Мәдәни җомга

Кайнар йөрәк Шәрәфи

Юбилеена санаулы көннәр генә калган бер кичтә Равил Шәрәфи белән гәпләшеп утырабыз. - Бик дулкынланасыңмы, Равил? Юбилей кичәң көтелә ич. - Менә шул "юбилей" дип аталуын кабул итә алмыйм. "Артистның чираттагы хисап кичәсе" дип атау урынлырак, - диде дә Равил янә тезде: - Рәсәйгә юбилейлар үткәрү модасы соң кергән, бик...

Юбилеена санаулы көннәр генә калган бер кичтә Равил Шәрәфи белән гәпләшеп утырабыз.
- Бик дулкынланасыңмы, Равил? Юбилей кичәң көтелә ич.
- Менә шул "юбилей" дип аталуын кабул итә алмыйм. "Артистның чираттагы хисап кичәсе" дип атау урынлырак, - диде дә Равил янә тезде:
- Рәсәйгә юбилейлар үткәрү модасы соң кергән, бик сирәк очракларда гына халык җыеп, шау-шу белән уза. Ә Европа илләрендә бу йола, әле хәзер дә, бездәге кебек түгел. Анда бу чара сәнгать яисә әдәби әсәрнең озак яшәве яки тууы уңае белән, бәйрәм буларак, барабаннарсыз гына уза икән. Бездә исә мәдәни хакимлекне хакимият мәдәнияте алмаштырганлыктан, андый чаралар хакимиятнең мәдәнилеген күрсәтү өчен купшылык белән оештырыла. Барабаннар кагып...
...Кызыклы бер фактны искә төшерү урынлы булыр. 1564 елда туган Шекспирның тууына 100 ел тулганда, аны белүчеләр үз театры эчендә генә була. 200 ел тулганда, ягъни 1764 елны немец Виланд тәрҗемә итеп, Лессинг һәм Гете кебек шәхесләр укыгач кына, Англия үзендә нинди даһи булганын белә, ә Гаррик дигән артист аның "Отелло"сын уйнагач, Шекспир исеме дөнья буйлап тарала. Шуңа кадәр Франциядә даһи Вольтерга кадәр Шекспирны варварга санаганнар. Бүген исә театрларда Шекспир әсәрләренең сәхнәгә менүе - үзе бер бәйрәм, сәхнәдән төшмәве - төрле юбилейларга сылтау. Кыскасы, миңа багышланган иҗат кичәсе ул - хисап кичәсе...
- Туган көнең синең өчен бәйрәмме?
- Дөньяда һәр яңа көнен бәйрәм буларак кабул итүчеләр барлыгын онытмыйк. Безнең сәнгать әһелләренә багышлап уздырыла торган кичәләргә килгәндә... миндә каршылыклы уйлар уяна. Әйтик, халыкның бик яраткан җырчысына багышланган кичә. Ул моннан 50-60 еллар элек сәхнә һәм халык күңелләрен яулап, тиешле бәһасенә ирешкән шәхес. Хәзер кемнәр генә, ниләр генә әйтмәсен, нинди генә медальләр такмасын - бу узганга мәдхия. Япониядә гадәтидән өстен талантка ия шәхесне гомерлек хөрмәт һәм мөлкәт белән тәэмин иткән "милләт хәзинәсе" дигән титул бар икән. Шуңа лаек булган шәхес (иҗатчы, галим) белән очрашу бәйрәмгә тиңләшә икән. Әйтик, футбол уенын карарга "милли хәзинә" иясе килә дигән игълан булса, ул матчка билет табу проблема, имеш. Бездәге иҗат кичәләренә тамашачы "монысына ни бирерләр икән" дигән кызыксыну белән килә. Чөнки ул мондый кичәләрнең, иҗаттан бигрәк, коммерция чарасы булуын аңлый.
- Ә син үзең мондый хисап кичәләренең ничек узуын теләр идең?
- Теләк, тели белмәсәң - имгәк, диләр. Шулай да, мин хисап бирүченең олы сәхнәдән торып, үзен алыштырырлык сәнгатькәргә, эстафета буларак, тәгаенләгән бүләк тапшыруын хуплар идем. "Хисап кичәсе"нә ирешкән сәнгатькәрдә инде иҗат ялкыныннан көлгә күмелгән күмер генә көйрәп, узганнар белән яшәү башлана. Узганнарны киләчәк белән бәйләүнең иң кулай ысулы мин әйткән тәкъдимдер.
Спортта биеклеккә сикерү төре бар. Кайчандыр Брумель дигән егет 2,25 метр биеклеккә сикереп чемпион була. Хәзер аны шактый узып сикерәләр. Бүген Брумель сикерми дип, аның чемпионлыгы алынмый. Ә менә аның исемендәге ярыш­лар яңа чемпионнарга юл ача.
Мин шахмат уенын яратам. Үзем уйнаудан бигрәк, бу уенны карарга яратам. Әгәр дә шахматта "мат" алган уенчыны бу уеннан мәхрүм итсәң, ахырда көчле бер шахматчы гына калыр иде, тора-бара уен үзе дә онытылып юкка чыгар иде. Җиңүче булсын өчен, җиңелүче булу шарт. Кызганыч, бездә җиңүче "өстән" билгеләнә.
Мин үземне тормышта уенчы дип беләм. "Җиңәргә" дип түгел, "отарга" иде дип уйныйм, яшим, иҗат итәм. Күп чакта оттырам. Әмма оттырдым дип уеннан чыгарга җыенмыйм. Уен кагыйдәләренең йомшаруын да көтмим. Өйрәнергә кирәк. Өйрәнү - гомерлек шөгыль.
- Театр сәнгате асылында гыйлем-мәгърифәт бирү коралымы, яшәргә өйрәтү мәктәбеме?
- Берсе дә түгел. Театр, спектакль - уенчык ул. Ләкин шуны онытмыйк: һәр уенчык - тәрбия коралы. Шул коралга тамашачының битарафлыгы - спектакльнең үлеме. Бу үлемгә төп сәбәп - сәнгать әсәрендәге вакыйгаларның, каһарманнарның тамашачыга ерак, чит булуы. Тамашачы спектакльдә аналогия тапмаса, үзе белгәннәр белән, ниһаять, үзе белән чагыштырып карарга омтыла. Эзләгәнен тапмаса, тамашачы әсәргә "һәй, без белгән дөнья түгел бу" дип, өстән генә карый. Теләсә нинди сәнгать әсәренең тәэсир итү көче - аның нинди микъдарда үзенә "тиңдәш" кичерешләр уята алуына бәйле. Артист сәнгатенең максаты - тиңдәш кичерешләр эзләү. Минем карашка, һәр иҗатчы, сәнгатьнең кайсы өлкәсендә генә иҗат итмәсен - үз рәхәте, үз күңеле өчен эшли. Үзен канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә җиткәч, иҗат җимеше башкалар игътибарына тәкъдим ителә. Үзе канәгать булмаганны башкаларга тәкъдим итүче - ул иҗатчы түгел, ә кәсепче.
- Син иҗатта нинди киртәләрдән котылырга омтылып яшәдең?
- Тормышында чишелергә тиешле проблемалары булмаса, кеше аларны үзе уйлап чыгарып, геройларча шуларны хәл итү буенча эшли башлый. Адәм баласы - парадокслар йомгагы бит ул. Иң элек ул - үз-үзенә киртә. Шуннан чыгып мин: "Ходай киртәләрдән аермасын!" - дим. Спектакльдән соң тамашачыларда бәхәс туса, күпмедер микъдарда теләгемә ирешкән булам.
- Равил, соңгы елларда, каяндыр күчереп, елларны төрле статусларга бүлү башланды: "Картлар елы", "Яшьләр елы", "Әдәбият елы", "Сулыкларны саклау елы"... Бу атамалар халыкка ни өсти, ни бирә?
- Бирми дә, өстәми дә. Күп очракта бу гади халыкның ачуын чыгара. Өлкәннәр елы, Яшьләр елы булды. Алардан халык­ка бер файда да килмәде. Аны хакимият өчен эш күрсәтүнең бер формасы дип карарга кирәк. Матур форма, гаепләп булмый. Әдәбият елы игълан ителде, әмма проблемалар хәл ителмәде, диючеләргә, ә нишләп форсаттан файдаланмадыгыз, дип әйтеп була. Бездә карарлар күп кабул ителә, әмма аларның күбесе гамәлгә ашмый кала. Чөнки үз-үзеңне саклау заманында яшибез. Менә мин, полиция мине саклыймы, дигән мәкалә язып утырам. Юк, әлбәттә, сакламый. Полиция, хезмәт хакы алу өчен, үзенең кирәклеген саклау белән мәшгуль. Ә бит кая гына карасаң да, полиция катышырлык хәлләр булып ята. Әнә кара, әле генә узып киткән машинаның артына "хәрби билет алып бирәбез" дигән игълан ябыштырылган иде. Мондый хәлләрне бездә закон бозу дип түгел, демократия дип атыйлар. Рекламалардагы ялганны әйтеп торасы да юк. Бездә туй узгач дөмбер кагу йоласы да көчле.
- Равил, Әдәбият елы игълан ителгәч, нинди әсәр туар дип көткән идең?
- Көтмәдем... Без гомер буе "бәхетлебез" дип әйтергә өйрәтелдек. Шул гадәт хәзер дә дәвам итә. Бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый, аның нәрсә икәнен һәрберебез үзенчә кабул итә. Ләкин без үзебез аңлаганча түгел, рәсми фәрман кушканча бәхетле дип тәк­рарлыйбыз. Мин быел әдәбиятта шушы чирне фаш иткән диагноз-әсәр булырмы дип көткән идем. Булмады. Без булдырабыз, дип кычкырырга күнектек. Ә нәрсә булдырабыз соң? Бик оста яраклашабыз, начарына да, яхшысына да бик тиз күнегәбез. Шуңа күрә мин, әдәбият тәнкыйтьчесе булмасам да, заманны чагылдырган, заман авыруларына диагноз куйган, шул ук вакытта дару, һичьюгы витамин булырлык ысуллар күрсәтелгән әсәр көткән идем. Җәмгыять кайсы чорда да авырый ул. Хәзер дә төрле-төрле чирләрдән интегә. Бигрәк тә билгесезлек чиреннән. Кая барганны, ни белән көрәшәбез -- белмибез. Уңышсызлыклар өчен хакимиятне гаеп­ләп, үзебезне аклыйбыз. Шулай җан сак­лыйбыз. Мәсләксезлегебездә үз мескенлегебезне күрмибез. Язу технологиясен үзләштергән профессиональ әдипләребез күп. Алар әйтер сүзебезне әйттермиләр дип аклана. Җәмгыятьне уятырлык фикерләре юклыкны танымыйлар. Юк бит шуны күрсәтүче. Һәрберебезгә мәгълүм, авыру белән көрәшкәндә тән температурасы күтәрелә. Организм авыруны шулай гына җиңә ала. Җәмгыятебез дә кызыша. Ләкин без әдәбиятта да, сәнгатьтә дә температураны төшерә торган әсәрләр генә җитештерәбез. Дәвалый, уята торганы юк.
- Елларга ниндидер исемнәр бирү, аларны ниндидер темага буйсындыруның файдасы бармы соң?
- Болар бит эшне оештыру җәһәтеннән бер шигарь генә. Ниндидер чаралар үтә дә аннары үткәрелде дип хисап тутырыла.
- Без үзебезне "щепкинчылар" дип күкрәк сугабыз. Әмма бездән соңгы "йомычкачылар" йомычкага чыгып бетүнең сәбәбен нидә күрәсең?
- Кемнәрнедер артык талантлы, кемнәрнедер талантсыз дип әйтеп булмый. Миңа калса, без кирәкле вакытта кайттык. Сусаган чорда су кебек кабул ителгәнбездер. Ул чорда театр сәнгате яңгыр көткән, коргаксып беткән җирне хәтерләтә иде. Моны безгә кадәр эшләгәннәрне яманлау дип кабул итмик. Әмма чынбарлык шундый: профессиональлек юк дәрәҗәсендә, күбесе үзешчәннәр биек­легендә иде. Белемлерәк шәхесләр 1938 елларда кулга алынып юк ителгән. Без кирәкле чакта кайтып, кирәкле эшләрдә катнаша алдык. Бездән соң Петербургта укып кайт­каннар арасында да талантлар бар иде. Тик аларга безне уздырырга бердәмлек җитмәде бугай. Әллә теләкме? Әлегә безнең буын яшьләр белән алышынып бетмәгән. Шунлыктан алдынгылыктан тормозга әверелеп бармыйбызмы икән? Анысы да электән килгән гадәт. Режиссер кем белән эшли? Тыңлаучан, күндәм, тәҗрибәлерәк артист белән. Әлбәттә, яңалар яңарта да, калкынып та китә алмый. Яңа щепкинчылар укып кайткач, театр тагын да баеды. Ләкин бу яңаларга конкуренция тагын да көчле иде. Конкуренция үстерә дип саналса да, кайчак талантны үтерә дә ул.
- Бүген син нинди проблемалар белән яшисең?
- Проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнергә кирәкми, аларга яраклашырга кирәк, дигән де Голль атлы акыл иясе. Мин проблемалар күп дип зарланмас идем. Күбрәк булсын. Гаҗәпләндергәне шул: без, замана балалары, үз фикеребезне бик тиз үзгәртәбез. Кайчан гына әле коммунистларны үтереп мактадык, бермәлне фикеребезне үзгәртеп, сүгәргә керештек. Сүз уңаеннан, заманында коммунист булырга бик теләдем. Ләкин мине теле озын дип алмадылар. Мәрхүм Һидият ага Солтановның куркыныч кеше ул, дип нотык тотканы хәтердә. Ә партия таркалгач, син дөрес эшләдең, дип кулны кысты. Хәзер партияләр бик күп, әмма берсе икенчесеннән аерылмый. Алар халык бәхете өчен көрәшәбез дигән төтен чыгарса да, чынлыкта барысы да үз рәхәтләре өчен генә тырыша.
Бүген дин - хакимияткә, хакимият дингә җайлаша. Майны суга кушарга омтылу кебек тоела бу миңа. Илдус Гыйләҗевнең "Мәхәббәттә өченче кеше артык" дигән шигыре бар. Диндә дә шулай. Мин һәм минем ышануым бар, башкасы артык. Өченчесе килеп кушылса, агрессия тудыра. Аннары без бик кечкенә генә отышны да җиңү дип шапырынырга өйрәндек. Бәхәстә оттыруны җиңелү дип зарланып чигенәбез. Икесе дә начар. Соңгысы милләт өчен куркынычрак та.
Геройларсыз яши алмаган илнең халкы бәхетле була аламы? Шул турыда уйланам да, кылган гамәлләребезнең һәммәсе киләчәктә генә бәхетле яшәүгә юнәлтелгәнне күреп, сөрән саласы килә. Ул киләчәкне безгә озак көтәсеме соң? Менә шундый проблемалар диңгезендә йөзәм мин. Ә йөзеп чыгар ярны күрсәтүче юк. Маяк булырдай, җәмгыять градусын күтәрердәй әсәрләр көтәм.
- Равил дустым! 90 еллыгың уңаеннан уздырылачак хисап кичәңдә булу-булмавым Аллаһ кулындадыр, фикерләрем кытыклап йөрмәсен дип, уңайсыз сорау бирәм. Бүгенге драматургиянең асылы ни хакында? Нәрсәгә төбәп аталар?
- Нәрсәгә төбәп атсалар да, ядрәсез шартлату гына. Ничек әйткән - ни әйткәннән мөһимрәк.
- Сине конфликтсыз, җайлы кеше, комик кеше, яхшы кеше, диләр. Кайсысы күңелеңә хуш килә?
- Барысы да. Әмма бу сыйфатларны миндә башкалар күрәме - анысы мәсьәлә. Һәр яхшыда яманлык булган кебек, һәр яманда яхшылык та табып була. Кем эзли бит, нигә эзли. Барысы да чамадан тора, пропорция хәлиткеч рольне уйный.
- Конфликтларсыз дигән даның чыккач, синең көндәшләрең дә булмагандыр инде.
- Стендаль: "Эшләгән эшеңнең башкаларга кирәклеген белү өчен көндәшең булуы кирәк", - дип әйткән, имеш.
- Мин үзем гомерем буе үземә ышанучылар эзләдем. "Таптым" дип авыз тутырып әйтергә куркам. Сиңа ышаналармы? Син шуңа үзең ышанасыңмы?
- Ышану-ышанмаулардан бигрәк, мин тамашачының мине аңлавына омтылдым.
- Үзең белән сөйләшүдән, синең турында, яшьлегең, гаиләң турында ишетелгән кайбер риваятьләргә күчәм. Тормыш, гомер сәхифәләреңнең бу битләрен ачуда миңа якташың Мансур Шиһапов ярдәм итә.
* * *
Равил авылда театрлар каршылап, спектакльләр күреп үскән малай түгел. 10 нчыны укып аттестат алгач, ул авыл хуҗалыгы институтына гариза бирә. Имтиханнардан узмый кайткач, аны клуб мөдире итеп куялар. Авыл халкына көләргә сәбәп кенә кирәк ич. Равилдән дә көлгәлиләр, күрәсең. Авылдашларыннан берсе: "Имтиханда ничек яндың?" - дип сораганга Равил: "Әминә апаның бакасы белән әллә кая барып булмый шул", - ди. Бу җавапның тәме шунда, биология укытучысы Әминә апалары, дәрес җанлырак узсын өчен, бака скелеты алып керә икән дә, сүзне гел шул тирәдә әйләндерә икән. Ә институтка керү имтиханнарының сораулары "Лысенконың Вавиловтан аермасы нидә?" кебегрәк, генетикага бәйле.
Бу җавапта Равилнең йомшак сүзләр белән укыту системасын тәнкыйтьләве ярылып ятса да, ул чакта әле бу җавапны җавапсыз гына уздыралар. Бердәнбер реакция "Ну, Шигапыч, Шигапыч!"тан узмый.
...Равил туып-үскән Олы Солтан авы­лында (Балык Бистәсе районы) яшәгән риваятьләрнең берсе. Казан-Чистай юлыннан үтеп баручы русларны, атларын ашатып, ял итеп кунып чыгарга фатирга кертүче юк икән. Көзге пычрак, карлы яңгыр явып торган көндә була бу. Икенче сәбәп: сөйләшергә-аңлашырга авылда русча белгән кеше юк. Шиһабетдин абзый, кызганудан, мосафирларны үзе чакырып фатирга кертә. Атларына печән сала, олаучыларын аш белән сыйлап, ятак әзерләп яткыра. Иртә белән озаткач, караса, утынлыктагы балта юкка чыккан.
Ул чакта балта - хуҗалыкта иң кирәкле корал. Күп уйлап торырга вакыты юк, атка менеп русларны куа китә Шиһабетдин. Куып җиткәч, олауны тукта да, "Йә балтамны бирәсез, йә олавыгыз-ниегез белән барыгызны да... хөкемгә илтеп тапшырам", - ди.
Кычкырышып озак бәхәсләшкәннән соң, олаучылар бер-берсен тентергә мәҗбүр була. Антлар итеп, иң күп рәхмәт сүзләре әйткән олаучыда балтаны тапкач, Шиһабетдингә сузалар. "Сез аны минем кулдан алмадыгыз, каян алсагыз, шунда илтеп куясыз", - дип, балтаны алмый ул. Бер карак өчен ун олау Олы Солтанга кире борылырга мәҗбүр була. Арба саен ничә олаучы булгандыр - өч олауга берәү булганда да Шиһабетдин абзыйга, физик гайрәт өстенә, ихтыяр һәм тавыш көченең дә каршы якныкыннан өстен чыгуы кирәк. Әлегә балта тегеләр кулында булуга карамастан, ул олауны бора, каян алсалар, балтаны шунда илтеп куйдыра.
Бу җиңү, риваятькә әверелеп, Олы Солтан халкында бүген дә яши, диләр. Читкә китү кебек булса да, тагын бер мисал...
...Ватан сугышы бара. Югалтулар зур, ялгышулар күп. Җир, кешене кызганмасагыз, мине кызганыгыз, дигән сыман, мәрхүмнәр күплектән сыкрый. Солдат күңеле күрәләтә ясалган хата-ялгышларны кабул итә алмый, әрни-рәнҗи. Бүген ачылган хакыйкатьләр фонында уйлап караганда, Шиһабетдин солдат та бик еш кабатланган хаталарны тойган, күргән, белгән саен, "ярхәмикә, амин" дип утырмагандыр, ярсыгандыр, янган-көйгәндер, сукырангандыр, сүгенгәндер дә...
...Аны "тел" алу өчен разведкага җибәрәләр. Холкыннан чыгып, юри җибәрмәделәрме икән, дип фаразлау соралса да, документларга гына ышанабыз. Берүзе, бер корал белән, бер "тел" алырга бара Шиһабетдин солдат... Һәм кораллары белән илле "тел" алып кайтып, тиешле урынына тапшыра. Бер һәм илле! Мондый батырлык кылган өчен көнендә-сәгатендә орден-медальгә генә түгел, герой исеменә лаек булса да, Шиһабетдин солдат, күп тә үтми, бернинди дә атыш юк чагында "сәер" пуля тиюдән мәрхүм булып, туганнар каберенә күмелүгә генә лаек табыла. Урыны оҗмахта булсын шәһитнең. Үкенечле, сәер үлем. Уйланырга этәрә торган үлем...
Шиһабетдин абзыйның буйсындыру чыганагы аның улында да бар. Ул да буйсындыра, күпләрне әсир итә бит! Әмма гайрәт-кодрәт, көч белән түгел, гап-гади сөйкемлелеге, ягымлы мөгамәләсе, сафлыгы, дустанәлеге белән!
Равилнең министрлар белән дустанә сөйләшеп торганын күргәнем бар. Ул "койрык болгый" да, "тәлинкә тота" да белми. Аның өчен дәрәҗәсе түгел, кешенең үзе кызыклы. Кеше турында, ул шундый, ул мондый, дип сүз куертмый, кирәкле сүзен кемгә дә үзе алдында турысын әйтә дә бетерә ул. Авыррак сүзләр ишеттергәндә дә, Равилгә үпкәләп булмый. Аның уены-чыны бергә булуына иптәшләре күнеккән, үзләреннән көлдереп "чәнечкеле" эпиграммалар яздыралар.
Ә.Шәкүровка
Щепкинчылар арасында
Иң яшебез син идең.
Иң акыллы, иң хәйләкәр,
Иң картыбыз син бүген.
Р.Таҗига
Каты телле мишәр идең
Йомшардың тора-бара.
Хәзер синдәй йомшак телне
Театрда табып кара.
Н.Дунайга
Төнлә торып юри генә
Син идең бит чукынган.
Хәзер инде чын христиан
Булып чыктың, чукынган!
Г.Исәнгуловага
Сакау телле башкорт идең
Син Казанга килгәндә.
Сакау телле артистны син
Кичермисең үлгәндә дә!
Ә.Шакировка
Бу кушаматны тагадыр
Я мөкиббән, я куштан.
Әзһәр көткән дә... Бөек дип
Үзенә-үзе кушкан.
Н.Ихсановага
Нәҗибәбез һич картаймый
Яшәрә генә бара.
Нәҗибә күк алтмыш яшьтә
Шпагат ясап кара!
Үземә
Юаш идем, усалландым
Усал булып калырмын.
Ялагай, кыйбласыз булсаң,
Шундук җаның алырмын!
"Әҗәл".
Равилнең энергия чыганагы - аның табигый, чын демократлыгы. Аныңча булмаса да, һәркемнең үзенчә яшәргә хакы барлыгына инанып яшәве белән ул - ирекле шәхес. Грим бүлмәсендә яки берәр тыныч урында сөйләшеп утырганда Равилдән ирексезләнүе турында сүз чыкканы юк. Көч кулланып аннан нинди булса да гамәл кылдыру ихтималын күз алдыма китерә алмыйм. Ул комсыз да, әрсез дә түгел. Кирәген сорап, рөхсәт белән генә алырга күнеккән. Әмма тиешлесен ала алмаса, холык күрсәтү дә аңа ят түгел.
...1972 елда администратор аңа бик тә мөһим кунагы өчен чакыру билеты бирми. Равил бу хурлыкка чыдый алмавын сәхнәгә чыгып әйтергә мәҗбүр була. "Исерек айнымасын, хәерче баемасын" кебегрәк сүзләр ычкындыргач, аның тәртибен тикшерүне җыелышка куялар. Ә җыелышта Равил, гафу үтенәсе урында, китәргә гариза бирә. Бер ел филармониядә эшләп ала. Аны, шау-шу сүрелгәч, Академия театрына кайтырга чакыралар, хәтта үпкәләгән администратор үзе үк "Театрга кайт", - дип кодалый. Равил ачу тота белми - кайта! Эшкә тотына һәм эшли! Инде алырга мөмкин булган барлык дәрәҗә һәм бүләкләре алынган, чират инде орден-медальләргә җитеп тукталган. Иң мөһиме - бүген милләт аны үз артисты итеп табыну дәрәҗәсендә таный. Шиһабетдин солдат турында командование тарафыннан язылган үлем хәбәрендә "Сын татарского народа" дигәннәр. Равил дә - милләтебез улы, иң абруйлы шәхесләреннән берсе!
...3-4 еллар элек дачадан кайтып киләбез. Шәһәргә кергәндә гаишник туктата. Гөнаһыбыз юк, ышаныч кәгазенең вакыты чыккан дип бәйләнә, акт төзи. Равилнең таныш гаишнигы барлыгы искә төшеп, аннан киңәш-ярдәм сорарга булдык.
Шунда лейтенант телгә килде:
- Кайсы Равил? Шәрәфиме? - ди. "Әйе" сүзен ишеткәч: "Миннән сәлам әйтегез!" - диде дә, актны ерткалап, чүп савытына ташлады, безгә хәерле юл теләп калды...
Равил Шиһапыч соң өйләнде. Гаилә коруның нинди проблемаларга юлыктырачагын белеп, шуларны хәл итәргә әзер булгач кына өйләнде. Сайлаганы уң килде. Раушаниясе чын иптәш, туг­рылыклы хатын булды. Ирне ир итеп, туганнарын якын, бер-берсен тиң күреп, хәлләрне аңлап яшәүләре нәтиҗәсендә, үрнәк гаилә булып, ике бала үстерделәр. Аларның тату-килешенгән тормышын күреп, без сабакташлары куанабыз да, мактанабыз да. Чыннан да, үрнәк гаилә.
Равил әфәнденең табигый гаделлегенә, тапканны әрәм-шәрәм итмәвенә, ризыкка хөрмәтенә мисалларым бик күп булса да, шуны гына өстәп әйтә алам: ишле гаиләдә авырлык белән үскәнгәме - ул бик сак булды, кесәсендә һәрчак яшәрлек акчасы, тумбочкасында икмәк белән шикәре бетмәс иде. Кием-салымын үзе юып үтүкли, чис­талыкка-пөхтәлеккә аннан үрнәк алабыз, дәрескә барырга йокыдан да ул уята. Бу студент елларыбызда шулай иде. Хәзер дә ишетеп белүемчә, ул һаман байлык­ка да, акчага да, җиһазга да, ашауга да "азгын" түгел. Кием-салымга талымсыз булса да, ял итү, күңел ачуларга бик тә талымлы. Холык!
...Хәтеремдә, уку театры сәхнәсендә имтиханга әзерләнгән өзекләрне күрсәтәбез. Ыгы-зыгы, шау-шу, вак-төяк конфликтлар. Кыскасы, дулкынлану өстенә дулкынлану.
Ниһаять, вакыт җитә, без - сәхнәдә! Равил - Дон Кихот, мин - Санчо Панса. Уеныбыз нәрсә, аның нинди "тәме" булгандыр, концерт-фәлән оештырганда, остазларыбыз гел безне җибәрә иде. Шунысы да хәтердә, Равил Дон Кихот сурәтенә охшаш ябык, озын, күзләре очкынланып, янып тора иде. Бу кичәдә Равил аерата хисле булды, роленнән ычкынып-ычкынып киткәндәй тоелды...
Башкасын хәтерләмим. Сәхнәдән чыгып, бераз тынычлангач, әйтә бу миңа: "Мин бит авылдан хат алдым. Анда абыемның үлеме турында язылган. Менә ул. ...Ни хикмәттер, сәхнәгә чыгар алдыннан хаттагы фаҗигале юлларны күрмәдем, укымадым, дөресе - алар миңа бер кодрәт сәбәпле күренмәде, Аллаһы Тәгалә мине шулай хәвеф-хәтәрдән саклады, күрәсең".
Бу хәлләрдән соң инде ничә ел гомер узгач, үзе хәтерлиме икән, дип сорарга булдым аннан. "Хәтерлим генә түгел, мин аларны онытканым да юк, хәтта бик киеренке, кискен чакларда әтинең дә, абыйның да тавышларын ишеткәч кенә тынычлык табам", - диде ул җавабында. Әйе, Равил Шиһабетдин улы Шәрәфиевтә ышандыру энергиясе көчле. Шул көч милләтебезгә дә күчсен иде. Чөнки үзеңә ышаныч бик зур көч бит ул.
Кешелеклелек көннән-көн дефицитка әверелә барганда, аны саклау батырлык түгелме? Алла ярдәм бирсен сиңа, Шиһабетдин батырның улы Равил!
...Ватан сугышына озатканда, 3 яшьтә генә булса да, Равил әтисеннән ихласлык, кыюлык орлыкларын үзенә генә түгел, бөтен нәселенә җитәрлек микъдарда сеңдереп калган.
Әхтәм ЗАРИПОВ.
.Улы белән.
."Әлдермештән Әлмәндәр". Ш.Биктимеров, Р.Шәрәфи.
."Диләфрүзгә дүрт кияү". Р.Шәрәфи, Н.Гәрәева.
."Айдын". Ә.Зарипов, Р.Шәрәфи.
."Американ". Ф.Әхтәмова, Р.Шәрәфи.
."Кол Гали". Г.Исәнгулова, Р.Шәрәфи, Г.Шамуков.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: