Мәдәни җомга

КОЯШЛЫ АРТИСТ

Урысның "Солнечный клоун" дигән гыйбарәсен ишеткәнегез бардыр, якты елмаюы белән әсир иткән Олег Поповны шулай атыйлар икән. Әлмәт Татар дәүләт драма театрының да "кояшлы артисты" бар: 40 еллап гомерен шушы сәхнәгә багышлаган Фоат Зариповка бу билгеләмә бик тә мач килеп тора. Ул катнашкан спектакльләрне тамаша кылганда, ирексездән, үзең дә аңа...

Урысның "Солнечный клоун" дигән гыйбарәсен ишеткәнегез бардыр, якты елмаюы белән әсир иткән Олег Поповны шулай атыйлар икән. Әлмәт Татар дәүләт драма театрының да "кояшлы артисты" бар: 40 еллап гомерен шушы сәхнәгә багышлаган Фоат Зариповка бу билгеләмә бик тә мач килеп тора. Ул катнашкан спектакльләрне тамаша кылганда, ирексездән, үзең дә аңа кушылып елмаясың, күңелеңнең болытлы чагы булса, яктырып китә. Көлдерә генә түгел, елата да белә, дип өстәп кую кирәктер бу урында. Театрның бөтен коллективын үз гаиләсе итеп күргән, һәркайсы турында, яктысын да, күләгәсен дә яшермичә, аерылмыйча тыңларлык итеп сөйли ала торган җитәкче, театр директоры Фәридә ханым Исмәгыйлеваны бергәләп тыңлыйк әле: "Узып барышлый" спектаклен (Д.Салихов пьесасы) карарга 5 яшьлек оныгымны алып килгән идем. Анда Фоат Зарипов беркатлы, кешеләргә ышанучан сугыш ветераны Шәйхулланы уйный. Вокзалда ике яман бәндә абзыйны талап, бернәрсәсез калдырып китә. "Орденнарымны сатам, алыгыз инде, өч көн ашаганым юк", - дип залга мөрәҗәгать иткәндә Ф.Зарипов шундый тетрәндерерлек итеп уйный, тамашачының, ирексездән, күзенә яшь килә. Бу - аның иң уңышлы рольләреннән берседер. Минем оныгым шушы хәлне күргәч үксеп-үксеп елый башлады, сүзен дә юньләп әйтә алмый тора. "Бабайны... бабайны жәллим", - ди икән. Артист бит ул, шундый уен гына бит ул, кызым, дип аңлатырга тырышып карыйм, ышанмый, кызчыкны елаудан һич туктатыр әмәл юк. Шуннан соң мин оныгымны грим бүлмәсенә алып керергә мәҗбүр булдым. Киемнәрен алыштырып маташкан артистны күрсәттем, менә бит ул, дим. Кызым тәмам аптырап калды. Бала елатасың дип, Фоатка хәлне аңлаткан идем, көлде инде рәхәтләнеп».

...Артистларның сәхнәгә килү юллары төрлечә була. Мәскәү, Ленинград кебек башкалалардагы студияләрдә төркем-төркем булып махсус югары белем алып кайткан сәхнә осталарын беләбез. Шулар белән һич ташламасыз янәшә куярлык артистыбыз Фоат Зариповның театраль вузы да, 40 елдан артык хезмәт куйган эш урыны да бер - Әлмәт театры. Сәхнәнең шундый үзенчәләге бар: иң мәртәбәле уку йортларында еллар буе укып йөргән кешеләрнең дә, театрда эшли башлагач, урыны анда түгел икәнен аңлап, сәхнәне калдырып киткән очраклар аз түгел; Фоат Зарипов кебек белемне "буразнада" үзләштергән яшьләрнең тиз арада тамашачыларның яраткан артистына әйләнүе, театрның төп көчләре арасында лаеклы урын алуы да була торган хәл.

Сәхнә дәрте аны мәктәп яшеннән үк бөтереп ала. Үзешчәннәрнең район олимпиадаларында шигырь сөйләп, гармун уйнап, тамашаларда катнашып җиңү яулап килгән егет Әлмәт театрында ачылачак студиягә конкурс булачагын белгәч, күп уйлап тормый, шунда юл тота. 9 класс тәмамлаган, җәйгелектә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөрүче егетне колхоздан бер дә җибәрәселәре килми, әлбәттә (узган гасырда колхоз крепостнойлыгыннан төрле юллар белән ычкынганнарның һәммәсенә таныш хәл инде бу).

Заманнар үзгәрә, хәзер театр башкача тулылана. 2 ел элек Әлмәт театры труппасына башкалабыз Казанда махсус белем алган 6 яшь артист өстәлгән иде. "Бик сәләтле яшьләр, - дип куана, алар турында сүз кузгалгач, Фоат Зарипов. - Шулкадәр күңел биреп эшлиләр, көн-төн театрдан китми яталар. Аларга карап күңел сөенә: безнең урын буш калачак түгел, бу егетләр-кызлар Әлмәт театрын тагын да күтәрәчәк әле. Дөрес, аларга да бик җиңел түгел, сәнгать кешеләренең матди хәлен үзегез беләсез бит. Иман байлыгы белән генә булмый, аларның да тәмле ашыйсы, матур киенәсе килә. Башка җирдә акча эшләргә дә җай чыгып тормый, ничек булса да бирешмиләр, тырышалар".

Яшьләр турында, матди як турында сүз чыккач, әңгәмәбез янә дә Фоат әфәнденең "театр институты"на барып тоташа. Артистлык эшенә кызыгып килгән 40лап кешенең 7се генә студиягә үтә, театрның баш режиссеры Гали Хөсәенов башкаларын яраксыз дип таба. Укый-өйрәнә торгач, нибары 3 кенә кеше сайланып кала. Күчмә театр шартларында эшләгән артистлар тормышының кыенлыкларын үз күзләре белән күрү күпчелекне тиз "айныта". Әмма Фоатны түгел. Бердән, бу егеттән чын артист чыгасын сизгән Гали абыйсы аңа аеруча игътибарлы була, сәхнә эшчесе итеп эшкә дә урнаштыралар. Икенчедән, чын артистлар белән аралашу, аларның рольләрне ничек иҗат итүен үз күзе белән күрү егетне театрга ныграк беркетә генә. Бәләкәй рольләр биреп, үзен дә сыныйлар.

Армиядән ул туп-туры театрга әйләнеп кайта, дип язганда матур чыгасы да бит, чынлыкта алай ук түгел. Бөтен ил, автогигант, дип, КамАЗ, дип шау килгән чорда Фоат та шул вәсвәсәгә бирелә, автозавод төзелешендә эшләп ала. Әмма чынлап сәхнә җене кагылган кешенең театрдан башка яши алмавы тиз сиздерә. Әлмәт театрына аны дүрткуллап кабул итәләр. Алай да, хезмәт кенәгәсенә "артист" дип язылганчы беркадәр вакыт үтә әле.

Чынлап торып махсус белем алмаган килеш «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булырлык югары осталыкка ничек ирешкән соң Фоат Зарипов, дипломсыз да сәхнә йолдызы булырга мөмкин микәнни? Янә дә директор ханымны тыңлап карыйк әле: «Фоат Зарипов минем өчен табигый, органик сәләткә ия булган актер. Кайберәүләр аңа: "Сиңа укып торырга кирәк түгел, син болай да чын артист бит инде", - дисә дә, уку һәркемгә дә кирәк. Хәзер бит тамашачы укымышлы, аны кызыксындырыр, ышандырыр өчен артистның да дөньяга караш, белем дәрәҗәсе тамашачыныкыннан ким булырга тиеш түгел.Әйе, Фоатта табигый тоем бик көчле, уртача кешедәге кебек кенә түгел, хәтта, алай чагыштырырга яраса, ерткыч җәнлекләрдәге кебек сизем-тоем бар, дияр идем. Шуның өстенә табигый сөйкемлелеге, мөлаемлеге аңа тамашачы мәхәббәтен яуларга ярдәм итә. Шунысына иманым камил, безнең театрга нәкъ менә Фоат Зариповның уйнаганын карарга йөрүчеләр һәрчак булды. Ул теория өйрәнмәгән хәлдә дә үзен теләсә кайсы амплуада иркен хис итә торган оста. Комедия уйнаганда җәелеп көлә, тамашачыны да көлдерә. Драма уйнаганда, инде әйткәнемчә, сабый балаларны да елатырлык итеп уйный белә. Фоат ярымтоннарны өнәп бетерми, кайсы якка булса да, чигенә кадәр җиткерә. Гәрчә, театр булгач, ярымтоннар да кирәк, күп сәхнә осталары шуның белән алдыра. Ә Фоатның үз үлчәме. Башка артистка, бәлки, болай килешеп тә бетмәс, ышандыру көченә зыян килер иде. Нәрсә дисең, үзенә бер феномен дияргә генә кала."

Фоат Зарипов турында сөйләгәндә аның бик тә тынгысыз кеше булуын әйтергә кирәктер. Аңа һәрвакыт ни дә булса җитми. Сәхнәдә дә шулай, тормышта да шулай. Әле менә туган авылы Чыбыклыда туган нигезендә йорт җиткереп йөргән көннәре. Автохуҗалык яки төзү оешмасы тирәсендә эшләгән кешеләр, түбәнрәк баскычтагы җитәкчеләр өчен дә бу җиңел нәрсә түгел, ә инде артистка ничек икәнен үзегез чамалагыз. Халык артисты дигән исеме, 40 еллык сәхнә стажы булса да, сәхнә кешесенең хезмәт хакы бик санаулы бит. Фоат өчен ул йортны тергезү гомер буе артист улы турында кайгыртып, аның өчен җан атып, аны сагынып яшәгән әнисенең истәлеге каршында изге бурычын үтәү дә ул, түбә кору гына түгел.

Артистларның түгәрәк датасы уңаеннан аларның уйнаган рольләрен анализлау мәслихәттер. Бу юлларның авторы үз алдына андый бурыч куярга җөрьәт итми. Беренчедән, рольләр шулкадәр күп, колачлап бетерерлек түгел. Икенчедән, ул рольләрнең төбенә төшеп җитәр өчен үзеңә дә сәхнә һөнәрен шул чамарак белү кирәк. Шулай да берсенә әз генә тукталыйк әле. Туфан Миңнуллинның "Сөяркә" драмасы Әлмәт театрында "Гөнаһсыз гөнаһлылар" исеме белән куелган иде. Камал театрында төп геройны үзе уйнаган Илдар Хәйруллин тарафыннан куелгач, Ф.Зариповның Хәбире дә И.Хәйруллинныкына охшаш булырга тиеш иде кебек. Әмма алай ук булып чыкмады, Фоатның Хәбире ничектер җылырак, кичерешләре көчлерәк, күзләрдән яшь чыгара торган иде. Чынлап та, аныкы уртача гына булмый шул, максимум килеп чыга.

Театр режиссеры Ильяс Гәрәевнең әйтүенә караганда, Ф.Зарипов белән эшләү җиңел дә, кыен да. Шуның белән җиңел, чөнки ул образга бик тиз керә, нечкәлекләрен тоеп, ярып сала белә; шунысы белән җиңел түгел, чөнки артист Ф.Зарипов баш бирергә ашкынып тормый, аны йомшак камыр кебек теләгән формага салып булмый. Тик шунысын да онытмыйк, йомшакка түгел, катыга гына таянып була, диләр бит.

Сәнгать кешеләре турында сөйләшкәндә кирәксә-кирәкмәсә дә "йолдыз" дип сөйләшү бар бит. Артист образын тулырак ачу өчен (артистларның үзләренә генә образ ачарга димәгәндер бит!) Фоат Зарипов турында бу хакта биргән соравыма Фәридә Исмәгыйлеваның җавабын да тыңлыйк инде: «Дөресен әйтим, Фоат Зарипов үз бәясен яхшы белә, марканы тота, "йолдызлык" та үзен сиздерә. Һәм юкка гына түгел. Тамашачылардан, Әлмәт театрының кайсы артистларын беләсез, дип сора, иң беренче Фоат Зарипов исемен атаячаклар. Камил Вәлиев, Роза Салихова, Луиза Солтанова исемнәре белән беррәттән әйтелер бу исем. Мин аңа карата директор була белмим, үземне тамашачы итеп сизәм».

60 яшь - ягымлырак ишетелсен өчен лаеклы ял дип атала торган пенсиягә озату баскычы бит инде ул. Сәхнә кешеләренең ул яктан хәле башкачарак, алар театрдан, икенче гаилә булып әверелгән сәхнәдәшләреннән аерылырга ашыкмый. Бу яклап кылын тартып карагач, Фоат Зарипов кистереп әйтте:

- Көч барында, эшләтсәләр, эшләргә инде. Театр белән кисәк кенә араны өзү миңа, гомумән, куркыныч сыман тоела. Тормышымда, яшәешемдә шундый тирән бушлык барлыкка килер дә, аны берни белән дә тутырып булмас кебек.

Әле генә тирән уй-кичерештә булган әңгәмәдәшемнең йөзенә ул арада киң, якты елмаю җәелгән иде. Кояшлы елмаю. Шундый елмаю-көлүне сәхнәдән дә әле озак еллар күреп куанырга язсын, кояшлы артист яраткан тамашачыларын яңа рольләре белән сөендерсен, дип телик.

Ирек БӘДРЕТДИНОВ.
Әлмәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: