Мәдәни җомга

Күңелем Камал белән сөйләшә...

Г.Камалның тууына 140 ел

Казан урамнары буйлап атлыйм: Горький, Татарстан, Нариман, Г.Камал... Мин гомер буе таптаган нәкъ бу юллардан кайчандыр Галиәсгар ага атлаган. Тик урамнар башка исем йөрткән: Лядская, Евангелическая, Зур Мещан, Аркылы Тихвинская... Яшьлек үткәннәр белән яшәми. Менә хәзер дә шул хакта тәэсирләнеп атлыйм... Күңелдә сораулар дөрли. Җавапларны инде истәлекләрдән генә эзләп табу мөмкин. Күңелем Сезнең белән сөйләшә, Галиәсгар ага...


– Галиәсгар ага, бәян итегезче, Сез кайчан һәм нинди гаиләдә тудыгыз?

– Мин, Галиәсгар Галиәкбәр улы Камал, 1878 ел, искечә 25 декабрь көнне, (яңа стиль белән – 6 гыйнвар. – Ред.) дүшәмбедә, таң атканда Казанда, Аркылы Тихвинский урамында (хәзер Г.Камал урамы) аваз салганмын. Атам Галиәкбәр Мамадыш кантонының Сикертән авылында бик ярлы гаиләдә туып (хәзерге Арча районы), 12 яшендә Казанга килгән, Фәтхулла Мамаев дигән кешедә 25 яшенә кадәр хезмәт итеп, кустар-мехчыга әверелгән, соңгы көненә кадәр шул кәсебен дәвам итеп килде. Анам Мәүгыйзә – күрше Масра авылының волость старшинасы Хәбибулла бай кызы. Мине җәйләрен бай бабаларыма кайтаралар иде.

– Исемегезне ни дип аңлаттылар?

– Галиәкбәр – олы Гали дигән сүз буладыр, ә Галиәсгарнең мәгъ­нәсе – нәни Гали. Галиәкбәргә ятышлы дип, дәү Әкбәрнең нәни Әсгаре булыр дип, әти куштырган исем ул. Галиәскәр дисәләр, "Га-ли-әс-гар! Гар, гар! Бозмагыз сабыйның исемен!" дип кабынып китә иде.

– Балачактагы тәэсирләрегез күпме?

– Мин әле үз-үземне белмәгән бала вакытымда, бер фатирдан икенчесенә күчеп бик күп йөри торгач, хәзерге Тукай урамында Госманов мәдрәсәсе күршесендә яшәгәнбез. Үз-үземне белә башлавым шул чактан. Шунда торганда, мин мич алдында уйнап утырганда, ут кабынып китеп, күлмәгемнең алгы ягы дөрләп яна башлаган, шунда хезмәт итүче Фазыл атлы дворник, чикмәне белән каплап утны сүндергән, мин дә корсакларым бераз пешү белән, янып үлүдән котылып калганмын. Әнием минем пешкән корсакны төрле майлар белән озак дәвалаган. Шушы хәл беренче һәм һич онытылмас вакыйга булып истә калган.

– Милләт нинди зур югалтуга дучар булыр иде! Кайда һәм ничек укуыгыз турында да әйтсәгез иде, Галиәсгар әфәнде.

– Мин элек "Госмания", аннан "Халидия", аннан 1893 елдан башлап 1900 елга кадәр "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә һәм аның янындагы урыс классында укыдым. Яз һәм җәй көннәрендә китапчы Мөхәммәтҗан Кадыйров дигән кешегә ялланып, Хан, Мәкәрҗә һәм Буа ярминкәләренә барып, кышын шулардан алган хезмәт хакына укыдым. Минем ниләр белән рухлануым – барысы да 1898 һәм 1899 елларда язылган "Бәхетсез егет", "Өч бәдбәхет" драмаларының, "Сабир хәзрәт" хикәясе, Нәмык Кәмалның "Зәваллы чоҗук" ("Кызганыч бала") һ.б. тәрҗемә әсәрләрнең эчтәлекләреннән ачык күренә.

– Бу әсәрләр сезнең генә түгел, XIX йөз азагындагы алдынгы татар яшьләренең дә дөньяга, сәясәткә карашларын өйрәнергә мөмкинлек бирә. Сез аларда шул чор өчен бик әһәмияте булган, халык язмышы белән бәйле мәсьәләләр күтәргәнсез. Ә яза башлавыгызның тарихы ничек?

– Бер шәкертнең агасы Истанбулдан тотылган төрек әдәбияты алып кайта. Арада Нәмык Кәмалның "Зәваллы чоҗук" драмасы килеп чыга. Аны кат-кат укыйм. Ул мине уятып җибәрә дә, нәкъ шул вакытларда үзем уйлап йөргән "Бәхетсез егет"не язып, укытучым Миргаяз Иманаевка күрсәтәм. 

– Галиәсгар әфәнде, Сез – безнең өчен беренче чиратта олуг драматург. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов та Сезнең милли мәдәниятебездә тоткан урыныгызны болай билгеләгән: "Галиәсгар Камал – татар драма әдәбиятының атасы, татар сәхнәсе өчен аның башлап тууыннан 16 нчы елларгача үзенең әсәрләре белән зур байлык бирә килгән, "Бүләк өчен", "Беренче театр" кебек комедияләр белән татар әдәбияты тарихында мәңгелек урын алган язучы". Ә Сез бит иҗатыгыз белән беррәттән һәр заман бик күп төрле редакцияләрдә ару-талуны белми эшләгән хезмәткәр. Кайларда? Без хәтта барысын да белмибез...

– 1904-1905 елларда Хәнәфиевләр, Һади Атласовның "Мәгариф" нәшриятындагы китап кибетендә ялланып хезмәт иттем. Аннан Алкинның "Казан мөхбире" газетасына күчтем. Анда Йосыф Акчура улы һәм Борһан Шәрәфләр белән килешә алмаганлыктан, хезмәттән чыгып, 1906 ел башында Габдулла мулла Апанаевның "Азат" газетасына секретарь булып урнаштым, ләкин озак та үтмичә, Апанаев җыелган подписка акчасы белән үзенең залогтагы йортын түләп алгач, төрле сылтаулар табып, ташлап качты. Мин Хөсәен Ямашев, Габделгафур Колахмәтовлар булышлыгы белән бераз вакыт газетаны алып бардым, аннан Һади Максудовның "Йолдыз" газетасына күчтем, секретарь булдым. Аннан Мулланур Вахитов тарафыннан чыгарыла торган "Кызыл байрак" газетасында һәм "Совет Восточного фронта"ның нәшрият бүлегендә тәрҗемәче булып эшләп, Казан чехлар кулында чакта эшсез йөреп, чехлар чыкканнан соң, "Эш", "Эшче", "Кызыл көрәшче", "Безнең байрак", "Татарстан" һәм, беренче номерыннан башлап 1931 елның 20 июленә кадәр, "Кызыл Татарстан" газетасында хезмәт итеп килдем. 

– Болар әле барысы да түгел кебек... Ничә әсәр яздыгыз икән, Сезнең тәрҗемәләрегез дә бихисап?

– 1898 елдан башлап хәзергә кадәр 20 оригинал әсәрләр язып, шул вакыт эчендә йөздән артык театр әсәрләре тәрҗемә иттем. 

– Сез йокы хисабына бик күп эшләгәнсез. Бер төндә бер пьеса тәрҗемә иткәнсез, үз әсәрләрегезне дә шулай төнлә язгансыз...

– Йокы качмас, ә менә фикерләрне бер ычкындырсаң, тотарсың койрыгыннан. Аннан мин эшләгәндә янымда кеше булуны һич яратмыйм.

– Сез 19 яшьтә язган "Бәхетсез егет" драмасын (ул 1900 елда Казанда басылган), 1907 елда яңадан төзәтеп эшлисез. Ни сәбәпле кабат яздыгыз?

– Ул вакытларда, ягъни 1908 елда, тиздән театрлар уйналыр вә театр өчен язылган әсәрләр тамашага куелыр өмидләре юк иде; шул сәбәптән бу әсәремне сәхнәдә куярлык дәрәҗәдә итеп язу бер дә уема килмәгән иде. Инде 1906 сәнәдә татарча театрлар башланды. Тагын бер кабат уйландым да, шул әсәр бөтенләй мәйданнан югалмасын дип, беренче язганнан башлап тугыз сәнә үткәннән соң, әсәремне төзәтергә керештем. Хәзерге хәленә китердем вә икенче мәртәбә тәкъдим итүгә ирештем. Әсәрем укучылар вә тамашачылар тарафыннан кабул ителерме, юкмы – ул кадәресе киләчәктә күреләчәктер.

– Ә киләчәк, Галиәсгар әфәнде, Кеше язмышын, мәхәббәт, әхлак мәсьәләләрен тасвирлаган бу драмагызның үлемсез икәнен күрсәтте. Ул һаман театр сәхнәләрендә куелып килә. Әйтегез әле, Сездәге талант әтиегездәнме, әниегездәнме? Хәреф таный башлау белән үк Г.Ильяси, Ф.Халиди пьесаларын кат-кат укуыгыз, базарда шаккатып курчак тамашалары каравыгыз, шәкерт чакта ук әдәбият, театр белән мавыга башлавыгыз, рус спектакльләренә йөрүегез һәм рус, дөнья драматургиясен өйрәнүегезне ни белән аңлатырга? 

– "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә татар мәгърифәтчеләренең йогынтысы бик көчле булды, биредә укыган шәкертләрнең күпчелеге үзләре дә шушы юлда актив эш башлап җибәрде. Шулар арасында мин дә.

– Мин өстәр идем – Сез иң күренеклесе, иң талантлыларның берсе булгансыз. Г.Кариев җитәкчелегендәге театр труппасы 1911 елда Казандагы "Шәрык" клубында төпләнгәч,Сез артистларның иң якын дустына гына түгел, труппаның иң беренче ярдәмчесенә, терәгенә әйләнәсез. "Сәйяр"дә Галиәсгар Камал катнашмаган, булышлык итмәгән бер генә вакыйга да булмагандыр", – дигән артист Касыйм Шамил дә.

– Шулай. Мин татар театрына әсәрләрем белән генә түгел, уеннарым, киемнәрем белән дә ярдәм иттем.

– Алай гына түгел. Оештыру эшләрендә, спектакльләр кую өчен рөхсәт алу, акча табу, кием-салым җыю, декорацияләр булдыруда булышасыз, хәтта афишаларны үз кулыгыз белән язасыз. Сезнең әсәрләрне сәхнәгә куйганда, режиссерларга киңәшләр бирәсез. Театрга туганнарым белән дә ярдәм иттем, дисәгез дә бик урынлы булыр. Энеләрегез Габдулла да (Камал I), Габдрахман да (Камал II), Зәйнәп сеңлегез дә Сездән күреп театр юлыннан атлый, гомерләрен сәхнә белән бәйли. Әтиегезнең сезнең барыгызны да йә сәүдәгәр, йә мулла итәсе бик килсә дә... 

– Әйе. Менә борадәрем Габдулла радиодрамага да юл ачты.

– Улларыгыз Әнәс тә, Фаикъ та театр техникумын тәмамлый. Әнәс Камал беренче колхоз-совхоз театрын (хәзерге Минзәлә театры) оештыручыларның берсе, сәнгать җитәкчесе була, сәхнә әсәрләре дә яза. Бала чагыннан ул да артист булырга хыялланган, зурлар театрында малайлар ролен оста башкарган. Аңа төбәп, әле махсус пьеса да язгансыз. Ә үзегез каршы килгәнсез?

– Әйе. Тавышы һәм сиземләү сәләте яхшы булса да, үсә төшкәч, аны артист итүдән күңел сүрелде. Гәүдәсе тәбәнәк, зә­гыйфь­рәк тә булгач, мин аңа синнән юньле артист чыкмаячак, юкка хыялланып йөрмә, дип турысын әйттем. Ничек тә сәхнәдән биздерү юлларына керештем. Алай бик сәнгать белән кызыксынгач, рәсем ясарга да кулың бара, кер әнә художественныйга, рәссам чыкмасмы үзеңнән, дидем. Әмма ул анда озак укымады. 

– Фаикъның артист булуын Сез инде белмисез... Ни аяныч, бик талантлы Фаикъ театрда нибары өч кенә ел эшли. Ватан сугышына китә һәм һәлак була... Зөфәр улыгыз да... Сез, бик бала җанлы ата, бу зур югалтуларны ничек кичергән булыр идегез икән, әгәр исән булсагыз...

Исән булсагыз...1933 нең җәендә, Идел буенча җәяүләп бакчага барганда, кинәт бакыйлыкка күчмәгән булсагыз – Сезне, Сезнең әсәрләрегезне, якыннарыгызны, балаларыгызны нинди язмыш көткән булыр иде икән... исән булсагыз?.. Сезне соңгы юлга озатканда, Академия театрыннан Горький исемендәге ял паркына кадәр сузылган халык төркеменең алгы сафында атлаучы рухи дусларыгызны, каләмдәшләрегезне берничә елдан юк итәчәк фаҗигале ачы җилләр Сезне читләтеп үтәр идеме икән? Гаяз Исхакыйдан хәбәр алган Кәрим Тинчуринга тагылган аяусыз нахак Сезне аяр идеме? Гаяз әфәнде Сезгә дә дусларча котлау җибәрә бит... Сез ихлас күңелдәнме, әллә бик гакыллы, алдан күрүчән булгангамы – бу хатны инкяр итеп, газетага ачык хат юллыйсыз... Ни булса да, Алла рәхмәте белән, Сез бу кара елларны күрергә өлгермисез. Зурлап, хөрмәт белән озатулар насыйп була Сезгә. Сезнең әсәрләр беркайчан да сәхнәдән төшмичә, инде XXI гасыр тамашачыларына да килеп иреште, шөкер...

Сезнең көннәргә кайтыйк әле. Галиәсгар әфәнде, Сезне тормышта аз сүзле, җитди дип тә, шат, уенчак кеше дип тә язган замандашларыгыз. Мисалга бер вакыйга: "Галиәсгар абзыйның сатирасы, юморы истә калыр­лык тирән мәгънәле булды. Берзаман ашыгып спектакльгә барышлый, ресторанга кереп, бераз тамак ялгап алмакчы булдык. Ләкин ресторан тулы кеше, вак-төяк ашамлык алып, буфет алдында тукталдык. "Театрчы Камал"ның үзләреннән көлгәнен өнәмәгән бер Печән базары татары утырган җиреннән: 

– Әәә, сыерлар су эчкәндә, мәйтәм, бозаулар боз ялый, ә, боз ялый! – дип көлеп куйды. Галиәсгар абзый әйләнеп карады да: 

– Сыер икәнеңне белми идем, ярый әле үзең әйтеп бирдең, ләкин кырык сигез яшьлек бозау булмый бит, – диде". Шулай булган идеме?

– Булгандыр инде, язгач...

– Шәп әйткәнсез! Афәрин! Театр труппасына аның тарихи исемен кушкан вакытны да искә төшерик әле, хәтерлисезме?

– Беркөнне без, Тукай һәм дә Ибраһим Күлиев яңа гына типографиядән кайткан афишаларны карыйбыз. "Кырым-Кавказ мөселман артистлары ширкәте". Тукай авыр сулап: "Уф! "Сузсаң, Мәскәүгә җитәрлек ишаннарның чалмасы" дигәндәй, дилбегә буйлык труппагызның исеме", – диде. Мин: "Чынлап та, кыскарак исем кирәк иде", – дип уйга калдым. Башкалар да баш вата башлады. Тукай, тәрәз каршында күккә карап торган килеш:

– Габдулла, гастрольләр ничек үтте, уңышлы булдымы соң? – дип сорады.

– Көткәннән артык яхшы булды, – диде Кариев.

– Труппада хәзер ничә кеше сез? – диде Тукай. 

– Минем белән җиде, – диде Кариев.

Тукай елмаеп: "Алайса сез, әнә теге күк йөзендәге "җидегән йолдыз" кебек туктаусыз хәрәкәттәге сәйярәләргә тиң икәнсез. Туктагыз, әллә театрга "Сәйярә" дип исем бирергәме? – диде.

Бу исем шундук күңелемә хуш килде: "Сәйяр" генә булсын, – дидем. Барлык иптәшләр дә алкышлап каршы алды. 

– Ә Тукай белән беренче күрешүегез, танышуыгыз ничек булды?

– 1905-1906 елларда Уральскида "Фикер" газетасы, "Әлгасрел-җәдит" журналы битләрендә, Г.Тукай имзасы белән шигырьләр басыла башлады. Алар бик тиз күзгә бәрелде. Мин Тукай шигырьләрен эзләп укый башладым. Укыган саен, аның кыяфәтен дә үземчә күзалладым. Ул минем уемда солидный гәүдәле бер кеше булып урнашкан иде.

1907 елның көзендә мин сек­ретарь булып эшләгән "Йолдыз" газетасы редакциясенә кечкенә генә гәүдәле, өстенә, "абыйсының бишмәтен кигән" дигән шикелле, иңбашлары төшеп тора торган киемдә, бер күзенә бераз ак та төшкән, җонсыз-төксез, өтек кенә бер малай керде дә, тәкәллефсез-нисез генә редактор өстәле янындагы урындыкка утырып, өстәл өстендәге газеталарны да актарырга кереште. "Һади әфәнде тиз килерме икән?" дип, сүз башлады. Аның теленең шактый гына шомалыгын ишетеп, баштагы фикеремне үзгәрттем, мөхәррирнең килер вакыты җиткәнен әйттем. "Безнең газета-журналлар – "Фикер", "Әлгасрел-җәдит" сезгә килә торгандыр бит?" – диде ул.

Инде минем караш бөтенләй үзгәрде: "Сез Уральскиданмыни? Алай булгач, сез анда газета-журналларда шигырьләр яза торган Габдулла Тукайны да бик яхшы белә торгансыздыр?" – дим. Малай елмайды да: "Ул Апуш мин булам", – дип әйтмәсенме?.. Солидный гәүдәле Тукай турында исәпләп йөргән миңа аның бу сүзе бик начар тәэсир итте. Ирексездән гарәпнең "Мөгайди турында ишетүең аны күрүеңнән хәерлерәк", – дигән мәкале уема килде. Шулай да, бу яңа Тукай белән бик тиз үзләшеп алдым. Үзе әйткәнчә, Апуш булмагае чорт булсын, миңа Тукай кирәк иде.

– Ул нинди яклары белән истә калган?

– Тукайның иң тарсынганы хатын-кыз җәмгыятендә була иде. Үзләренең шагыйрьләрен күрер өчен читтән килгән хатын-кыз җәмәгатеннән берәрсе бүлмәсенә керсә, Тукай, билгеле, "кермәгез" дип әйтә алмый, ләкин шундук аның борыны тирли башлый, чыгып киткәнчегә кадәр тәмам шабыр тиргә төшәдер иде. Алар белән никадәр мөмкин булса, шулкадәр аз сөйләп, аларны тизрәк озату ягын карый, алар чыгып киткәч, өстеннән бик авыр бер йөк төшкән шикелле булып, иркен сулу алып, тирләрен сөртәдер иде.

– Ул Сезгә килә идеме?

– Ничә ел бергә эшләп, мин Тукайны бер мәртәбә дә өйгә кунакка алып бара алмадым. Чакырган саен: "Нигә кирәге бар, сыйлыйсың бик килә икән, монда да мөмкин. Анда синең хатының бар. Монда гына берәр порция котлет алдырасың да, шуның белән закускалыйбыз да, эше тәмам була да китә", – дидер иде.

– Тукай беркадәр вакыт Сезгә бик үпкәләп йөргән имеш? Ни сәбәптән? 

– "Яшен" журналы чыккан вакытларда, димли торгач, минем белән Мәкәрҗәгә барып кайтты. Башта яхшы гына дәрт белән барган Тукайның, барып керү белән үк ярминкәдәге ыгы-зыгыны күреп, ихласы кайтты. Казанда ерактан ат килгәнне күрсә дә, урам аркылы чыкмый торган Тукайны атларның болай бертуктаусыз күп йөрүләре уңайсызлады. Бары кичен, ямщикләрнең йөрүләре басылгач, Кариевның "Сәйяр" труппасы спектакль куя торган бакчага баргалады. Артистларның эшләре бик начар иде. Төшем бик аз, бина өчен түләргә дә җитми. Артистлар акчасыз, ач... Шуннан файдаланып, Тимерша Соловьев тамак бәрабәренә үз ресторанына чакыра. Ягъни көндезге һәм кичке ашау хисабына артистларга җырлап, уйнап, шигырьләр сөйләп тору вазифасы йөкләтелә.
 
Бичарадан ни чара калган артистлар риза була. Бу "эшкә" Тукайны да тартам. Уральскида Кариевлар белән бергә ясаган әдәбият кичәләре исенә төшеп, аның да дәрте кузгалып китә. Шундагы кебек уңышлар казануны уйлап, җилкенә, артистларга программа төзи. Репетицияләр дә ясала. Сәхнәгә чыккач, Тукай халыкка арты белән торып дирижерлык итә. Хорны тыңлаучылар булган шикелле, шаулап утыручылар да, кайнар су китерергә кушып чәйнек шалтыратучылар да бар! Сәүдәгәрләрнең бу илтифатсызлыгына Тукайның бик хәтере кала. Эшнең шулай булачагын төшендермәгән өчен миңа бик нык үпкәли. Казанда да озак вакытларга кадәр, аның миңа үпкәсе язылмый, урыны чыккан саен белдерә бара иде.

– Тукай Сезне бик хаклы рәвештә "татарның Островские" дигән. Бу кичә турында да сөйләгезче. 

– Ул үзе бу турыда язып чыкты. Шуннан укый аласыз.

– Ә соңгы күрешүегез?

– 1912 ел ахырында "Йолдыз" идарәсе, Балкан сугышы хакында хәбәрләр язар өчен, мине Истанбулга җибәрде. Анда авырый башлап, 1913 елның февралендә Казанга кайтып атна-ун көн йөргәннән соң, бөтенләй аяк-кулдан калып, нервы авырулары клиникасына кердем. Тукайны актык күрүләрем шул вакытларда булды. Тукай бөтенләй ябыккан, хәлсезләнгән иде. Күп тә үтмәде, Тукайны да Клячкин больницасына урнаштырдылар. Шуннан соң "Кояш" газетасында "Авыруларыбыз" дип яза баралар, мин Тукайның хәлен шул газетадан укып һәм хәлемне белергә килгән кешеләрдән генә ишетеп тора идем. 1913 елның апрелендә Тукай вафат була, ә мин, аяк-куллар тотмаган, күзләр дә күрмәгән көйгә, клиникада ятып калам. Ул киткәннән соң ел ярым түшәктә ятып, терелгәч кенә, Тукайның каберенә барып сәламемне бирәм... 

– Сез соңгы елларда бик алҗыган кыяфәттә. Гафу итегез, үз яшегездән күпкә олырак күренәсез... Сезгә бит табибләр эчәклектәге бизләрне алдырыр­га куша... Сез һаман сузасыз – эш күп, вакыт юк...Саулыгыгыз­ны кайгыртмыйсыз, чирләрне дәваламыйсыз...

– Әйе, революциянең башыннан бирле күпме газеталарда өзлексез эшләп,бер дә туйганчы ял иткәнем юк, тәмам арганлыгымны сизәм. Татарстанның 10 еллыгы уңае белән бер ай отпуск сорап, "Кызыл Татарстан" газетасы идарәсенә үтенеч яздым әле.

– Ничек ял итәргә яратасыз?

– Зуррак балаларымны алып балыкка, урманга җиләккә, гөмбә җыярга йөрим. Балыктан – балыксыз,җиләктән – җиләксез кайту бер дә борчымый. Капкан саен калҗа булмый – уңышсызлыкка да өйрәнегез, дим, балаларга. Балык тоту кеше ихтыярын чыныктыруда зур чара. Түземсез кеше бервакытта да балык тота алмый. Ә яхшы һавада, табигать кочагында, кояш астында булу үзе ни тора! – дим. Урманга кергәч, кош булып сайрарга, күке булып кычкырырга да өйрәтәм үзләрен. Шундук песнәкме, кызыл түшме, сандугачмы – үзләренчә безгә кушылып, кызып сайрарга тотыналар.

– Сез артист буларак та зур талантка ия булгансыз. "Туп шикелле түгәрәк, сакал-мыексыз, тап-такыр башлы" актерның сәхнәгә һәр чыгышы тамашачы тарафыннан зур кызыксыну белән каршы алына һәм көчле алкышлар белән озатып калына", – дип яза улыгыз Әнәс Камал Сезнең хакта. Кайбер рольләрегез? 

–Төрле елларда М. Фәйзинең "Галиябану"ында Бәдри, Ф. Шиллерның "Юлбасарлар"ында Патер, "Мәкер һәм мәхәббәт"ендә Миллер һ.б.

– "Классик образлардан тыш, көлке картлар, урта яшьләрдәге җитди ирләрне дә оста уйный. Эстрадада шаян куплетлар башкара, курайда, сыбызгыда, кселофонда музыкаль миниатюралар уйный.Грим салу остасы да". Болары да Сезнең турыда. 1920 елда Татар труппасы белән Зур театр бинасында бер сезон артист булып эшләгәнсез. Горькийның үзегез тәрҗемә иткән "На дне" әсәрендә авыр хәлгә калган ярлы Актер ролен, аның тирән кичерешләрен гаять зур осталык белән, җиренә җиткереп башкаргансыз. Әмма "мактаганны бер дә яратмый, тыңлап та тормый иде", – ди Сезне "мәгънәви атам" дип йөрткән Касыйм Шамил. Бу үсмер егетнең театрны бик яратуын һәм талантын сизеп, Сез аны Кариев белән таныштырасыз, ул – соңыннан күренекле татар артисты.

– Әйе, ул чын артист, мин дә "улым" дим аңа. Ә мактауга килгәндә, мин бит үземне мактатыр өчен уйнамыйм, сәхнә ул барыбыз өчен дә изге бер трибуна.

– Тагын бер сорау кытыклый күңелне. Әниегез Мәүгыйзә апа әтиегездән качып кына сезне – балаларын карарга театрга баргалаган. "Театрчы Камал" дип, хатыннар имеш-мимешләр сөйли башласа: "Минем балаларым безгә караганда күпкә артык гыйлемле, үз эшләрен үзләре белә торгандыр" дип, балаларына җил-яңгыр тидертмәгән. Ә менә әтиегез эшчәнлегегезгә хәер-фатыйхалы булдымы, театрга нинди мөнәсәбәттә иде? 1921 елга – вафатына кадәр ул сезне сәхнәдә күрдеме? Укыдымы комедия­ләрегезне, дип сорый алмыйм – ул сабый чактан эшкә ялланып, мәктәп-мәдрәсәләр күрмәгән. Язу танымаса да, һөнәрендә зур осталыкка ирешкән. Аны камчатчы Галиәкбәр дип танып белгәннәр. Аның, иң беренче чиратта, балаларын укымышлы итү булган максаты. Бу соравыма истәлек-хатирәләрдән җавап таба алмадым. Сез дә дәшмисез... Ә кайнатагыз Садыйк? Ул бит теше-тырнагы белән милли театр тууга каршы булган Хәмзә байның прототибы – "Беренче театр" комедиясенең төп герое? Моны хөр фикерле хәләл җефетегез Бибигайшә ханым ничек кабул иткән иде?

– ...

– Сездән теләкләр?

– 1914 елга аяк басканда мин ошбу сорауга "Аң" журналына: "Милли театрыбызның мәдәни бер шәкелгә керүен, халкымның театрга җитди күз белән карый башлавын, театр сәнгате гражданлык алып, уйнаучыларның да, театрга язучыларның да күбәюен һәм камилләнүен телим", – дип җаваплаган идем.

– Шөкер, Сезнең изге теләгегез чынга ашты, аны Сез әле үзегез дә күрә алдыгыз. Тагын ни теләр идегез милли театрыбызга, уйнаучыларга?

– Мин кайчак, сүзләрне буташтырган уенчыларны тыңлаганда, үзең язган нәрсәне карауга караганда, кеше язган әсәрне карап утыру рәхәтрәк икән, дигән фикергә киләм. Сәхнә телгә дә хезмәт итә торган бер урын булганлыктан, артист вә артисткалар телне бик яхшы белергә, аның хосусиятен аңларга тиеш. Ләкин, тәәссефкә каршы, хәзерге татар театрында уйнаучыларның күбесендә телгә сансызлык күренә. Бу эш гафу ителергә тиеш түгел. Мин карт бер язучы булуым сыйфаты илә, самими рәвештә шул киңәшне бирер идем ки, театр эшенә, ничек сөйләсәң дә, нәрсә сөйләсәң дә ярый, бары тукталып кына калма, дигән карашны күптән ташларга вакыт.

– Сез үзегезне бәхетле саныйсызмы? – дип тә сорыйм мин Галиәсгар агадан. Дәшмәвен "Әйе" дип кабул итә йөрәгем. Сез бәхетле, Сез талантыгызны, бар көчегезне туган халкыгыз өчен риясыз сарыф иткән зат! Сез туганга 140 ел. Нәселегез дә дәвам итә. Сез тормыш корган, яшәгән, иҗат иткән йортта (Нариман урамы, 48) бүген Сезнең оныкларыгыз, туганнарыгыз Сезнең рухны саклап, дога кыла. Икенче туган йортыгыз – ул татар театры. 1939 елда Академия театрына Сезнең исем бирелгәч, Сезнең исем телгә алынмаган көн юк: Камал театры... Камал әсәрләре... камаллылар!.. Тыныч йоклагыз, олуг талантлы нәни Әсгар! Рәхмәт белән баш иябез Сезгә!

Луара ШАКИРҖАНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: