Мәдәни җомга

ҖИРСҮЛЕ ИҖАТ ГАМЕ

Зөфәр Харисов - Мөслим төбәгенең Түбән Табын авылы егете. Харис мулла улы Назыйм абый белән Әнвәрә апа гаиләсендә дөньяга килә ул. Соңгы елларда Зөфәр белән шактый еш кайтырга туры килде бу якларга. Әнисе исән чакта үткән-барганда да кергәләп, хәл белеп чыга идек. Кызганычка, бүгенге көндә рәхәтләнеп яшәрлек каралты-курасы, тап-таза ихатасы...

Зөфәр Харисов - Мөслим төбәгенең Түбән Табын авылы егете. Харис мулла улы Назыйм абый белән Әнвәрә апа гаиләсендә дөньяга килә ул.

Соңгы елларда Зөфәр белән шактый еш кайтырга туры килде бу якларга. Әнисе исән чакта үткән-барганда да кергәләп, хәл белеп чыга идек. Кызганычка, бүгенге көндә рәхәтләнеп яшәрлек каралты-курасы, тап-таза ихатасы булган нигез буш тора. Дөрес, җәй көннәрендә кайткалап киләләр-килүен... Әти-әниең исән чакта гына нур бөркеп, үзенә тартып тора икән ул туган нигез! Газиз нигез! Сине аякка бастырып, олы юлга озаткан ата-баба нигезе. Адәм баласына шуннан да кадерлерәк, ямьлерәк җир була микән? Юк, әлбәттә! Син бит биредәге һәр куакны, һәр агачны яттан беләсең. Үзәнлекләрендә, әрәмәлекләрендә көтү көтеп, учак ягып, күмеренә бәрәңге тәгәрәтеп үскәнсең.

Иҗат кешесе әллә каян килеп чыкмый ул. Үзе тәгәрәп үскән гүзәл табигатькә соклану, матурлыкка омтылу: рухландыра иҗатка. Тик шул илаһилыкны күрә, тоя белергә генә кирәк. Әби-бабаң, әти-әниең сөйләгән әкиятләр, апаң-абыең укыган китаплар, радиодан яңгыраган милли моңнар синнән шәхес әзерли. Иң мөһиме - хыяллана белергә генә кирәк. Калганы синең тырышлыгыңнан гына тора. Яшь чагында кызларга мәхәббәт хатлары, шигырьләр багышлап язган үсмерләрдән еш кына язучылар, артистлар, рәссамнар чыга.

Зөфәр мәктәп елларында укыганда ук балет артисты, биюче булырга хыяллана. Концертларда катнаша, җырлый. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, театр училищесына укырга керергә дип, Казанга килә. Училище коридорында бераз басып уйланып торгач, әти-әнисен, авылын сагынып, кире авылына кайтып китә. Ул елларда Казаннан Мөслимгә туры юллар булмау сәбәпле, аның башкалага сәяхәте дүрт көнгә сузыла. Автобустан - поездга, поезддан - автобуска. Бигешкә кадәр хәтта самолетта да очарга туры килә аңа. Шулай да, балет биючесе булам, дигән хыялын әкренләп тормышка ашыра башлый ул. 9-10 нчы сыйныфларда укыганда смотрларда катнашып, Казанга, Мәскәүләргә кадәр барып җитә. Зөфәр катнашып йөргән Мөслим хоры академик хор статусын ала. Соңрак ул үзе дә дүрт кыз, дүрт малайдан торган бию төркеме оештыра. Егетнең зур сәхнәгә юлы әнә шулай башлана. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, ул туп-туры Казан дәүләт мәдәният институтына юл тота. Бу юлы да туган авылын, әти-әнисен сагынып: «Ташлап кайтам, сагынуга түзә алмыйм», - дип, өйдәгеләргә хәбәр салса да, әнисенең үгетләүләренә колак салып, укуын дәвам итә. Ул, бик күп еллар үткәч, шушы юксынулары хакында, туган авылына, әнисенә багышлап шигырь дә иҗат итә:

Хыялларымда гына булса да,
Ык буеның талларына кунар идем.
Сине мактап җырлый торган,
Әй, Табыным, Табынкаем,
Сандугачың булыр идем,

* * *

Әй, гүзәл Түбән Табыным минем,
Ык буеның матур почмагы.
Онытылмый иркәләгән- сөйгән
Әнкәемнең назлы кочагы.

Әйе, артист туган җирен, кендек каны тамган туган туфрагын сагына. Җылы хатирәләре аша яшьлегенә, әти-әнисе янына кайтып килә.

Иҗатка килгәндә, Зөфәр белән без сәхнәгә бер замандарак аяк бастык. Баштарак төрле спектакльләрдә бергә дә уйнарга туры килде. Шекспирның «Гаугалы мәхәббәт»ендә Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында һәм башка әсәрләрдә катнаштык. Тик шулай да, безне икенче төрле иҗат ныграк бәйли. Зөфәр, мин язган, К.Тинчурин театры сәхнәсендә куелган дүрт спектакльдә төп рольләрне башкарды. Аның иң беренчесе - җыр-биюле әкият- "Баһадурның яңа дуслары"нда төп рольләрнең берсе булган Урам мәчеләренең бароны - Бортас бабай иде. Анда биергә дә, җырларга да, шул ук вакытта сюжет юнәлешеннән читкә дә тайпылмаска кирәк. Зөфәр әлеге рольне зур осталык белән башкарып чыкты.

Менә кайчан кирәк булды аңа Түбән Табында, Мөслимдә алган дәресләре. Ул гына да түгел, актерның табигатьтән бирелгән пластика белән беррәттән матур тембры да бар! Шуны белеп алган режиссерлар аңа махсус җырлы-биюле рольләр бирә. Әгәр ул берәр музыкаль театрда эшләсә дә, рольсез йөрмәс иде. Миңа калса, лирикага бай мондый әсәрләр, мелодрамалар аның үзенә дә бик ошый. К.Тинчурин театры сәхнәсендә куелган өченче әсәрем - «Сынган беләзек» мелодрамасында да Зөфәр төп рольне - Хафизны уйнады. Бик катлаулы, психологик тетрәнүләр кичергән авыл кешесе образын иҗат итәргә кирәк иде аңа. Сугыштан әйләнеп кайтмаган әтисе табылганчы, гомер буе «сатлыкҗан малае» дигән кара тамга күтәреп йөрүче, өстәвенә өендә комсыз, мал җанлы хатынга түзеп яшәүче ирнең холкын бик нечкә тоемлап башкарды Зөфәр әлеге рольне. Өстәвенә актер бу әсәрдә дә җырсыз калмады. Тамаша барышында ук үз-үзенә «Их тала, тала, тала, тала минем йөрәгем»не көйләсә, инде туган нигезенә кадерле әтисе кайткач, герман көен башкарды.

Спектакльне сәхнәләштергән Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова пьесаның асылына төшенеп, дөрес итеп куюы, артистларның дөрес сайланышы әсәргә зур уңыш китерде. Күренекле драматург Т.Миңнуллин бу спектакльгә бәя биреп: «Җанга җылылык бирүче әсәр», - диде. Бу инде режиссерга да, артистларга да язучыга да бирелгән бәя иде. Спектакльнең сәхнәдә 13 ел баруында Зөфәр Харисовның да өлеше зур. Дүртенче пьесама килгәндә, «Яз галәмәте» комедиясен сәхнәгә театрыбызның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин куйды. Әсәрне яза башлаганчы ук, менә шушы артистларны күз алдында тотып яз, дип, юнәлеш тә биргән ул. Әлеге дә баягы Зөфәрнең лирик артист икәнлеген дә истә тотып, аңа махсус җыр-биюле роль язылды. Төп герой Рудольф әсәрнең уртасында гына пәйда булса да, ул шундук тамашачыларның бөтен игътибарын үзенә җәлеп итте. Баштарак сүлпәнрәк барган тамаша, шундук җанланып китте. Зөфәр биредә дә алыштыргысыз иде. Шәп итеп тегелгән пөхтә, матур киемнән, башына затлы эшләпә элгән. Өстәвенә моңлы итеп җырлавы тамашачыларны әсәрләндерә, алар үзләре дә сәхнәдәге тормыш белән яши башлый. Гомер буе сөйгәнен көтеп олыгайган комендант Мәдинә ханым янына кайдадыр дөнья куып, мең бәлаләр кичергән сөйгән яры Рудольфның көтмәгәндә кайтып төшүе, аларның кавышуы тамашачы күңелендә шатлык хисләре тудыра. Хатын-кызларыбыз бәйрәменә багышлап язган әсәр, матур бер мизгел булып, театр тарихына кереп калды.

Зөфәрнең лирик актер буларак ачылып китүе исә 1988 елда режиссер Дамир Сираҗиев куйган «Аршин мал алан» спектакле белән бәйле. Ул анда төп рольне башкарып, бөтен яктан ачылган иде. Өстәвенә театрыбыз тарихында беренче мәртәбә җырлар оркестр уйнавында башкарылды. Мәшһүр М.Сәлимҗанов куйган «Ташкыннар»да - Мирвәли, Н.Гаетбаевның «Әстәгъфирулла» комедиясендә - Азат роле Зөфәрне менә дигән комик артист буларак та танытты. К.Тинчуринның «Назлы кияү»ендә җырлы-биюле Рәшит, Батулланың «Сөйгән ярым ятка кала»сында Харамша - шулай ук актерның иҗат биографиясен баеткан образлар. Аның мондый рольләре дистәләгән!

Әмма Зөфәр Харисовның иҗаты моның белән генә чикләнми. Ул режиссер буларак та үзен таныткан шәхес. Н.Гыйматдинова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Сихерче»не дә, Х.Ибраһимов пьесасы буенча куелган «Бәхетле килен» спектаклен дә дөньяга ул чыгарды. Шулай ук Р.Хәмиднең "Исәнлеккә-саулыкка", Л.Вәлиевнең "Париж егете Әлфәнис" комедияләрен дә Зөфәр сәхнәләштерде. Менә шундый киңкырлы талант иясе ул безнең театрның әйдәп баручы актеры Зөфәр Харисов.

Рәдиф СӘГЪДИ,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Рәсемдә: Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган "Бер тамчы ярату" спектаклендә.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: