Мәдәни җомга

Үлемсезлеккә юл - сәхнәдә

Академия театрының кече сәхнәсендә «Камал мәктәбе»нең икенче дәресе узды. Бу дәресләр, спектакльләрдән аермалы буларак, алтыда ук башлана. Ә бу вакытта күпләрнең эш сәгате әле тәмамланмаган була. Шуңа да карамастан, «Ахырзаман» спектакленә багышланган тәүге очрашу белән чагыштырганда, залда тамашачылар саны күбрәк иде. Яраткан тамашаларны үзәккә алып фикер алышуга корылган дәресләр театр...

Академия театрының кече сәхнәсендә «Камал мәктәбе»нең икенче дәресе узды. Бу дәресләр, спектакльләрдән аермалы буларак, алтыда ук башлана. Ә бу вакытта күпләрнең эш сәгате әле тәмамланмаган була. Шуңа да карамастан, «Ахырзаман» спектакленә багышланган тәүге очрашу белән чагыштырганда, залда тамашачылар саны күбрәк иде. Яраткан тамашаларны үзәккә алып фикер алышуга корылган дәресләр театр сөючеләрдә кызыксыну уяткан, димәк. Бу юлы спектакле дә нинди бит! Үлемсез Әлмәндәр турында!
Әлмәндәр образын күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллин иҗат иткән. 1976 елда режиссер Марсель Сәлимҗанов «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куя. Ул утыз елдан артык зур уңыш белән башкарыла. Әлмәндәр картны гәүдәләндергән СССРның халык артисты Шәүкәт ага Биктимеров уйный алмый башлагач кына сәхнәдә яшәүдән туктый. Әмма ул һәрвакыт безнең күңелләрдә. Чөнки Әлмәндәр - гап-гади авыл карты гына түгел, татар халкының милли образы. Аңарда татарның тормыш сөючәнлеге, шаян-шук холкы, авыр хәлләрдән дә төшенкелеккә бирелмичә чыга белүе чагыла.
Туфан ага Әҗәлгә тикмәгә генә 1550 номер сукмаган. Дөресрәге, Әҗәлетдиннең үлем фәрештәләре арасындагы тәртип саны 1552 була. Әмма драматург, әсәрне сәхнәгә куярга рөхсәт итмәүләреннән куркып, санны түгәрәкли. Ләкин күңелләребездә бу сан түгәрәкләнмәде. Чөнки татарның күңеле дүрт гасыр буе китек булып кала бирә. Шуңа күрә татар тамашачысы өчен Әлмәндәр карт - мең киртәләр аша да яшәргә омтылган милләт образы да.
Әледән-әле татар телевиденисеннән күрсәтелгән телеспектакль дә Әлмәндәрнең шаянлыгын онытмаска ярдәм итә. Очрашуга килүчеләр чираттагы тапкыр газиз кадрларны йөрәкләре аша үткәрде. Олысы - кечесе бердәм булып бер көлде, бер елады.
Аннары сәхнә түренә үлемсез спектакльдә баш рольләрне башкарган Равил Шәрәфине, Нәҗибә Ихсанова, Рүзия Мотыйгуллинаны чакырдылар, алар истәлекләре белән уртаклашты, тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Театр белгечләре Илтани Илялова, Нияз Игъламов, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов, Ислам динен өйрәнгән Рөстәм Батров дәрескә җыелганнарга Әлмәндәр образының татар театры тарихында тоткан ролен тасвирлады.
Әмма кичәгә килүчеләрне аннан да бигрәк бүтән мәсьәлә кызыксындыра иде. Спектакль соңгы тапкыр уйналганнан соң, дистә елдан артык вакыт узган. Әлмәндәрне кабат сәхнәгә кайтарырга теләүче режиссерлар да күренми. Һәр килгән яңа буын Әлмәндәрне яңартып тормаса, ул берзаман, халык хәтереннән җуелып, югалмасмы? Бер караганда режиссерларны аңларга була: Шәүкәт абый кебек тәмләп уйнаган, Равил Шәрәфидәй сәхнәдә күренүгә үк тамашачыны көлдерүче, Ирек Баһман сыман һәр сыкрануы белән җәлләткән артистларны каян табасың? Нәҗибә Ихсанованың бер «Үлә-ә-ә-м»е генә дә ни тора!
Татар театры әле бетәргә җыенмый, вакыт үтәр, буыннар алмашыныр, Әлмәндәр, һичшиксез, сәхнәгә кайтыр, дигән өметле сүзләр белән кичә тәмамланды. Өметле булса да, өмет уятмады шул бу сүзләр. Чөнки беркем дә җыенып үлми, көтмәгәндә үлә дә китә. Без, татарлар да үләргә җыенмыйбыз, ләкин яшәргә дә омтылышыбыз юк. Әҗәлләр килә тора, һәр олуг түрә, туймас козгын кебек, татар бәгыренең бер кисәген чукып кан саркыта. 2007 елда 309 санлы Әҗәл килеп белем бирү турындагы законнан милли компонентны сызып ташлады. Шуннан соң татар мәктәпләре күпләп ябылды. 2017 ел азагында республикабыз Дәүләт Советы сессия утырышында халык ышанычлыларын котырткан утыз өченче әҗәл (сессия саны белән исәпләгәндә) татар телен мәктәп­ләрдә ике сәгатькә һәм ихтыярыйга калдырды. Әлмәндәр карт Әҗәлетдинне якасыннан тотып артына тибеп очырган кебек, ни моннан ун ел элек, ни хәзер ышанычларыбызны, ни эшләгәнеңне чамалыйсыңмы, дип тотып селекмәдек бит! Шулай булгач, театрларыбызга татар телен, татар мәгыйшәтен хәзергеләрдән әйбәтрәк белгән, милли сәнгать үсеше өчен йөрәкләрен ярып бирергә әзер яшьләр килер дигән өмет бик бәләкәй. Әле Әлмәндәр картны карарга килүче татар тамашачысы булырмы? «Бар иде спектакльләр!» дип җыелышып сөйләшер көнгә калдык бит инде...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: