Мәдәни җомга

Кариев театрында – «Кәҗүл читек»

Ниһаять, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа үз өендә тәүге премьера узды. Театр сөючеләр бу көнне зарыгып көткәндер. Спектакле дә нинди бит әле – Г.Исхакый хикәясе нигезендә куелган «Кәҗүл читек». Инсценировканы Нәзифә Кәримова язган. Режиссеры – Ренат Әюпов.

Танылган язучы, публицист, бөтен гомерен татарны дәүләтле итүгә багышлаган Гаяз Исхакыйның 140 еллыгында бу спектакль – аерата зур вакыйга. Ни кызганыч, шундый бай, тирән эчтәлекле мирас калдырган язучының әсәрләре сәхнәләребездә бик сирәк куела. Юкса, милләтебезнең хәлен киң колачлаган «Зөләйха», «Олуг Мөхәммәт», «Тартышу» драмаларын, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» хикәясен, «Җан Баевич» комедиясен, гап-гади кешеләрнең көндәлек тормышлары турында «Сөннәтче бабай», «Кәҗүл читек» хикәяләрен, «Остазбикә» повес­тен дә бердәй оста иҗат иткән язучының әсәрләрендә  уйландырырлык фикерләр хәттин ашкан. Һәркайсында милләт өчен сызлану, киләчәгебез өчен борчылу ярылып ята. Һәркайсы, гүя кичә генә язылгандай – бүгенге көнгә аваздаш әсәр. Мәсәлән, «Җан Баевич»  пьесасының баш герое – үз теләге белән  Мөхәммәтҗаннан Җанга әйләнгән бичара зат   тарихыбыздан, гореф-гадәтләребездән, телебездән баш тартып, «бөек» рус зыялысы булу турында хыялланган бүгенге кемсәләрне хәтерләтмимени? Язучы Гаяз Исхакый, укымышлы күренер өчен пәйгамбәребез исеменнән баш тартырга җөрьәт иткән бу адәми заттан 1939 елда ук ачы көлгән була. Аннан соң сиксән ел вакыт үтсә дә,  вәзгыять һаман шул ук...
«Кәҗүл читек» – язучының кыска, әмма күп сыйдырышлы, милли һәм дини гореф-гадәтләребезгә сокланып язылган әсәрләренең берсе. Ә режиссер Ренат Әюпов Минзәлә театрында сәхнәләштерелгән «Остазбикә», «Сөннәтче бабай»дан соң өченче тапкыр Гаяз Исхакый әсәрен куя. Бу режиссер хикәя, повесть, хәтта романнарны сәхнә теленә күчерүдә байтак осталык туплады. Аның республикабызның төрле театрларда куелган «Мөһаҗирләр» (М.Галәү), «Оҗмах капкасы» 
(А.Гыйләҗев), «Алмачуар» (Г.Ибраһимов) һ.б. спектакльләре моңа дәлил. 

Премьера көнне театрга керешкә үк кайнар коймак, хуш исле җиләк кайнатмалары исе борынны кытыклады. Иҗатчылар спектакльдә Корбан гаете турында сүз барасын әнә шулай алдан ук белгертеп куйган. Театрның яңа директоры Гүзәл Сәгыйтованың ишек төбеннән ук кунакларны каршы алуы, чәй өстәле янына озатуы күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. Һәр тарафта бәйрәмчә күтәренкелек хөкем сөрә иде. Яңа йортта беренче зур премьера бит! 

Спектакльне карагач, Гаяз Исхакыйның язучы осталыгына да, иҗат төркеменең нибары ун битлек әсәр нигезендә язылган пьесадан бер сәгатьлек үтә җете, тиз хәрәкәтле, шул ук вакытта тирән тамаша иҗат итә алуларына таң каласың. Сәхнәдә – татар тормыш-мәдәниятенең иң матур, иң күркәм мизгелләре тасвирлана. Биредә ир белән хатын (Фәнис Кәлимуллин, Диләрә Зиннәтова), килен – каенана (әби – Рәмзия Закирҗанова) мөнәсәбәтләре матур чагылыш тапкан. Өлкән буынның балаларга ихтирамлы мөгамәләсенә күпме карасаң да, туеп булмастыр кебек. Хәзер генә ул бала-чаганы  ярыш атына әйләндердек – иртән – мәктәп, көндез – «түгәрәк», кич – секция. Медале никадәр күбрәк булса, шулкадәр әйбәтрәк. Сабый белән утырып сөйләшергә вакыт та калмый. Исхакый исә үзенең бу  әсәрендә бала хакының зур булуын искәрткән. Юкса әбисе, куйган камырын да онытып,  кәҗүл читек сорап кәҗәләнгән оныгын шулкадәр назлап юатыр, килененең баш бәясенә төшкән читегенең үкчәсен кисеп, үзен корым ярдәмендә кара төскә кертеп булса да,  ничек тә баланың күңелен күрү җаен эзләр идемени?! Исхакый хикәясендә тасвирланганнардан тыш, спектакльдә тагын  хәлфәнең (Нуриәхмәт Сафин) мәдрәсә шәкертләрен үз балаларыдай якын күрүе, мулла малаеның хәерчерәк яшьтәшләрен икмәк белән сыйлавы матур сурәтләнгән, иҗатчылар шулай ук икмәкнең кадере мәсьәләсен дә күз уңыннан ычкындырмаган. Ә иң мөһиме – Әхмәдулланың Корбан гаетенең мәгънәсенә төшенүе, гаилә иминлеге кәҗүл читектән дә мөһимрәк булуын аңлавы. 

Әхмәдулла – яшь артистка Ләйсән Закированың театрда беренче зур роле икән. Шулай да ул кире беткән елак малайның Корбан гаете могҗизасына төшенүен ышандырырлык итеп күрсәтеп бирә алды. Аның сабыр холыклы абыйсын уйнаган Эльдар Гатауллин аталар һәм балалар мәсьәләсен ачарга ярдәм итте. Ә инде Әхмәдулланың апасын гәүдәләндергән Алия Кәлимуллина һәрвакыттагыча спектакльнең матур бер бизәге булды. 

Рәссам Илшат Вилданов  берничә чигүле сөлге, келәм, җиз самовар, чәк-чәк, баш геройларның милли киемнәре ярдәмендә сәхнәдә татар мохите тудыруга ирешкән. Спектакль буе яшь композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән ягымлы милли көйләр яңгырый. Геройларның кайбер сәхнәләрдә биегәндәгегә охшаш хәрәкәтләрендә дә хәтта милли чалымнар шәйләнә. Аларны режиссер Ренат Әюпов үзе куйган.

Спектакльдә ата-бабаларыбызның зирәклеге, халыкчанлык, якты юмор алга чыккан. Тамаша Исхакыйча ук булмаса да, иҗатчылар бу бөек язучының рухын дөрес тоемлаган.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: