Мәдәни җомга

Мактау бозмаган егет

- "Шундый кеше буламыни?" - дияр кемдер. - "Бар шул!" - дим мин һәм бәхәскә урын калдырмас өчен кулыма төзүчесе Юныс Сафиуллин булган "Ринат Таҗетдинов" дигән китапны алам. Анда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Дәүләт премияләре лауреаты, орден-медальләр кавалеры, "Алтын битлек" иясе Ринат Таҗетдинов турында абруйлы талант ияләре, белгечләр, сәхнәдәшләре...

- "Шундый кеше буламыни?" - дияр кемдер.
- "Бар шул!" - дим мин һәм бәхәскә урын калдырмас өчен кулыма төзүчесе Юныс Сафиуллин булган "Ринат Таҗетдинов" дигән китапны алам.
Анда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Дәүләт премияләре лауреаты, орден-медальләр кавалеры, "Алтын битлек" иясе Ринат Таҗетдинов турында абруйлы талант ияләре, белгечләр, сәхнәдәшләре һәм артист үзе язган уйланулар, әңгәмәләр, мәдхияләр - һәркайсы фәнни хезмәтләргә тиң нигезле, тирән эчтәлекле хатирәләр. Шулар арасыннан мәрхүм булганнардан Халит Кумысников, Һәнүз Мәхмүтов, Дания Гыймранова, Миркасыйм Госманов, Фирдәүс Әхтәмова, Туфан Миңнуллин истәлекләренең ихласлыгы дулкынландырса, замандаш сәнгатькәрләрдән Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла, Асия Юнысова, Рафис Корбан, Нурсөя Шәйдуллина, Луара Шакирҗанова, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева хатирәләре тирән мәгънәләре белән сокландыра.
Авторларының артист һөнәренә карата әйтелгән фикерләре миндә дә Ринат белән якыннан таныш иҗатташ булудан горурлану тойгылары уяна. Әгәр "оҗмах" дигән могҗиза бар икән, дөньялыкта мөмкин булган барлык дәрәҗәләргә ирешкән әүлия артистны анда да кертми калмаслардыр. Ринат анда эләксә, дөньялыктагы кешелеклелеге гадәтенчә, "контрамарка" юнәтеп, 6 нчы рәттән тапмаса "приставной" урыннар куйдырып булса да, безне дә "оҗмахлы" итәчәк.
Китаптагы авторларның һәркайсы "оҗмахның" 6 нчы рәтендә урнашачагына шикләнмичә, мин алар арасында булмавым сәбәпле, бу язмамда Ринатның "иҗат бакчасына кермичә, җимеш тәмнәренә тимичә" шәкерт чактагы кайбер гореф-гадәтләрен, холык-фигыльләрен генә хәтергә төшереп узарга ниятләдем. Әгәр шул эзне югалтмасам, ул мине артистның эчке дөньясына да алып керер, иҗат серләрен ачуга илтүче сукмакка да чыгарыр. Шиксез, ул сукмакны эзләүчеләр саны "Ринат Таҗетдинов" китабының авторларыннан "күпкә күбрәк". Аларны "татар театры тамашачысы", диләр.
Шул китапны бүләк иткәндә, Ринат миңа "сабакташым" дип дәшә. Әмма мин, барыннан да элек, аның тамашачысы бит әле!
Бу язмамның максаты китап каһарманын мактау гына түгел. Кайбер урыннарда "чеметкәләсәм", Ринатның үпкәләмәсен дә беләм. Әйтик, китапны бүләк иткәндәге автограф язмасында ул: "Талантлы дустыма, исәнлек теләп, теләгән яшеңә җитүеңне теләп..." - дип тә хаталанган. Бер җөмләдә дүрт хата, аеруча теләк арты теләк. Аннары "талантлы дус" нинди була да, "талантсызы" нинди төсмер ала? Бу Ринатның һәркемне үзенә тиң итеп күрергә теләвеннән киләдер. Шуңа күрә "дус" янына "талантлы" сүзен дә өсти. Ә чын талант ияләренә ул сүзнең кирәге юк.
Без бит "талантлы артист Райкин", "талантлы актер Ильинский" дисәк, ул даһиларны кимсеткәндәй булабыз. Шулай ук "талантлы Станиславский", "талантлы Шукшин", "талантлы Ринат Таҗетдинов" дигәндә дә "талант"сүзе бу исемнәрнең дәрәҗәсен күтәрми. Чөнки бу исемнәр үзләре дәрәҗәдән өстен, күтәрүләргә дә, терәүләргә дә мохтаҗ түгел.
Ә минем исә аның артист һөнәрен иярләгәннән башлап, һәр тапшырылган рольнең серен ачуда кулланган универсаль "ачкычының" кайда саклануын беләсем килә. Хәзергечә әйтсәк, компью­терны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле паролен, артист буларак һәр рольнең йозагына яраган ачкычның серен беләсем килә. Бармы ул, юкмы? Бу Ринат иҗатына гашыйк һәр тамашачыга кызыклы ачыш булыр иде.
Мәгълүм ки, ул мактауларга мохтаҗ булмаган кебек, казанышлары белән мактануларга да ят шәхес. Мәдхия сүзләре аңа, балыкка тоз сипкәндәй, күпме сипсәң дә үзенә кирәк кадәр генә сеңдерә дә, калганына "төкереп тә бирми".
Өченчедән, мактыйсың икән - ул, йолдыз ачкандай, яңа ачышка тиң булырга тиеш. 60 ел буена ул ачкан йолдызлар саны йөздән арта ("Ринат йолдызлыгы" дип атарга да мөмкин). Шулар җемелдәвеннән яңа йолдызлар әлегә безнең күзгә чалынмый. Ә һәр йолдыз балкысын өчен, шарт буларак, караңгылык кирәк. Хәзерге лазерларның күләгәсез нуры хакимлек иткән, караңгылык тансык заманда, күктән яңа йолдыз эзләүне "пүчтәк әкият" дип карасак та, өметсезләнмик - яңа йолдыз кабыначак! Кемдер: "Ринат үзе йолдыз ич инде, яңа йолдыз ачасы юк аңа", - дип пышылдый. Кушылабыз. Әйе, Ринат уйнаган рольләр йолдызлык тәшкил итәрлек. Килер бер көн һәм астрономиядә "Ринат йолдызлыгы" да пәйда булыр әле.
Мактауларга мохтаҗ түгеллеген белсәм дә, үзем сизмәстән Ринатны мактау тонына күчеп барам икән.
Без - сабакташлар гына түгел - бүлмәдәшләр дә идек. Мәскәүнең Трифонов урамы, әсир немецлар төзеп үзләре яшәгән 58 нче баракның 1 нче каттагы 17 нче бүлмәсендә. Ринатның ятагы ишектән кергәч, уң як дивар буенда иде. Беренче караватта Батулла, Ринат белән янәшәдә Рәшит Галиәкбәров, түрдәге ягылмый торган мич артында Туфан Миңнуллин, сул дивар буенда Мир-Мирич, Дунаев һәм Зарипов караватлары. Аларның барысы бертөрле булса да, пөхтә итеп җыелганлыгы белән Ринатныкы бүлмәгә ямь биреп торыр иде. Ятагы гына түгел, кием-салымы да, савыт-сабалары да пөхтәлек, төзеклек ягыннан Ринатныкы һәркайсыбызга үрнәк иде. "Үрнәк" дигәннән, (ашыгып булса да) аның язу каллиграфиясенең үрнәк булырлык матурлыгы турында язып узасым килә. Күп чакта, рәсмирәк язулар кирәк булганда, аннан яздыруыбыз хәтердә.
Мин үзем хәтта, Җәмиләмә өйләнергә рөхсәт сорап, бабайларга да хатны Ринаттан яздырдым. Соңыннан, өйләнешеп яши башлагач, гаиләбездә ниндидер аңлашылмас "чатаклыклар" килеп чыкканда, бабай мәрхүм ишек түбәсенә кыстырылган шул "тарихи" хатны алыр иде дә, кызы Җәмиләгә, ягъни минем хатынга карап: "Кияүгә чыкканда без ризалык биргәненә чыкмавыңның галәмәте бу", -дияр иде. Соңыннан аңлавыбыз буенча, бабай да, әби дә кызларын сорап язган кияү ишек түбәсендә сакланган матур язылган хат хуҗасы булган! Көлсәң - көләрлек, еласаң - еларлык факт булса да, бу - Ринатка мәдхия.
Без - сабакташлар гына түгел, сердәшләр, табындашлар да идек. Болары турында Батулла белән Туфан язганнарга әллә ни өстәп булмас, "шәкертлек" эпизодларына күчик. Ринат - шәкерт чагыннан ук иҗат кешесе булды, - дисәм, әле исән курсташларым "арттырасың", дип чәчрәп чыкмас.
Ринатлар гаиләсендә 5 малай, 1 кыз үсә. Һәр балага бүлеп бирелгән үз эше була. Ул эшләр сыйфатлы башкарылу өчен олылары кечеләрен контрольдә тотса, бердәнбер кыз малайларның һәркайсы өчен әти-әнисе каршында җаваплы. "Эшсез кеше - ашсыз" кагый­дәсе һәркайсының канына кечкенәдән сеңдерелгән. Ринат "ялт" иттереп идән юарга да өлгерә, кием-салымын да үтүкләмичә кими, эш арасында ризык пешерергә дә җай таба. Мин аның аш сайлаганын күрмәдем. Гомумән, тамакка талымсыз иде ул.
Дәресләрдән качканын да, сайланып, назланып утыруын да хәтерләмим. Артистлыкка укысак та, безнең һөнәргә ят тоелган дәресләребез дә булгалады. Конспектлар язуда ялкаулык көчле булгач, бөтен ышаныч Ринатта иде. Ул яза. Почеркы әйбәт, семинарлар вакытында аның дәфтәрләренә чират торабыз.
Ничәнче курста булгандыр, безне автомашина йөртергә өйрәтә башладылар. Өч дәрес "теория" булса, атнага бер көн практика - рульгә утырабыз. Бу эштә Ринат белән Батулла безнең механикларыбыз: әйтерсең гомергә машина йөрткәннәр! "Машина" дигәннән, "Осталык" дәресләрендә беренче курста бездән этюдлар эшләтәләр иде.
Минем әткәй Агыйделдә маякчы булып эшләгәч, мин этюдымны маякчы эшенә бәйләп "шаккаттырырга" булдым. Класс бүлмәсендәге урындык­ларны көймә итеп, күзаллаган ишкәкләр белән "ишеп, көймәгә янган лампалы фонарьлар төяп, сүнгән фонарьларны алыштырырга кереп киттем". Бик тырышып уйнадым. Көймәне маяк станогындагы бавыннан ычкындырып ярга чыккач: "Все", дидем.
Ә Ринат өстәл, урындыклардан "ДТ" тракторы ясап, аны кабызды да җир сөрә башлады. Укытучылар "җитте", дигәч кенә, тракторын сүндереп, урынына утырды.
Этюдларны сүтү, анализлау башланды. Яшермим, мин мактау көттем. "Агымсу", "дулкыннар", "көймәне бәйләп булмый газапланулар"... Сәхнәдә күрсәтү өчен кыен күренешләр исәбенә "ташлама" ясалыр дип көткән идем - булмады. Укытучыбыз әүвәл минем этюдны сүтте. Имеш, агымсу тәэсирен "сизмәгәнмен", ишкәкне гел бер төрле "ишкәнмен", сүнгән лампаны дөрес "кабызмаганмын" һ.б. Ике минутлык этюдны 20 минут "сүтте". Ә менә Ринатның "тракторын" ярты сәгать кабызуына кул чаба-чаба "гаси свой мотор" дип мактый башлады. Ә мин, озын-озак маташканы өчен, аны да "сүтәр" дип көткән идем, хәлфәбез аны башкаларга үрнәк буларак күрсәтеп, "Тракторның холкын каян шулай яхшы өйрәндең?" - дип Ринатның тәрҗемәи хәлен сөйләтте. Шунда без Ринатның әтисе Арифҗан абзыйның авылга беренче тракторны алып кайтуын, Шәйморза МТСында баш инженер булып эшләвен, сугыштан "бронь" белән калдырылып, "хатын-кыз" трактористлар курсын оештыруын, районны иң алдынгы механизаторлар районы иткәнче эшендә калуын, гаиләләрендәге 6 баланың 5се ир бала булуын, аларның кечкенәдән эш белән, техника белән тыгыз бәйләнештә үсүен белдек.
Нәтиҗәдә, Ринатка "5"ле куелып, миңа "3"ле булуны хәлфәбез: "Һәр эшне бөтен ваклыклары белән, кабаттан эшләмәслек, төзәтмәслек итеп, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Сәхнәдә һәр ваклык булганыннан эрерәк булып күренүне беркайчан да исегездән чыгармагыз. Эшнең эшләнү ритмы да, аңа булган мөнәсәбәт тә иҗатта мөһим роль уйный. Бер кабынып, бер сүнү сәхнәгә игътибарны сүндерә. Артистның иҗат моторы, кабынгач, беркайчан да сүнми эшләве генә аны сәхнәдә озак тота. Карагыз, күрегез - Ринатның иҗат моторы мин сөйләгәндә дә эшли - ул язып бара!
Ә менә Зариповның "маякчысы", болары эшләмичә дә аңлашыла ич инде, - дигәндәй, "тисә - тиенгә, тимәсә - ботакка" булды. Тәҗрибә үрнәге буларак, бу этюд та - кирәкле сабак".
Укытучыбыз бу фикерләрне, әлбәттә, рус телендә сөйләп аңлатты. Аның күзгә карап һәркайсыбызга биргән киңәшләре бүген дә хәтердә. Талантына өстәмә һәр эшкә кирәкле шөгыль дип карап, аны ике эшләмәслек, төзәтмәс сыйфатлы итеп башкару - Ринатның шәхси иҗат методы дияргә була. Йөзләгән спектакльдә йөздән артык роль башкарган актер биографиясендә, Ринат аркасында уңышсызлыкка юлыккан, "харап булган" спектакль юк.
Әлбәттә, ул катнашкан спектакльләрнең озын гомерле булуы да, уңышсызлыкка очравы да бер артист яки режиссер иҗатына гына бәйле түгел. "Провал" яки "уңышсызлык" сүзләренең безнең Академия театры спектакльләренә карата ишетелгәне булмаса да, "Антонио-Клеопатра" спектак­лен шул бәхетсез категориягә кертмичә булмый. Бу, әлбәттә, театр тарихындагы "ЧП" һәм аның өчен төп гаепле кеше Цейтлин - Рус яшьләре театры (ТЮЗ) режиссеры. Хәзер инде сирәк була торган сабакташлар белән очрашып әңгәмә корып утырганда, режиссер Цейтлинны гаепләп сөйли башлагач, Ринат аны да яклап чыкты: "Шекспирның "Давыл"ын Рус яшьләре театрында куеп, үзе җитәкләгән театрга "Алтын битлек" алышкан режиссерның безнең театрда спектакль куярга ризалык бирүе, "Европа" үлчәмендәге сыйфатлы спектакль куеп бирәчәкмен" дигән вәгъдәсе, безнең Шекспир трагедиясендә уйныйсы килү хыялларыбызны миражга әверелдерде дә калдырды шул. Бу фиаско искә төшкәндә, әле һаман аркамда салкын тир пәйда була. Иҗаттагы иң караңгы көннәрем шушы спектакльне әзерләү чорында. "Бу җиңелүгә кем-нәрсә сәбәпче соң?" - дигәндә, иң әүвәл режиссерның татар тамашачысы белән санлашырга теләмәве.
Аннары... әсәрне дөрес кыс­картмавы аркасында әсәр эчтәлеге нык зәгыйфьләнү. Цейтлин үз кыскартуларында татар милләтенең уй-теләкләрен, хыял-омтылышларын, тарихтагы язмышын, урынын бөтенләй исәпкә алмады. Ә бит татар дөньяны, тормыш агышын үзенчә аңлый, үзенчә кире кага, үзенчә ярата. Кешелек алдында торган проблемалар күп, әмма һәр милли театр аны үз тамашачылары аңлаганча хәл итәргә омтыла. Режиссердан шул милләт проблемаларын калкурак күрсәтү көтелә. Сюжетны бозу яки юк итү җиңел. Аның астына яшерелгәнне табу - иҗаттагы иң мөһим эш.
Бу трагедиянең төп геройлары җиңүче дәүләт вәкиле Антонио белән Мисыр дәүләте ханбикәсе Клеопатра.
Тел яшерәсе юк - безнең милләтебез дә буйсындырылган хәлдә яши бит. Шуңа күрә гасырлар буе азатлык сорый, үзе булып сакланырга тырыша, тигез булып яшик ди, милләт хокукларын яклауны сорый.
Аптырагач, без Цейтлинга "Без күрергә теләгән умыртка сөяге кайда?" - дип мөрәҗәгать иткәч, ул безгә: "Әйдә, сәхнә буйлап йөрегез дә, репликаларны әйтегез, ә мин яраганын калдырырмын, артыгын сызармын, тирәнгә кермәгез", - диде.
Нәтиҗәдә, Шекспир әсәренең үзендә булган фәлсәфәсе татар тамашачысына хезмәт итми сызылды. Тамашачы спектакльне ташлап китә башлады. Җыенысы 3 кенә мәртәбә уйналды... Шунда мин: "Спектакльнең 500 мәртәбәдән артык уйналуы аның сыйфатын күрсәтәме?" - дип сорарга җөрьәт итүемә үкенәм. Бу сорауга җавабын да Ринат "җил"не үзеннән читкә таба "истерердәй" сүзләр тапты: "Син инде ничә еллар буе сәхнәдән төшми уйналган "Сүнгән йолдызлар"ны күздә тотасыңдыр. Дөрес, халык күп йөреп, озак уйналу факты гына спектакльнең сәнгать югарылыгы күрсәткече түгел. Скорее всего, бу тамашачыбыз "уровенена диагностика күрсәткече"..., - диде ул рус сүзләре дә кыстырып. Аннары кайбер спектакльләргә халык күп йөрүнең сәбәп­ләрен санап, "Сүнгән йолдызлар"га озаграк тукталды.
- "Бәйләнде" дип уйламасаң, тагын бер сорау бирер идем.
- Әгәр соравыңда җавабың да яшерелгән булса, әйтеп кара.
- СССР театрлары арасында Карандышев ролен Дәүләт премиясенә лаек булырлык итеп башкаруның ачкычы нәрсәдә? (Андый вакчыл-пүчтәк образ тудырган өчен зур бүләк бирелүне тарих белми.)
Футболда Пеленең туп тибүдә үзенә генә хас ысулы булган кебек, синең, ягъни Ринатның роль йозакларын ачудагы нинди алымнарын актер осталыгы дәреслегенә кертергә лаек? Үзләрен театр белгече дип йөрүче кайберәүләр "Өч аршын җир" һәм "Кол Гали" спектакльләренә карата "болар трагедия түгел - мело­драма" гына дип язганда, үзебезнең милли тәнкыйть докторларыбызның кайсы артист Ринатның мирасына таянып, "бу артист чын трагик роль тудырган" дип яза алды? Хәер, әйтсеннәр дә, язсыннар да ди. Әмма дәлилләү өчен актерның башкару алымнарын, "ачкычны" - иҗат "паролен" күрсәтеп анализлау сорала бит. Бармы бездә шундый диагноз куярлык "докторлар"? Булса, кайда һәм ничек күрсәттеләр алар "докторлыкларын"?
- Әхтәм, син миңа "кыргаякның алгы дүрт аягы гына атлаганда арттагы сигезе нишли?" дигән кебегрәк, мәкерле сорау бирәсең, ягъни "мудрствуешь лукаво". Сәнгать мондый тональлекне кабул итми. Җиргә төш һәм минем иҗатымда нәрсә артык, нәрсә җитми - ачык итеп әйт. ...Безнең тәнкыйть өлкәсендә ихласлык һәм гадилек юк. Уң колакны уң кул белән кашымыйча, сул кулны эшкә җикмәк булабыз. Алай булмый.
Тамашачы "кыргаяк"ның аякларына карамый - кая таба баруына карый...
..."Артистның яратып уйнаган рольләре күп була. Яратмый уйнаганнары гына булмыйдыр. Синең "Сүнгән йолдызлар"ны искә алуыңда, Әхтәм, мин ниндидер ирония шаукымын сиздем. Бөкре Мәхдүм Надир минем аеруча яратып уйнаган ролем. Уйнаган саен тамашачымның да тетрәнүен күрү миңа яшәү дәрте өстәве дә хак. Надирның гәүдәсе гарип, ләкин акылы зирәк, йөрәге кайнар, хисләре саф, теләкләре изге. Спектакльдә Мәхдүм үз-үзен үтерә. Ләкин бу үлем дөньядагы гаделсезлеккә чыдый алмыйча үлү булып яңгырый. Трагедия бит бу. Шундый кешенең язмышын дөнья классикасы трагедияләре югарылыгында күрсәтү безнең театрыбызга мәдхия түгелме?"
80 яшен тутырган Ринатның 60 еллык иҗатына бәһане милләт үзе биреп, театрыбыз аның исемен дөнья масштабында яңгыратты. Без - тамашачылар һәм аның сабакташлары аның белән бер чорда яшәвебез һәм театр сәнгатенә хезмәт итүебез белән горурланып, аның иҗат серләрен ачкан "пароль"не табуны игълан итәбез. Алар бик күп икән: һәр спектакльнең, һәр рольнең үз "пароле". Шуларны берләштергән гомуми бер "пароле" бар: ул "Ринат" дип атала. Шул аның һәр иҗади эшендә ачкыч-пароль.
Без аның каллиграфиясе, почеркы - язу матурлыгына соклануыбызны белдердек. Ринатның матур, тигез хәрефләрдән торган почеркы аның иҗат иткән образларында да чагылыш таба. Аны Ринат стиле, Ринат почеркы диләр. Бу - бик зур бәһа.
Тормышта ул һәркемгә миһербанлы, беркем алдында да тәкәбберлек белмәс, әмма үзенә сүз тидермәс, шәхесен түбәнәйтмәс тигез холыклы кеше. Язуы гына түгел, яшәүдә дә Ринат кебек яшисе килә дә, әмма һәркем үз холкының колы.
Сабакташым-дустым турында әйтәсе сүзләремнең иге-чиге булмаса да, мин ул фикерләрем Ринат белән бергәләп иҗат ителәчәк фильм-спектакльләрдә, иншалла, әйтелер дип өметләнәм.
Әхтәм ЗАРИПОВ.
2018 елның 1 гыйнварында - Ринатның туган көнендә язылды.
. "Яшь йөрәкләр".
. "Муса Җәлил".
. "Гүзәлем Әсәл". Н.Гәрәева, Р.Таҗетдинов.
. "Кол Гали". Р.Таҗетдинов, Д.Нуруллина.
. "Канкай углы Бәхтияр". Р.Таҗетдинов, Ш.Биктимеров.
. "Сүнгән йолдызлар". А.Гайнуллина, Р.Таҗетдинов.
. "Идегәй".
Фотолар Камал театры архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: