгә югалып калдым. Шуннан бөтен кыюлыгымны җыеп: "Исәнмесез, Рәфкат абый, монда ни йомыш белән килеп чыктыгыз?" - дип сорап куйдым. Ул: "Бераз белем алырга дип укырга кергән идем бит", - дигән иде, мин телсез калдым. Ничек инде шундый данлыклы баянчыга белем җитмәсен ди?! Ничә еллар Татар дәүләт филармониясендә эшләгән, ул елларда ук бөтен татар дөньясын шаулаткан Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова кебек күренекле җырчыларга уйнаган, инде 26 нчы яше белән барган Рәфкат абыйның 15 яшьлек малай-шалайлар белән 1 нче курста укый башлавын күз алдына китерү минем өчен бик тә кыен булды. Ул минем бу хәбәрдән гаҗәпләнүемне сизде, әлбәттә. Ләкин бернинди дә гадәттән тыш хәл булмагандай: "Мин бит, энекәш, 1956 елда ук инде училищега укырга кереп караган идем, ләкин ятимлек, фәкыйрьлек аркасында укып китә алмадым. Менә хәзер мөмкинлек чыккач, соң булса да, уң булсын, дип, училищены тәмамларга кирәк, дигән фикергә килдем", - дип, үзенең язмышын сөйләп китте. Икенче көнне аның баян буенча мин укыган укытучыда укыячагы да билгеле булды. Расписание буенча безнең дәресләребез дә хәтта бер-бер артлы бара иде. Шулай һәр көн күрешеп, аралаша башлагач, мин аның бернинди масаю билгеләре булмаган (югыйсә, аның масаерлыгы да бар иде бит), үтә дә гади, кече күңелле, кешелекле егет икәнлеген аңлап алдым һәм безнең арада дустанә җылы мөнәсәбәт урнашып, шушы мөнәсәбәт Рәфкат абыйның вафатына кадәр суынмыйча дәвам итте.

Училищены тәмамлаганда, минем юлламам филармониягә тәгаенләнгән иде. Шул хакта Рәфкат абыйга әйткәч, ул: "Ярар, Рамил туган, син анда минем эшне әйбәт кенә дәвам ит инде", - дип, үзенең фатихасын бирде. Яхшы кешедән яхшы сүз генә чыга, дигәндәй, аның фатихасы рас килде бит. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәч, мине Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасына күчерделәр һәм шунда 20 елга якын эшләргә насыйп булды. Ул елларда әле тамашачы Илһам абыйдан "Кама буе - туган як", "Мәхәббәтем", "Имәннәр шаулый" кебек җырларны башкаруын еш сорый иде. Ә инде "Әниемә хат"ны сорамый калган концерт бик сирәк булгандыр. Алдарак әйткәнемчә, бу җырлар Рәфкат абый уйнавында күңелгә шулкадәр сеңгән иде ки, әгәр башкачарак аккомпанемент уйнасаң, гөнаһ булыр сыман тоела иде. Аннары бит Илһам абыйның да колак шәрифләре аның уйнавына күнеккән. Шуңа күрә ул җырларны миңа Рәфкат абыйча итебрәк уйнарга туры килә иде.

1968 елның көзендә, 2 нче курста укый башлагач, Рәфкат абый "Тасма" берләшмәсенең Куйбышев исемендәге клубында "Саз" дип аталган вокаль ансамбль оештыра. Ә училищены тәмамлауга, Казан дәүләт мәдәният институтының хор дирижерлары әзерләү бүлегенә укырга керә. Миңа калса, ул, фәһемле кеше буларак, вокаль ансамбль белән җитәкчелек итү өчен баянчы белеме генә җитеп бетмәвен аңлаган, күрәсең. 70 нче елларда "Саз" ансамбле шундый зур популярлык казанды ки, аның үрнәгендә Татарстанда бүтән вокаль ансамбльләр дә оеша башлады. Ул елларда Мәскәүдә СССР күләмендә һәр ел саен вокаль ансамбльләр конкурсы үтә иде. Рәфкат Гомәрев үз ансамбле белән шул конкурсларда катнашып 7 ел (!) рәттән 1 нче урынны яулауга ирешә. Жюри рәисе Людмила Зыкина исә "Саз" ансамблен "Татарские соловьи" дип кенә атый торган булган.

Ни аяныч, 1996 елның 15 мартында, аяз көнне яшен суккандай, Рәфкат абый, күңелләрне әрнетеп, фанилыктан бакыйлыкка күчте. 1997 елның башында без, Рәфкат абыйның якын дуслары, җыелып киңәштек тә, аның вафатына 1 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрергә кирәк, дигән фикергә килдек. Шунда "Саз" ансамбленең берничә җырчысы да бар иде. Алар: "Ә кичәдә кем безгә баянда уйнар?" - дигән сорау куйгач, аңлашыла ки, бу вазифа миңа йөкләнде. Репетицияләр вакытында "Саз" ансамбле белән турыдан-туры "эченә кереп" дигәндәй аралашкач, мин Рәфкат абыйның нинди зур талантка ия булган музыкант икәнлегенә тагын бер кабат инандым. Ул һәр җырны ансамбль өчен күп тавышка шундый югары һөнәри дәрәҗәдә эшкәрткән ки, тыңлап туймассың! Ә инде гади генә "Ай, былбылым" җырын исә тулы бер музыкаль күренешкә әйләндергән. Бу җырны тыңлаганда үзеңне май аенда сандугачлы бакчада дип хис итәсең. Бусы инде аның композиторлык сәләте турында сөйли. "Саз"га уйнаганда мин тагын бер бик мөһим нәрсәгә игътибар иттем. Рәфкат абый милли моңнарыбызны камил белгән музыкант буларак, шул асыл сыйфатны ансамбленә дә мул итеп сеңдерә алуга ирешкән.

Искә алу кичәсе "Казан" милли мәдәният үзәгендә гаҗәеп зур уңыш белән үтте. Рәфкат абый турында бик күп җылы истәлекләр сөйләделәр. Ә инде "Саз" ансамбленең һәр җырын тамашачы көчле алкышларга күмде, һәм бу - Рәфкат абыйның талантына баш иеп, аны алкышлау да иде... Кичәдән соң "Саз" кызлары: "Без бит әле киләчәктә дә җырларыбызны дәвам итәргә уйлап торабыз, син безгә уйнарга ризалашсаң, без бик шат булыр идек", - дигәч, мин уенын-чынын бергә кушып: "И-и, кызлар, мин бит үзем дә сизмәстән сезнең "Саз"га кереп батканмын икән, менә шуны бүгенге кичә барышында аңладым, аннары бит ризалашмасам, Рәфкат абыйның рухы да рәнҗергә мөмкин. Шулай булгач, әлбәттә, уйнармын", - дип, кызларны сөендердем. Чынлап та, шуннан соң без әле байтак еллар дәвамында төрле концертларда, кичәләрдә катнаштык, телевидениедә чыгышларыбыз булды. Бер аудиокассета чыгаруга да ирештек. 1998 елда Г.Камал театрында "Саз" ансамбленең оешуына 30 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе дә үткәрдек. Бу кичәдә дә Рәфкат абыйның исеме гел яңгырап торды. Ә 2002 елның 16 февралендә Рәфкат Гомәревнең тууына 60 ел тулу уңаеннан аның туган авылы Кара Чишмәдә (Чирмешән районы) искә алу кичәсе булды. Мәшһүр музыкантның туганнары, авылдашлары һәм район җитәкчеләре катнашындагы бу кичә чын бәйрәм төсен алды. Ә инде шул кичәгә кайткан "Саз" ансамблен авыл халкы сөенеп, көчле алкышлар белән каршылады һәм данлыклы авылдашларының эшен дәвам итүләре өчен аларга зур рәхмәтләрен әйтте. 2003 елның декабрь аенда Рәфкат абыйның авылдашы Илдар Кыямов мәшһүр якташы турында "Моңлы "Саз", моңлы гомер" дип аталган истәлекләр китабы бастырып чыгарды. 2004 елның 15 гыйнварында филармониянең концерт залында шул китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Бу кичәнең дә төп бизәге, әлбәттә, "Саз" ансамбленең чыгышы булды.

Филармониядә эшләгән чорда Рәфкат абыйның исеме баянчы буларак шауласа, "Саз" ансамблен оештырып, ул үзенең талантлы хормейстер икәнлеген дә раслап дөньяны шаулатты. Бу ансамбле белән ул Татарстан һәм элекке СССР чикләренә генә сыймыйча, татар моңнарын Аурупа илләрендә дә яңгыратып кайтты.

Шушы хезмәтләре өчен Рәфкат абый, әлбәттә, зуррак исемнәргә дә бик лаек иде, әмма үзенең тыйнаклыгы, ә түрәләрнең аның хезмәтләрен күрә белмәве аркасында ул аларны ала алмый калды. Ләкин, ни генә булмасын, ахыр чиктә кешенең бәясе мактаулы исемнәр белән түгел, ә эшләренең кыйммәте белән бәяләнә. Күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең: "Мин әдәбият-сәнгать әсәрләренә, бу әсәр татар халкын саклап калуда нинди урын тотар икән, дигән фикердән чыгып кына бәя бирә алам", - дигән сүзләрен искә алсак, Рәфкат Гомәревнең сәнгате иң зур бәягә лаек, чөнки аның иҗаты нәкъ менә халкыбызның милли рухын саклауга хезмәт итте, итә һәм, иншалла, итәр дә.

Рамил КУРАМШИН,
Татарстанның халык артисты.

.Сәхнәдә - Илһам Шакиров һәм Рәфкат Гомәрев. 30 гыйнвар, 1962 ел.
Мидхәт ШАКИРҖАНОВ фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: