Мәдәни җомга

Гөлнара ХӘЙРУЛЛИНА: ХАЛКЫБЫЗ СӘНГАТЕН ДӨНЬЯГА ТАНЫТАСЫМ КИЛӘ

Май аенда 3 көн дәвамында республика студентларының"Студент язы" ачык иҗат фестивале булып узды. Ул быел, яңа төсмерләр белән балкып, республика чикләрен үтеп чыкты. Фестивальдә татарстанлылар белән бергә, Русиянең 16 төбәгеннән югары уку йортлары студентлары үз сәләтләрен, осталыкларын күрсәтте. Мәскәү, Сарытау, Оренбур, Чиләбе шәһәрләре, Мари Иле, Чуашстан, Мордовия республикаларыннан килгән егет-кызлар...

Май аенда 3 көн дәвамында республика студентларының"Студент язы" ачык иҗат фестивале булып узды. Ул быел, яңа төсмерләр белән балкып, республика чикләрен үтеп чыкты. Фестивальдә татарстанлылар белән бергә, Русиянең 16 төбәгеннән югары уку йортлары студентлары үз сәләтләрен, осталыкларын күрсәтте. Мәскәү, Сарытау, Оренбур, Чиләбе шәһәрләре, Мари Иле, Чуашстан, Мордовия республикаларыннан килгән егет-кызлар аерата актив булуы белән истә калды. Быелгы фестивальнең тагын бер үзенчәлеге - ул XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачу һәм ябу тантаналарында, шулай ук мәдәни чараларда катнашу өчен талантлы студентларны барлау һәм сайлап алуны максат иткән иде. "Студент язы"нда биючеләр аеруча энә күзеннән үткәрелде. Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары балетмейстеры Жанна Шмакованың жюри составында булуы шушы хакта сөйли. Ә без бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 4 нче курс студенты, фестивальдә "Халык биюләре" төрендә I дәрәҗә дипломга лаек булган Гөлнара Хәйруллинаны редакциябезгә дәштек.




- Бу фестивальдә миңа беренче тапкыр катнашырга насыйп булды, - дип башлады сүзен Гөлнара. - Әмма иҗатымны берьюлы ике номинациядә - җыр һәм биюдә күрсәтергә ниятләдем. Фестивальдә иң әүвәл катнашучыларның гаять күп булуы игътибарны җәлеп итте. УНИКС концерт залында үткән сайлап алу турларында бию номинациясендә генә дә йөзләгәнчә егет һәм кызның үз иҗатын тәкъдим итүе генә дә конкурсның таләпчән булуына бер дәлил. "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган финал бәйгесенә, ягъни гала-концертка да шактый биюче үтте. Арада халык, эстрада, спорт биюләре бар иде. Җыр конкурсында халык, эстрада җырлары башкарылды, вокаль-инструменталь ансамбльләр дә хәтсез иде.

- Гөлнара, ә син жюри игътибарына нинди җыр һәм бию тәкъдим иттең?

- Фестивальдә чыгыш ясау өчен мин үз репертуарымдагы башкорт халык биюен һәм башкорт халык җыры "Элмәлек"не сайладым. Билгеле, чыгышка бик нык әзерләндем, махсус күлмәк тектердем. Бу җыр-биюләрне күптән өйрәнгән идем инде. Аларны елдан-ел яңа милли бизәкләр белән баета, камилләштерә барам. Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанга килгәләп тора. Аларның чыгышларына бармый калганым юк. Һәр концерттан, үземә нинди дә булса матур хәрәкәт күреп алып, куанып кайтам. Интернеттан да халык җыр-биюләрен карыйм. Бию үтә дә нәзакәтле сәнгать, анда һәр хәрәкәт, һәр ым әһәмиятле. Аннары мин Татарстан халыклары ассамблеясенең башкорт общинасына да йөрим, алар исеменнән чыгышлар ясыйм. Актерлар йортында башкорт общиналары корылтае булды. Анда Русиянең барлык төбәкләреннән дә диярлек башкорт вәкилләре килгән иде. Бу зур җыенда мин дә җыр-бию белән катнаштым. "Татарстанда яшәүче татар кызы булсаң да, чын башкортча җырлыйсың, биисең", - дип әйттеләр.

- Яшьләр күбрәк эстрада сәнгатенә тартыла. Ә синең репертуарыңда башлыча халык җыр-биюләре… Бу нәрсәдән килә?

- Мин кечкенәдән үк сәнгатьне үз иткәч, үзебезнең милли җыр-биюләребезне, аларның тарихын өйрәндем. Ә эстраданы безнең халык сәнгате түгел, дип уйлыйм. Һәм яшьләрнең бүгенгедәй эстрада җырлары белән мавыгу шаукымы да узар, дигән фикердә торам.

Әйе, мин халык биюләрен, җырларын яратам, чөнки алар һәрвакыт милләтнең асылын, чын йөзен күрсәтә торган сәнгать булып тора.

Халык җырлары дигәннән, узган ел җәй миңа Тубыл шәһәрендә узган "Искер җыен" дигән халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивалендә кунак булып катнашырга туры килде. Фестивальнең сайлап алу туры халык телендә Изге урын дип йөртелә торган җирдә узды. Без инде конкурста катнашучылар әзерләнгән арада, сәхнәгә чыгып, җырлап-биеп, халыкны ял иттерергә тиеш идек. Фестивальнең икенче көнендә аны алып баруны да миңа йөкләделәр. Анда төрле халыкларның сәнгатен күреп, хәйран калдым. Һәр милләтнең сәнгате - үзе бер гүзәл дөнья. Себер татарларының да җыр-биюләренә, милли киемнәренә сокланып туймаслык.

Ә инде бию сәнгатенә килгәндә, мин Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын мөкиббән китеп карыйм. Үзем дә бик кечкенәдән шушы коллектив каршында эшли торган "Юлдаш" бию студиясендә шөгыльләндем. Минем укытучыларым - сәнгатьтә югары дәрәҗәгә ирешкән, танылган балетмейстерлар Раилә Гарипова, Ләйсән һәм Айрат Хәмитовлар. Шуңа да күп халык биюләрен беләм. Әйтик, татар, грузин, башкорт, болгар, урыс, ирланд, америка, поляк халык биюләрен бөтен нечкәлекләре белән өйрәндем. Күптән түгел генә көнчыгыш биюләре курсларына йөреп, аны да үзләштердем.

- Гөлнара, синең сәнгатьле уку сөйләү белән дә бик җитди шөгыльләнгәнеңне беләм. Әйтик, синең "Ватаным" республика конкурсында, Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга багышланган "Дулкыннар" республика бәйгесендә катнашып, I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнгәнең хәтеремдә. Ә 8 нче сыйныфта укыганда Казан буенча үткәрелгән "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә 1 нче урынны алган идең. 2006 елда исә Г.Тукайның 120 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән шигырь укучылар бәйгесендә гран-пригә ия булдың…

- Мин бу сәнгатьләрнең барысын да яратам. Хәтта күңелемә кайсы аеруча якын булуын да аерып кына әйтә алмас идем. Сәхнәдә биесәм, минем җырлыйсым, сөйлисем килеп кала. Ә инде концертта җыр белән катнашсам яки концерт алып барсам, биюне юксынам. Мин кечкенәдән үк һәр елны "Юлдаш" бию студиясе концертларын алып бардым. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең филармония концерт залында үткән чыгышларында, коллективның балетмейстеры Раилә Гарипова кичәсендә миңа конферансье буларак катнашырга туры килде. Мин үзем концерт алып баручының сәхнәдә артык күп сөйләвен өнәп бетермим. Кеше кичәгә, концертка мәгълүмат алырга түгел, ә бәлки, онытылып ял итәргә килә. Әмма кайбер конферансьелар сәхнәдә шулкадәр күп сөйли, тамашачыларның моннан туеп, хәтта залдан чыгып киткәннәрен дә күргәнем бар.

- Синең сәхнәгә бик нәни чагыңда - 3 яшьтә чыгып җырлавың хәтеремдә калган. Аннары инде "Әлли-бәлли-бәү" тапшыруларында катнаша башладың. 2003 елда Мәскәүдә узган "Көмеш Эдельвейс" бию конкурсында 1 нче премиягә лаек булган идең. Соңрак Болгариядә узган балалар сәнгате бәйгесендә катнашып, хореография һәм вокал буенча I дәрәҗә диплом, Төркиядә узган Халыкара конкурста җыр буенча бәйгедә катнашып алтын медаль, Польшада үткән Халыклар дуслыгы фестиваленнән хореография һәм вокал номинацияләрендә гран-при алып кайттың. Син башкарган җырның "Казан сандугачы-2005" бәйгесендә 1 нче урын белән бәяләнүе дә исемдә калган. Ә инде 2007 елда "Татар кызы" конкурсында тагын да гран-при алуга ирештең.

- Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуымны күбрәк әнием сөйләве буенча беләм. "Минем җырлыйсым килә" дигән конкурс булган ул. Мине сәхнәгә Илдар абый Кыямов алып чыккан, микрофонны тотарга булышкан. Гомумән, мин аякка басуга, музыка ишетсәм, аңа кушылып җырлый, яисә бии башлаганмын икән. Ул елларда Татар дәүләт филармониясе каршында балалар бию студиясе эшләгән. Мине 4 яшемдә шунда йөртә башлаганнар. 10 яшьләремдә Луиза Батыр-Болгариның балалар өчен язган җырларыннан торган "Бииләр итек-читекләр" дигән дискым дөнья күрде. 2004 елда "Тиен белән куян мәктәпкә бара" дигән видеофильмда катнаштым. Һәм минем сәләтемне кечкенәдән үк күреп алып, аны үстерергә бар көчен биргән, миңа булышкан әниемә һәм дә укытучыларыма бик тә рәхмәтлемен.

- Гөлнара, синең Болгариядән бер халык җырын отып кайтканың да хәтеремдә калган.

- Әйе, "Мятело ленче ябълко" дигән болгар халык җыры ул. Әйдә өйрән әле, безнең җырларга телең ятып тора, диделәр дә, мин аны 2 көн эчендә әзерләп бетердем. Һәм зур концерт залында чыгыш ясадым. "Акцентың бер дә юк", - диделәр. Шушы ук җырны Мәскәүдә узган "Көмеш Эдельвейс" бию конкурсында да җырладым. Жюридә Бедрос Киркоров та бар иде. Аның миңа кушылып җырлап утыруын күреп, тагын бер сөендем.

- Син инде быел университетны тәмамлыйсың. Бүген нинди хыяллар белән яшисең?

- Мин инде сәнгатьсез яши алмыйм. Шигырь сөйлимме, конферансье булып тамаша алып бараммы сәхнәдә җырлап-биеп керәмме - һәр чыгышым мине рухландырып җибәрә, илһам бирә. Билгеле, киләчәккә ниятләремне дә сәнгатьтән башка күз алдыма китерә алмыйм. Әлбәттә, укуымны, белем алуымны дәвам иттерергә теләгем зур. Ә инде хыялларыма килсәк, минем татар сәнгатен бөтен дөньяга танытасым килә. Югыйсә, һинд җырларын бар халыклар белә, инглиз көйләре белән кыйтгалар таныш. Безгә телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, сәнгатебезне саклап калып, аларны барлык илләрнең халыклары, сокланып карарлык итеп күрсәтә алсак иде дә, шуның белән горурлансак иде, дим.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: