Мәдәни җомга

“Килә ява...” кабат сәхнәдә

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә «Килә ява, килә ява...» спектакле әйләнеп кайтты. Ул моннан егерме ел элек куелган иде һәм ун ел зур уңыш белән барды. Зөлфәт Хәкимнең пьесасын бу юлы да режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән. Рәссам белән композиторы да шул ук - Сергей Скоморохов һәм Фуат Әбүбәкеров....

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә «Килә ява, килә ява...» спектакле әйләнеп кайтты. Ул моннан егерме ел элек куелган иде һәм ун ел зур уңыш белән барды. Зөлфәт Хәкимнең пьесасын бу юлы да режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән. Рәссам белән композиторы да шул ук - Сергей Скоморохов һәм Фуат Әбүбәкеров. Артистлар гына бераз үзгәргән.
Байтак тамашачылар өчен спектакль Рәшит ролен башкаручы Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллинның бер кулына - розалар бәйләме, икенчесенә шампан шәрабе тотып ял йортына киткән Фәндәснең хатыны Саҗидә янына атылып килеп керүеннән башланып киткәндер. Чөнки элеккеге куелышта да Рәшитне мәһабәт буй-сынлы, кызу темпераментлы, сөйкемле артист Рамил Төхфәтуллин башкарган иде. Бик күпләр спектакльне шуңа күрә яраткандыр да. Театр сөючеләр Төхфәтуллинның «Зәңгәр шәл»дә Булатын да, «Гөргөри кияүләре»ндә Җаграбын да, «Эзләдем, бәгърем, сине» спектаклендә Рәхимҗанын да, бүтән рольләрен дә бик яхшы хәтерли. Һәм ун ел буена аннан аерылып торуны авыр кичерде...
Ә ул, театрдан китеп тә тормаган кебек, «Привет!» дип елмаеп сәхнәгә атылып чыкты һәм шунда ук көчле алкышларга күмелде. Бу - Төхфәтуллинның «Әтәч менгән читәнгә» спектакленнән соң икенче яңа роле. Төкле аягың белән, Рамил!
Дөресен генә әйткәндә, «Килә ява, килә ява...» - тамашачыга бернинди тәрбия вә гыйлем бирмәгән, фәкать күңел ачуга корылган сай мәгънәле әсәр.
Ләкин Р.Төхфәтуллинның, ачык изүле ап-ак күлмәктән, тыгыз матур гәүдәсен белгертеп сыланып торган джинсы чалбардан йөрүен күреп, хәтта шуңа да күз йомасың. Спектакльдә артистлар «как будто», «вообще», «что сез», «давай», «слушай», «управ. компания», «аварийная ситуация» һәм башка шундый ише рус сүзләрен кирәксә-кирәкмәсә дә, урынлы-урынсыз ай-яй күп куллана! Әмма Рамилнең елмаюына әсирләнеп шуларны да колак читеннән генә үткәреп җибәрәсең. Беренче бүлектә Рәшит белән Фәндәснең рюмка артыннан рюмка күтәрү күренеше артык озакка сузылып, тәмам саруларны кайната башлаган иде, Рамилнең кулына гармун алып бер җырлап җибәрүе булды, шундук бөтен ризасызлыклар юкка чыкты.
«Килә ява, килә ява...» спектакленең тагын бер уңышы - йомшак холыклы, юаш теш табибе Фәндәс ролен искитмәле ышандырырлык итеп башкаручы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Спектакльдә Рамил һәм Илтөзәр дуэтын, ашыкмый гына аккан суга, ялкынланып янган учакка караган кебек, күзне алмыйча сәгатьләр буе күзәтеп булыр иде кебек.
Фәндәснең хатыны Саҗидәне һәм сөяркәсе җилбәзәк Зәйнәпне хәзер бүтән артистлар - Гөлчәчәк Хәмәдинурова һәм Алинә Мөдәрисова уйный. Кызлар Төхфәтуллин - Мөхәммәтгалиев дуэтын тагын да баетып җибәрә. Сантехник Шәйхи ролен бу юлы Алмаз Гәрәев башкара.
«Килә ява, килә ява...» спектакле урта буын театр сөючеләргә яшь чакларын искә алырга, яраткан артистларыбызны күрергә бер форсат. Ә яшьрәкләргә спектакльдә Эмиль Талипов (Рәшит), Илнур Закиров (Фәндәс), Айгөл Миңнуллина (Саҗидә), Айгөл Шәкүрова (Зәйнәп), Ирек Кашапов (Шәйхи) уйнавы да кызык булырга мөмкин.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Фотолар Г.Камал театры сайтыннан һәм «Татар-Информ» матбугат агентлыгыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: